- Учителю
 - Технологическая карта по татарской литературе на тему 'Обрядовый фольклор' (7 класс)
 
Технологическая карта по татарской литературе на тему 'Обрядовый фольклор' (7 класс)
|   №  |   Сәгать саны  |   Методик кулланма бите  |   Дәреслек бите  |   Дәреслекнең кайсы кисәге  | ||
|   
  |   1  |   45-50  |   9-14  |   1  | ||
|   Бүлек саны  |   Эчтәлек  |   Бүлектәге сәгать саны  |   Чирек  |   Үткәрү вакыты  | ||
|   1  |   Халык авыз иҗаты  |   2  |   1  |   сентябрь  | ||
|   Дәрес темасы  |   Гомернең гүзәл мизгелләре (Йола фольклоры)  | |||||
|   Планлаштырган нәтиҗәләр  |   М е т а п р е д м е т - укучыларга халкыбызның тарихы турында белем бирү. П р е д м е т - йола фольклоры турында белешмә бирү; йолаларның төрләрен өйрәнү. Ш ә х е с к ә к а г ы л ы ш л ы - балаларда татар халык йолаларына, бәйрәмнәренә, халкыбызның үткәненә кызыксыну тәрбияләү. 
  | |||||
|   Дәрес тибы  |   Яңа белемнәр ачу дәресе (дәрес-әңгәмә)  | |||||
|   Җиһазлау  |   мультимедиа проекторы, экран (такта), йолаларга багышланган китаплар, слайдлар, 8 нче биттәге таблица; төрле йолаларга иллюстрацияләр, әдәби сүзлек.  | |||||
|   Материал  |   дәреслек (1 нче кисәк, 9 - 14 нчы битләр), эш дәфтәрендә 3 нче бит (7 нче сыйныф өчен Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г, Мулласалихова Г.Г.- Казан:Мәгариф "Вакыт" 2014) 
  | |||||
|   Дәрес этаплары  |   Укытучы эшчәнлеге  |   Укучы эшчәнлеге  |   Уку-укыту гамәлләре (УУГ)  | |||
|   Мотивация (1-2 мин.)  |   Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"..., дигән халык сүзләре белән таныштыра, йолаларга аңлатма бирә.  |   Тыңлау һәм фикер алышу,кызыксыну, дәреснең темасын билгеләү  |   Мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын формалаштыру  | |||
|   Актуализация (5-6 мин)  |   Йолалар турында белгәннәрне искә төшерү, фольклорның бер төре булуын аңлату  |   Фольклор төрләрен искә төшерү, мисаллар китерү  |   Халкыбыз мирасына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү  | |||
|   Укучы нинди авырлыклар белән очраша?  |   Рус халкы йолаларын тасвирлаган рәсемнәр күрсәтү (Мәсәлән, Масленица - Май чабу, Рождество - Раштуа һ.б.)  |   Рәсемнәрне карау, йолаларның исемнәрен, үзенчәлекләрен искә төшереп сөйләү  |   Татар әдәбиятын рус әдәбияты белән чагыштыру  | |||
|   Яңа материалны аңлату. Әдәбият теориясе (7-8 мин)  |   Йола фольклоры һәм аларның жанр үзенчәлеге турында белешмә бирү. Гаилә йолаларына караган "Бәби туе" һәм "Туй" текстларын укырга тәкъдим итү.  |   Укытучы аңлатуын тыңлау, әңгәмәгә катнашу. "Бәби туе" һәм "Туй йоласы" турында уку  |   Төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү, аңлаешлы уку, эчтәлекне дөрес аңлау  | |||
|   Йола фольклоры: ырымнар, календарь йолалар, өмәләр, гаилә йолалары, аулак өйләр  | ||||||
|   Материалны беренчел ныгыту (6-7 мин)  |   Бәби туе" һәм "Туй" текстлары буенча сораулар бирү, җавапларны тыңлау  |   10,11,14, 15 нче биттәге сорауларга җавап бирү.  |   Үз фикерләрен телдән җиткерә белү.  | |||
|   Мөстәкыйль эш (4-5 мин)  |   Укучыларның үз җавапларын дәлилләү формаларын күзәтү.  |   Йола фольклорының башка халык авыз иҗаты әсәрләре белән уртаклыгын билгеләү (эш дәфтәрләрендә эшләү)  |   Төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләп аңлату.  | |||
|   Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре (4-5 мин)  |   Йола фольклоры, аның төрләре турында сөйләргә тәкъдим итү, җавапларны тыңлау, бәяләү.  |   Дәреслекнең 10 нчы битендәге "Гаилә йолалары" текстын 8 нче биттәге схемага нигезләнеп сөйләргә  |   Кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану  | |||
|   Рефлексия, өй эше (2-3 мин)  |   Дәрестә нинди яңалык белдегез?Үз белемнәрегезне ничек бәяләр идегез?  |   Үзегез яшәгән төбәкнең йолалары турында сөйләргә әзерләнеп килергә  |   Укытучы белән берлектә, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү.  | |||