7


  • Учителю
  • 9 нчы сыйныф БРТга әзерлек планы

9 нчы сыйныф БРТга әзерлек планы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

«Түбән Ушмы урта гомуми белем мәктәбе»













9 нчы сыйныфта

Бердәм Республика тестына

әзерлек планы























татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Шафикова Земфира Димөхәмәт кызы





















2016-2017 нче уку елы













БРТ-на әзерлек эшенең максаты һәм бурычлары:



Шөгыльләр вакытында укучылар түбәндәгеләрне өйрәнергә тиеш:

  • тест сораулары өстендә эшләү (игътибар белән биремнәрне укып, аның формулировкасын һәм мәгънәсен аңларга тиешләр;

  • биремне аңа куелган инструкцияләр буенча төгәл итеп башкара белү;

  • төрле типтагы тест биремнәрен башкара белү;

  • мөстәкыйль рәвештә, бирелгән вакытны биремнәргә бүлә белү;

  • Үрнәк нигезендә басма хәрефләр белән төгәл һәм дөрес итеп бланк тутыру ;

  • Бланкта дөрес итеп җавапларны урнаштыра белү;

  • Имтихан бланкына төзәтү җавапларын дөрес итеп урнаштыра белү;

  • Озак вакыт аралыгында игътибар белән эшләү күнекмәләре булдыру

Эшчәнлекнең төп максатлары:

  • татар теле фәненнән БРТ-ын үтү өчен кирәкле булган күнекмәләрне формалаштыру

  • укучыларның татар теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрне системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү;

  • телнең төп грамматик чараларын язма һәм телдән сөйләм процессында куллануга ирешү;

  • укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилли белергә күнектерү;

  • татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга , аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү;

  • -телне тулы бер система буларак күзаллау;

  • -текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны таба белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү;

  • -укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.

Бурычлар



  • укучыларның игътибарын телнең эстетик функциясен чагылдыручы әдәби текстка, өйрәнелә торган тел күренешләренең сәнгатьлелек ягына юнәлтү;

  • балалар туган телнең матурлыгын күрергә һәм ишетергә өйрәнсеннәр, нинди сурәтләү чаралары аша аның тормышка ашырылуын аңласыннар өчен телнең тасвирлау һәм сурәт ясау мөмкинлекләрен күрсәтү, телнең җанлы халәтен, кулланылыш рәвешен өйрәнеп, сүз белән сөйләм арасындагы бәйләнешнең нигезенә ныграк төшенергә , әдәби әсәрдә һәм автор сөйләмендә сүзнең тәмен, ямен, матурлыгын тоярга, үз сүзен, фикерен әйтә белергә өйрәтү.

  • әдәби тел нормаларын күнекмәләрдә дөрес куллана алуга өйрәтү, иҗадилыкка омтылу

Белем һәм күнекмәләр

</ БРТ-на әзерлек эшчәнлегеннән соң укучылар белергә тиеш:

а) үз сөйләмеңдә төрле грамматик кагыйдәләрне урынлы куллана белү;

ә) белешмә материаллардан, аерым алганда, төрле лингвистик сүзлекләрдән - аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, фразеологизмнар һ.б. сүзлекләрдән файдалана белү;

б) мөстәкыйль рәвештә тикшеренү эшләре язу, язмаларны редакцияләү, үзенең һәм иптәшләренең эшләрен рецензияли белү.

и) үзеңнең сөйләмеңдә һәм янәшәңдә булганнарның сөйләм кимчелекәрен күрә һәм төзәтә белү.

г)алган белемнәрне практикада куллана алу.





2016-2017уку елында БРТ-на әзерләнүче укучылар исемлеге:



класс

1

Әхмәтҗанова Фәридә Илфат кызы

9

2

Габдуллина Гүзәл Хәмит кызы

9

3

Җиһаншин Азат Марат улы

9

4

Җиһаншин Зөлфәт Шамил улы

9

5

Миннахметова Гүзәл Ринат кызы

9

6

Минниханова Гөлия Фәнис кызы

9

7

Насибуллина Фәридә Илдар кызы

9

8

Нафиков Рифат Раиф улы

9

9

Сабирова Зилә Рөстәм кызы

9

10

Салихов Илгиз Марат улы

9

11

Хабибрахманова Гөлия Мансур кызы

9

12

Хасанова Алсу Рашит кызы

9





БРТ-на әзерлек эшенең расписаниесе

(Дәрестә һәм дәрестән тыш):



5 дәрес

11.40.-12.25



3 дәрес

9.55.-10.40



7.00-7.30

5 дәрес

11.40.-12.25

7.00-7.30

аерым укучылар белән индивидуаль эш







БРТ-на әзерлек планы



Вакыты

  1. Укытучының методик һәм үз белемен күтәрү

эшчәнлеге

1

2016 нче елда татар теленнән БРТ оештыру һәм уздыру буенча норматив-хокукый базаны өйрәнү.



Аналитик отчет һәм инструктив-методик документлар басылып чыгу барышында

2

2016 нче елгы БРТ әзерлек барышында куллану өчен РФ, ТР Мәгариф һәм Фән министрлыкларының узган еллардагы БРТ нәтиҗәләре буенча аналитик отчет һәм инструктив-методик хатларын өйрәнү.

3

2016 нче елгы контроль (КИМ)материалларын өйрәнү.

4

Укучыларның БРТ-на әзерлек эшен оештыруны күздә тоткан семинарларда катнашу

район планы буенча

5

Укучыларның БРТ әзерлек эшен оештыруда тәҗрибә уртаклашу максатында, мәктәп методик берләшмәләре, район методик берләшмәләре эшендә, төрле семинарларда, ТР электрон мәгариф кысаларындагы сообществоларда катнашу.

Уку елы дәвамында

6

Татар теле һәм әдәбияты кабинетларында 2016-2017 нчы елгы

БРТ контроль (КИМ) материалларына туры килерлек дидактик, күрсәтмә һәм таратма материал туплау.

Уку елы дәвамында

7

Узган елгы БРТ нәтиҗәләре һәм аңа әзерлек барышында уздырылган чараларга диагностика һәм мониторинг алып бару.

Уку елы дәвамында







II. Укучылар белән эш



1

Татар теле һәм әдәбияты кабинетларында укучылар, ата-аналар өчен 2017 нчы елгы БРТ-на әзерлекне яктыртучы стенд һәм папка булдыру.

Сентябрь,

октябрь

2

Дәресләрдә укучыларның БРТ-на әзерлеген төрле дәрәҗәдәге тестлар, тренажердагы биремнәр, БРТ форматындагы контроль эшләр аша оештыру.

Уку елы

дәвамында

3

Укучыларны БРТ әзерләүне өстәмә вакытта оештыру.

Һәр сишәмбе 16.00

4

БРТ форматында мәктәп һәм мәгълүмати-ресурслар үзәге материаллары белән укучыларга сынау тестлары уздыру.

Мәктәп һәм ресурслар үзәге планы буенча

5

БРТ-на әзерлек барышында укучылар белән индивидуаль консультацияләр уздыру.

Укучылар соравы буенча, һәр көн 7.00 тан

6

Җаваплар бланкын тутыруны аңлату өчен практикумнар уздыру.

Уку елы

дәвамында

7

Психологик ярдәм күрсәтү максатында БРТ-на әзерлек барышында укучылар белән әңгәмәләр уздыру.

Һәр тест узу алдыннан



III. Ата-аналар, мәктәп администрациясе, җәмәгатьчелек белән эшләү.





Ата-аналарны 2017 нчы елда татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру тәртибе һәм сынап карау тестларының нәтиҗәләре белән таныштыру, укучыларга гаиләдә психологик ярдәм һәм уңай халәт тудыру кирәклеген аңлату максатында сыйныф җыелышларында чыгышлар ясау.

Ата-аналар җыелышларын уздыру планы буенча















































Укытучылар һәм укучылар өчен әдәбият исемлеге



  1. Гарипова В.А., Шакирова Г.Р. Бердәм республика тесты үтүгә әзерләнү өчен кулланма. Туган телдә (татар телендә) төп гомуми белем бирү оешмалары өчен.-Казан:Гыйлем, 2015.-64 б.

  2. Татар теле: Кагыйдәләр җыентыгы. Анализ үрнәкләре./Төз.-авт. Гыймадиева Н.С., Галләмова Р.В.-Казан: Гыйлем, 2012.-64 б.

  3. Денмөхәммәтова Э.Н., Вәлиева М.Н., Тарханова Г.И. Җыйнакландырылган изложение һәм сочинение-фикерләмәне ничек язарга: Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен.-Казан: Гыйлем, 2014.-56 б.

  4. Татар телендә гомуми белем бирү оешмаларының 9 сыйныф укучыларына 2016нче елда татар теленнән бердәм республика тесты уздыру өчен үрнәк материалларның күрсәтмә варианты. ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы

  5. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. - Казан: "Мәгариф", 2002











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал