7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарскому языку 'Изложение язу'

Конспект урока по татарскому языку 'Изложение язу'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


Контроль изложение « Ноябрь чебешләре»

2дәрес

Тема. Изложение « Ноябрь чебешләре»

Максат. 1.Изложение текстын язу өчен шартлар тудыру.

2. Укучыларда мөстәкыйльлек, җаваплылык, план төзи белү күнекмәләре булдыру һәм бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү өстендә эшләү.

3. Укучыларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, табигать матурлыгын күрә, тоя белү хисе тәрбияләү.

Материал. . Изложениеләр җыентыгы: Укытучылар өчен кулланма. - К.: Мәгариф,

Дәрес планы.

І. Оештыру.

ІІ. Изложение язуга әзерлек.

1. Әңгәмә.

2. Максатны җиткерү.

ІІІ. Контроль һәм үзконтроль.

1. Изложение текстын уку.

2. Сүзлек өстендә эш үткәрү.

3. Сорауларга җавап бирү.

4. Текстны икенче тапкыр уку.

5. Текстка план төзү.

6. План буенча текстның эчтәлеген сөйләү.

7. Изложение язу.

Дәрес барышы.

І. Оештыру.

ІІ. Изложение язуга әзерлек.

- Укучылар,сез авыл балалары.Без бүген авылдагы тормышның бер мизгелен

чагылдырган текст белән танышырбыз һәм шуның буенча изложение язарбыз.

ІІІ. Контроль һәм үзконтроль.

Уку мәсәләсен кую.

- Укучылар, мин хәзер сезгә текстны укырмын, ә сез аның эчтәлеген аңларга тырышыгыз, аңлашылмаган сүзләрне язып барыгыз, соңыннын сүзлек өстендә эш үткәреп алырбыз.

1. Текстны беренче мәртәбә уку.

2. Сүзлек өстендә эш үткәрү:

Чирый -туңа

Качкалак -чебеш анасының исеме

Түземлеге төкәнде - тәмам аптырады

Кайбер сүзләрнең язылышына, дөрес тыныш билгеләре кую очрагына игътибар иттерү:

  1. Тиңдәш кисәкләргә игътибар иттерү. Алар арасында тыныш билгеләре.

  2. Әйтү максаты буенча җөмлә төрләрен искә төшерү

  3. парлы сүзләргә игътибар иттерү: атна-ун, пышын-пышын)

5) диалог формасында (яңа юлдан).

6) Төрле сәбәпләр аркасында сөйләмнең әйтелеп бетелмәвен күрсәтү өчен, күпнокта куела.Мисал:

Саулар яшәгән җир - иң бай җир ул,

Яшьлек гөрләгән җир - иң гүзәл... (Р.Фәйзуллин)

3. Сорауларга җавап бирү:

- Качкалак чебешләрне кая, ничек чыгарган?

- Малайлар нинди план коралар?

-Кетәклек чебешләргә ошыймы?

-Чебешләр үсеп җитәләрме?


4. Текстны икенче тапкыр уку.

5. Укучылар белән бергәләп текстка план төзү.

План:

1.Октябр аенда көннәр салкынайта

2. Качкалак чебешләр ияртеп кайтты

3. Зөфәр уйга калды.

4. Ял көне малайлар план кордылар, кетәклек ясарга керештеләр.

5. Чебешләргә кетәклек ошады

6. Бер-ике укучыдан план буенча текстның эчтәлеген сөйләтү.

7. Изложениене караламага язу язу



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал