7


  • Учителю
  • Татар әдәбияты, 7нче сыйныф (рус төркеме) . Тема: Бәйрәмнәрегез котлы булсын! (План)

Татар әдәбияты, 7нче сыйныф (рус төркеме) . Тема: Бәйрәмнәрегез котлы булсын! (План)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Фирдинә Ишметова,Яшел Үзән шәһәре 4нче гомуми урта белем бирү мәктәбе укытучысы.

Татар әдәбияты,7нче сыйныф(рус төркеме).

Тема:Бәйрәмнәрегез котлы булсын!

Максат.Дөрес һәм аңлап уку күнекмәләрен,логик фикерләү сәләтен үстерү,укучыларның сөйләм телен баету,иҗат эшчәнлеген үстерү. Татар халкының бәйрәм-йолаларына мәхәббәт тәрбияләү,әдәп тәрбиясен өйрәтү.

Материал:Татарча да яхшы бел,Р.Р.Нигъмәтуллина,К.,М.,2007.

Җиһазлау:Аудиоязма,карточкалар,рәсемнәр,компьютер;слайдларда:фонетик күнегү,бәйрәмнәргә кагылышлы рәсемнәр,терәк сүзләр,тест,милли ризыклар,"Нардуган"бәйрәме турында текст,кроссворд

Дәреснең формасы:Дәрес-әңгәмә.

Дәреснең төре: Сөйләм үстерү дәресе

Дәреснең барышы

1.Оештыру өлеше.

УК.Кәефләрегез ничек?Ял көннәрегез ничек үтте?Балалар сез бәйрәмнәрне яратасызмы?Яңа елны көтәсезме?Кайда үткәрергә җыенасыз?

2.Фонетик күнегү.Татар теленә генә хас авазларны искә төшерү.Аудиоязманы тыңлап ,кабатлау.

-гаилә,бәйрәм көн, табын,шәһәр,савыт-саба,күңел ачу,җиләк-җимеш,бүләк.-(сүзләрне тиешле хәрефләрне куеп уку)

-кайсы сүз артык?(шәһәр)

-тема итеп нинди сүзне билгеләр идегез?(бәйрәм көн)

3.Яңа белем күнекмәләр.

Ук.Балалар,без дә дәрес башында Яңа ел бәйрәме турында сөйләшкән идек?Сез тагын нинди бәйрәмнәрне беләсез?(Туган көн,әниләр бәйрәме,Яңа ел,Корбан бәйрәме) Ә мәктәптә без сезнең белән нинди бәйрәмнәр үткәрәбез? ("Сөмбелә","Нәүрүз", "Әкиятләр кичәсе","Йолдыз сәгате" ,КВН һ.б)Укучылар, без дә бүген сезнең белән бәйрәмнәр турында сөйләшербез.Безнең бүгенге дәресебезнең темасы "Бәйрәмнәрегез котлы булсын "дип атала.

б)Фонетик күнегүдәге сүзләрне кулланып рәсем буенча җөмләләр төзү.

Ук.Укучылар,фонетик күнегүдәге сүзләрне тагын бер кат укып чыгыгыз . Хәзер шуларга нигезләнеп, шушы рәсем өстендә җөмләләр төзеп карарбыз. Ничек уйлыйсыз, рәсемдә нинди бәйрәм турында сүз бара ?(җөмләләр тыңлана)

Ук.Бүген без сезнең белән тагын бер бәйрәм белән танышырбыз һәм төрки халыкларның, шул исәптән татар халкының яраткан бәйрәме турында текст тыңлап китәрбез.Текстны тыңлар алдыннан,түбәндәге сүзләрне карап китик.

в)Терәк сүзләр белән танышу.

-төрки халыклар

-декабрь ахырыннан

-борынгыдан килгән

-нар сүзе

-чуваш халкы

-йөзләрен яшереп

--бер-берсен

-такмаклар әйтәләр (бергәләп уку ,аңламаган сүзләрен сүзлек ярдәмендә тәрҗемә итү)

в)Язмада "Нардуган бәйрәме турында текст тыңлау.

Ук.Текстны тыңлагыз.Сүз нинди бәйрәм турында бара?Балалар,ә хәзер дәреслекләребезнең 80 нче битен ачып,15 нче биремне карыйбыз.(биремне уку)

д)Дәреслек өстендә эш.

80 нче бит,15 бирем"Нардуган"текстын дәреслектән уку

Физпауза.

Бәйрәм көнне бакалар

Баталар да, калкалар,

Баталар да, калкалар.

Физзарядка ясарга дип,

Бер урынга басалар.

Алга да иеләләр,

Артка да бөгеләләр,

Уңга да борылалар,

Сулга да борылалар.

Кул чәбәкләп алалар,

Аннары утыралар.

Диалогик сөйләмне үстерү.

Ук.Укучылар,бакалар бәйрәм итә торсыннар,ә без дәресебезне дәвам итәбез.Хәзер тыңланган текстка сораулар төзеп карыйк,парлап эшлибез.

(Тыңланган текстка сораулар төзү,дәреслек өстендә парларда эш)

5.Ныгыту.

Ук.Балалар,сезнең барыгызга да текст аңлашылдымы?Бик яхшы.Хәзер шушы биремнәргә җаваплар уйлап карарбыз.

А)Дәреслекне ябып , ситуатив күнегүләр буенча сөйләм төзү.

-Сообщи другу о том:-что "Нардуган"продолжается до 5 го января.

-Вырази своё мнение:-праздновали ли предки татар этот праздник?

-Согласен ли ты:-что праздник Нардуган проводится зимой?

-Вернувшись домой расскажи маме:как проводится этот праздник?

-Представь:-что завтра праздник "Нардуган",поздравь учительницу с праздником.

-Завтра в школе праздник"Нардуган":-пригласи друга на праздник..

Ук.Әйе балалар,бәйрәмгә кунакка баралар,кунаклар да чакыралар.Сез бәйрәмдә кунакны каршы алырга ничек хәзерләнәсез ?(Табын хәзерлибез,өйләрне чиста,матур итеп җыябыз,матур киемнәр киябез,тәмле ризыклар пешерәбез)Татар халкында кунакны нинди милли ризыклар белән сыйлыйлар?(Кош теле,бавырсак,сумса,бәлеш,чәкчәк,өчпочмак,гөбәдия)

Ук.Укучылар,безнең дәресебездә дә кадерле кунаклар бар бит.Әйдәгез ,аларга бергәләп табын хәзерлибез.Әгәр шушы биремне үтәсәк, алар канәгать булырлар дип ышанасы килә.

В)Рәсемнәрне сүзләр белән алыштырып шигырь уку.

Ук.Бәйрәм итү,кунакка бару , бик күңелле,шулай бит .Ә сез кунакта үзегезне ничек тотасыз?Хәзер без сезнең белән бер тест эшләп китәрбез.(Экранда сораулар яктыртылып барыла,укытучы укый)

1.Кунакка кайчан барырга ярый?

а)рөхсәтсез,чакырусыз

б)алдан сөйләшеп ,килешеп

в)кайчан телисең ,шунда

2.Кунакка сәгать ничәгә барырга?

А)хуҗалар сәгать ничәгә чакырса,шул вакытка

Б)иртәрәк яки соңга калып

В)кайчан телисең,шунда

3.Өйгә ничек керергә кирәк?

А)звонокка басып яки ишек шакып

Б)шаулап,кычкырып

В)ишеккә аяк белән тибеп

4.Гадәттә ,алдан кемнәр керә?

А)кызлар

Б)малайлар

В)барысы да бергә

5.Кунаклар кем белән исәнләшәләр?

А)дуслары яки сыйныфташлары белән

Б)хуҗаларның барсы белән дә

В)беркем белән дә исәнләшмиләр

6.Киемнәрне кая куярга?

А)диванга ташларга

Б)элгечкә элергә

В)кая телисең шунда ташларга

7.Табын янына кайчан утырырга мөмкин?

А)хуҗалар рөхсәте белән генә.

Б)кем кайчан тели,шунда

В)иң беренче булып

8.Кунакта күпме вакыт булырга мөмкин?

А)бик озак булырга ярамый

Б)күпме телисең ,шулкадәр

В)башка кунаклар кебек.

9.Нинди уеннар уйнарга ярый?

А)Хуҗа нинди уеннар әзерләгән,шуларны

Б)йөгереп,сикереп уйнарга

В)нинди уеннар телисең,шуларны.

Ук.Барлык сорауларга да җаваплпрыгыз әзерме?Хәзер бергәләп тыңлап китәрбез.Рәхмәт балалар,сезнең белән кунакка барырга була икән.Ә кунак чакырырга...? Бәйрәмгә кунак чакыру,сыйлау үзе бер хөрмәт,ләкин аның күңелен дә күрә белергә кирәк.Балалар,әйтегез әле, кунакның күңелен ничек ачалар?(Төрле җырлар,уеннар хәзерлиләр,караокэ җырлыйлар)

Без дә хәзер татарларның бәйрәмнәрдә бик яратып уйналган"Йөзек салыш"уенын уйнап китәрбез.

В)Йөзек салыш уены.(Саналмыш санау)

Әке-бәке,кыек сәке,эремчек.

Син кал,бу чык.

(Чыккан укучы йөзек сала,йөзекле укучыны белеп тотсалар,җәза бирелә."Яратыгыз"дигән җыр башкарыла)

6.Йомгаклау. Ук.Балалар,бүген без сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек?Нинди бәйрәмдә булдык?Хәзер үзләштергән белемнәребезне тикшереп ,кроссворд чишеп китәрбез.

А)Кроссворд чишү.("Нардуган"сүзе килеп чыга.)

гыйнвар

нар

төрки

декабрь

кояш туган

өйдән-өйгә

такмак

Нартаван

1."Нардуган" бәйрәме кайсы айга кадәр дәвам итә?

2.Кояш сүзен төрки халыклар ничек дип атыйлар?

3."Нардуган "кайсы халыкларның бәйрәме?

4.Ул кайсы айда башлана?

5.Яңа ел нәрсә туган көнне башлана?

6.Бу бәйрәмдә кешеләр кая йөриләр?

7.Нәрсәләр әйтәләр?

8.Чуваш халкы Яңа ел бәйрәмен ничек дип атый?

Димәк ,без сезнең белән нинди бәйрәмгә хәзерләндек?

Балалар,сезгә "Нардуган "бәйрәме ошадымы? Кем безгә шушы бәйрәм турында сөйләп бирергә тели?

Б)Монологик сөйләм үстерү.(Кроссвордтагы сүзләрне файдаланып рәсем буенча сөйләм төзү.)

Өй эше.

Ук.-Әйе,балалар,бәйрәмнәр барыбызга да бик кирәк.Барлык бәйрәмнәр дә, бик күңелле,ямьле.Шуңа да карамастан ,һәркемнең үзе яраткан бәйрәме бар.Сез дә өйдә "Минем яраткан бәйрәмем"темасына хикәя төзеп килерсез, көндәлегезгә язып куегыз.

Нәтиҗә:билге кую.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал