7


  • Учителю
  • ПЛАН УРОКА 'БЕЛЕМ УКУДАН БАШЛАНА'

ПЛАН УРОКА 'БЕЛЕМ УКУДАН БАШЛАНА'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема. Белем укудан башлана.


Максат. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе турында мәгълүмат бирү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Ме т а п р е д м е т- укыган текстны аңлап, тарихи күзәтү ясый белү

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

-уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

П р е д м е т- «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турында уку; татар халкының элек-электән белемле булуы турында сөйләшү.

Ш ә х е с к ә кагылышлы-балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

Материал: дәреслек (1 нче кисәк, 80-81 нче битләр)

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, презентация, тарихи Казан фоторәсемнәре.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1. Дәресне оештыру.

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

2. Өй эшен тикшерү.(слайд № 1)

Укучылар әзерләп килгән белем турындагы табышмакларны тыңлау.

3. Актуальлаштерү.

Укытучы, юнәлдерүче сораулар биреп, укучылар белән белем алу турында әңгәмә оештыра, нинди уку йортларын белүләре турында сорый.

4. Уку мәсьәләсен кую.

Элекке заманда татар яшьләренең кайларда белем алулары белән таныштыру.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1. Сүзлек белән эш.

2. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турында уку.(слайд № 2)

1) Укытучы:

- Мәдрәсә нәрсә ул?

- Мәдрәсәдә шәкертләр нәрсәләр белән шөгыльләнәләр?

2) Укытучы белешмәне укый.

3) Укучылар тәрҗемә итәләр.

4) Аннан соң чылбыр буенча укыйлар.

3. Биремнәр һәм сораулар.

1) Дәреслектәге 1, 2, 3, 5 нче биремнәр эшләнелә. (слайд № 3)Укучылар биремнәрне үзләре укыйлар, авыр булса, тәрҗемә итәләр, җавапларны язмача рәвештә эшләтеп алырга да мөмкин. 2 биремдә җөмләләрне бер-бер артлы укып, дөресләп барырга була.(слайд №4)

III. Рефлексия.

1. Рефлексив кабатлау.

Укучыларга бүгенге дәрестә нинди яңа белемнәр алулары турында сораулар бирелә.

- Дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме?

- Нәрсәләр белдегез?

2. Бәяләү. Укучыларга, дәрестә катнашканнарын бәяләп, билгеләр куела.

3. Өй эше: укылган текст буенча 5 сорау уйлап килергә.(слайд №5)

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

Укытучы, дәресне тәмамлаганчы, йомгаклап, нәтиҗә өчен сораулар бирә:

- Мәдрәсәдә укып чыгучыларның күбесе кем булып киткән? (Язучылар.)

- Аларның исемнәрен атагыз.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал