- Учителю
- 'Исем' темасына дәрес эшкәртмәсе
'Исем' темасына дәрес эшкәртмәсе
Тема: Исем.Кабатлау дәресе.
Максат: Исем турында алган белемнәрен искә төшерү һәм күнегүләр өстендә ныгыту;
алган белемнәрен камилләштерү; укучыларның сөйләм телен, дөрес язу күнекмәләрен
үстерү;
туган якка, туган җиргә карата соклану, горурлану хисе тәрбияләү
Җиһаз: биремле карточкалар, төбәк күренеше рәсемнәре
Материал: дәреслек, компьютер
Дәрес барышы:
-
Оештыру моменты.
Исәнләшү. Психологик халәт тудыру.
-
Актуальләштерү. Әңгәмә.
-Укучылар, сез сәяхәткә йөрергә яратасызмы?
-Әле генә үткән матур җәйдә кайларда булдыгыз?
-Әйдәгез әле, укучылар, хыял дөньясына чумып алыйк әле. Мин сезгә шигырь укып китәм, ә сез шул вакытта үзегезне кайда итеп хис итәрсез икән.
Яшел нарат чайкалган
Ак томанлы үрләрем,
Мәмрәп пешкән җиләкле
Туган үскән җирләрем. (Р.Бәшәр)
-
Я, әйтеп карагыз әле, үзегезне кайда итеп хис иттегез.
-
Сез үзегезне табигатьнең бик матур почмагында итеп хис иткәнсез. Әйе, безнең Кукмара тауларга, елга-урманнарга бик бай. Аның табигате бик матур. Ләкин шулардан тыш, үзләренә җәлеп итеп торучы бик матур биналарыбыз да бар бит әле.Шулар буенча сәяхәткә чыгабызмы?
-
Сәяхәткә кузгалыр өчен түбәндәге биремнәрне үтәргә һәм сәяхәтебезнең темасын, максатын билгеләргә кирәк.
Бирем:
Бирелгән хәрефләр арасыннан уегыз белән яңгырау тартыкларны алып ташлагыз һәм сез үзегезгә таныш булган сүз төркемен укырсыз.(Искәртелә: " М " хәрефен борын авазы буларак сүздән төшереп калдырмыйбыз)
ВГИЖЗСЛЕДМР
-Нинди сүз килеп чыкты? (исем)
- Димәк, сәяхәтебезнең темасы нинди була? Максаты ?
(Дәфтәргә число, тема язу)
-
Практик күнекмәләр формалаштыру.
-
Сайланма диктант.
Исем сүз төркеменә кергән сүзләрне генә сайлап язарга.
Күл, ага, урман, кабак, ява, үсә, мәк,зәңгәр, кара, арба,тәгәри, тама, ризык, шакмаклы,алма.
Сайланган сүзләрнең беренче хәрефләрен генә укырга. Нинди сүз килеп чыга. (КУКМАРА)
-
Тиешле биремнәр үтәлде, сәяхәткә кузгалсак була.
Укучылар, районыбыз көннән-көн үсә, матурлана. Быел аның 80 еллык юбилее да. Күргәнегезчә, монда матур-матур йортлар, биналар күп. Без сезнең белән кайберләренә кереп чыгарбыз. Шул ук вакытта исем сүз төркеме турында алган белемнәребезне дә искә төшерербез.
1нче тукталышыбыз -Элемтә бүлеге.
Безгә хат җибәрергә кирәк. Ә хат язылып бетмәгән, анда төшеп калган кушымчалар бар. Сезгә тиешле килеш кушымчаларын ялгап, хатны язып бетерергә кирәк.
Бирем:
Һәр кеше(?) туган ягы була. Минем туган ягым - Кукмара.Безнең Кукмара(?) бик матур. Кукмара(?) быел 80 яшь тула. Кукмара(?), аның халкын һәр җирдә мактыйлар. Шушы төбәк(?) чыккан күренекле шәхесләребез дә бик күп. Кукмара(?) яшәвем белән мин бик горурланам.
Нәтиҗә: Татар телендә ничә килеш бар? Килешләрнең сорауларын искә төшерү.
-
Сез әлеге хатыгызны кемгә һәм кайда җибәрер идегез? Хәзер шуны билгелибез. Һәр төркемгә өчәр мисал языгыз.
Шәһәр исеме:
Авыл исеме:
Урам исеме:
Кеше исеме:
Журнал исеме:
-Әлеге исемнәрне нинди хәрефтән яздыгыз? Ни өчен? (Ялгызлык исемнәр)
2нче тукталыш - "Ак барс" банкы
Монда күпчелек саннар белән эш йөртәләр. Без дә исемнең саннар белән төрләнешен искә төшереп китик.
Бирем: 38 нче бит, 85 нче күнегү. Берлек, күплек сандагы исемнәрне аерып язарга.
Нәтиҗә: Күплек сан кушымчалары ?
- нар,-нәр ялгану үзенчәлеге ?
3нче тукталыш - Кибет
Сез кайсы кибеткә йөрергә яратасыз?
Бүген уку өчен кирәк -ярак булган концтовар кибетенә тукталырбыз.
Бирем: Һәркайсыгыз үзенә кирәк ярак бер концтовар ала һәм аның иясен билгели алырлык итеп җөмләләр төзи. Предметның кемгә караганлыгын белү өчен нәрсә кушымчасын ялгыйбыз әле?
(Тартым таблицасы өстендә эш)
Сәләтле балага эш: Тартым белән төрләнгә исемнәр кулланып,
"Кибеттә" исемле хикәя төзеп язарга.
4нче тукталыш - Китапханә
Карточка өстендә эш.Бирем: Тиешле мәгънәгә ия булган сүзләрне куеп язарга.
а)Олылырны хөрмәт ит
................. шәфкать ит.
б) Яшьлегең тырыш булса,
.................... тыныч булыр.
в) Аһ, оят, .............., ................. иренгәннә килер.
Нәтиҗә: Күп нокалар урынына кайсы сүз төркеменә кергән сүзләрне куйдыгыз?
Әлеге сүзләрне икенче төрле ничек атарга була? (антони, синоним исемнәр)
Антоним, синоним исемнәр ни өчен кирәк?
-
Йомгаклау.
1.Ә хәзер яраткан мәктәбебезгә кайтыйк. Сәяхәтебездә нәрсә күрдек, нәрсә турында сөйләштек?
Сорулар ярдәмендә исем сүз төркеменең моделе төзелә.
Исем
Кем?
Нәрсә?
Мөстәкыйль сүз төркеме
Ялгызлык
Уртаклык
Килеш
Тартым
Сан
Предметны
Затны
-
Тест эшләү.
Исем темасын кабатлау.
А1. Предметны белдерүче сүз төркеме:
а) исем;
б) сыйфат;
в) фигыль;
г) сан.
А2. Исемгә туры килгән билгеләмәне күрсәтегез:
а) предметның билгесен белдерә
б) предметны яки затны белдерә
в) эш яки хәлнең билгесен белдерә
г) хәрәкәтне белдерә
А3. Исем түбәндәге сорауларга җавап бирә: