7


  • Учителю
  • Разработка урока по татарской литературе на тему 'Государственные символы'

Разработка урока по татарской литературе на тему 'Государственные символы'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Тема: Дәүләт символлары. (6 нчы сыйныф)Максат: 1.Белем бирү максаты: рус телле укучыларның “Татарстан Республикасы” темасы буенча алган белемнәрен системалаштыру, “Дәүләт символлары” тексты белән таныштыру, күнегүләр системасы аша үзләштерү.; 2.Үстереш максаты: сингапур
предварительный просмотр материала

Тема: Дәүләт символлары. (6 нчы сыйныф)

Максат:

  1. Белем бирү максаты: рус телле укучыларның "Татарстан

Республикасы" темасы буенча алган белемнәрен системалаштыру, "Дәүләт символлары" тексты белән таныштыру, күнегүләр системасы аша үзләштерү.;

  1. Үстереш максаты: сингапур укыту алымнарын кулланып, укучыларның ишетеп аңлау, сөйләм күнекмәләрен, аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү, нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

  2. Тәрбияви максат: укучыларны туган илебезне, ватаныбызны яратырга, дәүләт символларын истә калдырырга, туган илгә карата патриотик хисләр тәрбияләү.



Материал һәм җиһазлау:

1. 6 нчы сыйныф өчен татар теле дәреслеге (А.Ш.Әсәдуллин, К.С.Фәтхуллова)

2. Проектор.

3. Компьютер.

4. Презентация.

5. Биремнәр.


Дәрес барышы.

1.Оештыру. Исәнләшү, укучыларны барлау.

- Исәнмесез, укучылар, килгән кунаклар. Хәерле көн!

Укучылар: Исәнмесез. Хәерле көн!


2.Актуальләштерү:

- Укучылар, әгәр дә без сезнең белән кроссвордны дөрес чишсәк, уртада безнең дәүләтебезнең исеме килеп чыгачак. Һәм без сезнең белән алдагы дәресләрдә нинди бүлекне өйрәнә башлаганыбызны искә төшерербез.


1. Без хәзер нинди телне өйрәнәбез.(татар)
2. Татарстандагы зур елгаларның берсе.(Кама)
3. Нократ елгасының хәзерге исеме.(Вятка)
4. ТРндагы файдалы казылмаларның берсе.(газ)
5. Дәүләтнең чикләрен күрсәтүче схема.(карта)
6. Гербта сурәтләнгән җәнлек.(барс)
7. Татарстандагы файдалы казылмаларның берсе.(нефть)
8. ТРның башкаласы.(Казан)
9. Безнең шәһәребезнең исеме (Лениногорск)


-Укучылар, без сезнең белән алдагы дәресләрдә Татарстан Республикасы турында сөйләштек. Сезгә өй эшенә Казан шәһәре турында монолог яки Татарстан Республикасы турында диалог сөйләргә өйрәнеп килергә иде. Кем әзер?

(Ө/э тикшерү.)


- Укучылар, тактада нәрсәләр күрәсез? (герб, флаг, гимн)

- Әйе, башкача ничек әйтеп була? (Татарстан Дәүләт символлары)

- Димәк, дәресебезнең темасы нинди?

-Дәресебезгә нинди максат куябыз? Без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
- Әйе, хәзер без сезнең белән Татарстан Республикасының Дәүләт символикасы турында сөйләшербез. Текст укырбыз, сорауларга җавап бирербез, күнегүләр өстендә ныгытырбыз.

3. Төп өлеш.

- Укучылар, текст белән танышканчы, без сезнең белән яңа сүзләрне карап үтәрбез. Башта үзем укыйм, аннары бергәләп кабатларбыз.

А) Сүзлек:

Намус - честь;

Тынычлык - 1. тишина 2. благополучие 3. мир

Көчле - сильный;

Белдерә - означает;

Тырнак - ноготь (у людей), коготь

Теш - зуб;

Озын гомер - длинная жизнь, долголетие;

Чигелгән - вышитый, расшивной.


-Молодцы! Укучылар, сезнең өстәлләрегездә ЭЙ АР ГАЙД структурасы булган таблица бар. Таптыгызмы? Шул таблицаны карап чыгыгыз, "До" баганасына белсәгез "+", белмәсәгез "-" куегыз.


Б) Яңа теманы өйрәнү өчен ЭЙ АР ГАЙД структурасын кулланабыз.

До

+/-

Дәүләт символлары

После

+/-


Татарстан дәүләт символларына флаг, герб, гимн керә.

Флагның төсләре нәрсә аңлатканны беләм.

Татарстанның дәүләт гербы кайчан кабул ителгәнен беләм.

Татарстан гимнының музыкасын кем язганын беләм.


- Вакыт чыкты, укучылар. Таблицаны өстәл кырыена куябыз. Ә хәзер, 151 нче битне ачтык. Барыгызда таптыгызмы?


В) Текстны уку. Тәрҗемә итү.

- в 1991 году был принят государственный флаг Татарстана.

- он зеленого, белого, красного цвета.

- красный цвет -цвет солнца, огня.

-зеленый цвет - родная земля, цвет красоты природы.

- белый цвет - знак чистоты, чести и мира.

- в 1992 году был принят государственный герб Татарстана.

- на государственном гербе изображён крылатый белый барс.

- барс означает силу народа.

- значит, он каждого может защитить.

- в 1993 году был принят государственный гимн Татарстана.

- гимн написан выдающимся татарским композитором Рустамом Яхиным.

(Текстны укып чыкканнан соң, укучылар кәгазьләрендә "После" баганасына "+" яки"-" куялар.)

ЭЙ АР ГАЙД структурасы

-Молодцы! Булдырдыгыз! Укучылар, без сезнең белән тагын ЭЙ АР ГАЙД структурасына әйләнеп кайтабыз. ЭЙ АР ГАЙД структурасы булган таблицаны алдык һәм "После" баганасын тутырабыз.

-Вакыт чыкты. Укучылар, "До" һәм "После" баганаларын чагыштырыгыз. Кемдә нинди үзгәрешләр бар?

-Укучылар, хәзер без тагын текстка әйләнеп кайтабыз һәм текст буенча сорауларга җавап бирербез.

Г) Сорауларга җавап бирү.

-Укучылар текст нәрсә турында?

- Татарстанның флагы нинди?

- Ул кайчан кабул ителгән?

- Һәр төс нәрсәне аңлата?

-Татарстанның дәүләт гербында нәрсә сурәтләнгән?

-Барсның тырнаклары һәм тешләре нинди?

-Калкан сүзе ничек тәрҗемә ителә?

-Калкан нәрсәне белдерә?


- Молодцы! Текстны аңлагансыз икән. Хәзер, укучылар, без сезнең белән басабыз һәм ТЭЙК ОФ-ТАЧ-ДАУН структурасы буенча эшләп алырбыз.


Д) ТЭЙК ОФ-ТАЧ-ДАУН

- 1992 нче елда Татарстанның Дәүләт флагы кабул ителде (-)

- Татарстанның флагы яшел, ак, кызыл төстә. (+)

- Ак төс - чисталык, намус, тынычлык төсе түгел. (-)

- Кызыл төс - ут төсе. (+)

- Яшел төс - табигатьнең матурлыгы төсе. (+)

- 1993 нче елда Татарстанның Дәүләт гербы кабул ителде. (-)

- Барс һәркемне яклый ала. (+)

- Дәүләт гербында канатлы ак барс сурәтләнмәгән. (-)

- Барс халыкның көчсезлеген белдерә. (-)

- 1993 нче елда Татарстанның Дәүләт гимны кабул ителде. (+)

- Гимн Рөстәм Яхин музыкасына язылган. (+)


- Укучылар, гимн музыкасының авторы кем әле? (Рөстәм Яхин)

-Ә гимның сүзләре бармы? Ничек уйлыйсыз?

- Татарстан гимнының сүзләрен кем язган? Кем белә?

Гимнның сүзләре 2013 нче елның 21 нче февралендә кабул ителде. Гимн сүзләренең авторы - Рамазан Байтимеров. 1958 - 1989 нчы елларда Рамазан Байтимеров безнең Лениногорск шәһәрендә яшәгән. Ул безнең горурлыгыбыз. (1958-89 годы - жил и работал в нашем городе .)


-Ничек уйлыйсыз, гимн кайчан яңгырый? (Гимн тантаналы минутларда, бәйрәмнәрдә яңгырый.)

- Ә хәзер,укучылар, басып,Татарстан Республикасы гимнын тыңлыйк.
(гимнны тыңлау)

(1минут баскан килеш Дәүләт гимны тыңланыла)


- Татарстанның беренче президенты кем?
- Татарстанның беренче президенты - Минтимер Шәрипович Шәймиев.

-Укучылар, хәзерге көндә Татарстанның Президенты кем?

(Минниханов Рөстәм Нургалиевич)
- Татарстанның хәзерге президенты - Миңнеханов Рөстәм Нургалиевич.


-Менә, укучылар, без сезнең белән дәүләт символлары белән таныштык. Шуларны хәзер төрле ситуацияләрдә карап китик. Күз алдыгызга китерегез сезгә кунакка башка шәһәрдә яшәүче татар телендә сөйләшүче дустыгыз килде ди. Һәр төркемгә бүгенге тема буенча бирем бирәм, эшләп карагыз әле.


Е) Ситуатив күнегү.

1 нче төркем. Как скажешь, что в 1991 году был принят флаг Татарстана. Спроси, когда он был принят.

2 нче төркем. Как скажешь, что белый свет означает мир. Спроси, какой Государственный флаг Татарстана.


3 нче төркем.

Как скажешь, что автор слов гимна - Рамазан Байтимеров; Спроси, когда был принят гимн.


- Хәзер, укучылар, без сезнең белән әзрәк ял итеп алырбыз. Моның өчен без сезнең белән такта янына чыгабыз һәм МИКС-ФРИЗ-ГРУП структурасын эшләп алырбыз.


Ж) МИКС-ФРИЗ-ГРУП.

  • - Безнең мәктәп ничә катлы? (3)

  • - Татарстан Дәүләтенең ничә символы бар? (3)

  • - Татарстанның Дәүләт флагында ничә төс? (3)

- Игътибар! Укучылар, без сезнең белән текст тыңлаячакбыз. Сезгә текст нәрсә турында булуын сөйләргә кирәк булачак. Сез әзерме? Вы готовы? Тыңлыйбыз.

З) Аудирование (монолог тыңлау)

-Укучылар, текстны тәрҗемә итегез әле. Сез нәрсә аңладыгыз?

- Әйе, укучылар, текст Казан шәһәре турында. Молодцы!

- Укучылар, без бүген нәрсә турында сөйләштек? Дәресебезнең темасы нинди? Дәүләт символларына нәрсәләр керә? Татарстанның гимны музыкасы авторы кем? Сүзләрен кем язган?

-Укучылар, тактага карагыз әле. Монда диалог бирелгән. Безгә шушы диалогны тулыландырырга кирәк булачак. Ә хәзер игътибар белән тыңлыйбыз. (Диалогны уку)

Сезгә аңлашылмаган сүзләр бармы?

-Укучылар, бу диалогны төркемнәрдә эшлибез. Башладык.

И) Диалогны тулыландырыгыз.
- Саша, Татарстанның нинди символикасы бар?

  • Минемчә, ... .

  • Гербка нинди рәсем ясалган?

  • Минем уйлавымча, ... .

  • Татарстанның беренче Президенты кем?

  • Әлбәттә, ...

  • - Молодцы! Укучылар, китапларны яптык. Без сезнең белән тест эшләп алырбыз. Башладык.

К) Тест үткәрү:

1.Дәүләт символлары:

а) герб

б) флаг

в) орден

2.Татарстанның Дәүләт флагы ителгән ел:

А)1990

Б) 1991

В)1992

3. Татарстанның Дәүләт гербы кабул ителде :

а) 1991

б) 1992

в) 1993

4. Татарстанның Дәүләт гимны кабул ителде :

а) 1992

б) 1993

в) 1994

5. Татарстанның Дәүләт гимнының авторы:

а) Рөстәм Яхин

б) Рамазан Байтимеров

в) Мансур Мозаффаров

6. Татарстанның Дәүләт гимнының сүзләрен кем язган:

а) Рөстәм Яхин

б) Рамазан Байтимеров

в) Мансур Мозаффаров

7. Татарстанның беренче презеденты:

а) Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов.

б) Владимир Владимирович Путин.

в) Минтимер Шәрипович Шәймиев.

-Игътибар! Укучылар, вакыт бетте. Тестларны җилкә партнерыбызга (партнер по плечу) белән алмашабыз. Тестларны тикшерәбез. 0 хата - "5"ле, 1-2 хата - "4"ле, 3-4 хата - "3"ле, 5 хата - "2"ле. Билгеләр куябыз.

Тест җавапларын бергәләп тикшерү.

4.Йомгаклау.

- Ә хәзер дәресебезне йомгаклар вакыт та килеп җитте. Димәк, без бүген нәрсәләр турында сөйләштек? Фикерләр тыңланыла.(Авырсынган укучылар рус телендә әйтә алалар).

Укытучы:

-Укучылар, Ватаныбызны яратыгыз! Дәүләт символларын ихтирам итегез! Дәресебезне "Мин яратам,сине Татарстан " җыры белән тәмамлыйк.

Билгеләр кую.

V. Өй эше:

I төркемгә- "Дәүләт символлары" темасына сөйләргә әзерләнергә

II төркемгә- "Дәүләт символлары" темасына диалог төзергә.

III төркемгә- 1 нче күнегү, 151 бит диалогны тулыландырырга.


Символы государства отображают мысли -мечты, желания-стремления, многовековые традиции страны и народа.

-Шуңа күрә, дәүләт символларын хөрмәт итәргә, сакларга кирәк.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал