7


  • Учителю
  • Вне классное мероприятие Татарча да яхшы бел. . .

Вне классное мероприятие Татарча да яхшы бел. . .

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Внеклассное мероприятие

«Татарча да яхшы бел…»



Составила: Имамова Эндже Мухамедхановна

Максатлар. 1. Татар телен тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту;

2. Татар телендә аралашу күнекмәләрен үстерү;

3. Татар теленә мәхәббәт тәрбияләү.

Катнашалар. 1-11 нче сыйныф укучылары, ата-аналар, укытучылар, кунаклар.

Әдәби - музыкаль кичә 2 өлештән тора: 1. Музыкаль өлеш.

2. Бәйге өлеше.

Кичә авыл мәдәният йортында үткәрелә.

  1. Музыкаль өлеш.

"Әссәламегаләйкем" җыры яңгырый (Г. Садә сүз., Р.Ахиярова көе). Сәхнәгә ике алып баручы чыга.

1 нче алып баручы. Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен,

Иң кирәкле, затлы тел.

2 нче алып баручы. Дөньяда иң - иң матур ил -

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң - иң матур тел -

Ул минем туган телем.

Татар теле бик бай, затлы, матур тел. Тел - кешенең гомерлек юлдашы. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып соңгы сулышына кадәр тел һәм сүз кешенең аерылгысыз юлдашы.

"Туган тел" җыры башкарыла. (Г. Тукай сүзләре, халык көе)

1 нче укучы. Әни кебек газиз күреп,

"Туган тел" дип җан атып

Яшик әле дөньясында

Туган телне яратып.

2 нче укучы. "Заман миңа " югарыга мен" дип,

Ике канат биреп үстерде.

Канатымның берсе - татар теле,

Икенчесе - бөек рус теле..."

1 нче алып баручы. Күбегез өчен туган тел - рус теле. Без сезнең белән татар телен өйрәнәбез,чөнки Татарстанда яшибез. Татарстанда ике дәүләт теле бар: татар теле һәм рус теле.

Один из постулатов древности гласит: «Врата мудрости никогда не бывают закрытыми». Изучая родной язык, (а у нас в республике, это государственные языки -русский, татарский, а для других национальностей - это чувашский, марийский, мордовский и другие языки), вам, возможно, удастся чуть пошире распахнуть эту таинственную дверь мудрости

Сегодня все наречия планеты

Идут единой поступью под марш,

Неся в себе культуру милой речи,

И уникальность среди равных масс.

Родной язык - богатое наследство,

Пришедшее из глубины веков.

Ты отражаешь мысли человека,

Ты помогаешь выразить любовь,

Ты создаешь из букв стихотворенья.

Храня в запасах сотни тысяч слов,

Спустившееся к нам благословенье -

Родной язык, проникший в нашу кровь.

Магнитофон язмасында Татарстан һәм Рәсәй гимны яңгырый.

3 нче укучы. "Мне два крыла вручила не природа,

На них парю я каждый час и миг.

Одно - язык татарского народа,

Второе - русский пламенный язык."

4 нче укучы. Татарчасы - туган тел,

Безгә газиз булган тел.

Атаң - анаң, әби - бабаң

Сине сөя торган тел.

5 нче укучы. Бу телдә рух байлыгың

Һәм йөрәк кайнарлыгың,

Җырлаган бу телдә безгә

Сөекле Тукай моңын."

6 нчы укучы. Тел кешене дус итә,

Бер - беренә беркетә.

Бел, балам, син рус телен

Һәм онытма үз телең!

2 нче алып баручы. Татар теле -ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу - туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор. Алып баручы: туган тел. Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган "әни", "әти","әби", "бабай" сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган үскән ил-җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без туган тел ярдәмендә тойганбыз. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, әле дә куанабыз, рухланабыз.

"Туган телем" җыры башкарыла. (Э. Мөэминова сүз., М.Минһаҗев көе)

1 нче алып баручы. Һәр халыкның туган теле - аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.

2 нче алып баручы. Наш родной язык как хлебосольный хозяин радушно распахивает двери перед языками других национальностей, обогащаясь в свою очередь словами и выражениями. Ничто на свете не связано с человеком так прочно как язык. Нет на свете лучше средства общения. Чем лучше ты владеешь родным языком, а также другими языками, тем больше у тебя права называться человеком.

Татар биюе башкарыла.

7 нче укучы. Әткәң-әнкәң телен белсәң,

Адашмассың кайда да...

Туган телемдә эндәшәм

Кояшка да, айга да.

Туган телемдә аңлашам

Үткән, бүгенгем белән.

8 нче укучы. Үз телемдә шигырь укыйм,

Үз телемдә сөйли алам.

Туган җирем - Татарстан,

Мин дә синең балаң.

"Туган як" җыры башкарыла. (Р.Корбанов сүз., М.Минһаҗев көе)

9 нчы укучы. Родной язык. Он впитан с молоком.

Звучит как музыка, нам сердце услаждая

В международный день родного языка

На языке родном тебе мы пожелаем:

Люби язык, храни на день и на века!

Не забывай мелодию родного языка.

1 нче алып баручы. Татар теле - зур үсешкә ирешкән әдәби тел, фән, фәлсәфә. Техника теле. Югыйсә ул дөньякүләм әһәмияткә ия булган тел итеп саналмас та иде.

Без - татарлар!

Татар исемен без

Горур йөртә торган бер халык.

Без - татарлар!

Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья илләре.

"Әпипә" биюе башкарыла.

2 нче алып баручы. Тел турында бик күп мәкальләр һәм әйтемнәр бар. Сез тел турында нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез?

Укучылар бер-бер артлы мәкальләр һәм әйтемнәр әйтәләр.

1 нче алып баручы. Туган тел ул. Бар тарихың

Чагыла торган тел ул.

Бүгенгенең һәм киләчәгең

Сагында торган тел ул

Туган тел ул. Ялгыз түгел,

Күп телләргә туган тел.

Туган түгел телләргә дә

Сүзләр бирә торган тел.

2 нче алып баручы. Туган тел ул. Бездән соң да

Яшәр өчен туган тел.

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел.

"Туган тел" җыры башкарыла (Р.Корбанов сүз., М.Минһаҗев көе)

  1. Бәйге өлеше.

Алып баручы (татар теле укытучысы). Бүген бәйгедә биш гаилә командасы катнаша. Командаларыбызны сәхнәгә чакырабыз.

Бәйгенең биремнәре:

  1. "Минем гаиләм". (Һәр команда үз гаиләсе белән таныштыра).

  2. Татар телендә шигырь сөйләү.

  3. Татар халкының милли ашларын санап чыгу.

  4. "Мин - сиңа, син - миңа". (һәр команда бер-берсенә 3 сорау бирә).

  5. Җыр яки бию башкару.

  6. Тел турында мәкальләрне дәвам итү.

Авыз күрке - тел, ... (тел күрке сүз.)

Бауның озыны, ... (сүзнең кыскасы яхшы)

Әйткән сүз - ... (аткан ук)

Яхшы сүз - җан азыгы, ... (яман сүз - баш казыгы)

Картларның сүзен ... (янчыкка җый)

Сөйдергән дә тел, ... (көйдергән дә тел)

Авыздагы сүзгә син хуҗа, ... (авыздан чыккач җил хуҗа)

  1. Парын тап.

Беречь как зеницу ока. Күздән утлар күренү

Бездонная бочка. Аяз көнне яшен суккандай

Волосы встают дыбом. Теле кычыта

Взорваться как порох. Төпсез мичкә

Отвечать головой. Күз карасы кебек саклау

Бросать слова на ветер. Сүзне җилгә ташлау

Гнаться за двумя зайцами. Күкерт кебек кабыну

Впитать с молоком матери. Чәчләре үрә тора

Краем уха. Канат астына алу

Как гром среди ясного неба. Ана сөте белән кергән

Искры посыпались из глаз. Ике куян артыннан куу

Зуд в языке. Башың белән җавап бирү

Замыкаться в своей скорлупе. Куенда таш йөртү

Закинуть удочку. Озын телле

Закрывать глаза. Тиресен тунау

Драть шкуру. Яман күз

Дурной глаз. Күз йому

Длинный язык. Кармак салып карау

Держать камень за пазухой. Үз кабыгына кереп бикләнү

Взять под свое крылышко. Колак читем белән

Бәйгегә нәтиҗә ясала, җиңүче билгеләнә һәм бүләкләр тапшырыла.

Алып баручы. Бүгенге кичәбезне шуның белән тәмамлыйбыз. Татар телен яратыгыз, шул телдә аралашыгыз, бер-берегез белән дус яшәгез.

Җирне саклап кала алмабыз,

Дуслашмаган килеш без.

Шуңа күрә барыбыз да,

Дус булырга тиеш без.

Без яшибез бер үк җирдә,

Без - күршеләр,

Без, әйдәгез, дуслар булыйк,

Без - кешеләр.

Үскәчтен дә дошман булмыйк

Беребез дә.

"Дуслык" сүзе булсын безнең

Телебездә, - дип яза шагыйрь Роберт Миңнуллин.

Сау булыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал