7


  • Учителю
  • 'Яз килә. яз көлә' дәрес эшкәртмәсе

'Яз килә. яз көлә' дәрес эшкәртмәсе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Яз килә,яз көлә!

VI сыйныфта татар теле дәресе (рус төркеме)


Шайхутдинова Гөлфия Сахибетдиновна,

Казан шәһәренең 4 нче махсус коррекцияләү интернат- мәктәбенең татар теле укытучысы.


Дәрес темасы: Сыерчык. Барый Рәхмәт шигыре.

Дәрес тибы: ЛГКФ, .

Дәрес максатлары:

  • укучы балаларның татар телендә сөйләм һәм лексик-грамматик күнекмәләрен камилләштерүне күздә тотып, аларда аралашу ихтыяҗын тудыру өстендә эшне дәвам итү;

  • укучыларда кошларга карата ихтирамлылык һәм игътибарлылык тәрбияләү,укуда һәм хезмәттә үзләрендә белем-күнекмәләр булдыруга дәрт-теләкне үстерү;

  • укучыларның темага карата булган белемнәрен тулыландыру, танып белү активлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләмнәрен киңәйтү.


Җиһазлау:

Техник чаралар,темага карата сюжетлы рәсемнәр, төрле уеннар үткәрү өчен карточкалар;


Дәрес барышы:

I Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру.

Әкрен генә муыка уйный.

- Исәнмесез!

- Хәерле көн!

-Кәефләрегез ничек?

-Язгы кояш кебек.

-Утырыгыз.

-Буген кем дежур?

-Буген ничәсе?

- Атнаның нинди көне?

- Дәрестә кем юк?

- Укучылар, без бүгенге дәрестә "Яз килә,яз көлә!" дигән теманы дәвам итәрбез, Б.Рәхмәтнең "Сыерчык " дигән шигыре белән танышырбыз, сорауларга җавап бирербез.


II Фонетик күнегү. 2 нче слайд.

Укучылар темага бэйле сузләрне дөрес әйтергә өйрәнәләр

[ г ө р л ә w е к] [җ э п ш э к ] [һ а w а] [с ы йы р ч ы къ ] [ч ы гъ а р а ] [ к о ш ч о къ] [й о м о р къ а ]


III Терәк беләмнәрне актуальләштерү этабы:


Уен. "Әйе" ме, "Юк"мы?

- Сез бу җөмләләр белән килешәсезме? (җөмләләрне дөресләп әйттерү)

1. Март аенда көннәр кыскара, төннәр озыная башлый.

2. Яз көне табигать уяна.

3. Җылы якларга кошлар китә.

4. Яктылык арта, көннәр җылына.

5. Яз җиткәч, умырзая чәчәк ата.


3слайд "Яз ничә төрле була"

Экранда Яктылык язы, Су язы, Яшеллек язы, Җәй алды язы күрсәтелгән.

4 слайд

"Яктылык язында нинди үзгәрешләр була"

-Яктылык язы кайчан башлана?

-Ни өчен яктылык язы дип атала?

-Табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

-Нәрсә күзләрне камаштыра?

-Нәрсәдән күзләр авырта?

-Яктылык язы кайчан бетә? һ.б.

5 слайд

"Су язында нинди үзгәрешләр була"

Укучылар парлап эшлиләр. Бер- берсенә сораулар бирәләр. -Су язы кайчан башлана? -Кар нишли?-Ни өчен ташу башлана? -Ни өчен агачлар бәсләнә? -Юлларда нәрсәләр ага? Һ.б

6 слайд


Тиешле сүзләрне татарча языгыз.

Юлларда ____ ага. Елгаларда ____ китә. ___ ярларыннан чыга,____ башлана. Куе______ төшә.

Туман, лёд, вода, ручейки, половодье.


Өй эшен тикшерү.

"Үги ана яфрагы" тексты өстендә эш.

Су язы кайчан башлана?

Үги ана яфрагының өске ягы нинди?

Аскы ягы ни өчен әни кулларына охшаган?

Ул кайчан ачыла, ә кайчан ябыла? Һ.б.


Физкультминутка. "Яз , яз, яз җитә" музыка астында.

Кояш көлеп карый безгә

Күзләр чагыла.

Елгалардан бозлар ага

Диңгез ярына.

Яз,яз,яз җитә

Тәрәзәне ачтылыр,

Тып-тып-тып итә

Эре-эре тамчылар.


IV Яңа материалны презентацияләү

Күчмә кошларны беләсезме? Балалар санап чыгалар.- Күке, кара карга. сыерчык, тургай һ.б.

Укытучы сораулар бирә.

Сыерчыклар кайчан кайталар?

Беренче булып кайсы сыерчык кайта?

Ата сыерчык кайчан сайрый?

Сез ничек уйлыйсыз, ояда кыш көне башка кошлар яшиме?

7 слайд

  1. Шигырьне укытучы сәнгатьле итеп укый.

8-9 слайдлар

Яңа лексика .

Аптырашта калды- растерялся

Борчып йөрисең - беспокоишь

Йон-мамык ташып- натаскав пух

Йомыркалар салды - снесла яйца

Балалар чыгарды- вывела птенцов

Сүзлекләргә язу.

3 Шигырьне сәнгатьле уку 1-2 укучыдан укыту

( карап барыла , хаталы сүзләр төзәтелә.)

  • Кем нинди сүзләрне аңламады?

Укучылар чиратлап аңламаган сүзләрне әйтәләр, белгән укучылар аларның тәрҗемәсен әйтә.


V.Өйрәнелгән тема буенча укучыларның белемнәрен камилләштерү этабы.

10 слайд

Рәсемгә туры килгән юлларны табу.

Сорауларга җавап бирү.

-Сыерчыклар кайчан кайта?
- Кайсы Сыерчык иртәрәк кайта?
-Кыш көне ояда нинди кош яши?
-Чыпчык очып киткәч, сыерчык нишли?


VI.Йомгаклау этабы.


11 слайд

1)Үзбәя

5 4 3

2) Өй эше:

12слайд

1.Шигырьне ятла.

2.Шигырьне сәнгатьле укырга өйрән.


VII Саубуллашу.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал