7


  • Учителю
  • Урок по татарскому языку 'Затланыщлы фигыль төркемчәләрен кабатлау' (6 класс)

Урок по татарскому языку 'Затланыщлы фигыль төркемчәләрен кабатлау' (6 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: 6 касста затланышлы фигыль төркемчәләрен кабатлау.

Дәрес барышы.

I Оештыру.

Укучылар белән исәнләшү, дежур укучы чыгышын тыңлау. Балаларга дәреснең темасын, максатын җиткерү.

II Төп өлеш.

1."Фигыль - сүз төркеме" рубрикасына материал әзерләү.

"Хатлар бүлеге"нә бирем. Укучының газета редакциясенә җибәргән хатында кайбер сүзләр аңлашылмый. Мәгънә ягыннан туры килгән фигыльләр куеп, хатка төзәтмә кертергә.

"Хат үрнәге". Исәнмесез, хөрмәтле "Затланышлы фигыль" газетасы! Сезгә үземнең дустым турында ... . Ул ялкауларны бер дә ... . Үзе дә көн буе тик тормый: ... . Менә нинди уңган минем дустым!

"Яңалыклар бүлеге"нә бирем. Куп нокталар урынына тиешле фигыльне куеп, һава торышы турында әйтергә.

Салкын кыш .... . Бөтен җирне ак кар ... . Агачлар ак бәскә ... . Урамда 18 градус салкын. Суык битләрне ... .Кешеләр җылы кием ... ! Юлларда бозлавык ... .

(Бүлекләрнең эше тикшерелгән вакытта, укучылар фигыль сүз төркеменә билгеләмә бирәләр).

2. "Фигыльнең кушымчалары" рубрикасын әзерләү.

"Хатлар бүлеге"нә бирем. Редакциягә килгән хаттан фигыльләрне табып, нинди фигыльнең кушымча булуын ике баганага язып алу (кушымчаларны аерым язарга)

Безнең мәктәптә "Туган якны өйрәнү" түгәрәге эшли. Түгәрәк әгъзалары бик күп материал жыйдылар. Шуларны стендларга урнаштырдылар. Бу стендларны укучылар яратып карыйлар.

"Яңалыклар бүлеге"нә бирем. Шигырьне укы. Фигыльләрне табып, хикәя фигыльләрне - I баганага, боерык фигыльләрне II баганага сайлап алып язарга (кушымчаларны аерым язарга).

"Кыш килде".

Кыш килде, кыш килде,

Безгә яңа эш килде,

Мамык карлар көрибез,

Юллар такыр, киң булсын,

Асфальт юлга тиң булсын.

Әтиләр һәм нәниләр,

Укучылар, әбиләр

Шул юллардан үтсеннәр,

Рәхмәт әйтеп китсеннәр.

(Зәкия Туфайлова)

3 "Фигыль төркемчәләре" рубрикасын әзерләү.

Ике төркемгә бирем. Түбәндәге фигыльнең төркемчәләрен билгеләп, кроссвордны тутырсагыз, вертикаль шакмакларга әлеге табышмакның җавабы язылыр.


х

и

к

ә

я

ш

а

р

т

б

о

е

р

ы

к1) Элек үзе судан туды,

Хәзер үзе су тудыра

Ак мамык кебек,

Ялтырый алмаз кебек

( ? )

1.укыйм

2. барсам

3. ял итсеннәр


х

и

к

ә

я


ш

а

р

т

б

о

е

р

ы

к

2) Канатсыз оча,

Аяксыз чаба,

Тышта өелә,

Өйдә җәелә.

( ? )

1.укыган

2. килсәң

3. утырыйк

  • Балалар, кар кайчан ява?

  • Әйе, кыш көне. Ә хәзер бер текст игътибар белән тыңлагыз. Сезгә бу текстны хәзерге заманда сөйләргә кирәк булыр.

"Кыш җитте".

Декабрь, январь, февраль - кыш айлары. Бездә кыш салкын булды. Җирне ак кар каплады, салкын җил исеп битләрне чеметтерде, буран чыкты. Агачлар бәскә төренде.

Кошларның күбесе җылы якка очып киттеләр. Бездә чыпчык, күгәрчен, песнәк кебек кошлар гына калды. Балалар кыш көне бу кошларны ашаттылар. Салкын булса да, кыш көне күңелле, малайлар хоккей уйнадылар, чаңгы шуадылар.

  • Әйдәгез балалар, искә төшерик без нинди сүз төркемен кабатладык?

  • Нинди фигыльләрне?

  • Хәзер сезгә түбәндәге схемада фигыльнең төркемчәләрен күрсәтергә кирәк булыр.

Фигыль


Затланышлы


Шарт


Хикәя

Боерык

Хәзерге заман

Үткән заман

Киләчәк заман



билгеле

билгесез

билгеле

билгесез


4. "Нәниләр өчен" бүлеге. Өй эшен тикшерү этабы ( перфокарта ярдәмендә).

1. Бер чыгарып җибәрсәң, нихәтле чакырсаң да кире кайтмый.

а) шарт фигыль II з. б.с.

б) боерык фигыль III з. к.с.

в) хәзерге заман хикәя фигыль III б.с. юклыкта


2.Суда йөзә,

Күктә оча,

Җирдә йөри,

Ит белән сыйлый.

а) хәзерге заман хикәя фигыль III з. б.с.

б) үткән заман хикәя фигыль II з. б.с.

в) боерык фигыль II з. к.с.


3. Күтәреп җиргә бәрдем,

Күктән тотып алдым.

а) билгеле үткән заман хикәя фигыль I з. б.с.

б) билгесез үткән заман хикәя фигыль II з. б.с.

в) билгеле үткән заман хикәя фигыль III з. б.с.


4. Утта ятмый, суда батмый.

а) хәзерге заман хикәя фигыль III з. б.с. юклыкта

б) үткән заман хикәя фигыль III з. б.с.

в) шарт фигыль II з. б.с.

5.Ач дисәң ачыла,

Яп дисәң ябыла.

а) шарт фигыль II з. б.с.

б) боерык фигыль II з. к.с.

в) хәзерге заман хикәя фигыль III з. б.с.

6. Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган.

а) боерык фигыль III з. б. с.

б) билгесез киләчәк заман хикәя фигыль III з. б.с.

в) билгесез үткән заман хикәя фигыль III з. б.с.


7. Аяксыз-кулсыз күлмәк кияр.

а) хәзерге заман хикәя фигыль III з. б.с.

б) шарт фигыль II з. б.с.

в) билгесез киләчәк заман хикәя фигыль III з. б.с.


8. Алманың яртысы нәрсәгә охшаган?

а) хәзерге заман хикәя фигыль III з. к.с.

б) билгеле үткән заман хикәя фигыль III з. б.с.

в) билгесез үткән заман хикәя фигыль III з. б.с.


9.Яланда энәле йомгак ятыр.

а) билгесез киләчәк заман хикәя фигыль I з. б.с.

б) боерык фигыль III з. б. с.

в) билгесез киләчәк заман хикәя фигыль III з. б.с.


10. Бер ананың биш баласы,

кайсын тешләсәң, шунысы авырта.

а) шарт фигыль II з. б.с.

б) шарт фигыль III з. б.с.

в) хәзерге заман хикәя фигыль III з. б.с.


Перфокарта ачкычы:

а

б

в

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

.

.

.

.

.

.


.


.

.

.

.

.

.


III Дәресне йомгаклау.

Һәр төркемгә карата бер бирем: план буенча реклама тексты.

  1. Газета кемнәргә багышлана?

  2. Аны укып, нәрсәләр белергә була?

Өй эше:

А) Кагыйдә кабатларга.

Б) Әдәби текстан мисалларны язып килергә.

Шарт фигыль

Максат: 1. Шарт фигыль турында мәгълүмат бирү.

2. Шарт фигыльне башка затланышлы фигыль төркемчәләреннән аермалы якларын күзәтү; терәк схемалар ярдәмендә яңа белем һәм күнекмәләрне үзләштерү.

3.Темага бәйле рәвештә бәйләнешле сөйләм һәм язма телне, иҗади фикерләүне, дәлилләп бирү осталыгын үстерү.

4. Намуслылык, мәрхәмәтлелек, тугрылык кебек әлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Дәресне җиһазлау: 7 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге,такта, күчмә такта, плакат, карточкалар, компьютер,сүзлекләр,таблица, терәк схема,видеоязма.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, аңлату, өлешчә эзләнү, чагыштыру, дәреслек белән эш, күнегүләр,мөстәкыйль эш, карточкалар белән эш.

Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү дәресе.

Дәрес планы.

1.Укучыларның элек үзләштергән белемнәрен актуальләштерү һәм, шуңа бәйләп, яңа материалны өйрәтү.

- исәнләшү

- табышмак,әңгәмә

- проблемалы ситуация тудыру

- проблеманы формалаштыру

а) шигьри юлларга таянып фараз итүләр,гипотезалар кую, шуларны исбатлау

б) проблеманы чишү һәм нәтиҗәгә килү

в) дәреслектәге параграфны уку (проблеманы хәл итүнең дөреслеген тикшерү)

2. Материалны ныгыту, ягъни белем һәм күнекмәләрне камилләштерү, аны гамәлдә куллана белергә өйрәтү.

а) карточкалар белән эш

б) дәреслек белән эш

в) күнегүләрне үтәү

г) иҗади эш

3. Дәрескә йомгак.

4.Өйгә эш бирү, билге кую.

Дәрес барышы.

- Исәнмесез, укучылар.

- Исәнмесез.

- Укучылар, бүген безнең дәресебезгә кунаклар да килде. Кунаклар белән дә исәнләшеп хәерле көн телик.

- Исәнмесез, хәерле көн.Сезнең килүегезгә без бик шат.

- Укучылар, дәресебезнең девизы итеп тактага язылган шигъри юлларны алсак, каршы килмәссездер дип уйлыйм.

- Бергә укыйк әле.(тактада)

Без укыйбыз яхшы билгеләргә,

Булдырабыз, дибез, көчне куйсак.

Булдырырбыз хезмәт юлында да,

Менә бүген хикмәт- акыл җыйсак.

- Хикмәт- акыл җыйнарга килгәнбез икән, аны тырышып үтәргә тиеш булабыз.

- Бер хикмәтле табышмак әйтәм җавабын эзләп карагыз әле.(Язу -плакат)

Кеше (булсаң) аны син

Гомер буе саклыйсың,

Беркайчан да сатмыйсың...

Ә( югалтсаң) - тапмыйсың.

Шуңа күрә югалтма да, сатма да!

- Намус

- Укучылар, намус дигән сүзне сез ничек аңлыйсыз?

- Намуслы кеше дип кемгә әйтәбез?

- Намуслы кеше ул- туры сүзле һәм кыю кеше.

- Дуслыкның кадерен белүче кеше.

- Туганнарын, якыннарын ярата. Аларның кадерен белә торган кеше.

- Намуслы кеше тырыш кеше.

- Туган илен яклый, саклый белүче кеше.

- (Татар теленең аңлатмалы сүзлеге белән эш)

- Әйе, балалар. Намуслы кешегә һәрвакыт таянырга була. Шуңа күрә андый кешене хөрмәт итәләр, аңа ышаналар.

- Табышмакка тагын бер кат күз салыйк әле.Саклыйсың, сатмыйсың, тапмыйсың, югалтма, сатма сүзләре турында нәрсә әйтә аласыз?

- Саклыйсың, сатмыйсың,тапмыйсың - болар хикәя фигыльләр.

- Югалтма, сатма - боерык фигыльләр.

- Балалар, сезгә фигыль төркемчәләрен кабатлап килергә кушылган иде.Хәзер тиз генә тест ярдәмендә өй эшен тикшереп алырбыз.

Тест.

Сорауларны канәгатьләндерә торган җавапны билгеләгез.

1.Затланышлы фигыльләрне билгеләгез.

а)сыйфат фигыль,исем фигыль, шарт фигыль

б)хикәя фигыль, шарт фигыль,боерык фигыль

в) исем фигыль,сыйфат фигыль,хәл фигыль

2.Монда нинди фигыльләр?

( тырышты,эшләгән, күрдек,бардык)

а)Үткән заман хикәя фигыльләр

б)хәзерге заман хикәя фигыльләр

в)киләчәк заман хикәя фигыльләр

3.Бу өзектә нинди фигыльләр бар?

Ах итәр әле сабантуй,

Котлар аны киләчәк.(Ш.Г.)

а)Киләчәк,ах итәр.

б) Ах итәр, котлар.

в)Ах итәр, котлар, киләчәк

4.Татар телендә ничә төрле фигыль юнәлеше бар?

а) бер

б) биш

в) алты

- Хикәя фигыльләр турында нәрсә әйтә аласыз?

- Хикәя фигыльләр эш, хәл, хәрәкәтнең булу- булмавын белдерәләр. Нишли? Нишләде? Нишләр?һ.б. сорауларга җавап бирәләр. Зат-сан белән төрләнәләр. Аның заманнары бар. Хәзерге, үткән, киләчәк заманнар (яуды, ява, явачак), җөмләдә хәбәр була.

- Боерык фигыльләр турында нәрсә әйтеп була.

- Боерык фигыльләр боеруны, эш кушуны, чакыру, киңәшләшүне, үтенүне белдерәләр, зат- сан белән төрләнәләр, барлыкта яки юклыкта киләләр, җөмләдә хәбәр була.

- Проблемалы ситуация

- Булсаң, тырышсаң, югалтсаң,килсәң фигыльләре турында нәрсә әйтә аласыз?

- Игътибар. Сораулар.Мин сезгә сораулар әзерләгән идем.Сорауларны игътибар белән укыгыз, җавап әзерләгез, дәлилләгез.Бергәләп эшлибез.

- Бу фигыльләр нәрсәне белдерәләр?

- Нинди сорауларга җавап бирәләр?

- Алар ничек ясалган?

- Боерык, хикәя фигыльләрдән кайсы ягы белән аерыла?Кайсы ягы белән охшаш?

- Укучылар, бирелгән сорауларга җаваплар эзлибез,исбатлыйбыз, мисаллар китерәбез(укыса, язса, бармаса).

- Проблеманы чишү.

- Болар шарт фигыльләр.

- Дәлилләгез.

- Бу фигыльләр икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә.

- Затланышлы фигыльләр.

укысам укысак

укысаң укысагыз

укыса укысалар

- Шарт фигыль -са,-сә кушымчасы белән ясалалар.

- Боерык фигыль кебек заманы юк, хикәя фигыльнең заманнары бар.

- Укучылар, хәзер дәреслектәге кагыйдәләрне укыгыз.Безнең җаваплар дөресме?

- Шулай итеп ,шарт фигыль затланышлы фигыльләрнең өченчесе булды.

- Бүгенге дәресебезнең темасы да шарт фигыль дип атала.

- (Белемне ныгыту.Карточкалар белән эш.)

- Укучылар, дәфтәрләргә бүгенге число, теманы язып куегыз.

- Менә бу карточкаларда мәкальләр язылган. Укып чыгыгыз. Алар нәрсә турында?

- Намуслы булу турында.

- Шарт фигыле булган мәкальләрне генә күчереп языгыз, шарт фигыльләрнең астына сызыгыз.(Каралткан сүзләрнең мәгьнәсен аңлату)

- Батыр туса- ил бәхете,

Яңгыр яуса- җир бәхете.

- Кеше хакын хакласаң, үз хакыңны хакларлар.

- Эшләп ашасаң, ашың тәмле булыр.

- Намусыңны яшьтән сакла.

- Казан карасы китә, намус карасы китми.

- Нәфесне нигә өйрәтсәң, шуны куар.

- Кешегә кадерле буласың килсә, үзең кадер күрсәт.

- Уңсаң да үзеңнән, туңсаң да үзеңнән.

- Укучылар, халык әйтсә хак әйтә бит ул. Намус,намуслы булу турында халкыбыз мөнәҗәтләр дә әйткән, әкиятләр дә уйлап чыгарган. Мәнәҗәттән бер өзекне генә укыйк әле.

Кеше өчен иң әвәле- намус, дигән,

Намусыңны сатып, итмә табыш, дигән.

Байлык өчен илен- көнен саткан кеше

Ике дөнья өчен дә ул- явыз, дигән.

мөнәҗәт-

(Сүзлек эше) иң әвәле - әүвәл, беренчедән

ике дөнья - без хәзер яшәгән вакыт һәм үлгәч яшәү

- Укучылар,безнең татар халкы беркайчан да мондый эшкә алынмас. Бик авыр вакытларда да,сугыш елларында да, дошманга каршы көрәшкәндә дә безнең халык бердәм, тату, намуслы булып кала алды.

- Хәзерге вакытта да намуслы кешеләр бик күп.Бигрәк тә яшь солдатлар турында әйтәсем килә.Безнең авылдан туган иленә, халкына намус белән хезмәт итүче егетләребез байтак. Без алардан үрнәк ала алабыз.

Фикультминут

- Ә хәзер түбәндәге шигьри юллардан шарт фигыльләрне табыгыз, шарт фигыльнең кайсы зат-санда булуын күрсәтегез.

- Үлем турында уйлама.

Илең турында уйла.

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була.(Ф.Кәрим)

- Җырларым ...

Сездә минем бөтен тойгыларым,

Сездә минем керсез яшьләрем,

Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,

Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.(М.Җәлил)

(уйласаң- шарт фигыль,затланышлы, II зат берлектә,үлсәгез- шарт фигыль, затланышлы, II зат күплектә

- Бүгенге дәрестә алган белемнәрегезне тикшереп карарбыз.

(таблица ярдәмендә шарт фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү)

Язса,күрсә

калын нечкә

- Тикшерү

- Кечкенә генә сүзлек -сайланма диктанты язып алырбыз.

- Сез сүзләрне таблицага сайлап язарсыз.

Сөйлә,уйлагыз,килмә,калдырма,яуды,килсә,килмәсә,әйтче,утырыгыз, алмады,килгәләде,буйсына,барса,киссә,якса.

Боерык фигыль Хикәя фигыль Шарт фигыль

- Тикшерү

- Иҗади бирем( картина буенча шарт җөмләләрне кулланып хикәя төзү)

- (йомгаклау)

Укучылар, дәресебез ахырына якынлашып килә.

Бүген эшләгән эшләребезгә нәтиҗә ясарбыз.

- Затланышлы фигыльләрнең исемнәрен атагыз.

- Бүген өйрәнгән теманы әйтегез.

- Шарт фигыль турында ниләр белдегез?

- Бу фигыльләр икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә.

- Затланышлы фигыльләр.

укысам укысак

укысаң укысагыз

укыса укысалар

- Шарт фигыль -са,-сә кушымчасы белән ясалалар.

- Заманнары юк, барлыкта, юклыкта килә.

- Шулай итеп ,шарт фигыль затланышлы фигыльләрнең өченчесе булды.Без әлеге теманы өйрәнүне икенче дәрестә дәвам итәрбез, белемебезне тулыландырырбыз.

- Укуылар дәрестә актив катнаштыгыз. Рәхмәт сезгә.

- Өй эшенә мин сезгә берничә төрле эш тәкъдим итәм.Сайлап эшләрсез.

1.Ф.Яруллинның "Кыядагы ояда" исемле әсәреннән өзекне укыгыз,биремне үтәгез.

Бирем."Үзегездән үзегез кача алмассыз, намусыгыз сезне һәрвакыт эзәрлекләп йөрер" дигән җөмләнең мәгънәсен аңлатыгыз.

2.Вәгъдә торуны сез ничек аңлыйсыз? Тексттан файдаланып һәм тормышыгыздан миссаллар китереп сөйләгез.

3. Хикәядән шарт фигыльләрне табыгыз, күчереп языгыз,төркемчәсен, зат-санын күрсәтегез.

Дәресне "Ут, Су һәм Намус"әкияте белән тәмамлыйсым килә.

Шулай бервакыт Ут,Су,һәм Намус,бергәләп, юлга чыгарга җыенганнар.

- Туктагыз әле,- ди Ут, - юлда барганда, берәребезнең аерылып калуы яки икенче китеп адашуы мөмкин.Ул чагында без бер-беребезне нинди билгеләргә карап эзләрбез соң?безгә әнә шул турыда алдан ук сөйләшеп куярга кирәк. Мине, мәсәлән, төтенгә карап, ерактан ук табарга була, чөнки Утсыз төтен булмый.

Су болай ди:

- Мине үсемлекләр көеп, башларын түбән иеп утыра торган җирләрдән, эсселектән җир ярылып, телгәләнеп беткән урыннардан эзләмәгез. Мин бөдрә таллар, зирек агачлары, камыш һәм биек яшел үлән үскән җирләрдә булырмын.

- Миңа килгәндә,- ди Намус,- минем күзгә бәрелеп тора торган билгеләрем юк. Минем белән дус буласыгыз килсә, сез үзегез мине югалтмаска тырышыгыз. Сыңар күзле кеше үзенең бердәнбер күзен ничек сакласа, мине дә шулай саклагыз.Чөнки минем шундый гаҗәп хәсиятем бар: бер тапкыр югалткан кеше мине яңадан беркайчан да таба алмый.

- Укучылар, сез дә намусыгызны яшьтән саклагыз, югалтмагыз!




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал