7


  • Учителю
  • 'Муса Җәлил-балалар язучысы' темасына дәрес эшкәртмәсе

'Муса Җәлил-балалар язучысы' темасына дәрес эшкәртмәсе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Муса Җәлил-балалар язучысы.

Максат: Укучыларны М.Җәлилнең балалар өчен язган әсәрләре белән тирәнрәк таныштыру,яңа мәгълүматлар аша белемнәрен тирәнәйтү,шагыйрь иҗатына кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Материал: Муса Җәлил "Кечкенә дусларга", "Батыр куян". Р.Мостафин "Кечкенә Муса турында хикәяләр". Муса Җәлил "Моабит дәфтәрләре". Муса Җәлил турында материаллар.

Җиһазлау: М.Җәлилнең портреты, аңа багышланган альбом, фильм.

Кичәне үткәрү.

1. Муса Җәлилнең балалар өчен язылган шигырьләрен яттан өйрәнү, сәнгатьле сөйләү, " Шигырь сөйләү" бәйгесе.

2.Табышмаклар уены.

3.Сорауларга җавап.

1нче укучы. Исәнмесез, хәерле көннәр сезгә. Без бүген халкыбызның легендар шагыйре М.Җәлилнең тууына 105 ел тулуга багышланган кичәгә җыелдык.

2нче укучы. Ә кем ул Муса Җәлил? Ул кайда, ничәнче елда туган? Герой шагыйрьнең нинди әсәрләрен беләсез? Әлеге сорауларга җавапны сез бүгенге бәйрәмебездә ишетерсез.

1нче укучы. Билгеле, һәр бәйрәмгә алдан әзерләнәләр. Бәйрәмгә килгән кеше күчтәнәчсез килми, әлбәттә. Сезнең дә күбегез бүгенге юбилейга күчтәнәч алып килде. Ягъни М.Җәлилнең шигырьләрен, җырларын өйрәндегез. Кичәбез барышында без сезнең чыгышларыгызны тыңларбыз. Ә хәзер без сезгә үзебезнең күчтәнәчебезне тәкъдим итәбез, рәхим итегез!

1. Экранда "Күчтәнәч "тапшыруы (фильм күрсәтелә).

2.Укучыларның чыгышы (М.Җәлилнең шигырьләре тыңланыла).

1нче укучы. Муса Җәлил, Муса Җәлил-

Халкыбыз каhарманы

Үлемсез аның исеме,

Мәңгелек аның даны.

Әйткәнебезчә , бүгенге кичәбез татар халкының бөек улы, Советлар Союзы герое,каһарман-шагыйрь М.Җәлилгә багышлана. Без бүген аның тууына 105ел тулуны билгеләп үтәбез. Әйдәгез шагыйрь турында,аның тормышы, иҗаты турында тулырак мәгълүмат алыйк.

Игътибарлырак булыгыз, кичәбез барышында сезгә сораулар да бирәчәкбез.(Экранда Муса Җәлилнең тормышы, иҗаты турында язылган презентация күрсәтелә).

2нче укучы. Әйтче,Муса,

Мондый батырлыкны

Кай җиреңдә саклап йөреттең?

Нинди ялкыннарда чыныктың?

Муса Җәлил- балаларның иң якын дусты да.Ул балаларга бик күп шигырь ләр язган. Шигырьләренә никадәр җырлар иҗат ителгән.

Ә хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез аның җавапларын әйтергә тиешсез .Әгәр белсәгез, яттан да сөйләп күрсәтә аласыз.Табышмакларның җавабы экраннарда да күрсәтелә. (экраннарда җавап күрсәтелә).

  1. Нәкъ унике күзем бар

Сиңа әйтер сүзем бар

Колагымны бор гына

Уятырмын , тор гына. (Сәгать)

  1. Үзе йомырка басмый

Баласын да бакмый (Күке)

(Шул тәртиптә уен дәвам итә,һәр җавапка туры килгән концерт номерлары башкарыла : "Сәгать", "Күке" җырлары һ.б.)

1нче укучы. Ә хәзер мин Муса Җәлилнең шигырьләреннән өзекләр укыйм, ә сез шигырьнең исемен әйтергә тиеш буласыз.

  1. Суык бабай, кил безгә

Яңа ел бәйрәменә ("Суык бабай").

2. Иртәнге таң нурында.

2. Уянды ромашкалар ("Кызыл ромашкалар").

3. Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем ("Маэмай).

(Әлеге уен да шулай дәвам итә).


2нче укучы. Ә хәзер шагыйребезнең тормышын,иҗатын тагын да тирәнрәк өйрәнү максатыннан, мин сезгә "Кем җитез?" уены оештырам.

1. М.Җәлилнең абыйсы кем исемле булган? (Ибраһим)

2. Әнисенең исеме? (Рәхимә)

3. Тормыш иптәшенең исеме? (Әминә)

4. Әтисенең исеме? (Мостафа)

(Бәйге шул рәвешчә дәвам итә)

5. М.Җәлил "Бәхет" шигырен ничә яшендә яза?

1нче укучы. Әйе, Муса Җәлил "Бәхет" шигырен 13 яшендә яза. Кыска гомер кичерсә дә, аның исеме мәңгелек. Герой шагыйрь бу яктан бик бәхетле.

1нче укучы. Димәк, шагыйрьне балаларның иң якын дусты дип әйтә алабызмы?

(укучыларның җаваплары тыңланыла)

2нче укучы. Хөрмәтле укучылар , безнең бүгенге бәйрәмебез ахырына якынлашты. Күчтәнәчләрегез өчен бик зур рәхмәт. Муса Җәлилнең шигырь ләрен бик яратып башкардыгыз. Аның иҗатында күпме җылылык, ярату хисләре Һәм алар балалар күңелен яуларлык итеп , гади итеп язылган.

1 нче укучы.Әйе, шагыйрь мәңге үлемсез. Ул һәрчак безнең күңелләрдә сакланачак.

Үлеме белән җиңде үлемне ул,

Үлемсезлек шушы түгелме?

Җирдә мәңге исән калыр өчен ,

Халкы йөрәгеңдә терелде...

Бик теләдең, Муса, азат илдә

Мәңге яшәр өчен ул булып
Бер матур җыр идең син үзең дә
Гомерең дә калды җыр булып!

2нче укучы.Ул шигырьләре белән безне туган илгә, халыкка тугрылыклы булырга, хезмәт сөяргә, намуслы, эшчән, батыр булырга өйрәтә. Әйдәгез, кичәбезне М.Җәлилнең "Җырларым" шигыренә иҗат ителгән җыры белән тәмамлыйк!



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал