- Учителю
- Урок по татарскому языку для русской группы 2 класса «Кыш темасын кабатлау»
Урок по татарскому языку для русской группы 2 класса «Кыш темасын кабатлау»
Дәреснең темасы: "Кыш" темасын кабатлау.
Дәреснең максатлары:
1. Укучыларның кыш фасылы турында булган белемнәрен системалаштыру, кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрен ныгыту; тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, аңлап ишетү күнекмәләрен камилләштерү.
2. Сүзлек байлыгын, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
3. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Дәрес тибы: бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.
Дәреснең методы һәм алымнары: укытучы сөйләме, әңгәмә, дәреслек белән эш, сүзлек эше.
Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, карточкалар, рәсемнәр, татар теле дәреслеге, структуралар исемлеге.
МЭНЭДЖ МЭТ, ТЭЙК ОФ - ТАЧ ДАУН, КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД, МИКС ПЭА ШЭА - РЕЛЛИ РОБИН, РАФТ структуралары.
Дәрес барышы.
I. Оештыру моменты.
Исәнләшү.
- Исәнмесез, балалар! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек? Карагыз әле тәрәзәгә, бүген көн нинди матур, кояшлы. Кояшлы көнне безнең кәефләребез дә яхшы, күтәренке. Әйдәгез әле, кулларны кулга тотынышып бер - беребезгә карап елмаябыз һәм үзебезнең яхшы күтәренке кәефебезне бер - беребезгә бирәбез.
-
Уңай психологик халәт тудыру.
- Сегодня у нас, ребята, будет необычный урок. В чем же заключается его необычность? Мы соединили урок татарского языка и уроки технологии и изобразительного искусства (рисования).
2. Дежур укучы белән әңгәмә.
- Бүген сыйныфта кем дежур?
- ... .
- Бүген ничәсе?
- ... .
- Атнаның нинди көне?
- ... .
- Кичә атнаның нинди көне иде?
- ... .
- Иртәгә атнаның нинди көне була?
- ... .
- Бүген урамда һава торышы нинди?
- ... .
- Бүген ничә градус салкын?
- ... .
-
Балалар, без бүген дәресебездә "Кыш" темасын кабатларбыз, өйрәнгән сүзләрне сөйләмебездә дөрес итеп кулланырбыз һәм кыш турында үзебезнең картинабызны ясарбыз.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
ТЭЙК ОФ - ТАЧ ДАУН структурасын куллану - "встать - сесть"
1) - Балалар, кем безгә кыш айларын әйтер икән, басыгыз әле.
Такта янына чыгып, ай исемнәрен "Кыш" йортына урнаштыру.
-
Ә кем кыш фасылын ярата? Басыгыз әле. Ни өчен кышны яратасыз?
-
Мин кышны яратам, чөнки чана (чаңгы, тимераякта) шуарга яратам. (Чөнки кышын Яңа ел бәйрәме була.) һ.б.
-
Рәхмәт. Утырыгыз.
2) Слайдлар аша кышкы уеннарга кирәкле предметларны үзеңә сорап ала белү; барлыгын, юклыгын дустыңнан сорау күнекмәләрен камилләштерү. Укучылар такта алдындагы экранда бирелгән биремнәрне үтиләр.
-
Тимур, попроси, пожалуйста, себе лыжи.
-
Тимур тулы җөмләне әйтә һәм экрандагы чаңгы сүзенә басып, үзенең җавабын тикшерә.
Укучыларның җавапларының дөреслеге тикшерелеп бара.
-
Шул ук тәртиптә кышкы уеннарга кирәкле предметларының кирәклеге турында сорый белү күнекмәләре камилләштерелә.
- Земфира, спроси у Камиля нужны ли ему санки. Камил, сиңа чаңгы кирәкме?
- Әйе, миңа чаңгы кирәк.
КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД структурасы (опроси-опроси-обменяйся карточками)
4) - Балалар, хәзер сез файл эченнән ак кәгазьләрне алыгыз! Өске өлешенә бер кыш билгесен татарча язасыз, аскы өлешендә тәрҗемәсен язасыз. Сезгә бу биремне эшләргә 1 мин бирелә. (Вакыт өстәргә кирәк түгелме? Өлгердегезме?)
- Хәзер урыннардан торып үзегезгә иптәш табып бер-берегезнең белемен тикшерегез, иптәшең дөрес җавап бирсә, мактагыз!
- Хәзер карточкаларны алышып икенче иптәш табыгыз, сорау бирегез!
- Молодцы, балалар! Рәхмәт, утырыгыз.
Кабатлау өчен сүзләр: салкын, яфраклар коела, көчле бураннар була, җылы, яңгыр ява, кар ява, салкын җил исә, җир ап-ак, елгада су туңа, көннәр кыска, төннәр озын, кошлар җылы якка китәләр, кояш кыздыра.
III. Физкультминутка.
МИКС ПЭА ШЭА - РЕЛЛИ РОБИН
Ә хәзер укучылар бераз ял итеп алабыз. Укучылар, без хәзер барыбыз да бер әйләнә ясап басабыз. Музыка кушыла, сез шул музыкага бии-бии әйләнәсез.
Музыка туктагач, парлашасыз һәм мин биргән сорауларга җавап бирәсез.
-
Сиңа кыш ошыймы? Ни өчен? Будет отвечать тот ученик, который первым ответит на вопрос: Шугалак сүзе ничә иҗектән тора?
-
Синең чанаң бармы? Ул матурмы (яңамы)? Будет отвечать тот ученик, который первым ответит на вопрос: Хәзер көзме?
-
Син чаңгыда шуа беләсеңме? Будет отвечать тот ученик, который первым ответит на вопрос: Ай сүзе күплек санда.
-
Кар бабай ясыйсыңмы? Будет отвечать тот ученик, который первым ответит на вопрос: Сиңа ничә яшь?
Рәхмәт, балалар. Булдырдыгыз. Утырыгыз.
-
Дәреслек белән эш. 78 бит "Тауда" текстын искә төшерү.
а) Текстны 1-2 укучы укый.
ә) Текстны сәхнәләштерү.
РАФТ структурасы - Роль-Аудитория-Форма-Тема
-
Балалар, дәрес башында без кыш турында үзебез картина ясарбыз дидем. Менә вакыт килеп җитте. Используя рисунки, относящиеся к прочитанным текстам, мы должны будем нарисовать картину. Рисунки можно вырезать произвольно.
-
Давайте вспомним технику безопасности при обращении с ножницами. Өстәлдә зур ак кәгазь бар. Файл эченнән төсле картиналарны аласыз, 3 укучы кайчылар белән рәсемнәрне кисә, ә 4 нче укучы ябыштыра. Эш беткәч, группадагы бер укучы үзегезнең проектыгыз турында сөйләп бирәсез. Сезгә 15 мин вакыт бирелә.
-
Менә балалар, без сезнең белән нинди матур картиналар төзедек. Бу картиналарда без үзебезнең туган як табигатен күрәбез. Шушындый матур табигатьне безгә күрә белергә, сакларга, яратырга кирәк.
-
Өй эше. Без сезнең белән салкын көннәрдә тәрәзәгә төшкән могҗизалы бизәкләрне инде күргәнебез бар. Әйдәгез, бергәләп, менә бу тәрәзәгә төшкән бизәкләрне киләсе дәрескә матур итеп буяп килик.
-
Нәтиҗә ясау. Билгеләр кую.
-
Балалар, сез бүген бик актив булдыгыз, татарча дөрес, матур итеп җаваплар бирдегез. Барызызга да "5"ле билгесе куям. Бүген 21 нче февраль - Халыкара туган тел көне. Котлыйм сезне бәйрәм белән. Киләчәктә дә татар телен теләп өйрәнерсез дигән теләктә калам. Кечкенә генә бүләкләр сезгә (магнит, сүзлек "Мин татарча сөйләшәм").
-
Дәрес бетте, сау булыгыз!