7


  • Учителю
  • Проектная работа на тему ”Исследовательская деятельность обущающихся на уроках татарской литературы в условиях внедрения ФГОС”

Проектная работа на тему ”Исследовательская деятельность обущающихся на уроках татарской литературы в условиях внедрения ФГОС”

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





















Проектная работа

на тему

"Исследовательская деятельность обущающихся на уроках татарской литературы в условиях внедрения ФГОС"



























Ибрагимова Альбина Абылгаяновна,

учитель татарского языка и литературы

высшей категории МБОУ «Кадряковская ООШ»

Мензелинского муниципального района РТ















Эчтәлек

Кереш............................................................................................................3

ФДББС таләпләре нигезендә әдәбияттан укучыларның фәнни-тикшеренү эшләре......................................................................................................6

I бүлек. Фәнни-тикшеренү эшләренең асылын аңлату һәм фәнни-тикшеренү эшләренә куелган таләпләр.................................................................6

II бүлек. Әдәбият дәресләрендә укучы шәхесен тәрбияләүдә фәнни-тикшеренү эшләренең әһәмияте........................................................................15

Йомгак.........................................................................................................17

Кулланылган әдәбият...............................................................................19

Кушымта.....................................................................................................21







































КЕРЕШ

Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын нәтиҗәле укыту - бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгълүм: татар теле һәм әдәбияты фәннәрен тирәнтен өйрәнү- милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы. Тел бетә икән- милли мәдәният күргәзмә формада гына яшәп калачак.

Бу катлаулы мәсьәләне чишүдә, әлбәттә,укытучы зур роль уйный.Заман җәмгыятькә яңа идеяләр белән сугарылган, инновацион процесста актив катнашучы, компетент рәвештә фәнни-тикшеренү мәсьәләләрен чишә алучы, укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген дөрес оештыручы педагог зарури булуын таләп итә.

Хәзерге мәгариф системасында укытучылардан укучыларның фәнни-тишеренү эшчәнлеген даими, системалы оештыру сорала, педагоглар аттестация үткәндә дә, квалификацион категория алганда да таләп ителә.

Бүген укытучыларның бурычы- укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру, фәнни-тикшеренү күнекмәләрен ныгыту,мөстәкыйль рәвештә тикшеренү бурычларын, мәсьәләләрен куярга һәм чишәргә өйрәтү, сәләтле укучыларны ачыклау, фәнни белемнәрне актуальләштерү һәм тирәнәйтү,танып белү активлыгына фәнни стильдә фикер йөртү эшчәнлегенә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү.

Укучыларны эзләнү-тишеренү белән шөгыльләндерә алу бик зур мөмкинлекләр ача, укучыларның сөйләм телен , иҗади сәләтен үстерергә ярдәм итә. Әдәбият белән кызыксындыру да аеруча нәтиҗәле. Беренчедән, мондый укучылар китапларны күпләп укый башлыйлар, чөнки әдәби әсәр аның эзләнү эшендә төп чыганак булып хезмәт итә. Укучы китап авторының башка әсәрләрен алып укый, чагыштыра, бу темага язылган башка авторларның да хезмәтләрен , әсәрләрен эзли, иҗади фикерли.

Проект эшебез татар мәктәпләрендә татар балалары белән эшләүче һәм рус мәктәпләрендә татар төркемнәрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларына тәкъдим ителә.

Эшебезнең темасын сайлаганда, татар һәм рус мәктәпләрендә укытучы татар мөгаллимнәренә тәкъдим ителгән бурычларга, укучыларны татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә, фәнни-тикшеренү эшләрен башкаруларына игътибар иттек.

Тема: ФДБСны тормышка ашыруда әдәбиятны өйрәнгәндә укучыларның фәнни-тикшеренү эшләре.

Актуальлек: Һәр чорда да татар теле һәм әдәбияты укытучысы алдында укучыларның фикерләү сәләтен үстерү бурычы торды. Шулай ук укытучы алдына шәхси фикере, идеяләре булган, фантазияле, иҗади сәләтле, эшлекле укучылар әзерләү максаты да куела. ФДБС буенча да белем бирү процессында җәмгыять өчен төрле яклап үскән шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Бу бурычларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы нинди юллар белән тормышка ашыра ала соң? Балаларның гомуми үсешенә йогынты ясарлык нинди чаралар бар?

Шундый чараларның берсе - укучыларны фәнни-тикшерү эшләренә җәлеп итү. ФДБС таләпләреннән чыгып аңлатсак, укучыда фәнни эшкә кызыксыну уятканда, УУГ нең барысы да эшкә җигелә. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәлелек тә, метапердмет, предмет буенча да нәтиҗәлелек тә бәхәссез, дип әйтергә була. Әйткәнебезчә, стандартлар буенча укытканда, төп максатыбыз - укучыны тормышка әзерләү. Бүгенге укучы - киләчәк студенты. Шул күзлектән чыгып караганда да, фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнгән укучыга югары уку йортларында укуы бермә-бер җиңел булачагын исбатлап торырга да кирәк түгел.

Укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерү максатыннан, аларны фәнни тикшеренү эшләренә тарту буенча тәҗрибәбезне тәкъдим итәбез. Алда әйтелгәнчә, укучыларны эзләнү-тикшеренү эшләренә тарту бик зур мөмкинлекләр ача: предмет буенча белемнәрен арттыра, яңача фикерләргә өйрәтә, укучыларның сөйләм телен үстерергә ярдәм итә. Әдәбият белән кызыксындыруда да аеруча нәтиҗәле алым булып тора.

Проектның төп максаты: әдәбият дәресләрендә белем сыйфатын күтәрүдә фәнни-тикшеренү эшләренең тоткан урынын һәм укучы шәхесен тәрбияләүдә фәнни-тикшеренү эшләренең әһәмиятен билгеләү.

Гипотеза

  • укытуны югарырак дәрәҗәгә күтәрү;

  • теоретик белемнәрен практикада куллану;

  • проектта һәрбер кешегә файдалы гамәли тәҗрибә үрнәкләре бирүгә ирешү.

Проектның бурычлары:

1) фәнни-тикшеренү эшләренең асылын һәм фәнни-тикшеренү эшләренә куелган таләпләрне аңлату;

2) татар әдәбияты дәресләрендә укучы шәхесен тәрбияләүдә фәнни-тикшеренү эшләренең әһәмиятен билгеләү.

Көтелгән нәтиҗә:

1. Укытучылар алдында чыгыш ясау, аны яклау.

2. Тәҗрибә уртаклашу.

3. Проект буенча презентация эшләү.

Проектның тикшерү объекты: әдәбият дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларда үткәрелгән фәнни-тикшеренү эшләренең методлары, ысуллары, тәртибе.

Проектның фәнни яктан әһәмияте:

Мәктәп укучыларына һәм укытучыларына проектта күтәрелгән проблемалар белән танышу бирелгән теорияне белүнең әһәмияте зур булыр дип саныйбыз.

Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: укучылар һәм алар белән эшләүче укытучыларга кулланма өчен материал була алуы.

Тикшерү методлары: әлеге хезмәтебездә, нигездә, анализлау һәм тикшерү методлары кулланылды.

Проектның структурасы: хезмәтебез керештән, төп өлештән, йомгак һәм кулланылган әдәбияттан тора.

























































ФДББС таләпләре нигезендә әдәбияттан укучыларның фәнни-тикшеренү эшләре

1 бүлек. Фәнни-тикшеренү эшләренең асылын аңлату һәм фәнни-тикшеренү эшләренә куелган таләпләр.

"...Белмәгән нәрсәләрне "белмим" диюдән оялмагыз, белергә тиешле гыйлемнәрне өйрәнүдән гарьләнмәгез" , - дигән атаклы мәгърифәтче Риза Фәхертдин.

Укучыларда фәнгә кызыксыну, иҗади башлангыч тудыру өчен кызыклы һәм стандарт булмаган дәресләр үткәрергә кирәк: дәрес-концертлар, әңгәмә-дәресләр, семинар-дәресләр, сәяхәт-дәресләр,семинар-дәресләр, конференция-дәресләр һ.б.

Бүгенге көн инновацион технологияләр яңа төр дәресләр үткәрергә мөмкинлекләр бирә. Барыбыз да белгәнчә, стандартлар буенча укытканда, дәрестә укучы эшчәнлеге иң югары дәрәҗәдә оештырылган булырга тиеш. Әдәбият дәресләренә фәнни-тикшеренү эшләрен кертеп җибәрү, безгә калса, иң отышлы чара-алымнарның берсе. Фәнни-тикшеренү эше - Риза Фәхертдин әйткәнчә, гыйлем өйрәнүнең иң кулай мөмкинлеге. Укучыларны фәнни тикшеренү эшенә тарту укытучыдан зур әзерлек сорый. Укытучы, көтелгән нәтиҗәне күз алдында тотып, һәр этапта дөрес юнәлеш бирергә тиеш.

Нинди генә эш башкарылса да, соңгы нәтиҗә баштагы максатның, бурычларның дөрес билгеләнүенә бәйле. Эзләнү-тикшеренү эшендә тикшеренүченең нинди сорауга җавап эзләве ачык чагылырга тиеш. Дөреслекне фактларга бәйле аңлатмалар раслый ала. Шуңа күрә тикшерү эшенең бу өлкәсенә аеруча җитди карарга кирәк:

- тикшеренү эше кайсы өлкәгә кагылышлы булуга карамастан, документаль язмалар белән генә чикләнмичә, ачышларның дөреслеген дәлилләүче үрнәкләрне дә күрсәтергә кирәк. Фотосурәтләр, видеоязмалар, үткәрелгән кичә сценарие һ. б. шундыйлардан;

- алынган нәтиҗәләрне тәфсилләп аңлату мөмкин булырга тиеш;

- социологик тикшеренүләр дә фактик материал буларак файдаланыла ала.

Фәнни-эзләнү эшен оештыру баскычлары:

1.Әзерлек

2.Планлаштыру

3.Нәзари һәм гамәли эзләнү

4.Нәтиҗәләрне анализлау һәм гомумиләштерү

5.Хезмәтне яклау

Фәнни-эзләнү эшен оештыруның әзерлек этабы 4 баскычтан тора:

Тема сайлау, теманың актуальлеген билгеләү, максат һәм бурычлар кую, план төзү.

Тикшеренү эшен уңышлы алып бару өчен, теманы дөрес сайлап алу әһәмиятле. Фәнни хезмәт мөһим темага язылырга, актуаль булырга, тикшеренүченең индивидуаль теләкләренә һәм мөмкинлекләренә җавап бирергә тиеш. Тема сайлау - фәнни эшнең җитди, җаваплы өлеше. Нинди генә тема алынса да, ул озак һәм киеренке эшләүне, бөтен көч, белем, сәләтеңне бирүне таләп итә. Фәнни эшнең исеме эшләгән эшне төгәл һәм анык итеп атарга тиеш. Җирле сөйләм, тарих, халык авыз иҗаты, онамастика темалары күңелгә якын темалар.Татар әдәбиятын рус әдәбияты белән чагыштырмача өйрәнү, татар телен рус теле, төрки телләр белән чагыштырып карау, халык авыз иҗаты әсәрләрен чагыштырма карау да матур нәтиҗәләр бирә. Аерым бер әсәр өстендә генә эшләп, аны төрле яктан тикшерү кечерәк яшьтәге балалар өчен уңышлырак булыр.

Тема сайлауның төп кагыйдәләре :

1. Тема эчтәлекне ачарга тиеш, ләкин эчтәлектән тар яисә ким булырга тиеш түгел.

2.Сайланган темада фәнни яңалык булырга тиеш.

3. Тема кыска вакыт аралыгында эшләп чыга алырлык булырга тиеш.

4. Укучының ачышы, иң беренче чиратта, аның үзенә кызык булырга тиеш.

Әдәбияттан тема сайлау түбәндәгечә башкарыла:

Тема 2 өлештән торырга тиеш. Шуның беренчесе чор яки иҗат, я әсәр буенча була (өчесен дә бергә сайларга ярамый). Икенче өлештә теоретик термин (тема, мотив, проблема, идея, пафос, сюжет, композиция, образ, персонаж, хронотоп, психологизм, портрет, пейзаж, сурәтләнгән дөнья, тел-сурәтләү чаралары, әдәби иҗат юнәлешләре, иҗат алымнары, стиль тенденцияләре) бирелергә мөмкин.

Тагын шуңа да басым ясала: укучының яшь үзенчәлекләре дә истә тотылырга тиеш. Тема сайлаганда, укучылар үзләре күбрәк мөстәкыйльлек күрсәтәләр. Алар үзләренә якынрак булган темаларга тукталырга телиләр. Тема шулай ук конкрет, актуаль, оригиналь һәм үти алырлык булырга тиеш.

Шулай ук бу теманың мәктәп программасына кертелгән яки кертелмәгән булуы да әһәмияткә ия. Әгәр дә тема дәреслектә өйрәнелмәсә, укучы өчен отышлы була.

Теманың актульлеген билгеләү ул - фәнни яктан мөһим ягын, аспектын табу, укучының бу темага кызыклы, яңа карашын табу.

Мәктәп укучысы өчен ул түбәндәге сорауларга җавап бирүне күздә тота:

1. Бу теманың фәндә өйрәнелгәнлеге турында сиңа нәрсәләр мәгълүм?

2. Кайсы галимнәрнең нинди хезмәтләрендә бу темага кагылышлы материал урын ала?

3. Бу тема фәндә кайсы яктан ачылып бетмәгән, кайсы якка игътибар итәргә кирәк дип саныйсың?

4. Бу темага алынып, син яңа караш белдерергә әзерме?

Фәнни-тикшеренү эшенең максаты:

Максат ул - көтелгән нәтиҗә алдыннан куела торган сорау. Ул теманың актуальлегеннән чыгып һәм аннан соң куела.

Максат темага ярашлы төстә генә билгеләнә, әмма теманы сүзен сүзгә кабатларга тиеш түгел.

Бурычлар - максатка бару адымнары, баскычлары. укучыларның татар теле һәм әдәбияты буенча булган белемнәрен системага салып, теге яки бу тема буенча белемнәрен башкаларга да җиткерерлек дәрәҗәдә әзер булуы.

Фәнни-тикшеренү эшләренең бурычлары:

  • әлеге тема буенча эш системасын булдыру;

  • өйрәнү өчен әдәбият сайлау;

  • методик һәм дидактик тәэмин итүне тормышка ашыру;

  • укучыларның иҗади активлык һәм фикерләү дәрәҗәсен үстерү ;

  • укучыларда үзләренә ышаныч хисе тәрбияләү.

Хезмәтнең өйрәнү объекты ул - нәрсә тикшерелә дигән сүз.

Өйрәнү предметы - шул өлешнең аерым яклары, сыйфатлары. Предмет темада чагылыш табарга тиеш, еш кына тема белән туры килә.

Хезмәтнең фәнни яңалыгы ул - бу хезмәттәге караш кайсы яктан яңа, дигән сорауга җавап.

Хезмәтнең гамәли әһәмияте ул - кайда файдаланыла ала, дигән сорауга җавап.

Кагыйдә буларак, укучы хезмәтенең гыйльми (гамәли) әһәмияте аерып каралмый.

Фәнни-эзләнү эшен оештыруның планлаштыру, нәзари һәм гамәли эзләнү, нәтиҗәләрне анализлау һәм гомумиләштерү баскычлары түбәндәге этапларны үз эченә ала:

1) проблеманы чишү өчен мәгълүмат җыю; чыганаклар белән танышу;

3) тикшеренү ысулын сайлау;

4) тема һәм максатка туры китереп материалны системага салу;

5) проектка тиешле форма бирү;

6) проектны яклау.

Укытучы җитәкчелек итә, күрсәтмәләр бирә, һәр этапны күздә тота, кирәк булганда, ярдәм күрсәтә.

Аннан соң төп этап башлана - әдәби әсәрләрне өйрәнү, төп проблемага төрле яктан якын килү, төп фикерне ачыклау, тупланган нәтиҗәләргә бәя бирү. Тикшеренү, анализ методын куллану укучыларның темага карашларын үзгәртә: алар гади тикшеренүчеләр генә түгел, ә бу тикшеренү эшендә иҗади эшләгән катнашучылар булып китәләр, үзләренә ышану көче арта, күпләп әдәби әсәрләр белән танышалар, материалны туплап нәтиҗә ясарга, теге яки бу галимнең хезмәтләре белән эшләргә өйрәнәләр.

Фәнни эш башкарганда, иң беренче чиратта мәгълүмат туплауга игътибар итәргә кирәк. Фәнни эшне язу тема сайлауданмы, әллә материал җыюдан башланамы? Ике якны яклаучылар да бар: материал туплагач кына, тема конкретлаша, яисә ачык тема булмый торып, нинди материал җыя башлау ул, диючеләр дә күп. Тема ачыклангач, фәнни эш язу материал җыюдан башлана. Җыелган материалны үзләштерү, теманы яктырту өчен мәгълүмат туплау - тема өстендә эшләүнең иң беренче мөһим этабы. Укучы башта тикшерелә торган чыганакны җентекләп өйрәнергә тиеш (әдәбият буенча фәнни эш язганда, ул авторның әсәрләре белән танышу). Кирәкле мәкалә һәм китапларны эзләп табуда китапханәләрнең тематик картотекалары да ярдәм итә. Иң беренче чиратта нинди чыганакларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген фәнни җитәкче күрсәтә. Фәнни-теоретик әдәбиятны, шулай ук әдәби текстларны һәм тел фактларын өйрәнгәндә язмалар булдыру кирәк. Цитаталар, өзекләр, уку дәверендә үзеңдә туган фикерләрне язу өчен аерым кәгазьләр, карточкалардан файдалану мөһим. Мондый тәртиптә эшләү җыелган материалны төркемләү өчен уңайлы. Цитаталар, җыелган материал җитәрлек дип табылганнан соң, аны системага салу башлана. Материал туплау, аны системага салу һәм анализлау барышында тикшерүнең төп бурычлары ачыклана, яктыртылырга тиешле проблемалар билгеләнә, шул нигездә эшнең планы төзелә. План, гадәттә, темага караган әдәбият белән танышканда күзаллана. Баштарак ул, якынча булып, материал туплау барышында еш кына тулыландырыла, конкретлаштырыла һәм соңыннан фәнни эшнең эчтәлеге итеп куела.

Фәнни эшнең төзелеше белән таныштыру. Титул бите фәнни эшнең беренче бите булып тора, һәм ул катгый кагыйдәләргә буйсынып языла. Титул битенең уртасында фәнни эшнең темасы языла. Теманың исеме астында - битнең беренче өлешендә авторның фамилиясе. Исеме, атасының исеме, фәнни җитәкченең фамилиясе, исеме, атасының исеме, квалификация категориясе языла. Битнең түбән өлешендә шәһәр исеме, эшне башкару елы күрсәтелә.

Титул битен язу кагыйдәләре:

- титул бите рамкасыз булырга тиеш;

- елын язганда "ел" сүзе язылмый;

  • фәнни эшнең исеме битнең уртасына языла, нокта куелмый, куштырнакларга алына;

- фәнни эшнең исеме мөмкин кадәр кыска һәм эшнең эчтәлегенә туры килергә тиеш;

- эшнең исеме элегрәк бастырылган фәнни тикшерүләрне кабатламаска тиеш.

Тезислар ике биттән артмаган, бастырылган һәм түбәндәге мәгълүматтан тора торган текст:

- эшнең максатыннан чыгып, кыскача куелган бурычлар;

- бурычларның актуальлеге һәм аның кулланылышы (эшкә куелган бурычларның ни өчен сайлануы, аның фәнни-практик әһәмияте);

- бурычларның методик чишелешен язу (тикшеренүдә нинди методлар кулланылган, нинди эксперимент үткәрелгән);

- алынган нәтиҗәләрне анализлау: эшне башкаруда алынган төп нәтиҗәләр, аның фәнни-практик кыйммәтен ачыклау, ирешелгән нәтиҗәләрнең моңа кадәр ачыкланганнарыннан нәрсәсе белән яхшырак булуын күрсәтү.

Фәнни-эзләнү эше үз эченә түбәндәгеләрне туплый:

1.Титул бите

2.Эчтәлек

3.Бүлекләр

4. Йомгак

5.Кулланылган әдәбият исемлеге

6. Кушымта (әгәр булса)

7.Укытучының рецензиясе Фәнни эшнең планын төзү тәртибе:

I. Кереш өлеш.

II.Төп өлеш . 1 нче бүлек (теория), 2 нче бүлек (практик эш)

III. Йомгаклау өлеше.

IV. Кулланылган әдәбият.

V. Кушымта.

Фәнни хезмәт, гадәттә, өч өлештән тора. Кереш өлешендә укучы үз хезмәтенең максатын куя, шул максатны тормышка ашыруның бурычларын билгели, теманың фәнни һәи практик яктан актуальлеген, әһәмиятен күрсәтә. Биредә үк мәсьәләнең өйрәнелү тарихы яктыртыла. Әгәр экспериментлар үткәрелгән булса, (методика буенча) аларга аңлатма бирелә. Керешнең күләме 2-3 биттән артмаска тиеш. Кереш өлештә түбәндәгеләр ачыклана:

  • теманың актуальлеге;

  • эшнең ни дәрәҗәдә өйрәнелүе;

  • эшнең максаты һәм бурычлары;

  • өйрәнү объекты һәм предметы;

  • эшнең фәнни яңалыгы;

  • гамәли әһәмияте;

  • эзләнү-тикшеренү методлары;

  • эшнең фәнни һәм практик яктан бүленеше;

  • эшнең структурасы.

  • Төп өлеш теоретик һәм практик өлешләргә бүленә. Төп өлештә укучы үзе җыйган фактик материалга фәнни анализ ясый hәм hәр бүлек саен тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен күрсәтеп бара. Теоретик өлештә укучы төрле фәнни чыганакларга нигезләнеп өйрәнелгән мәсьәләләргә карата үз позициясен белдерә. Практик өлеш исә аналитик характерда була. Биредә укучы тарафыннан өйрәнелгән тикшеренү мәсьәләренә тирән анализ ясала. Монда ук автор әлеге мәсьәләләргә карата үзенең конкрет тәкъдимнәрен күрсәтә. Төп өлеш берничә бүлеккә, ә бүлекләр бүлекчәләргә (параграфларга) бүленергә мөмкин. Һәр бүлек 2-3 бүлекчәне үз эченә ала. Бүлекчәләр күләме ягыннан бер-берсеннән нык аерылмаска тиеш. Бүлек hәм бүлекчәләрнең исемнәре төп проблеманың аерым тармаклары рәвәшендә бирелә. Гадәттә, hәр бүлек ахырында кыскача нәтиҗә ясала. hәр бүлек яңа биттән башланып китә. Бүлекчәләр текст буенча дәвам иттереләләр, алдагы бүлекчәдән соң hәм яңа бүлекчә алдыннан юлара интервал гына калдырыла.

Йомгакта укучы тикшеренү барышында алынган теоретик hәм практик нәтиҗәләрне яза, тик ул hәр бүлекнең нәтиҗәләрен санап чыгу гына түгел, ә эшнең гомумиләштерелгән нәтиҗәләре булырга тиеш. Шул ук вакытта аларның кыска hәм төгәл булулары зарури. Димәк, төп өлешне укымыйча да, йомгак аркылы эшнең асылы аңлаешлы булуы шарт. Аның күләме 2-5 бит тирәсе булырга мөмкин. Йомгак өлеше өйрәнелгән теманың тагы да киңрәк өлкә белән бәйләнешен ачыкларга тиеш, ягъни теманың актуальлеген һәм алга таба өйрәнү перспективасын күз алдында тотып эш ителә. Йомгак түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

• фәнни эшнең төп өлеш бүлекләре буенча кыска нәтиҗәләр чыгару;

• кереш өлештә куелган максат һәм бурычларның тулы ачылышы;

• хезмәтнең киләчәктә өйрәнү перспективасы.

Йомгакта нәтиҗәләр чыгарудан тыш, тикшеренү дәвамында өйрәнелми калган мәсьәләләр һәм эзләнү-тикшеренү барышында барлыкка килгән яңа өйрәнеләсе мәсьәләләр һәм аларны алга таба кайсы юнәлештә өйрәнергә кирәклеге турында әйтеп үтәргә кирәк. Димәк, эзләнү-тикшеренү эшен язмача башкаруга таләпләр:

1) фикерне төгәл итеп, билгеле бер эзлеклелектә җиткерү мөһим;

2) кабатлаулар, бер фикерне тәмамламыйча, икенчесенә күчү булмаска тиеш;

3) җөмләләрнең чагыштырмача кыска булуы шарт;

4) цитата, гыйбарә, канатлы сүзләрнең авторларын күрсәтү мәҗбүри.

Эш ахырында кулланылган әдәбият күрсәтелә. Әдәбият исемлеге алфавит тәртибендә, авторның исем-фамилиясен, китапның (яисә газета-журналларның) исемен, кайчан һәм кайда нәшер ителгәнлеген дә төгәл күрсәтеп язылырга тиеш. Фәнни эшкә кагылышлы бөтен нечкәлекләрне белмичә эшләү дә түбән билге алуга китерә.

Фәнни эшне яклау. Яклау - тикшеренү эшенең таҗы. Мөһим:

  1. Төгәл һәм аңлаешлы итеп сөйләү;

  2. Хезмәтнең структурасын саклау;

  3. Регламентка сыешу;

  4. Сорауларга җавап бирә алу.

Фәнни эшне яклау вакытында һәр укучы 6-8 минут чыгыш ясый. Чыгыш автореферат рәвешендә алдан әзерләнә. Бу чыгышта ни өчен шушы тема сайлап алынуы, аның актуальлеге, әһәмияте күрсәтелә, төп чыганаклар белән таныштырыла, тикшеренү нәтиҗәләре күрсәтелә. Чыгыш төгәл, конкрет булырга тиеш. Тикшеренү эшен тәкъдим итүнең классик һәм иҗади моделе бар. Классик модель: теманың актуальлеге һәм яңалыгы, проблеманы чишү юлларына характеристика; эшнең эчтәлеге буенча характеристика язу. Иҗади модель: стендка документлар, иллюстратив материаллар кую, видеоязма һәм аудиоязмалардан файдалану, презентация, тикшеренүнең төп өлешен оригиналь рәвештә тәкъдим итү, хезмәт буенча нәтиҗә. Укучы жюри әгъзалары, секциядә катнашкан башка укучыларның сорауларына җавап бирә. Аларга кыска һәм төгәл җаваплар бирелергә тиеш. Секциядә эш тәмамланганннан соң, жюриның ябык утырышында урыннар билгеләнә.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнү тикшерү ысулын игътибар үзәгенә куя. Бу урында галимә Д.Ф. Заһидуллинаның тикшерү ысулы турындагы фикерен җиткерү урынлы булыр. "Тикшерү методының максаты - укучыларны әдәби әсәр белән мөстәкыйль танышырга, аны анализларга күнектерү, әдәби һәм форма эшләнешен тоярга, эстетик зәвыкны үстерергә, әдәби әсәрне бәяләү критерийларын билгеләргә өйрәтү. Ысул теоретик белемнәрне гамәлдә куллана белүне, әсәрне мөстәкыйль анализлау һәм нәтиҗәләр чыгаруны таләп итә. Тикшеренү ысулы бик мөһим вазифалар башкара. Ул, беренчедән, фәнни-тикшеренү ысулларын эзләү һәм алардан файдалану барышында әлеге ысуллар белән эшләргә өйрәтә. Икенчедән, иҗади эшчәнлек сыйфатларын калыплаштыра. Өченчедән, мондый эшчәнлек белән кызыксыну уята. Дүртенчедән, тикшерү ысулы аңлы рәвештә белем алуга китерә. Тикшеренү ысулы укучы эшчәнлеген үзәккә куя."1

ФДБСны тормышка ашыруда нәкъ менә шушы шартларның үтәлеше әһәмиятле бит. Шулай булгач, безнең фикеребезчә, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларны фәнни-тикшеренү эшенә тарту - бүгенге көн таләпләренә җавап бирә торган иң үтемле алымнарның берсе.









2 бүлек.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучы шәхесен тәрбияләүдә фәнни-тикшеренү эшләренең әһәмияте



ТР Премьер-министры урынбасары − ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов"Илһам" Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар иҗат бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасында: "Бөтен балалар да бер үк төрле сәләтле булып туа, аларга ярдәм итәргә генә кирәк"2, - дигән иде. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, безнең фикеребезчә, татар баласының сәләтен ачарга ярдәм итүчеләр, аларның булган сәләтләрен үстерүчеләр арасында беренче урында тора. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, көндәшлеккә сәләтле, тормыш өчен әзер шәхес тәрбияләү максатыннан, укучыларыбызны фәнни-тикшеренү эшләренә тартабыз.

Фәнни-тикшеренү эшен башкару дәвамында укучыда да, укытучыда да фәнгә кызыксыну уяна. Укучының логик фикер йөртү сәләте арта, фәнни әдәбият белән кызыксына, эзләнә. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыруга, әлбәттә, мотивация булдыру мөһим. Эшне укучы кызыксынып, теләп башкарырга тиеш. Фәнни-практик конференцияләрдә катнашу, чыгыш ясау шәхестә максатчанлык, төгәллек, җаваплылык һәм ихтыяр көче тәрбияли. Фәнгә беренче адымнар ясауга, әлбәттә, мәктәптә үткәрелә торган конференцияләр ярдәм итә. Бу конференцияләрдә укучылар ораторлык осталыгы, үз фикерен дәлилли белү, дискуссия алып бару күнекмәләре ала.

Укучыларны эзләнү-тикшеренү белән шөгыльләндерә алу бик зур мөмкинлекләр ача, укучыларның сөйләм телен, иҗади сәләтен үстерергә ярдәм итә. Әдәбият белән кызыксындыруда аеруча нәтиҗәле. Беренчедән, мондый укучылар китапларны күпләп укый башлыйлар, чөнки әдәби әсәр аның эзләнү эшендә төп чыганак булып хезмәт итә. Укучы китап авторының башка әсәрләрен алып укый, чагыштыра, бу темага язылган башка авторларның да хезмәтләрен, әсәрләрен эзли, иҗади фикерли. Икенчедән, укучының төрле сүзлек, тәнкыйди материаллар белән эшләү күнекмәсе арта. Укучыларда мондый күнекмәләр булдыруга игътибарны көчәйтергә кирәклеге ачык. Торган саен күбәя барган фәнни мәгълүмат эзлекле рәвештә эшли белүне таләп итә.

Эшне башкару барышында кайбер укучыларда киләчәктә фән дөньясын ныклап үзләштерү теләге уяну ихтималын да күз алдыннан югалтырга ярамый. Дәресләребездә утыручы егет һәм кызлар арасында киләсе көн галимнәре дә утырырга мөмкин бит.

Фәнни эш өчен мәгълүмат туплау сүзлекләр, белешмәлекләр, энциклопедияләр, тәнкыйди әдәбият белән эшләү күнекмәләре бирә, укучыларның танып-белү сәләтен арттыра.

Фәнни-тикшеренү эшләре бик зур практик әһәмияткә ия:

- теге яки бу предметтан тирән һәм ныклы белемнәр үзләштерергә ярдәм итә;

  • мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен ныгыта;

- тормышта туа торган проблемаларны теоретик яктан чишәргә өйрәтә;

- балаларның киләчәктә дөрес һөнәр сайлый алуларына юл күрсәтә.

- материалны туплап нәтиҗә ясарга, теге яки бу галимнең хезмәтләре белән эшләргә өйрәнәлә

-укучыларда үз-үзенә ышану сыйфатлары тәрбияли;















Йомгак

Проект эшебезнең темасы: "ФДББС таләпләре нигезендә әдәбияттан укучыларның фәнни-тикшеренү эшләре"

Проектның төп максаты әдәбияттан белем сыйфатын күтәрүдә фәнни-тикшеренү эшләренең тоткан урынын һәм укучы шәхесен тәрбияләүдә фәнни-тикшеренү эшләренең әһәмиятен билгеләү иде. Шуннан чыгып, түбәндәге бурычлар куелды:

1) фәнни-тикшеренү эшләренең асылын аңлату һәм фәнни-тикшеренү эшләренә куелган таләпләрне ачыклау.

2) әдәбият дәресләрендә укучы шәхесен тәрбияләүдә фәнни-тикшеренү эшләренең әһәмиятен аңлату.

Проект түбәндәге көтелгән нәтиҗәне күз алдында тотып эшләнде:

1. Укытучылар алдында чыгыш ясау, аны яклау.

2. Тәҗрибә уртаклашу.

3. Проект буенча презентация эшләү.

Проектның тикшерү объекты итеп татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларда үткәрелгән фәнни-тикшеренү эшләренең методлары, ысуллары, тәртибе алынды.

Мәктәп укучыларынының һәм укытучыларның проектта күтәрелгән проблемалар белән таныша, бирелгән теорияне үзләштерә алуларын проектның фәнни яктан әһәмияте, дип саныйбыз.

Проектның практик әһәмияте, дип бу эшнең укучыларга, укытучыларга кулланма материал була алуын әйтергә кирәктер.

Әлеге хезмәтебездә, нигездә, анализлау һәм тикшерү методлар кулланылды.

Хезмәтебез керештән, төп өлештән, йомгак һәм библиографиядән тора.

Теманы тулырак яктырту өчен, төп өлешне 2 бүлеккә бүлдек:

  1. бүлек. Фәнни-тикшеренү эшләренең асылын аңлату һәм фәнни-тикшеренү эшләренә куелган таләпләр.

  2. бүлек. әдәбият дәресләрендә укучы шәхесен тәрбияләүдә фәнни-тикшеренү эшләренең әһәмияте.

Беренче бүлектә фәнни-тикшеренү эше нәрсә ул, аны ничек, нинди тәртиптә эшләргә, кайсы өлеш ничек эшләнә дигән сорауларга җавап эзләдек.

Кереш, төп өлеш, йомгаклау, кулланылган әдәбият исемлегеннән торган, нинди дә булса конкрет темага караган фәнни-тикшеренү эшләре язуның серләрен ачарга тырыштык. Һәр этапта нинди таләпләр үтәлергә тиеш икәнен аңлатып үттек. Мәсәлән, теманы дөрес сайлау, аның максатларын, бурычларын төгәл билгеләү, галимнәрнең фикерләрен(цитаталар) куллану тәртибен, титул бите, тезислар язу кагыйдәләрен җентекләп бирдек. Проект эшебездә фәнни-тикшеренү эшенең билгеле бер тәртибен, калыбын фәнни, ләкин һәр укучыга барып җитә торган гади телдә аңлатырга тырыштык.

Икенче бүлектә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучы шәхесен тәрбияләүдә фәнни-тикшеренү эшләренең әһәмиятен аңлатттык. Укучының логик фикер йөртү сәләте арта, фәнни әдәбият белән кызыксына, эзләнә. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыруга, әлбәттә, мотивация булдыру мөһим. Эшне укучы кызыксынып, теләп башкарырга тиеш. Фәнни-практик конференцияләрдә катнашу, чыгыш ясау шәхестә максатчанлык, төгәллек, җаваплылык һәм ихтыяр көче тәрбияли. Фәнгә беренче адымнар ясауга, әлбәттә, мәктәптә үткәрелә торган конференцияләр ярдәм итә. Бу конференцияләрдә укучылар ораторлык осталыгы, үз фикерен дәлилли белү, дискуссия алып бару күнекмәләре ала.

Фәнни-тикшеренү нигезендә эшләп, укучылар тирән белем һәм күнекмә алалар.Алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • коллективта да мөстәкыйль эшли алу;

  • эшне бүлешкәндә бирелгән вазифаларны үти белү;

  • йөкләгән эшкә җаваплы карау;

  • аралашу;

  • тупланган тәҗрибәне өйрәнү;

Әдәбият дәресләрендә фәнни тикшеренү методларын куллану - укучыларның иҗади сәләтен устерүгә этәргеч булып тора. Укучыларыбыз төрле юнәлештәге эзләнү эшләре белән мәшгуль.Укучыларда татар теле һәм әдәбияты буенча яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.

Фәнни-тикшеренү эшләрен башкаруда тикшеренү методы төп урынны алып тора. Галимә Д.Ф.Заһидуллина тикшеренү ысулы укучы эшчәнлеген үзәккә куя, дип язган. ФДБСны тормышка ашыруда нәкъ менә шушы шартның үтәлеше әһәмиятле бит. Шулай булгач, безнең фикеребезчә, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларны фәнни-тикшеренү эшенә тарту - бүгенге көн таләпләренә җавап бирә торган иң үтемле алымнарның берсе.

Проект эшен башкарганда, рус галимнәре белән беррәттән, үзебезнең галимнәр, атап әйткәндә, С. Г.Исмәгыйлова, Ә.М.Закирҗанов, Д. Ф.Заһидуллина, Р.В.Миңнуллин., Ә.З.Рәхимов, З.Н.Хәбибуллина, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов хезмәтләре белән таныштык.





















Кулланылган әдәбият

Вәлиева , Ф. С. Саттаров , Г. Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы / Казан, 2000. - 475 б.

  1. Закирҗанов, Ә. М. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре: Әдәбият укытучылары өчен кулланма / Ә.М.Закирҗанов - Казан: Мастер Лайн, 1007.

  2. Заһидуллина Д. Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. - Казан: "Мәгариф" нәшр., 2004.

  3. Заһидуллина Д. Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. - Яңадан эшләнгән һәм тулыландырылган икенче басма - К.: "Мәгариф" нәшр. , 2004.

  4. Заһидуллина Д. Ф., Ибраһимов М.И., Әминова В. Р. Әдәби әсәргә анализ ясау. - К.: Мәгариф, 2005.

6. Исмәгыйлова С. Г. Укытучының фәнни эшчәнлеге. "Мәгариф" журналы, 2011. - №12. - 96 б.

7. Мөхәммәтҗанова Ф. Г. Вәлиева Т. Г. Дифференияләштерелгән укыту проблемалары. - Алабуга, 1999. - 134 б.

8. Нигъмәтуллин Ә. Урта мәктәптә татар әдәбиятын өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. - Казан: Тат. кит. нәшр. , 1983.

9. Рахимов А.З. Научно-исследовательская и внедренческая деятельность Лаборатории творческого развития. - Уфа, 2004.

10. Сәмигуллин Г. Х. Татар әдәбиятын системалы укыту: эзләнүләр һәм тәҗрибә. - Яр Чаллы, 2006. - 94 б.

11. Хайдарова Р. З. Научно - педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан. - Набережные Челны, 2006. - 197 с.

12. Харисов Ф. Ф. Харисова Ч. М. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. - Казан, 2006. - 183 б.

13. Хәбибуллина З. Н. Миңнуллина Р. В. Сочинение язарга өйрәнәбез. - Казан, 2002. - 190 б.

14. Эльконин Д.Б, Занков Л.В. Проблемы развивающего обучения.- Москва, 1986.

15. Яхин А. Г. Әдәбият дәресләре. - Казан: Мәгариф, 2003.

16. Белем.ру сайты.













































































1 Заһидуллина Д. Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. - Казан: "Мәгариф" нәшр., 2004. Б. 31-32.

2</<sup>Белем.ру сайтыннан.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал