7


  • Учителю
  • Разработка урока на тему: 'Моңнар чишмәсе - С. Сәйдәшев' Проект-урок

Разработка урока на тему: 'Моңнар чишмәсе - С. Сәйдәшев' Проект-урок

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Моңнар чишмәсе Салих Сәйдәшев

( Проект технологиясе белән үткәрелгән дәрес)

Саба районы, Шәмәрдән лицее


Мулласалихова Г.Г., татар теле һәм

әдәбияты укытучысы.



Тема: Моңнар чишмәсе Салих Сәйдәшев

Максат:

1. Дидактик: С.Сәйдәшевнең тормыш юлы белән танышу; укытучы, оркестр җитәкчесе, музыкант, дирижер, композитор икәнлеген билгеләү.

2. Үстерелешле: Укучыларның танып-белү активлыгын үстерү, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү; укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту, нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү.

3. Тәрбияви: Укучыларда коллективлык, ярдәмчеллек сыйфатлары тудыру; татар музыкасына, мәдәниятенә хөрмәт, кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: С.Сәйдәшев әсәрләре, портреты, компьютер презентацияләре, колонкалар.

Материал: газета материаллары, китаплар, интернет материаллары.

Тибы: мәгълүмати

План

  1. Уңай психологик атмосфера тудыру.

  2. Уку мәсьәләсен кую.

  3. Уку мәсьәләсен чишү.

Төркемнәрнең проект эшләрен тәкъдим итүләре:

I төркем: Салих Сәйдәшевнең тормыш юлы

Презентация: "Салих Сәйдәшев - күңел тургае ".( слайдлар ярдәмендә)

II төркем: "Һичкайчан тутыкмас җәүһәрләр" (С.Сәйдәшев иҗаты турында)

Күзләрне ял иттерү.

III төркем: С.Сәйдәшев халык хәтерендә.

Кабинетта С.Сәйдәшев турында китап күргәзмәсе, әсәрләренең ноталары, аудио һәм видео язмалар бар.

  1. Проектны яклау.

Һәр төркем үз эшләрен күрсәтә.

  1. Рефлексия.

Бүген мин белдем.....

Миңа ошады....

Мин аңладым....

Хәзер мин эшли алам....

  1. Йомгаклау

  1. Һәр группа җитәкчесенең үз группасындагы укучыларга билге куюы.

Нәтиҗә.



Дәрес барышы.

  1. Уңай психологик атмосфера тудыру.

-Исәнмесез, кадерле укучылар. Хәерле көн! Ничек кәефләрегез? Бүгенге дәресне башлыйбыз. Проект эшләрен башкарып чыга алдыгызмы? Кыенлыклар булмадымы?

  1. Уку мәсьәләсен кую.

-Укучылар, без сезнең белән С.Сәйдәшев турында өйрәндек. Бүгенге дәресебез өйрәнгәннәрне үзләштерү дәрәҗәсен күрсәтү булыр. Әдәби хәзинәләребезне нәрсәләр белән баеттык икән? Әнә шул хакта сөйләшербез.

  1. Уку мәсьәләсен чишү.

-Ә хәзер дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны һәм теманы язып куябыз.


1. Укытучының кереш сүзе:

- С.Сәйдәшев бөтен көчен, талантын туган халкына хезмәт итүгә багышлаган, татар профессиональ музыкасына нигез салган, аны яңа сәхифәләр белән баеткан. Үзенең 35 ел гомерен татар музыкасын үстерүгә багышлаган һәм гаҗәеп матур көйләр ижат иткән, халык күңелендә тирән урын алган талантлы композитор. Аның исеме татар халкының рухи үсеш, мәдәни тәрәккыят тарихына алтын хәрефләр белән язылып куелырга тиеш. Бүгенге дәрескә без сезнең белән С.Сәйдәшевның тормыш юлы, иҗаты буенча төркемнәргә бүлешеп проект эшләре алган идек, хәзер мин сүзне сезгә бирәм.

I төркем: "Салих Сәйдәшевнең тормыш юлы".

Презентация: "Салих Сәйдәшев - күңел тургае."(слайдлар ярдәмендә)

1900 - 3 декабрь (искечә 20 нче ноябрь) елда Казанда татар музыка культурасына нигез салучы беренче профессиональ композитор Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев туа. Аның әтисе Җамалетдин ага - чыгышы ягыннан крестьян, ул башта татар баеның кучеры, аннан соң вак сәүдәгәр була. 1900 нче елда кинәт үлеп китә. Әтисе вафат булып 15 көн үткәч, Салих дөньяга килә. Салихның әнисе Мәхүпҗамал апа йомшак күңелле, чибәр, кешелекле, ягымлы, олы җанлы кеше була. Сәйдәшев әнисеннән әнә шундый сыйфатларны алган. (слайд1)

С.Сәйдәшев бик иртә, тормышының таңында ук, үз юнәлешен ачыклый: ул музыкант булачак! Бик кечкенәдән гармунда, аннан пианинода уйнарга өйрәнә. 1913 - мәдрәсәдә укуны тәмамлый. Беренче татар пианисты Заһидулла Яруллин белән таныша. 1914 нче елда ул Казан музыка училищесына укырга керә.

1913-1915- С. Сәйдәшев һәвәскәр музыкантлардан төзелгән милли оркестрларда уйный. (слайд 2).

Талантлы композитор Заһидулла Яруллин һәм заманында югары белемле рус музыкантлары аңа вакытында ярдәм кулы сузалар. 1913-1916- музыкадан, гомуми фәннәрдән хосусый дәресләр ала.

1917- Казан музыка училищесының фортепиано бүлегендә укый. 1917-1918 елларда С. Сәйдәшев Буада музыкаль студиядә укыта. Татар һәм чуваш яшьләреннән хорлар оештыра.

1918 елда үзе теләп Кызыл Армиягә китә. Оренбург шәһәрендәге 1 нче Армиягә музыкант-корнетист итеп җибәрелә, шунда политбүлек каршындагы драма труппасының кыллы оркестры җитәкчесе булып эшли. Армиядә 1920 елга кадәр була. Ашхабадта, башка бик күпләр белән бергә, тропик бизгәге белән авырый һәм шуның аркасында кире Оренбургка җибәрелә, анда аны хезмәттән бөтенләй азат итәләр. (слайд3)

1921 елны, Оренбург халык мәгариф бүлеге кушуы буенча, 200 укучысы булган Көнчыгыш музыка мәктәбенә мөдирлек итәргә билгеләнә. Бер үк вакытта С.Сәйдәшев анда тынлы оркестр җитәкчесе дә була. Нәкъ шушында үзен музыкант буларак үстерә. Татар көйләрен һәм Хәйбулкин, Тукай маршларын оркестрлаштыра, оркестр белән эшләп дирижерлыкка өйрәнә. Композитор буларак беренче адымнарын нәкъ менә шушында башлый. 1920-1921 елларда фортепьянога кушылып җырлау өчен беренче әсәрләрен - «Ерак сәфәр» һәм «Ай, җилләр исәләр»не яза. (слайд4)

1922 елда Казанга - татар театрына чакырылу буенча Оренбургтан китә. Казан дәүләт драма театрында музыка бүлеге мөдире һәм дирижер булып эшли башлый. Аннан тыш театр техникумында, педагогия техникумында элементар музыка теориясе буенча дәресләр дә укыта.

1925 елда Салих рус милләтеннән булган Валентина Мухина исемле сөйкемле, җитди кызга өйләнә. Рус булуына карамастан, аны Сәйдәшевләр гаиләсендә үз итәләр һәм яраталар. Тик аларның шатлыклары озакка бармый: 1926 елда Валентина бала тудыру йортында үлә. Салихка ул Альфред исемле малай бүләк итеп калдыра. (слайд5)

Икенче хатыны - Сафия. Ул берничә ир бала таба. Әмма алар нәни чакта ук үләләр. Сафиянең бер улы - 1930 елда туган Нәүфәл исән. Ул Казанда яши.

Дәфтәрләргә язу (слайд 6). Сәйдәш тормышында әһәмиятле вакыйгалар:


1913

Мәдрәсәдә укуны тәмамлый. Беренче татар пианисты Заһидулла Яруллин белән таныша.

1913 -1915

С. Сәйдәшев һәвәскәр музыкантлардан төзелгән милли оркестрларда уйный.

1914 - 1917

Казан музыка училищесына укырга керә.

1917 - 1918

С.Сәйдәшев Буада музыкаль студиядә укыта. Татар һәм чуваш яшьләреннән хорлар оештыра.

1918-1920

Кызыл Армия сафында хезмәт итә

1920

Оренбургта «Озын сәфәр» исемле беренче җырын иҗат итә.

1921-1922

Оренбургта Шәрекъ музыка мәктәбе мөдире була.

1922

С. Сәйдәшев Оренбургтан Казанга кайта. Татар дәүләт драма театрында эшли башлый.

1929

С. Сәйдәшев Казан дивизиясенең беренче полкына почетлы кызылармеец итеп теркәлә.

1929

С. Сәйдәшев язучылар белән бергә Ялтада Г. Ибраһимов янында була

1929

Татар язучылары белән бергә С. Сәйдәшев М. Горький белән очрашуда катнаша.


1939

ТАССР Верховный Советы Указы белән Салих Сәйдәшевкә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән хөрмәтле исем бирелә.

1940

Салих Сәйдәшев СССР композиторлар союзына кабул ителә.

1940

Салих Сәйдәшев иҗатына багышланган зур концерт уздырыла.

1948

С. Сәйдәшев Татарстан композиторларының пленумын кереш сүз белән ача.


1951

ТАССР Верховный Советы Указы белән С. Сәйдәшевкә Татарстанның халык артисты исеме бирелә

1951

С. Сәйдәшевкә 50 яшь, ижади эшчәнлегенә 30 ел тулуга багышланган тантаналы кичә уздырыла.


Файдаланылган әдәбият (слайд 6)


Укытучының нәтиҗәсе:

- Рәхмәт сезгә, укучылар. Димәк, нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк, крестьян гаиләсендә туып-үсеп, мәдрәсәдә белем алган ятим балага "бәхет елмая", күренекле шәхесләр белән таныша. С.Сәйдәшев үз тырышлыгы белән профессиональ музыка дөньясына аяк баса. Октябрь инкыйлабына кадәр үк татарның күренекле шәхесләре арасында киң танылу ала. ХХ гасырның татар музыкасы күгендә иң якты йолдызларның берсе булып балкый. Кызганыч, бик күп замандашлары кебек үк, әлеге йолдыз вакытсыз сүнә. Әмма ул калдырган мәдәни мирас үлемсез.

- Ә хәзер минем сүзне проект эшләрен күрсәтү өчен II төркемгә бирәсем килә.

II төркем:

"Һичкайчан тутыкмас җәүһәрләр." (слайд 1)

(укучылар компьютер презентациясе ярдәмендә Салих Сәйдәшевның киң кырлы иҗаты белән таныштырып чыгыш ясыйлар)

Сәйдәшевнең аеруча нәтиҗәле эшләгән чоры 1922- 1932 нче елларга туры килә. Ул татар сәнгате тарихында беренче мәртәбә яңа жанр - музыкаль драма жанрын башлап җибәрә.

Атаклы татар драматурглары К.Тинчурин, Ф.Бурнаш, Т.Гыйззәт, Г.Кутуй, М.Фәйзи, Һ.Такташ белән дуслыкта 60 тан артык музыкаль сәхнә әсәре иҗат итә. К.Тинчуринның «Казан сөлгесе», «Зәңгәр шәл», «Кандыр буе»; М.Фәйзинең «Галиябану», Т.Гыйззәтнең «Наемщик» драмаларына язган көйләр С.Сәйдәшевнең композиторлык таланты­ның югары ноктасы була. Ә «Кандыр буе» драмасыннан монтерлар җыры «Без кабызган утлар» тиз арада популярлык казана. (слайд 2)

1922 - 1923 - С. Сәйдәшев җитәкчелегендәге симфоник оркестр театр фойесында тәнәфес вакытында татар музыкасыннан төзелгән концертлар бирә. Симфоник оркестр өчен С. Сәйдәшев эшкәрткән халык көйләре башкарыла. Талантлы композитор музыканың төрле жанр һәм формаларын үстерүгә юл алды. Халыкка 400 дән артык җыр, романс, биюләр, увертюралар бүләк итте. «Галиябану» һәм «Сүнгән йолдызлар» спектакльләренә язган увертюралар татар музыка сәнгатендәге беренче симфоник әсәрләр булып исәпләнә. (слайд 3)

С.Сәйдәшев ижат иткән җырлар... Алар безнең милли мәдәниятебезнең бәяләп бетергесез байлыгы, Тукайча әйтсәк, һичкайчан тутыкмас җәүһәрләредер. С.Сәйдәшев тынлы оркестр өчен маршлар да ижат итте. «Каршылау маршы», «Очрашу маршы», «Сакай маршы», «Совет Армиясе маршы», «Поход маршы» - әнә шундыйлар.

"Театр администрациясе тәкъдиме буенча мин «Башмагым» спектакленә музыка язарга тиеш идем. Бу спектакльнең музыкасын фәкать халык көйләреннән генә эшләдем, бары тик «бию» генә оригиналь - үземнеке иде. «Башмагым» уңыш казанды. Шуннан соң, «Чегән егете белән Хәмидә», «Пороховой Фатих» һәм башка күп кенә спектакльләргә музыка язылды, әмма аларның барысы да халык моңнарына нигезләнеп эшләнде, минем өчен аларның халык музыкасы үзенчәлекләрен өйрәнүдә һәм оркестрлаштыру тәҗрибәсе туплауда зур әһәмияте булды. Минем оригиналь музыкаль әсәрем -1924 елда язылган «Сүнгән йолдызлар» драмасына увертюра булды. Ике елдан соң «Зәңгәр шәл» драмасына, 1928 елда «Наемщик», 1929 елда «Ил», 1932 елда «Кандыр буе»на музыка яздым. Моннан тыш 1924-1934 еллар арасында тагын дистәләгән драма әсәрләренә музыка язылды. Театрдан тыш иҗат ителгән әсәрләремнән Кызыл Армиянең XI еллыгына багышлап язылган һәм 1 нче татар полкына тапшырылган хәрби маршымны күрсәтә алам. Үз әсәрләремнән иң яхшысы итеп «Наемщик» спектакленә язылган музыкамны исәплим",- дип яза С.Сәйдәшев үзенең истәлекләрендә. (слайд4)
Марш Кызыл Армиянең 11 еллыгына багышлап язылган. Ул беренче тапкыр 1929 нчы елның 23 нче февралендә Татар академия театрында татар полкы солдатлары өчен башкарыла. Аны 60-70 кешелек оркестр башкара. Аңа С.Сәйдәшев үзе дирижерлык итә. Көчле дәрт, энергия, тормышчан рух белән сугарылган бу марш солдатларга бик ошый. Әсәр уйналып бетүгә, залдагы кызыл­армеецлар, аягүрә басып, композиторны бик озак алкышлыйлар. С.Сәйдәшевне полкның почетлы кызылармеецы итеп кабул итәләр, аңа солдат мундиры бирәләр. Күренекле полководец К.Е.Ворошилов бу маршка югары бәя бирә. Композитор үз исеме язылган алтын сәгать белән бүләкләнә. (слайд5).

Марш бүген дә хәрби парадларда һәм демонстрацияләрдә, радио һәм телевидение тапшыруларында, концерт залларында көчле дәрт белән яңгырый. Кешене үстерә, күтәрә, яшәтә, омтылдыра торган илаһи рухлы музыка.

1934 нче ел. С.Сәйдәшев Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенә укырга китә

Мәскәүдә укып кайтканнан соң, С.Сәйдәшев яңадан актив иҗат эшенә керешә. Беренче татар операларына этәргәч булып торырлык бик күп музыкаль драмалар иҗат итә. «Наемщик» музыкаль драмасының икенче редакциясен эшли, Т.Гыйззәтнең «Бишбүләк», «Изге әманәт», «Чын мәхәббәт», Х.Фәткуллинның «Күзләр» драмасына музыка яза. (слайд5).

Сугыштан соңгы елларда Салих ага балалар өчен уннан артык җыр яза: Г.Насрый шигырьләренә «Зәңгәр күл», «Дәү әни», «Бал корты»; Ш.Маннур шигырьләренә «Ямьле җәй», «Яшь туристлар җыры» һ.б. (слайд 6).

Композитор иң нәниләрне дә онытмый. Алар өчен дә матур-матур җырлар иҗат итә.

1954 нче ел, февральнең беренче көннәре. С.Сәйдәшев шагыйрь М.Җәлилнең «Җырларым» шигыренә музыка яза. Герой -шагыйрьгә һәм халыкның яраткан музыкантына мәңгелек гимн булып яңгырый бу җыр. (слайд 7).


Дәфтәрләргә язу (слайд8). С.Сәйдәшев укытучы, оркестр җитәкчесе, музыкант, дирижер, композитор.

Файдаланылган әдәбият (слайд 9)

Укытучы сүзе: Кечкенәдән ятим калып, апасы белән җизнәсе тәрбиясендә үскән талантлы композитор нибары 54 ел гына яшәп калды. Ул, каты авырудан соң, Мәскәү хастаханәсендә үлде. Сәйдәшевне соңгы юлга озатуда бөтен Казан халкы катнаша. Халык ташкыны урамнарга сыймый. Автобуслар, трамвайлар туктап кала. Балконнар, тәрәзә төпләре, өй түбәләре халык белән тула. Халык елый. Сәйдәшкә кадәр шулай зурлап, барлык шәһәр халкы белән соңгы юлга озату бары тик сөекле шагыйребез Г.Тукай белән Һ.Такташка гына насыйп була. Сәйдәш үлде, ләкин кабатланмый торган якты талант, сөйкемле композитор халык йөрәгендә яши. Чөнки ул иҗат иткән көйләр үлемсез. Сәйдәш тә, нәкъ Тукай кебек, халыкның мәңге сүнмәс йолдызы булып калды.

Күзләргә гимнастика.

III төркем проект эшен тәкъдим итә: С. Сәйдәшев халык хәтерендә. (слайд 1).

С.Сәйдәшев турында истәлекләр:

Әнисе Мәхүпҗамал Салих турында истәлекләрендә болай дип сөйли: «Бервакыт, Салих туганчы, мин төш күрдем. Безнең тәрәзә каршында сирень куагы үсә иде. Имеш, сирень ботагына бер сандугач кунды һәм өздереп-өздереп сайрый башлады. Чын могҗиза инде менә! Мин уйлыйм икән, кыш өстеннән каян килгән бу кошчык, димен? Шаккатып тыңлап торам, имеш. Бу могҗизаны якыннанрак карарга те­ләп, тәрәзә янына киләм. Ә сандугач миннән курыкты да очып китте. Шулчак балам үзен сиздереп куйды. Гүя: тиздән дөньяга килермен һәм син ул сандугачны күрерсең, диде сыман. Мин уянып киттем. Бу - 1900 елның 3 нче декабре иде».

Сәйдәшевнең беренче укытучысы аның туганнан туган апасы Мәрьям Рәфыйкова була. Ул болай дип сөйли: «Мин кечкенә Салихның бармакларын үземнең бармакларыма бәйли идем һәм әкрен генә берәр көйне уйный идем. Салих бик тиз отып кала иде».(слайд 2).

С.Сәйдәшевнең туганнан туган апасы Сәгадәт Идрисова истәлекләреннән: «Салихка 8-9 яшь вакытларда, аны сәүдә эшләренә куша башладылар. Тик ул кибеткә йөрергә яратмый иде. Кибеткә дип китә дә, чормага менеп, гармунда уйнап утыра иде. Ә бервакыт, әнисе ачулангач, ул болай дигән: «Беләсеңме, әни! Син мине кибеткә җибәрмә. Минем кулыма бер музыкант кагылды. Әгәр кулга музыкант кагылса, бу кеше киләчәктә көйче була икән. Һәм мин көйче булачакмын!»Күрәсең, кечкенә вакыттан ук Салихта көйче булачагына тирән ышаныч яшәгән. (слайд 3).

1912 елда Салихның апасы Әминә Сәйдәшевага зыялы егет Шиһап Әхмәров тәкъдим ясый. Ш.Әхмәров истәлекләреннән: «Салихның зур талантын күреп, без аны йорт эшләреннән азат иттек. Һәм мин үземнең танышым Хаҗи Әхтәмов аркылы пианино алдым. Ә Салих­ның талантын күрсәтү өчен, танылган пианист Заһидулла Яруллинны чакырдым. Салихка профессиональ музыкага юл салучы кеше Сәйдәшевнең беренче укытучысы Заһидулла ага Г. Тукай Сәйдәшевләр гаиләсенең көтеп алынган кунагы була. Ш. Әхмәров истәлекләреннән: «Тукай безнең йортта бик еш була иде. Салих аны хөрмәт
итеп һәм сөенеп каршы ала. Ә Тукай аның уйнаганын тыңларга бик ярата иде. Киткәндә көлемсерәп, болай ди: «Яхшы уйный бит, әй! Көйче булыр!» Бер кичне Тукай Әхмәровларга килә. Салихка яраткан көен уйнарга куша. Салих «Әллүки»не уйный. Һәм кинәт кенә Тукай үзе дә кушылып җырлый башлый. Барысы да, суларга да куркып, аның җырлаганын тыңлап торалар. Тик бу мизгел фаҗигале тәмамлана. Тукай җырны тәмамлый алмый - аның авызыннан кан китә. Бу булачак бөек компо­зитор белән бөек шагыйрьнең соңгы очрашуы була. (слайд 4).

Композитор М.Мозаффаров истәлегеннән: «Оркестрда уйный башлагач, Салих бик матур киенеп йөри башлады. Ул кара костюм, галстук, кара кәләпүш кия иде. Иптәшләре белән һәрвакыт ачык йөзле, ягымлы итеп сөйләшә иде».

1917 елда Салихның да тормышында үзгәрешләр була. Яшь булуына карамастан, ул музыкаль коллективлар, түгәрәкләр, оркестрлар оештыра. Замандашлары арасында танылып өлгергән Салих күп кенә чибәр кызларның төн йокыларын калдыра. Сәйдәшевнең бу чоры Ә.Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсе» романында тасвирлана.

Әсәрнең төп героинясы итеп Сәйдәшевнең беренче мәхәб­бәте Фатыймаһизөһрә алына, ә романда аның исеме үзгәр­телеп, Гөләндәм итеп бирелә.Тик Салих белән Фатыймаһизөһрәгә бергә булу насыйп булмый. Ә 30 ел вакыт үткәч, 1949 елда Урта Азиядә гастрольләр вакытында аларга очрашу насыйп була. Фатыймаһизөһрә болай дип яза: «Кинәт мин бер тавыш ишеттем: «Керергә мөмкинме?» Һәм күзләремә ышанмадым - бусагада Салих басып тора. Кулларын сузып, ул миңа болай диде: «Син үзгәргәнсең, тик күзләрең шундый ук калган».Кызының сөйләве буенча, Фатыймаһизөһрә ханым үләр алдыннан да Сәйдәш музыкасын куюларын сораган. Димәк, Сәйдәш аның гомерлек мәхәббәте булган. (слайд 5).


С.Сәйдәшевкә бәя:


"Тукайдан соң шигырь язуы кыен. «Тәфтиләү»дән соң җыр язуы читен. Сәйдәштән соң да шулай. Татар халкының тыйнаклыгы, батырлыгы, күңел байлыгы, моңы, рухының бөеклеге - аларда, халык уен үз күңелләренә алар гаҗәп оста җыйган, алардан соң шуңа күрә җиңел түгел.Читкә барып чыксак, бездән: -Сез кем? - дип сорадылар.
Без үзебезнең исемнәребезне әйткәнче:-Без - Тукай,- дидек.- Без - Такташ, без Җәлил, без - Сәйдәш,- дидек. Сәнгатьтә кайчак бөеклекне күрсәтү өчен бер әсәр, бер «Шүрәле» җитә. Халкыма мин тора-тора рәхмәт укыйм. Сирәк булса да, ул озын тарихның катлаулы юлында үзенең сүнми торган маякларын тезгән, ул маяклар яналар, берничә гасырга алга чыгып яналар. Сәйдәш бөек Тукай белән янәшә яна. (слайд 6).


СибгатХәким


Салихны көйләр чишмәсе дип атыйсы килә. Ул көйләрне ничек иҗат итим дип газапланмый, ә күңелендәгесен тизрәк ноталарга салу, язып өлгерү мәсьәләсе генә аны борчый төсле тоела иде. Шуңа күрәдер, әсәрен симфоник оркестр өчен эшләгәндә ул еш кына партитураны язмый иде, ә һәр музыка коралы өчен турыдан-туры партияләр яза иде. Аннан соң театрның ноталар китапханәчесе Мөхәммәт Яушев һәм мин әлеге партияләрнең дубликатларын күчереп яза идек. Мөхәммәт Яушев һәм Мөхәммәт Йосыпов икесе дә скрипкачылар иде. Икесе дә Салихның якын ярдәмчеләре, гомерләре буе аның кулъязмаларын-ноталарын күчереп язучылар, аның дуслары иделәр. (слайд 7).


Мансур Мозаффаров


Салих Сәйдәшев-драма спектакльләрен музыкалаштыру, музыкаль оформление эшләүнең соклангыч осталыгына ия булган композитор. Күренекле драматургларыбыздан Кәрим Тинчурин, Таҗи Гыйззәт бу осталыкны тиз күреп алдылар, нык тойдылар һәм үзләренең байтак сәхнә әсәрләрен композиторның талантын күздә тотып яздылар. Салих Сәйдәшев исә алар белән уртак хезмәттә рухи баеды, үткен карашлы художник булып үсте, шул ук вакытта иҗатташ дусларына да күп нәрсә бирде, аларны музыка дөньясына алып керде. Салих Сәйдәшевнең тормышка дан җырлаучы музыкасы тирән оптимизм, кешеләрнең олы хисләре һәм мөнәсәбәтләре, кешелек дөньясына мәхәббәт, хезмәткә зур ихтирам белән сугарылган. Сәйдәшнең музыкасы яшәргә чакыра. Киң танылу тапкан композиторның бөеклеге дә шунда. (слайд 8).


Нәҗип Җиһанов


Салих Сәйдәшев үзе иҗат иткән эпоханы тоя белде, үз халкы психикасының нигезенә үтеп керә алды һәм иң мөһиме-бу халыкның рухи тойгыларын музыка чаралары белән аңлатып бирде. Аның новаторларча кыю рәвештә яңа формалар, яңача яңгырашлы моңнар эзләвенең тамыры алда әйтелгәннәрдән килеп чыга да инде. Татар халкының музыкаль үсеш дәрәҗәсенә нигез салган Салих Сәйдәшев сәнгатенең бетмәс-төкәнмәс әһәмияте дә шуннан килә.
Композиторның мирасын өйрәнеп утырганда, Салихның музыкасындагы чиксез байлыкка хәйран каласың. Нинди иркен һәм киң колачлы ул! Һәм шул ук вакытта тирән моңлы да! Классик җыйнаклык һәм мәгънәвилек өстенә форма белән шулкадәр иркен эш итү осталыгын гына карагыз сез аның! Бернинди артыклык, ясалмалылык юк, технологиясе бәрелеп торган урыннарын да таба алмыйсың. (слайд 9).


Александр Ключарев


Салих Сәйдәшев - чын мәгънәсендә халыкчан композитор. Аның язганнары яңа чынбарлыктан, бүгенге заманнан аерылгысыз. Салих Сәйдәшев татар музыка сәнгатендә һәрвакыт искиткеч фигура булып калачак. Профессиональ татар музыка сәнгатенә нигез салучы буларак, ул бөтен музыка сәнгатенең дә горурлыгы. Аның иҗат мирасы милли мәдәниятебезнең алтын фондын тәшкил итә. (слайд 10).


Гадел Кутуй


Сәйдәш моңнары... Алар синең йөрәгеңә үтеп керә дә иң нечкә хисләреңне уята. Бөтен барлыгыңны биләп ала, дәртләндерә, ашкындыра, уйландыра. Күңелең якты, омтылышлы уйлар белән тула. Сине яшәргә чакыра. Хәтта иң зарлы, иң хәсрәтле, күңелне тетрәткән фаҗигале моңнары да (әйтик, «Сакай маршы») яшәүнең мәгънәсен аңларга ярдәм итә. (слайд 11).


Риза Ишморат


Сәйдәшев татар музыкасының үсешен яңа баскычка күтәрде. Аның байтак елларга сузылган үрчемле хезмәте татар совет музыкасының үсешендә тулы бер дәвер булып санала ала. (слайд 12).


Муса Җәлил

Салих Сәйдәшев бөтен иҗаты белән татарныкы гына түгел, мин әйтер идем, ул барлык төрки халкының: казах, үзбәк, кыргыз, азәрбайҗанның популяр композиторы. (слайд 13).


ЗаһирИсмәгыйлов,
РСФСРның һәм БАССРның халык артисты.


Салих Сәйдәшев ягымлы көйләр авторы, татарның профессиональ музыкасына нигез салучы буларак күңелгә кереп калган. Әйтергә яраса, мин аны, татар совет музыкасында тулы бер дәвер, дияр идем.

АндрейЭшпай,
РСФСР һәм Мари АССРның
атказанган сәнгать эшлеклесе.

Бар халык йөрәгенә аңлаешлы, гади, ачык һәм гүзәл музыка бирүче җыр чишмәсе ул - Сәйдәшев.

Әсгать Мохтар,

үзбәк язучысы

С.Сәйдәшев халык хәтерендә: (слайд 14).



С.Сәйдәшевнең исемен мәңгеләштерү өчен халкыбыз шактый эшләр башкарды: әтисенең туган авылы Өбрәдә (элекке Дөбъяз, хәзерге Биектау районы) музей ачыла.

1993 елның 25 июлендә Горький урамында С. Сәйдәшев музее ачыла. (слайд 15).

2000 елның 15 декабрендә Татарстанның Зур концертлар залына С.Сәйдәшев исеме бирелә. (слайд 16).

2005 елның 12 августында Татарстан урамында С. Сәйдәшевкә һәйкәл куелды. Авторы -Мәхмүт Гасыймов. (слайд 17).

Татарстан телестудиясе 6 кисәктән торган тулы метражлы төсле документаль фильм эшләде. Әсәрләре өр-яңадан дөнья күрә. Чаллы шәһәрендәге 6 нчы музыка мәктәбенә С.Сәйдәшев исеме бирелде.


Укытучы сүзе:

Ә хәзер укучылар бүгенге дәрестән кем үзенә нинди яңалык алды икән, шуны ачыклап китик әле: (слайдта язылган, укучылар дәвам итә).

(слайд 18).



  1. Рефлексия.

Бүген мин белдем.....

Миңа ошады....

Мин аңладым....

Хәзер мин эшли алам....

  1. Йомгаклау

  1. Һәр группа җитәкчесенең үз группасындагы укучыларга билге куюы.

  2. Укытучының төркем җитәкчеләренә билге куюы.

  3. Нәтиҗә.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал