7


  • Учителю
  • Рабочая программа по татарскому языку для 2 класса

Рабочая программа по татарскому языку для 2 класса

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


АҢЛАТМА ЯЗУЫ.

1-4 нче сыйныфлар өчен әдәби укудан эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга нигезләнеп төзелде:

  1. Россия Федерациясенең "Мәгариф турында"гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации").

  2. Татарстан Республикасының "Мәгариф турында"гы Законы (Закон Республики Татарстан "Об образовании" № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

  3. Россия Федерациясенең "Россия Федерациясе халыктелләре турында"гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

  4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 ("Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - начального общего, основного общего и среднего общего образования").

  5. "Татарстан Республикасының халык телләре турында" Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-ХТТ (ред. от 03.03.2012г.) "О государственных языках Рес- публики Татарстан и других языках в Республике Татарстан").

  6. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.

  7. "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы", 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.

  8. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

9."Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен "Татар теле һәм әдәбияты" Үрнәк программалар. (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, Казан. Татарстан китап нәшрияты,

10. Яңа Чишмә урта гомуми белем мәктәбенең 2015-2016 нчы уку елына төзелгән укыту планына нигезләнеп төзелде.


11. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә әдәби уку» предметын укыту программасы (татар төркемнәре өчен) 1-4 нче сыйныфлар Төзүче-авторлары: Г. М. Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова Ф. Ф. Хәсәнова, Казан, 2011

Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше - системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент - нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле һәм татар әдәбияты укыту системасына да карый. Ягъни рус телле балаларга татар теле һәм татар әдәбияты укыту системасының барлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, дәрес процессы, контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. - бар да бер максатка - нәтиҗәгә хезмәт итә.

«Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы Закон нигезендә федераль дәүләт белем стандартына туры китереп, рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле һәм әдәби уку аерым өйрәтелә, сәгатьләр саны рус теле һәм әдәбиятын өйрәнү күләменә якынайтыла. Программа белем һәм тәрбия бирү рус телендә алып барыла торган мәктәпләрдә укучы татар балаларының татар әдәбиятын яхшы сыйфатлы белем алуга хокукын гарантияли, аларны киләчәк баскычларда зуррак белем алуга әзерли.

Әдәби уку программасы белем һәм тәрбия бирү рус телендә алып барыла торган сыйныфларда укучы татар балаларына татар телен аралашу һәм татар халкының әдәбияты, сәнгате, тарихы, мәдәнияте белән таныштыру чарасы буларак укытуны тәэмин итәргә тиеш.

Әдәби уку - башлангыч мәктәптә төп гуманитар предметларның берсе, чөнки укучы әдәби уку ярдәмендә башка предметларны да үзләштерү мөмкинлегенә ия була. Бу фән аша кече яшьтәге мәктәп баласына һәрьяклы белем бирелә. Укучының аңы дөньяны дөрес күзаллый алырлык уяу була. Бары тик югары аң тәрбияләп кенә әйләнә-тирәне дөрес аңларга өйрәтергә мөмкин.

Башлангыч мәктәптә әдәбият дәресләренең төп максаты: 4 ел уку дәверендә балада дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып, эстетик ләззәт алырга өйрәтү. Әдәби уку дәресләренең төп бурычы - укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү.

Соңгы елларда күп кенә ата-аналар балаларын рус мәктәбендә укытырга тырыша. Бу балалар өйдә дә, мәктәптә дә рус телендә аралашалар, ләкин татарча сөйләмнәре хаталы була. Алар татар телен аңлыйлар, ләкин фикерләрен төгәл һәм матур итеп әйтә белмиләр. Шуңа күрә укытучы ике телне дә камил белергә, балаларга һәрвакыт ярдәм итеп, кирәк чакта, ике телне чагыштырып өйрәтә белергә тиеш.

УКЫТУНЫҢ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ

Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә «Әдәби уку» предметын өйрәтү аша укучыларда татар әдәбиятының күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм әһәмияте турында беренчел күзаллау формалаша. Аларда татар мәдәниятенә һәм әдәбиятына ихтирам хисе тәрбияләнә, ватанпәрвәрлек хисе уяна, татар дөньясын тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирелә. Рус мәктәпләренең 1-4 нче сыйныфларында укучы татар балалары өчен төзелгән әдәби уку программасы түбәндәге максат һәм бурычларны үз эченә ала:

  • укучыда татарча укуга кызыксыну, омтылыш уяту;

  • әдәби уку тәҗрибәсе булдыру;

  • үз милләтең белән горурлану, татар теленә мәхәббәт хисләре тәрбияләү;

  • татар әдипләренең иң яхшы әдәби әсәрләре белән танышу;

  • әдәби әсәрләрне дөрес һәм йөгерек, аңлап, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, уку тизлеге нормаларына сыешу;

  • татар халык авыз иҗаты әсәрләрен белү, мәкаль һәм әйтемнәрне урынлы куллана белү;

  • текстны аңларга, аңлаганны тыңлаучыга җиткерергә, дөрес һәм матур итеп укырга, укыганның эчтәлеген сөйләргә, тема буенча әңгәмә кора белергә, аралашканда тел чараларын урынлы файдалана белергә өйрәтү;

  • әсәрнең темасын һәм төп геройның характерын, эш-гамәлләрен, әсәрдәге вакыйгаларга, геройларга карата үз фикерләрен белдерергә өйрәтү;

  • халык әкиятләрен һәм фольклор жанрларын, автор әкиятләрен, хикәя, шигырь, мәзәкләрне һ.б. әдәби жанр буларак кабул итәргә күнектерү;

  • төрле милләт вәкилләре арасында дуслык хисе тәрбияләү.

Башлангыч сыйныфны тәмамлаганда «Әдәби уку» предметын өйрәтүнең гомуми нәтиҗәләре:

-катлаулы булмаган монолог төзи белү;

-геройлар һәм вакыйгаларга характеристика бирү;

-укылган әсәрнең эчтәлеген план буенча ачу;

-иптәшләре алдында кыска чыгышлар ясау;

-дәреслек һәм фәнни- популяр әдәбият белән эшләргә күнегү;

-алган белемнәрне практикада куллана белү;

-укытучы ярдәмендә персонажларга бәя бирә белү;

-төркемнәрдә үз фикерләрен дәлилли белү.

Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр

Программа белән эшләүнең төп максаты - 4 нче сыйныф ахырына планлаштырылган (яки көтелгән) нәтиҗәләргә ирешү. Алар түбәндәгеләр:

- шәхси нәтиҗәләр: укучының өйрәнгән предметы буенча алган белем һәм күнекмәләре аның шәхес булып формалашуы өчен нигез була ала; уку һәм танып белүгә битараф булмау, тормышка актив караш тәрбияләнә. Бу нәтиҗәләр баланың рухи-әхлакый үсешенә, сәламәт һәм хәвеф-хәтәрсез яши белүенә дә бәйле;

- төрле предметларны өйрәнү белән бәйле предметара яки универсаль нәтиҗәләр танып белү һәм аралашу өлкәсенә карый. Әдәби уку дәресләрендә укучыларның рус теленнән алган белем һәм күнекмәләре дә ярдәмгә килә. Мондый нәтиҗәләр телнең төрле бүлекләрен үткәндә дә, аралашканда да күренә;

  • аерым предметны өйрәнү нәтиҗәләре шушы өлкәгә караган белемгә ия булуны, аны үзгәртеп (яки үзгәртмичә) гамәлдә куллана белүне күз уңында тота.

Шәхси нәтиҗәләр:

- туган илгә карата шәхси караш булдыру;

- чын кеше сыйфатлары булдыру;

- мөстәкыйльлелек һөм җаваплылык үстерү;

- этик хисләр, мөлаемлылык үстерү;

- рухи-әхлакый идеалларына китерү.

- олылар белән хезмәттәшлек;

- аралашу культурасы күнекмәләре .


Метапредметлы нәтиҗәләр:

- аң -белем үстерү;

- проблемаларны мөстәкыйль рәвештә таба алу;

- эзләнү юлларын һөм нәтиҗәләрен ачыклау;

- укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү;


Предметлы нәтиҗәләр:

- Россиядә күп милләт халыкларының төшенчәсен бирү;

- татар теленең төп төшенчәләр буенча башлангыч белем ( фонетик, лексик, грамматик);

- татарча югары сөйләм культурасы формалаштыру;

Эш программасы структурасы

Әдәби укуның эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Матур әдәбият әсәрләре яшь буынның күңеллен баетуда, аларның тирә-яктагы тормышны һәм кешеләрне аңлый башлавында, нәрсәнең яхшы һәм матур, ямьсез һәм начар булуын төшенүдә, зәвыгын тәрбияләүдә, туган халкының рухи дөньясы белән азыклануында бик тә үтемле, көчле тәэсир итүче нигез булып тора. Чөнки әдәбият - сүз сәгате. Аның шушы зур мөмкинлекләрен тиешенчә файдалану - әдәбият укытуның төп максаты.

1-4нче сыйныфларда әдәбият укыту программасы түбәндәге бурычларны тормышка ашыруны күздә тота:

Татар әдәбияты, аның аеруча күренекле вәкилләре турында беренчел күзаллау булдыру;

әдәби әсәрне тыңлап һәм укып аңлау күнекмәләре булдыру;

текст белән танышу, эчтәлеген сөйләп бирү күнекмәләрен формалаштыру, аны камилләштерә бару;

әдәби текстларны дөрес, тиз һәм тора-бара сәнгатьле итеп укуларына ирешү;

мөстәкыйль рәвештә әдәби әсәрләрне укырга һәи үзләштерергә күнектерү, белемгә омтылыш, китапка карата кызыксыну тәрбияләү;

белән бергә башка халыкларын сүз сәнгатенә дә кызыксыну тәрбияләү;

укучыларның мантыйклы һәм әдәби фикер йөртүен, затлы зәвыгын үстерү;

әдәби әсәрләр ярдәмендә үз-үзеңне әдәпле тотуга ихтыяҗ тәрбияләү;

дөрес бәйләнешле итеп телдән һәм язма сөйләмгә өйрәтү һәм башкалар.

Беренче баскычны тәшкил итүче 1-4нче сыйныфта укучы балалар, шул рәвешле, халкыбызның бик бай әдәби мирас үрнәкләре белән таныша башлауның беренче адымнарыннан ук сүз сәнгатебезнең бик тә игелекле, тәэсирле йогынтысында яши, фикерли йәм шул үрнәкләрдә тәрбияләнәләр.

Программада тәкъдим ителгән әсәрләр текстларының күбесе балалар әдәбиятының һәм башка әдәби әсәрләрнең иң яхшы үрнәкләреннән сайланып, табигать, кешенең табигатьне саклаудагы роле, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр кебек бүгенге заман проблемаларына туры килә. Эчтәлеге 1-4 нче сыйныф укучыларына якын булган әкиятләр, татар халкының мәзәкләре, мәкальләре йәм әйтемнәре, табышмаклар һәм тел шомарткычлар укучыларда зирәклек, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләүгә өлеш кертә. Шактый текстлар, укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп, фольклордан алына, шуның белән бергә, фәнни-популяр текстлардан өзекләр китерелә. Һәр сыйныф өчен программада уку һәм сөйләм үстерү, ятлау өчен әсәрләр, сөйләшү тематикасы кебек бүлекләр бирелә.

Башлангыч белем бирү баскычында укучыларның уку сыйфатын, әдәби текст белән эшләү, әдәбият белемен өйрәнүгә әзерлеген тәэмин итүнең бурычлары, ысуллары ачыкланды, 1-4нче сыйныфларда укучыларның предметара бәйләнеш, сөйләм үстерү кебек белем дәрәҗәсенә таләпләр эшләнде.

Эш программасына түбәндәге кыскартулар кертелде: Соч.- сочинение, диал.- диалог, монол.- монолог, шиг.ятл.- шигырь ятлау, БСҮ-бәйләнешле сөйләм үстерү.


1-4 нче сыйныфларда әдәби укудан үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле күнекмәләр.


1 нче сыйныф ахырына укучы:

- текст буенча сорауларга җавап бирә;

- текст сүзләре белән эчтәлеген сөйли белергә һәм кемнәр катнашуын әйтеп бирә белергә тиеш.

2 нче сыйныф ахырына укучы:

- текстның темасын аңлата белергә;

- текстны вакыйгасы буенча өлешләргә тарката белергә;

- укытучы ярдәмендә текстның төп фикерен билгели белергә тиеш.

3 нче сыйныф ахырына укучы:

- текстагы вакыйга яки төп персонаж буенча аңа исем таба белергә;

- укытучының соравына текстагы вакыйга яки эпизод белән җавап бирә белергә;

- текстның төп фикерен үзе билгели алырга;

- берничә текстны темасы буенча берләштерә белергә;

- укылган бүлеккә план төзи белергә тиеш.

4 нче сыйныф ахырына укучы:

- укылган кисәккә сайлап баш куя белергә ;

- текестны мәгънәви яктан бәйле кисәкләргә бүлә белергә;

- план төзи белергә;

- текстның эчтәлеге буенча сораулар куя белергә;

- укытучы ярдәмендә персонажга бәя бирә белергә;

- балалар тормышына якын әсәрләрне укытучы ярдәмендә дәвам итә белергә тиеш.



Башлангыч сыйныфларда әдәби укудан сәгатьләр саны:

1 нче сыйныф - атнага 3 сәгать -33 сәгать

2 нче сыйныф- атнага 3 сәгать -68 сәгать

3 нче сыйныф- атнага 3 сәгать -102 сәгать

4 нче сыйныф- атнага 3 сәгать -102 сәгать


Текст өстендә эшләү. Бәйләнешле итеп сөйләү. Текст эчтәлегенә карата куелган сорауларга җавап бирү, сөйләгән эчтәлекнең дөреслеген раслаган җөмләләрне тексттан табып укып күрсәтү, укыган әсәрне бәяли белү. Укытучы биргән сораулар яки дәреслектәге рәсемле план буенча текст эчтәле­ген эзлекле итеп сөйләү.

Текст эчтәлегендәге төрле күренешләрне телдән сурәтләп сөйләү. Хикәяләү эзлеклелеген саклап, бер үк сүзләрне кабат­ламыйча, җентекле итеп, сюжеты ачык булган кечкенә әсәр­ләрнең эчтәлеген сөйләү.

Әсәргә карата ясалган рәсем эчтәлеген ачу, аны хикәянең тиешле өзегенә туры китерү, шул рәсемгә караган җөмләләрне табып укып күрсәтү.

Укытучы ярдәмендә текстны кисәкләргә бүлү, аларга исем кую, укылган әсәрнең төп уен билгеләү.

Әдәби әсәр авторының теленә, сурәтләү чараларына игъти­бар итү - укытучы җитәкчелегендә сыйныф белән тикшерү (эпитет, чагыштыру, сынландыру, метафораларны терминна­рын әйтмичә генә күзәтү).

Мәгънәләре бер-беренә якын торган сүзләрне чагышты­ру, тексттагы сүз һәм әйтелмәләрне, күп мәгънәле сүзләр­нең гади очракларын аеру, тексттагы вакыйгаларны, анда катнашучыларны һәм табигать күренешләрен характерлаучы сүз һәм әйтелмәләрне укытучы җитәкчелегендә эзләп табуһәм шулар ярдәмендә тиешле күренешләрне телдән тас­вирлау.

Әкият, хикәя һәм шигырьне гамәли аеру, чагыштырып укып күрсәтү.

Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүлә­ре: темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү, түбәнәйтү). Сүзләрне дөрес әйтү.

Уку китабында ориентлашу. «Эчтәлек» белән танышу, аңа карап, кирәкле әсәрне китаптан таба белү, укыла торган әсәргә карата бирелгән сораулар һәм биремнәрдән укытучы ярдәмен­дә файдалана белергә өйрәнү.

Балалар китабы белән эшләү. Белем алу, эш осталыгыңа өйрәтү һәм мөстәкыйль уку күнекмәләре булдыру. Китапның төп элементларын аера белү: китап тышлыгы, китап төбе, китап битләре. Китапны саклап тоту кагыйдәләре.

Бер китапта ориентлашу. Авторына, китап исеменә, рәсемнә­ренә карап, әсәр эчтәлеген аера белү (беренче ярты елда); кем яки нәрсә турында укылды, тыңланды, шул сорауларга җавап бирү. 3-4 китаптан торган төркемдә ориентлашу, уку тема­сын билгеләү, тәкъдим ителгән билгеләргә карап, китап сайлый белү. Укытучы сораулары буенча укылган әсәр эчтәлеген бер­гәләп сөйләү-тикшерү, фикер алышу күнекмәләрен ныгыту, әсәрдәге хәлләрне, анда катнашучыларның үз-үзләрен ничек тотуларын, холыкларын, кыланышларын әхлакый бәяләү.

Китап күргәзмәсе оештыру, китап тәкъдим итү плакаты белән (беренче ярты ел), тышлык картотекасы һәм гади ката­лог карточкасы белән (икенче ярты ел) таныштыру. Дәреслектә китап киштәсе дип бирелә.

Беренче һәм икенче уку елы дәвамында үзләре берничә кат караган һәм укыган китапларның исемнәрен, авторларын хәтерләп әйтә алу.

Балалар китабын мөстәкыйль укуга карата укучыда уңай мөнәсәбәт булдыру һәм дәрестән тыш эшләрдә аны ныгыту; сыйныф уку почмагын чиста, тәртипле тоту, уку почмагы аша әдәби уеннар белән таныштыру, укыган әсәрләрдәге аерым күренешләрне сәхнәләштерү.

Уку елы дәвамында балалар өчен чыгарылган газета, жур­наллар белән таныштыра бару.

Дәрестән тыш уку программада аерып күрсәтелми. Мөстә­кыйль уку өчен әсәрләр дәреслекләрдә бирелгән. Алар сыйныфта укылганны тулыландыра, укучыны үзе теләп китап укырга һәм төрле чыганаклардан мәгълүматлар табарга өйрәтә. Проект эшләргә өйрәтү бирелгән. Һәр бүлектән соң үзеңне тикшерү өйрәнгән материалны ныгыту чыганагы булып тора.


Кычкырып, аңлап, дөрес һәм сәнгатьле уку тизлеге (1 минутка)


Сыйныфлар

I ярты ел ахырында

Уку елы ахырында

I

-

30 сүз

II

40 сүз

50 сүз

III

60 сүз

75 сүз

IV

85 сүз

95 сүз





Башлангыч гомуми белем бирү баскычында укучылар үзләштерергә

тиешле белем, осталык һәм күнекмәләр

Уку техникасы

Аңлап һәм дөрес уку. Эчтән уку һәм сәнгатьле укуның башлангыч күнекмәләрен формалаштыру.


Әдәбият белемен өйрәнүгә әзерлек

Халык авыз иҗаты һәм аның жанрларын аеру. Әкиятләрдәге кызыклы сюжет һәм композиция. Табышмак, мәкаль һәм әйтемнәр. Аларга мисаллар китерә белү.

Әдәби әсәрләрдә гомумиләштерелгән образлар, аларның эш-гамәлләре турында сөйли белү. Шигырь, аның сәнгатьлелеге.

Сөйләм үстерү

1-4 нче сыйныфлар өчен әдәби уку программасы даими рәвештә укучыларның сөйләм телен үстерүгә, коммуникатив эшчәнлеккә өйрәтүгә юнәлтелгән.

Һәр сыйныфта зур бүлекләрдән соң сөйләм телен үстерү максатында әңгәмә уздыру өчен якынча темалар бирелә. Әңгәмәләр укучылар үзләштергән материалга нигезләнеп оештырыла. 2 нче сыйныфның азагында һәм 3 нче сыйныфта монологик сөйләм күнекмәләре формалаштырыла башлый.

Сөйләм телен үстерүдә укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килердәй текстлар балалар өчен нәшер ителә торган газета- журналлардан да алына, укып, фикер алышу үткәрелә. Укучылар тормышында очрый торган ситуацияләргә багышланган сөйләшүләр дә оештырыла. Укучыларны матбугатны даими укып барырга гадәтләндерү өчен, газета-журналларга күзәтү дәресләре үткәрелә, эшлекле уеннар уздырыла.

Укучыларның сөйләмен үстерү белән бергә, аларны иҗади фикерләүгә өйрәтү төп максатларның берсе булганга күрә, укыган хикәяне яки әкиятне дәвам итү кебек эшләр дә башкарыла. Әдәби әсәрнең теле укучылар өчен төп материал ролен үти. Әдәби әсәр теле үрнәкләренә нигезләнеп, сорауларга язма җаваплар бирү, изложение, миниатюр сочинениеләр яздырыла.

Сочинениене бәяләү.

Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса, җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә, хаталар булмаса яки 1 орфографик (1 җөмлә төзелешендә) хата җибәрелсә, "5"ле куела.

Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса яки пөхтә башкарылып, эзлеклелек булып та, сүз сайлауда һәм җөмлә төзүдә 2-3 хата булса, "4"ле куела.

Текстның яки рәсемнең төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса; 4-6 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда һәм җөмләләр төзәгәндә, 4-5 төгәлсезлек китсә, "3"ле куела.

Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса; 7-10 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда, җөмләләр төзегәндә, 6-7 хата китсә, "2"ле куела.

Хаталарны классификацияләү (тупас, тупас булмаган хаталар) милли мәктәпләр өчен эшләнгән нормаларга туры килә.


Укыту чаралары һәм әдәбият

УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

Программа: "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 сыйныфлар"(Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан: кит. нәшрияты, 2011 ел). Автор төзүчеләр: Ч.М.Харисова, В.А Гарипова, К. С. Фәтхуллова, З. Н.Хәбибуллина.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә әдәби уку» предметын укыту программасы (татар төркемнәре өчен) 1-4 нче сыйныфлар Төзүче-авторлары: Г. М. Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова Ф. Ф. Хәсәнова, Казан, 2011

Дәреслек: Ф. Гарифуллина , И. Х. Миассарова Әдәби уку. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) 2 кисәктә, Казан, "Мәгариф- вакыт" нәшрияты, 2013

1. Дәреслек: Ф. Ш. Гарифуллина , И. Х. Миассарова Әдәби уку. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) 2 кисәктә, Казан, "Мәгариф - вакыт" нәшрияты, 2013

2. "Балачак илендә" М. А. Вәлиуллин, Казан, 2009

3. "Казаным, минем Казаным" Казан, 2003.

4.

5.

6.


1.Дәреслек: Ф. Ш. Гарифуллина , И. Х. Миассарова Әдәби уку.Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) 2 кисәктә, Казан, "Мәгариф- вакыт" нәшрияты, 2013

2.Ф. Ш. Гарифуллина, И. Х. Миассарова, Әдәби уку. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен эш дәфтәре (татар балалары өчен) Казан, "Мәгариф- вакыт" нәшрияты, 2013

3. Орфографик, орфоэпик һәм башка төр сүзлекләр.

4. Татар балалар әдәбияты: Әкиятләр һәм хикәяләр. - Казан: "Хәтер", 2003. - 479 б.



Дәреслек:. Ф. Ш. Гарифуллина , И. Х. Миассарова Әдәби уку.Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) 2 кисәктә, Казан, "Мәгариф- вакыт" нәшрияты, 2013


Уку тематикасы

Сәг.

саны

Белем һәм күнекмәләр

Туган ил ул бер генә, чәчәк кенә, гөл генә...

6

Туган җирне ярату һәм аны саклау.Татарстан турында белемнәрне тулыландыру.

Халык әйтсә, хак әйтә.

6

Халык авыз иҗаты әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү, үз телебездә мәкальләр, санамышлар, табышмаклар, мәзәкләр куллану.

Алтын көз килә туган илемә

5

Кешеләрнең көзге эшләре. Хайван һәм кош-кортларның көзге тормышы. Табигать дөньясына кешеләрнең мөнәсәбәтенә багышланган әсәрләр.Көзге табигатькә экскурсия һәм көзге үзгәрешләрне күзәтү.

Балачак мизгелләре

5

Әдәп-әхлак кагыйдәләре белән танышу, үз туган телеңдә матур сүзләр кулланып сөйләшергә өйрәнү әсәрләре

Ап-ак карлар яуганда

6

Кышкы табигать. Балаларның кышкы укуы, уенна­ры. Кешеләрнең кышкы эшләре, хайван, кош-кортларның кышкы тормышы, кешеләрнең аларга ярдәм итүләре турындагы әсәрләр.


Яраткан кошларыбыз һәм хайваннарыбыз.

11

Хайван, кош-кортларның тормышы, кешеләрнең аларга ярдәм итүләре турындагы әсәрләр.

Яз килә, яз көлә.

7

Кешеләрнең язгы эшләре, язын тереклек һәм үсемлекләр дөньясының уянуы; беренче яшеллекләр; чәчәкләр, кошларны каршылау.

Тату гаилә.

8

Гаиләдә әти-әни, әби-бабай, абый-апалар, мәктәп укучылары һәм кечкенәләрнең яшәешләре, эшләре, укулары, үзара мөнәсәбәтләре турындагы әсәрләр. Әби, әни, апалар һәм аларның эш-шөгыльләре, бәйрәмнәре турында әсәрләр.

Әдәп-әхлак. Гомумкешелеккә хас яхшы әдәп-әхлак сый­фатларын начар гадәтләрдән аера белергә, «бәхет - әдәп-әхлакта, байлык - сәламәтлектә» һәм хезмәттә булганны сурәтләүче әсәрләр.

Җиләкле җәй.

4

Табигатьтәге ,тормыштагы, кешеләр күңелендәге үзгәрешләр. Урманда әдәплелек дәресләре.

Үзеңне тикшерү. БСҮ.

8

Өйрәнгәннәрне кабатлау, ныгыту. БСҮ.

Проект "Халык авыз иҗаты"

Проект "Яраткан язучыларыбыз, әсәрләр һәм геройларыбыз"

2

Проект эше эшләргә өйрәнү.

Китап киштәсе. СТУ.

3

Китаплар укуга кызыксыну уяту.

Эш программасы белем бирү учреждениесенең гамәлдәге укыту планы буенча атнага 2 сәгать исәбеннән төзелде,барлыгы 68 сәгать бирелде.

Шигырь ятлау: З.Туфайлова "Туган ил", "Туган җир", М. Әхмәтҗанов "Көз", Р. Миңнуллин "Ак кыш" , Ә. Кари "Тиен", Г. Лотфи "Сыерчык" , И. Юзеев "Дәү әнием", Ш. Галиев "Тәмле җәй"


2 нче сыйныф татар төркемендә календарь-тематик план





Дәрес темасы.



Сәг. саны


Көтелгән нәтиҗә




Укучылар эшчәнлеге

Үткәрү вакыты

План

Факт

предмет

метапредмет

Шәхси

Туган ил ул бер генә, чәчәк кенә, гөл генә... - 6 сәгать



1

Г. Тукай Туган тел.

Зәкия Туфайлова. Туган ил.

(Рифма. Пауза).

1

Сәнгатьле итеп укырга өйрәтү. Анализ ясарга өйрәнү.

Дәреслек-хрестоматия белән танышу. Шагыйрь турында мәгълүмат бирү. Шигырьнең эчтәлеге белән танышу.

Туган ил туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Эңгәмәдә катнашу

01.09


2

Резеда Вәлиева. Туган җир. Гариф Галиев.Туган ил кайдан башлана.

1

Шигырь һәм хикәянең эчтәлеге белән танышу

Шигырь һәм хикәянең эчтәлеге белән танышу. Сорауларга җавап бирү.


Туган ил туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Сорауларга тулы җавап бирә белү

03.09


3

Минем республикам. Ринат Мәннан.Татарстан флагы.

1

Шигырьнең эчтәлеге белән танышу

Хикәянең эчтәлеге белән танышу. Сорауларга җавап бирү. Сәнгатьле итеп укырга өйрәтү.

Туган ил туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Сәнг.уку

08.09


4

Газинур Морат.Иң матур ил.

(Шәҗәрә агачы).

1

Риваятьнең эчтәлеге белән танышу

Шигырьнең эчтәлеге белән танышу. Сәнгатьле итеп укырга өйрәтү.

Сорауларга җавап бирү.


Шәҗәрә агачы төзергә өйрәнү.

Үз гаиләң-нең шәҗәрә агачын төзү

10.09


5


6

Шәһәр нигә Казан дип аталган. Казан кайнаган урын. (Риваять).

Резеда Вәлиева. Казаным минем, Каза-ным.

1





1

Риваятьнең эчтәлеге белән танышу


Риваять турында сөйләшү


Шигырьне анализлау,төп фикерне ачыклау. Риваять турында сөйләшү.


Шигырьне анализлау,төп фикерне ачыклау

Сәнгатьле укуны тикшерү.


Туган якны өйрәнүгә кызыксыну уяту

Парларда эшләү

15.09

17.09




7

Үзеңне тикшер. БСҮ. И туган тел, и матур тел!

1

Бәйләнешле сөйлм телен үстерү

Үткән материалны кабатлау, ныгыту. Сөйләм телен үстерү.

Сорауларга җавап алу.

Әңгәмә кору


22.09


Халык әйтсә, хак әйтә - 6 сәгать


8

Фольклор.Әпипә.

Матур булсын.

1

Такмаклар, халык җырларын өйрәнү.

Халык авыз иҗаты әсәрләре белән танышу. Такмаклар, халык җырларын өйрәнү.

Такмаклар, халык җырларын өйрәнүгә кызыксыну уяту

Табышмак-лар куллану

24.09


9

Табышмаклар.

1

Табышмаклар, санамышлар өйрәнү

Халык авыз иҗаты әсәрләре белән танышу. Такмаклар, халык җырларын өйрәнү.

Халык авыз иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту

Табышмаклар әйтешү

29.09


10


Санамышлар.


1



Такмаклар, халык җырларын өйрәнү.


Табышмаклар, санамышлар өйрәнү, сорауларга җавап бирү.


Халык авыз иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту

Санамыш-лар әйтә белү

01.10




11

Мәзәкләр. Мәкальләр.


1

Мәзәкләр, мәкальләр өйрәнү

Мәзәкләр, мәкальләр өйрәнү. Сораулар ярдәмендә эңгәмә кору, үз фикереңне әйтергә өйрәнү.

Халык авыз иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту

Мәзәк сөйли белү

06.10


12

Әкиятләр.

1

Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау ясау, әкият турында белем алу

Әкиятләрне матур,сәнг.итеп сөйләргә өйрәнү, сораулар ярдәменә таянып анализ ясый белү.

Үткәнебезгә, та­рихыбызга карата игътибарлылык булдыру

Әкият сөйли белү

08.10


13

Дәрес- проект.

"Халык авыз иҗаты"

1

Проект төзү.

Проект төзергә өйрәтү. Үз проектыңны төзү.

Проект төзү

Проект төзү һәм яклый белү

13.10


14

Сыйныфтан тыш уку. Зөһрә кыз.(ТХӘ)

1

Яхшылык, ярдәмчелек ту­рында төшенчә алу

Аңлап уку, үз фикереңне әйтү.

Вакыйгаларны фаразлау

Өйдә укып килгән текстның эчтәле­ген сөйләү, сорау­ларга җавап бирү, нәтиҗә чыгару, әкият язу

15.10


Алтын көз килә туган илемә - 4 сәгать

15

Г.Тукай. Көз.

1

әйләнә-тирә табигатькә мәхәббәт тәрбияләү

Шигырьләрне сәнгатьле уку. Анализлау.

Көзге табигатьнең матурлыгын күрә белү

Сәнг.уку

20.10


16

Мөҗәһит Әхмәтҗанов. Көз.

1

әйләнә-тирә табигатькә мәхәббәт тәрбияләү

Шигырьне сәнгатьле уку.Темасын һәм исемен ачыклау. Язучы эйтергә теләгән төп фикерне билгеләү.


Көзге табигатьнең матурлыгын күрә белү

Сәнг.уку

22.10


17

Гариф Галиев. Айлар алышынганда.


1

Хикәянең эчтәлеге белән таныштыру

Язучы әйтергә теләгән төп фикерне билгеләү .Анализлау.

матурлыкны аңларга өйрәтү

Үз фикереңне әйтә белү

27.10


18

Николай Сладков.

Көз җитте.

1

Хикәянең эчтәлеге белән таныштыру

Хикәяне аңлап уку,төп фикерне билгеләү, сорауларга җавап бирү.

матурлыкны аңларга өйрәтү

Үз фикереңне әйтә белү

29.10



19


Үзеңне тикшерү.

БСҮ. Үз проектыңны яклау.


1

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Шигырьне сәнгатьле уку. Анализлау. Хикәянең эчтәлеге белән таныштыру.Язучы эйтергә теләгән төп

Көзге табигатьнең матурлыгын күрә белү

Проект яклау

10.11


Балачак мизгелләре - 5 сәгать


20

Йолдыз Шәрәпова. Тылсымлы сүзләр. (Хикәя)

1

Шигырь эчтәлеге белән танышу

Шигырьне сәнгатьле уку.Сорауларга җавап бирү.

Тылсымлы сүзләрне куллану

Сәнг.уку

12.11


21

Әминә Бикчәнтәева. Тәмле сүз.

1

Хикәянең эчтәлеге белән таныштыру

Хикәянең эчтәлеге белән таныштыру. Язучы әйтергә теләгән төп фикерне билгеләү .Анализлау.

Әңгәмә.

Әңгәмәдә катнашу

17.11


22

Шәүкәт Галиев. Рәхмәтләр хакында.

1

дуслык, ярдәмчеллек турында үз фикерен белдерү.


Шигырьне сәнгатьле уку.Сорауларга җавап бирү.

сәнгатьле уку аша үз хисләреңне җиткерү

Әңгәмәдә катнашу


19.11


23

Рәфис Гыззәтуллин. Тылсымлы сүз.

1

Хикәянең эчтәлеге белән таныштыру

Хикәяне аңлатмалы уку.Эчтәлекне сөйләү. Анализ ясау.

яшьтәшләренә киңәшләр бирүгә кызыксыну һәм иҗади якын килү

Тылсымлы сүзләрне белү

24.11


24

Нәкыйп Каштанов. Ачулы туп.

1

Хикәянең эчтәлеге белән таныштыру


Язучы эйтергә теләгән төп фикерне билгеләү. Анализлау.

өлкәннәргә ихтирам, дуслык, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү

Төркемдә эшләү

26.11


25

Үзеңне тикшерү. БСҮ. Күркәм ,әдәпле сүзләр.

1

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Өйрәнгән белемнәрне кабатлау, ныгыту.

яшьтәшләренә киңәшләр бирүгә кызыксыну һәм иҗади якын килү

Анализлый белү

01.12


26

Шәехзадә Бабич. Кышкы юл. Роберт Миңнуллин. Ак кыш.

1

Язучы эйтергә теләгән төп фикерне билгеләү.

Шигырьне сәнгатьле уку. Анализлау.

кышкы табигатьнең матурлыгын күрсәтү; иҗади яңа ел сюрпризы ясауга кызыксыну.

Төркемдә эшләү

03.12


27

Галимҗан Ибраһимов. Кар ява. Госман Бакир. Кышкы уен.

1

Хикәянең эчтәлеге белән

таныштыру

Язучы эйтергә теләгән төп фикерне билгеләү.

кышкы табигатьнең матурлыгын күрсәтү

Анализлый белү

08.12


28

Җәүдәт Дәрзаман. Җепшек көндә. Зиннур Хөснияр. Кышкы урман табышмаклары.

1

Язучы эйтергә теләгән төп фикерне билгеләү.

Шигырьне сәнг.уку. Хикәянең эчтәлеге

белән таныштыру.

теманы өйрәнүгә кызыксыну белдерү;

әсәрнең эчтәлегенә карата үз фикереңне белдерү

10.12


29

Гәрәй Рәхим. Безнең тауда. Шәриф Биккол. Урман читендә.

1

текстны кисәкләргә бүлү һәм план төзү күнекмәләре формалаштыру

Хикәяне аңлатмалы уку. Шигырьне

сәнгатьле уку. Сорауларга җавап бирү.

кышкы табигатьнең матурлыгына соклану хисен тәрбияләү

әсәрнең эчтәлегенә карата үз фикереңне белдерү

15.12


30

Яңа ел килгәндә. Рафис Корбан. Чыршы бәйрәме.

1

Язучы эйтергә теләгән төп фикерне билгеләү.

Хикәяне аңлатмалы уку. Шигырьне

сәнгатьле уку. Сорауларга җавап бирү.

кышкы табигатьнең матурлыгына соклану хисен тәрбияләү

парларда эшләгәндә үз фикереңне иптәшең фикере белән килештерә белү.


17.12


31

Яңа ел килгәндә. Рафис Корбан. Чыршы бәйрәме. Җәвад Тәрҗеманов. Һай, кыш бабай...

1

текстны кисәкләргә бүлү һәм план төзү күнекмәләре формалаштыру

Шигырьне сәнг.уку. Хикәянең эчтәлеге

белән таныштыру.Язучы эйтергә теләгән төп фикерне билгеләү.

кышкы табигатьнең матурлыгына соклану хисен тәрбияләү

Яңа ел турында сөйли белү

22.12


32

Үзеңне тикшерү.БСҮ. Яшел чыршы янында.

1

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен,дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

яшьтәшләренә киңәшләр бирүгә кызыксыну һәм иҗади якын килү

парларда эшләгәндә үз фикереңне иптәшең фикере белән килештерә белү.


24.12



34

Гакыйль Сәгыйрев. Акбай. Резеда Вәлиева. Ак песи.

1

Хикәяне аңлап уку.

Шигырьне сәнгатьле уку. Хикәяне аңлап уку. Язучы эйтергә теләгән төп фикерне билгеләү. Анализлау.

Кошларны һәм хайван-нарны саклау

Текст белән эшли белү, сәнгатьле уку, текстка куелган сорауларга җавап бирү

12.01


35

Санамыш. Табыш-маклар. Мәхмүт Хөсәен. Безнең дусларыбыз.

1

Текст белән эшләү күнекмәләре формалаштыру

әсәрне эчтәлеге буенча кисәкләргә бүлү; укытучы ярдәмендә һәм мөстәкыйль рәвештә әсәрнең төп фикерен табу

кешеләр һәм хайваннарның үзара мөнәсәбәтләре турында укуга кызыксыну белдерү

парларда эшләгәндә үз фикереңне иптәшең фикере белән килештерә белү.


14.01


36

Әнәс Кари. Тиен.

1

Текст белән эшләү күнекмәләре формалаштыру


Хикәяне аңлап уку. Язучы эйтергә теләгән төп фикерне билгеләү. Анализлау.

Кошларны һәм хайван-нарны саклау

Текст белән эшли белү, сәнгатьле уку, текстка куелган сорауларга җавап бирү

19.01


37

Рабит Батулла. Куян баласы Нуяк. М.Җәлил. Күке.


1

Текст белән эшләү күнекмәләре формалаштыру


Сәнгатьле уку. Сорауларга җавап бирү. Анализлау.

Әкиятне аңлап уку, һәр кисәккә анализ

җәнлекләргә карата шәфкатьлелек, ярдәмчеллек хисе тәрбияләү.


Төркемдә эшләү

26.01



38

Зиннур Хөснияр. Тукран тәүбәсе. (Әкият)

1

Текст белән эшләү күнекмәләре формалаштыру


Эчтәлекне сөйләү.

Әкиятне рольләргә бүлеп уку, эчтәлекне

сөйләү.

җәнлекләргә карата шәфкатьлелек, ярдәмчеллек хисе тәрбияләү.


әсәрнең темасын һәм төп фикерен табу, үз фикерңне дәлилләү

28.02


39

Тизәйткеч. Әминә Бикчәнтәева. Үрдәк беренчелекне алган.

1

Тизәйткечләр әйтергә өйрәнү

Тизәйткечләр әйтергә өйрәнү.

Кошларны һәм хайван-нарны саклау

геройга бәя бирү, әсәрне эчтәлеге буенча кисәкләргә бүлү

02.02


40

Шәүкәт Галиев. Колынкаем. Кем нәрсә ярата? (ТХӘ)

1

Әкиятне аңлап уку, һәр кисәккә анализ

Әкиятне рольләргә бүлеп уку, сорауларга җавап бирү, сәнг.уку.

җәнлекләргә карата шәфкатьлелек, ярдәмчеллек хисе тәрбияләү

Рольләргә бүлеп укый белү

04.02


41

Тавык, тычкан һәм көртлек. (ТХӘ)

1

Әкиятне аңлап уку, һәр кисәккә анализ

Әкиятне рольләргә бүлеп уку, сорауларга җавап бирү, сәнг.уку, тәмамлау.

Кошларны һәм хайван-нарны саклау

Рольләргә бүлеп укый белү

09.02


42

Итагатьле мәче. (ЛХӘ)

1

Әкиятне аңлап уку, һәр кисәккә анализ

Әкиятне рольләргә бүленеп уку, сорауларга җавап бирү, сәнг.уку.

җәнлекләргә карата шәфкатьлелек, ярдәмчеллек хисе тәрбияләү

геройга бәя бирү, әсәрне эчтәлеге буенча кисәкләргә бүлү

11.02


43

Комсызлык бәласе. (ВХӘ)

1

Әкиятне аңлап уку, һәр кисәккә анализ

Аңлап уку, эчтәлек сөйләү, сорауларга җавап бирү.

Кошларны һәм хайван-нарны саклау

Рольләргә бүлеп укый белү

16.02


44


Юмарт дөя. (КХӘ)


1

Әкиятне аңлап уку, һәр кисәккә анализ

Аңлап, сәнг.уку, әкиятне дәвам итү.

җәнлекләргә карата шәфкатьлелек, ярдәмчеллек хисе тәрбияләү

геройга бәя бирү, әсәрне эчтәлеге буенча кисәкләргә бүлү

18.02


45

СТУ. Хайваннар турында әсәрләр.


Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Әкиятне рольләргә бүленеп уку, сорауларга җавап бирү, сәнг.уку.

Кошларны һәм хайван-нарны саклау

Эчтәлеген сөйли белү

23.02


46

Үзеңне тикшерү. БСҮ. Әкият укыйбызмы?

1

БСҮ.

Өйрәнгән белемнәрне ныгыту. Гомумиләштереп кабатлау.

БСҮ

Эчтәлеген сөйли белү

25.02


47

Әминә Бикчәнтәева. Апрель ае. Марс Шабаев. Ташу.

1

Сорау һәм биремнәрне үтәү

Шигырьләрне сәнгатьле уку. Анализлау.

яз турында укуга кызыксыну белдерү

Сорауларга дөрес, тулы җавап бирә белү

01.03


48

Роберт Миңнуллин. Яз керде өебезгә. Гасыйм Лотфи. Сыерчык.

1

Шигырьләрне сәнгатьле уку.

Өлешләргә бүлү. Анализлау.

яз турында укуга кызыксыну белдерү

Өлешләргә бүлә белү

03.03


49

Гәрәй Рәхим. Каргалар шәһәре. Агачлар да авырый.

1

Сорауларга дөрес, тулы җавап бирә белү

Шигырьне сәнгатьле уку. Анализлау. Эчтәлек сөйләү.

матурлыкны аңларга өйрәтү,

Сорауларга дөрес, тулы җавап бирә белү

08.03


50

Зәкәрия Әхмәров. ( 1 бүлек)


Хикәянең эчтәлеге белән таныштыру.

Язучы әйтергә теләгән төп фикерне билгеләү.

матурлыкны аңларга өйрәтү,

Сорауларга дөрес, тулы җавап бирә белү

10.03


51

Агачлар да авырый. Зәкәрия Әхмәров. ( 2- 3бүлек)

1

Хикәянең эчтәлеге белән таныштыру

Хикәянең эчтәлеге белән таныштыру. Язучы әйтергә теләгән төп фикерне билгеләү.

шәфкатьлелек, ярдәмчеллек хисе тәрбияләү

Сорауларга дөрес, тулы җавап бирә белү

15.03


52

Рафис Корбан. Җиңү бәйрәме. Хәкимҗан Халиков. Рәхмәт сезгә ветераннар.

1

Сугыш турында эңгәмә кору

Шигырьләрне сәнгатьле уку. Анализлау.

Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыгы белән горурлану хисе, аларга ихтирам тәрбияләү

Сорауларга дөрес, тулы җавап бирә белү

17.03


53

Рафис Гыйззәтуллин. Миләш нигә әче?

1

Хикәянең эчтәлеге белән таныштыру


Әсәрне аңлап уку, сорауларга җавап бирү, эчтәлекне сөйләү.

Җиңү көненә котлау язарга теләк күрсәтү.


парларда эшләгәндә үз фикереңне иптәшең фикере белән килештерә белү.


31.03


54

Үзеңне тикшерү. БСҮ. Әниләр бәйрәме.

1

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү


Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.


Әниләрне котлый белү

05.04


Татау гаилә - 8 сәгать


55

Г.Тукай. Безнең гаилә. Илдар Юзеев. Һәркемнең үз эше.

1

Шигырьләрне сәнг.уку


Шигырьләрне сәнг.уку, чагыштыру, анализлау.

укучыларда ата-анага карата мәхәббәт тәрбияләү.


геройга бәя бирү, үз фикереңне дәлилләү;

07.04



56

Бикә Рәхимова. Бишек җыры. Зоя Воскресенская. Әни.

1

Хикәяне аңлап уку, анализлау

Шигырьне сәнг.уку сорауларга җавап бирү.

Әниләргә ихтирамлы булу

белемнәрне тату гаилә кагыйдәләрен төзегәндә куллану.


12.04



57

58

Клара Булатова. Әниемнең кызы юк бит. Галимҗан Гыйльманов. Чәчәк буласым килә.

1




1

Әсәрләрне сәнгатьле уку

Әсәрләрне сәнгатьле уку

Әсәрләрне сәнгатьле уку.Темасын һәм

исемен ачыклау. Язучы әйтергә теләгән төп фикерне билгеләү.

Рольләргә бүленеп уку.

Әниләргә ихтирамлы булу

геройга бәя бирү, үз фикереңне дәлилләү

14.04





19.04



59


60

Рөстәм Мингалим. Канатларың булса. Илдар Юзеев. Дәү әнием. Роберт Миңнуллин. Улы белән әнисе.

1


1

Әсәрләрне сәнгатьле уку

Әсәрләрне сәнгатьле уку

Әсәрләрне сәнгатьле уку. Язучы әйтергә теләгән төп фикерне билгеләү.


Рольләргә бүленеп уку.

укучыларда ата-анага карата мәхәббәт тәрбияләү.

Рольләргә бүлеп уку.

21.04






26.04



61

Әхтәм Ихсан. Ана рәхмәте.

1

Әсәрләрне сәнгатьле уку

Хикәяне үз исемеңнән сөйләү, эңгәмә уздыру.

укучыларда ата-анага карата мәхәббәт тәрбияләү.


Үз фикерең-не әйтү

28.04



62

Бертуган Якоб һәм Вильгельм Гриммнар. Боткалы чүлмәк.

1

Әсәрләрне сәнгатьле уку

Әкиятне сәнгатьле уку. Сорауларга җавап бирү, анализ ясау.

укучыларда ата-анага карата мәхәббәт тәрбияләү.


Үз фикерең-не әйтү

03.05



63

СТУ. Касыйм Тәхау. Көзге урман.

1

Белемнәрне ныгыту

СТУ

Өйрәнгән әсәрләрне гомумиләштереп кабатлау.


Үз фикерең-не әйтү,төркемдә эшләү

05.05







Җиләкле җәй!- 4 сәгать



64

Җәүдәт Дәрзаман. Саумы, җәй! Шәүкәт Галиев. Тәмле җәй.

1

Текст белән эшләү күнекмәләре формалаштыру

Шигырьләрне сәнгатьле уку. Анализлау.

ата-анага карата уңай мөнәсәбәттә булу.


үз фикерңне дәлилләү; белемнәрне куллану.


10.05



65

Бари Рәхмәт. Иң күңелле чак. Ләбиб Лерон. Җәйге бәхәс.

1

сәнгатьле итеп уку күнекмәләре формалаштыру

Укып анализлау, төп идеясен билгеләү.

җәй турында укуга кызыксыну белдерү

Рольләргә бүлеп уку

12.05



66

Эльмира Шәри-фуллина. Сабантуй

1

Текст белән эшләү күнекмәләре формалаштыру

Шигырьне сәнгатьле уку. Анализлау.

җәй турында укуга кызыксыну белдерү

үз фикерңне дәлилләү; белемнәрне куллану.


17.05



67

Рафис Корбан. Кояш - безнең дустыбыз.

1

Текст белән эшләү күнекмәләре формалаштыру

Шигырьне сәнгатьле уку.Язучы эйтергә теләгән төп фикерне билгеләү.

җәй турында укуга кызыксыну белдерү

Үз фикерең-не әйтү,төркемдә эшләү

19.05



69

Проект "Яраткан язучыларыбыз, әсәрләр һәм геройларыбыз.

1

Практик куллану

Проект төзергә өйрәнүне камилләштерү.


Проект яклау

24.05



68

Дәрес йомгаклау. Гомумиләштереп кабатлау.

1

Дәрес - кабатлау.

Проект төзергә өйрәнүне камилләштерү

Проектны яклау.


Үз фикерең-не әйтү,төркемдә эшләү

26.05



Яттан сөйләү өчен әсәрләр:


Зәкия Туфайлова. Туган ил.

Резеда Вәлиева. Туган җир.

ХАИ. Әпипә.

Йолдыз Шәрәпова. Тылсымлы сүзләр.

Муса Җәлил. Күке.

Гасыйм Лотфи. Сыерчык.

Роберт Миңнуллин. Ак кыш.

Әнәс Кари. Тиен.

Илдар Юзеев. Дәү әни.

Шәүкәт Галиев. Тәмле җәй.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал