7


  • Учителю
  • Методическая разработка по краеведению на тему 'Краеведческий музей города Нижнекамска'

Методическая разработка по краеведению на тему 'Краеведческий музей города Нижнекамска'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Нижнекамский городской музей представляет собой комплексный музей, работающий по историческому, краеведческому В настоящее время комплексным музеем города Нижнекамска установлена тесная связь с учебными заведениями города.Основной категорией посетителей музея яв
предварительный просмотр материала

Укытучы: Сәйфуллина Ландыш Зиннур кызы. 4 нче сыйныфларның рус төркеме өчен дәрес планы.

Тема: Татарстан - минем Ватаным!

Максат: 1) Татарстан темасына караган белемнәрне системалаштыру;

2) укучыларның телдән сөйләм осталыгын, фикерләү сәләтен үстерү,тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, ишетеп аңлау, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

3) Татарстан республикасы, туган җирең белән горурлану хисләре тәрбияләү, патриотик тәрбия бирү.

Җиһазлау: Татарстан символикасын үз эченә алган рәсемнәр, Татарстанның гимны, президентларыбызның портретлары, компьютерда Татарстан темасына караган презентация, Р. З. Хәйдәрова "Татар теле һәм уку китабы", Хайдарова Р.З, Гиниятуллина Л. А. "Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся", "Түбән Кама - туган шәһәрем"(методик кулланма), компьютер, диапроектор.

Дәрес тибы: ЛГКК.

Дәрес барышы:

I. Оештыру.

Дежур укучы белән әңгәмә.

II. Укыту мәсьәләсен кую.

1. Кроссвордны чишеп дәреснең темасын ачыклау.

  1. Татарстандагы шәһәр исеме. (Әлмәт).

  2. "КамАЗ" машиналары кайда чыга? (Яр Чаллы).

  3. Атаклы татар шагыйре. (Тукай).

  4. Татарстанның дәүләт гербында сурәтләнгән хайван исеме. (Барс).

  5. Вятка елгасының татарча исеме. ( Нократ).

  6. Казандагы тарихи манара. (Сөембикә).

  7. Сәгать заводы кайсы шәһәрдә? (Чистай).

  8. Татарстанның башкаласы. (Казан).

  9. Татарстанның дәүләт гимны авторы. (Яхин).

Төп сүз - Татарстан.

Димәк, без бүгенге дәрестә Татарстан турында сөйләшәчәкбез.Тактадагы

теманы дәфтәрләргә язып куябыз.

2. Дәреслек буенча эш. 1 нче күнегү, 82 нче бит. Төшеп калган хәрефләрне куеп, дәфтәрләрдә язып эшләү. Укучылар, такта янына чыгып, 2 шәр сүз язалар.

Аг ... йд ... л, Н ... кр ... т, д ... үл ... т, шә ... әр, таб ... г ... ть, тар ... х, сәнг ... ть, әдәби ... т, әд ... п, шаг ... йрь, ш ... гырь.

3. Компьютердагы презентация белән танышу, слайдлар карау :

Татарстанның мәйданы, кешеләре, төп законы, башкаласы Казан шәһәре, Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы,Татарстан республикасының президентлары портретлары, Муса Җәлил һәйкәле, дәүләт символлары, Татарстанның шәһәрләре, байлыклары.

4.Ситуатив күнегүләр эшләү.

1. Узнай у друга:

а) какие города Татарстана он знает;

- Дима, син Татарстанның нинди шәһәрләрен беләсең?

б) знает ли он символику Татарстана;

- Син Татарстанның символикасын беләсеңме?

2. Как скажешь о том, что:

а) твой друг живёт в городе Альметьевске;

- Минем дустым Әлмәт шәһәрендә яши.

б) твой брат учиться в городе Бугульме;

- Минем абый Бөгелмә шәһәрендә яши.

5. Методик кулланма белән эш . "Түбән Кама - туган шәһәрем" тексты белән

танышып китү. Текст буенча диалог төзеп сөйләшү.

- Гүзәл, син кайсы шәһәрдә яшисең?

- Руфинә, мин Түбән Кама шәһәрендә яшим.

- Гүзәл, син беләсеңме, ул шәһәргә кайчан нигез салынган?

- Аңа 1960 нчы елда нигез салынган.

- Гүзәл, син яшәгән шәһәрдә ничә микрорайон бар?

- Руфинә, мин яшәгән шәһәрдә кырыкка якын микрорайон бар.

- Шулаймы? Түбән Камадан Казанга кадәр ничә километр? Син беләсеңме?

- Әлбәттә, беләм. Түбән Камадан Казанга кадәр 250 километр.

6. Түбән Каманың табигате турында җөмләләр төзү. Җөмләләрдән текст төзү.

Түбән Кама - Татарстанның иң яшел шәһәре. Шәһәребезнең табигате бик

матур.Шәһәр янында урманнар күп. Урманнарда ак каеннар, биек наратлар,

юан имәннәр, төз юкә агачлары үсә. Агачларда төрле кошлар сайрый.

Урманда усал бүреләр, куркак куяннар, җитез тиеннәр, керпеләр һәм башка

җәнлекләр яши.Шәһәребезнең климаты уртача: "Җил дә вакытында исеп,

яңгыр да вакытындаява".

Түбән Кама Россиянең иң чиста, төзек шәһәрләреннән санала.

7. Ситуатив күнегүләр эшләүне дәвам итү.

1. Как спросишь друга о том:

а) каких татарских поэтов, писателей он знает;

- Син нинди татар шагыйрьләрен, язучыларын беләсең?

Сорауга җавап бирү. Габдулла Тукайның "Карлыгач" шигырен тыңлап үтү.

8. Дәреслек белән эш.

83нче бит, 4 нче күнегү. Әйтемнәрне истә калдыру. Тәрҗемә эше.

  • Туган илем - туган анам.

  • Туган илем - туган өем.

  • Иленнән аерылган - канаты каерылган.

  • Илдә чыпчык үлми.

Г.Бәшировның үз әсәрен "Туган ягым - яшел бишек" дип атавында тирән мәгънә ята.

9. Ял өлеше. Физкультминут уздыру. Күзләрне ял иттерү.

10. Ишетеп аңлау өчен күнегүләр эшләү.

(Р. З. Хәйдәрова, Л. Ә. Гиниятуллина. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. Укытучылар өчен методик кулланма. 4 сыйныф, 2005 ел)

1 нче күнегү, 51 бит:

Прослушайте и укажите слова со звуком [гъ].

Дәүләт, герб, туган, ягым, гимн, табигать.

4 нче күнегү, 51 бит:

Прослушайте и скажите названия рек на татарском языке.

Волга, Белая, Ик, Кама, Вятка.

1 нче күнегү, 52 бит:

Прослушайте и укажите слова со звуком [ө].

Казан, шәһәр, көн, манара, Сөембикә, дәүләт, сөйкемле, музей.

Прослушайте и укажите слова со звуком [ә].

Иҗат, сәнгать, дәүләт, тормыш, әдәбият, Әлмәт.

3 нче күнегү, 52 бит:

Прослушайте и укажите лишнее слово в логическом ряду.

Казан, Чаллы, Зәй, музей, Алабуга, Түбән Кама.


11. Безнең башкалабыз Казан шәһәре. Быел җәй көне башкалабыз Казанда XXVII бөтендөнья универсиадасы була. Анда төрле илләрдән, төрле милләттән булган яшь спортсменнар җыела.

- Әйтегез әле, Татарстан территориясе зурмы?

- Әйе, Татарстан территориясе зур.

- Анда нинди милләтләр яши?

- Руслар, татарлар, чувашлар, марилар, мордвалар һәм башка милләтләр яши.

- Казанда кайчан Бөтендөнья җәйге яшьләр уены - универсиада ачыла? -2013 нче елның 6 нчы июлендә.

- Казан универсиадасының талисманы нәрсә? - Юни- ак Барсның канатлы песи баласы.

- Анда спортның ничә төре була?

- Универсиадада 27 спорт төре буенча ярышалар.

- Универсиадага килгән кунакларны нинди татар халык ашлары белән сыйлаячаклар?

-Дөрес, чәкчәк, гөбәдия, бәлеш, кыстыбый,өчпочмак. Татар халык ашларының исемнәре өч телдә дә бер үк төрле яңгырый. Килгән кунакларыбыз үзләренә татар кунакчыллыгын да алып китәрләр.

III. Гомумиләштерү.

-Укучылар без бүген нинди теманы кабатладык? Нинди биремнәр үтәдек?

-Без бүгенге дәрестә Ватаныбыз Татарстан турында сөйләштек. Татарстанның символларын искә төшердек, Татарстандагы шәһәрләрне, истәлекле урыннарны , тарихи шәхесләрне искә алдык.Туган җиребезне сакларга Һәм яратырга кирәклегенә төшендек.

IV. Рефлексия. Үзбәя.

V. Өйгә эш бирү. 1) Татарстан республикасы турында кечкенә хикәя язырга. (I-в). 2) 83 нче бит, 8 нче күнегү. (II-в).




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал