7


  • Учителю
  • Белем бирүдә федераль дәүләт стандартын гамәлгә кую чорында татар телен укытуда инновация

Белем бирүдә федераль дәүләт стандартын гамәлгә кую чорында татар телен укытуда инновация

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

ӨСТӘМӘ ПРОФЕССИОНАЛЬ БЕЛЕМ БИРҮ

ДӘҮЛӘТ АВТОНОМ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

"Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты"

Милли мәгариф лабораториясе

Проект эше

Тема:"Белем бирүдә федераль дәүләт стандартын гамәлгә кую чорында татар телен укытуда инновация"

Башкарды:

Казан шәһәре Идел буе районы "Аерым предметларны тирәнтен өйрәнеләторган 24 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәйхетдинова Люция Хәбир кызы



Проект эше яклауга кертелде:

24 апрель 2015 ел

Проект эшенең җитәкчесе:

Мозаффарова Мингаян Гаяз кызы

педагогика фәннәре кандидаты









Казан-2015

Эчтәлек

Кереш.

1.1 Теманың актуальлелеге.....................................................................3

1.2 Проектның максат һәм бурычлары.............................................. 4 -5

I Бүлек.

  1. Инновация турында гомуми төшенчә.............................................6-7

  2. Укыту-тәрбия процессында педагогик технологияләрнең роле..8-10

II Бүлек. Белем бирүдә федераль дәүләт стандартын гамәлгә кую чорында татар телен укытуда инновация

2.1 Яңа тип укыту-методик комплектлары................................................. 11-13

2.2. Татар теле дәресләрендә педагогик технологияләр........................... .14-21

Йомгаклау..................................................................................................... 22-23

Кулланылган әдәбият .....................................................................................24-25
















Кереш

1.1 Теманың актуальлелеге.

Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, тормышта әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия процессына да кагыла. Укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар, чаралар гамәлгә керә, метод-алымнар үзгәреш кичерә, камилләшә. Заман мәктәбе укыту-тәрбия системасында бала шәхесе үсеше өчен зарур эшчәнлек оештыру мәсьәләсе белән тирәнтен шөгыльләнә. Педагогик осталыкның торган саен әһәмияте арта баруы шуның белән аңлатыла да инде. Укытучыдан актив педагогик эзләнү, үстерелешле укыту принцибына нигезләнгән системалы эшчәнлек булдыру таләп ителә. Бу системаның төп максаты - шәхес тәрбияләү, кечкенәдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү. Яңача эшләргә омтылу - һичшиксез уңай күренеш. Максатка ирешү өчен, иң элек теге яки бу "яңа" системаның концепциясен өйрәнү таләп ителә. Укытучы әлеге система турында махсус мәкаләләр, хезмәтләр белән танышырга, шул системада эшләүче укытучылар белән фикерләшергә, аларның эш тәҗрибәсен өйрәнергә бурычлы.

Заман татар теле һәм әдәбиятын укытуга катгый таләпләр куя: мәктәптә укытылган дистәләгән предметлар янәшәсендә татар телен үзләштерү, туган тел матурлыгын танып-белүне оештыру, балада гомер буена җитәрлек абруйлы мөнәсәбәт, горурлык хисе уяту. Дәрес шәхес күңелен кузгатырлык булырга тиеш. Иҗади фикерләүгә сәләтле, иҗади эшчәнлек оештыруга омтылган укытучы гына укучысын үз фикере, үз-үзенә адекват бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп тәрбияли ала.



1.2 Проектның максаты һәм бурычлары.

Проектның максаты: Белем бирүдә федераль дәүләт стандартын гамәлгә кую чорында татар телен укытуда инновацион эшчәнлек торышы белән танышу.

Проектның бурычлары:

- татар телен туган тел буларак укытуда яңа тип укыту-методик комплектларын ачыклау;

- татар телен туган тел булмаган тел буларак укытуда яңа тип укыту-методик комплектларын ачыклау;

- татар теле дәресләрендә планлаштырылган нәтиҗәлелекне эффектив тәэмин итә торган педагогик технологияләрне кулланышка алу.

Проектның өйрәнү объекты: татар телен укытуда инновацион укыту- методик комплектлары һәм педагогик технологияләр.

Хезмәтебезнең гамәли кыйммәте шуннан гыйбарәт: эзләнү-тикшеренүләр барышында тупланган материал, тикшерү нәтиҗәләре махсус һәм югары уку йортларында әдәбият һәм тел буенча үткәрелә торган махсус курсларда, семинарларда кулланыла ала.

Эшебездә кулланылган методлары: эзләнү-тикшеренү, мәгьлүмат-фактларны чагыштыру һәм гомумиләштерү.

Эшебез барышында без күп кенә теоретик материал белән танышып, җитди гомумиләштерүләр ясадык, күренекле чит ил, рус һәм татар галимнәренең, тел белгечләренең, язучыларның хезмәтләрен һәм истәлекләрен өйрәндек, аларның кыйммәтле фикерләренә таяндык. Алар арасында - Америка галиме Джеймс Боткин, Василий Васильевич Давыдов, күренекле педагаг Ш.А.Амонашвили, академик, психология фәннәре докторы Ә.З. Рәхимов, Д.Халперн, Г.Селевко, Д.Барелл бар.

Хезмәтнең структурасы керештән, ике бүлектән, йомгаклау өлешеннән, кулланылган әдәбият исемлегеннән һәм кушымтадан тора.

Кереш өлештә эшнең актуальлелеге, төп максатлары һәм бурычлары яктыртылган. Төп өлеш үзе ике бүлеккә бүленгән. Беренче бүлектә инновация турында гомүми төшенчә бирелде. Икенче бүлектә татар телен укытуга инновацион якын килү алымнары өйрәнелде. Йомгаклау өлешендә төп нәтиҗәләр чыгарыла, үткәрелгән тикшерүнең уңай яклары ассызыклана.



























I БҮЛЕК

  1. Инновация турында гомуми төшенчә.

«Инновация» (яңа, заманча) термины ХIХ гасырдан ук кулланылышта йөри. Аны Америка галиме Джеймс Боткин тәкъдим иткән. Педагогика өлкәсендә яңалык проблемалары белән шөгыльләнә башлау узган гасырның 50 нче еллар ахырына туры килә. Безнең илдә фәнни әдәбиятта бу төшенчә 80 нче елларда күренә башлады. "Инновация" термины педагогик тәҗрибәдәге махсус эшләнгән яисә "очраклы рәвештә генә алынган" яңалык итеп кабул ителә. Фәнни әдәбиятта "яңалык" һәм "инновация" төшенчәләре төрлечә аңлатыла. Яңалык - ул укыту процессына караган яңа чара (яңа метод, яңа методика, яңа технология һ.б.). Әлеге чараны үзләштерү процессын инновация дип санала. Хәзерге заман таләпләренә туры килә торган белем бирү шәхесне җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш ситуацияләренә, фән нигезләрен ныклы үзләштерүгә әзерләүне күздә тота. Соңгылары исә, яңа технологияләрне файдаланып, иҗади мөмкинлекләрне, фикерләүне, аралашу күнекмәләрен үстерү яңаны үзләштерү зарур.

Инновация укыту-тәрбия процессының эффектлылыгын күтәрүдә мөһим чараларның берсе булып тора. Заманча технологияләрне кулланганда, яңаны үзләштерү процессы буларак дәрес системасыннан укучыларның "төп яшәү формасына" күчүе күзәтелү (дәрес-иҗат, дәрес-очрашу, дәрес-хезмәт, дәрес-аралашу, дәрес-дуслык, дәрес-концерт, дәрес-әңгәмә, катнаш дәрес, дәрес-түгәрәк өстәл, дәрес-остаханә һ.б.) зарур. Танып-белү эшчәнлеген оештыруда инновацион якын килү педагогик инновацияләрне гамәлгә куюны һәм актив куллануны аңлата.

Педагогик инновация-ул:

а) белем бирүгә яңалыклар кертүче максатка юнәлтелгән үзгәрешләр;

б) яңалыкларны үзләштерү процессы;

Белем бирүдә инновацион процесслар бер-берсе белән бәйләнештә. Инновацияне укытуда яңа методикалар куллану, дәрес оештыруның яңа ысулларын булдыру, белем бирүне оештыруда яңалыклар кертү белем бирүнең нәтиҗәсен бәяләү методлары дип аңларга кирәк.

  1. Укыту-тәрбия процессында педагогик технологияләрнең роле.

Бүгенге көндә педагогик технология дигән термин еш кулланыла.

Педагогик технологиянең 3 аспекты булып: а) фәннилек, б) белем бирүне планлаштырып, эш нәтиҗәсенә ирешүнең максаты, эчтәлеге һәм бирү методлары җыелмасы алгоритмы булуы, в) педагогик процессны шәхес үзенчәлеген искә алып, төрле -төрле чаралар кулланып оештыру тора.

Соңгы елларда тормышның барлык өлкәләренә дә , шул исәптә уку-укыту системасына да, компьютер үтеп керде. Заман мәктәбе тормышын мәгълүмати-компьютер технологияләреннән башка күз алдына китереп булмый. Укучыларда уку процессына кызыксыну уяту өчен стандарт методлар белән генә чикләнергә ярамый. Укыту процессын информатизацияләү мәгариф өлкәсендә гаять зур мөмкинлекләр тудыра, чөнки аны белем бирүдә бик нәтиҗәле итеп кулланып була. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дә компьютер технологияләрен максатка туры китереп кулланырга мөмкин. Укытуның бу төр яңа технологияләрен урынлы куллану укучыларның шәхси үзенчәлекләрен искә алырга, укытучы белән укучыларның бердәм эш алымнарын камилләштерергә, белем бирүнең сыйфатын күтәрергә мөмкинлек тудыра. Компьютер сыйныф тактасын да, тарату материалын да , дәреслекләрне дә алыштыра ала.

Бүгенге балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Мәктәп баласы булган өйдә компьютер булмыйча калмый. Алай гына да түгел, хәзер кайбер балалар бакчасында да заманча технологияләрне үзләштерү мөмкинлеге тудырылган. Шуңа да еш кына укучы бүген укытучыга караганда да күбрәк белә. Әгәр дә элек мәктәп баласы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала. Шуңа да хәзерге педагоглар үсмерләрне үз предметы белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен төрле хәйләләр уйлап табарга - шул ук мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тиеш.

Компьютер технологиясеннән нәтиҗәле файдалану-заман таләбе, педагогик мөһим бурыч. Яңа төр эшчәнлек, компьютерда эшләү бәрабәренә укытуның сыйфатын күтәрүгә ирешү-компьютер технологиясенең иң өстенлекле ягы. Дәресләрдә компьютер куллану укучыларның актив һәм аңлап эшләвен тәэмин итүнең яңа алымы буларак дәресне тагын да күрсәтмәле итә.

Укучыларга татар телен үзләштерүне оештыру, аларның татар теле буенча белем дәрәҗәсен тикшерү, вакыт үткән саен, бу өлкәгә нинди дә булса яңалык кертелүне таләп итә. Укытуда һәм укучыларның белемнәрен тикшерүдә шундый яңа алымнар, элек кулланылмаган технологияләрдән файдалану - барысы да бу предметны укыту методикасын, укучыларның белем дәрәҗәсен камилләштерү өчен этәргеч була. Тестларның башка төр күнегүләрдән өстенлеге, аларны башкаруның һәм тикшерүнең тизлегендә генә түгел, аларны әле башка традицион язма эшләрдә дә, перфокарталар белән эшләгәндә дә, компьютер программаларында да файдалану уңышлы.

"Күп белдерүгә караганда, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү - укытучы бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы", - дигән мәгърифәтчебез Галимҗан Ибраһимов. Минем фикеремчә, бүгенге көндә дә заманча технологияләрнең асылын Г.Ибраһимовның шушы фикере тулысынча тәшкил итә.

Әйтелгәннәрдән чыгып, шундый нәтиҗә ясарга була: педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы - шушы яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алып, укытуның һәр этабында балаларга уку материалын үзләштерүнең иң уңышлы вариантын табу. Шул ук вакытта күргәзмә материалларның бер-берсе белән ярашырга тиешлеген дә онытырга ярамый. Татар теле дәресләрендә инновацион технологияләрне куллануның өстенлеге бәхәссез. Бу - чынбарлык һәм замана таләбе.


II бүлек. Белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын гамәлгә кую чорында татар телен укытуда инновация.

2.1. Яңа тип укыту-методик комплектлары.

Татарстан Республикасының дәүләт телләрен өйрәтүнең эффектив технологиясен эшләү максатында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2005 нче ел, 22 нче августыннан 1035/5 нче боерыгы нигезендә республикада дәүләт теле буларак татар телен өйрәнү процессында концентрик технологияне гамәлгә кую һәм рус телле укучылар өчен татар теленнән "Татарча да яхшы бел" укыту-методик комплексын (УМК) эшләү һәм сынау буенча эксперименталь эшчәнлек алып барыла. "Татарча да яхшы бел" укыту-методик комплексы авторы Нигъмәтуллина Розалия Рәхмәтулла кызы.

Бүгенге көндә дә "Татарча да яхшы бел"укыту-методик комплексы белән татар теле укытучылары эшли.

Бу укыту-методик комплексының үзенчәлеге шунда:

1) ул түбәндәге бердәм максатларны эффектив тәэмин итә ала торган укыту-методик комплексы:

  • дидактик - укучы теоретик белем ( грамматик категорияләр + лексик берәмлекләр) белән коралланып, үзен кызыксындырган, үзен чолгап алган яшәү даирәсе таләп иткән яссылыкта аралашуга чыгу мөмкинлегенә ия була → фикерен татар телендә башкаларга җиткерү, ягъни сөйләмгә чыгу алгоритмы белән коралландырыла. Ягъни коммуникатив компетентлылыгы үсеше тәэмин ителә;

  • үстерешле - укучының танып-белү күнекмәсе, логик һәм фәнни һәм иҗади фикерләү күнекмәсенең тотрыклы үсеше өчен җирлек тудырыла;

  • тәрбияви - социаль-мәдәни компетентлылык, гомумкешелек кыйммәте булган янәшә яшәүче (күрше) халыкның телен, сәнгатен, танылган шәхесләрен танып белү тәэмин ителә. Белү = аңлашу. Бу исә, милләтара мөнәсәбәтләр матурлыгына (толерантлык) илтә ала.

2) укытучының уку эшчәнлеген оештыруын, укучыларның танып-белү эшчәнлекләрен эффектив итә торган белем чыганагы;

3) чит тел өйрәнүдә гомуми белем бирү дәүләт стандартлары таләпләренә җавап бирә.

Новатор укытучы - Р. Г. Хәсәншина тарафыннан эшләнгән, республикакүләм эксперимент үткән, гамәлдәге программа нигезендә (Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа, 5 - 11 нче сыйныфлар - Казан: Мәгариф, 2011) кабат камилләшеп нәшер ителгән Укыту методик комплекты "Татар теле -V-IX".Укыту-методик комплектының (УМК)ның үзенчәлеге түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • УМК аерылгысыз компонентлардан тора - татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең V-IX сыйныфлары өчен дәреслекләр, һәр дәреслеккә методик кулланма - дәресләрнең тулы эшкәртмәсе, диагностик материал;

  • УМК педагогик технология - Ә. З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә (ИҮТ) корылган; дәреслектәге һәр бирем бер дәрес темасын һәм эчтәлеген тәшкил итә, укучылар темаларны УМ (уку мәсьәләсе) кую аша үзләре чыгаралар; һәр бирем эчтәлеге укытучы өчен әзерләнгән методик кулланмада күрсәтелә; дәреслектәге бирем һәм күнегүләр, технология таләп иткәнчә, бер-берсе белән тыгыз бәйләнеп, адымлап үтәлүне күздә тота; дәреслектәге белешмә һәм үтәлгән биремнәр нигезендә гомумиләштерелгән модель (схема) төзелә, шуңа таянып, укучыларның үзләре тарафыннан кагыйдәләр чыгарыла;

  • дәреслектә бирем һәм күнегүләр укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып төзелгән, тәрбияви әһәмияте булган һәм, иң беренче чиратта, укучыларда әхлакый сыйфатларны камилләштерүгә юнәлтелгән текст, мәкаль, әйтемнәргә зур урын бирелгән;

  • дәреслеккә сәгатьләр саны (укыту планы нигезендә татар теленә 102 сәгать каралган) бүленешендә темалар һәм барлык эш төрләрен - диктант, изложение, сочинение, контроль тестлар- үтәү өчен вакыт бүленгән. Язма эш текстларының барлык төрләре дә методик кулланмада аерым бүлек итеп бирелгән;

  • программа буенча каралган эш кәгазьләрен язарга өйрәнү өчен, теоретик белешмә һәм язу үрнәкләре кертелгән;

  • картина буенча тасвирлама тибындагы сочинение үзенчәлеге, аны язу тәртибе һәм хөкем йөртү тибындагы сочинение үзенчәлеге, аны язу тәртибе тәкъдим ителгән.

  • дәреслектә дә, методик кулланмада да өй эшләре өч дәрәҗәдә тәкъдим ителеп, алар өч төрле шартлы билге белән күрсәтелгән (мәҗбүри, ярым иҗади, иҗади);



2.2. Татар теле дәресләрендә педагогик технологияләр.

Бүгенге көндә халык мәгарифе икътисадын, укыту техникасын һәм технологиясен, укытуны компьютерлаштыру мәсьәләләрен өйрәнү-тикшеренү эше киң җәелде. Шуңа бәйле рәвештә педагогик технология, педагогик техника төшенчәләре дә актив кулланылышка керде. Технология - (грек теленнән алынган сүз; сәнгать, осталык дигән мәгънәне белдерә) фәннең яисә җитештерү өлкәсенең билгеле бер тармагында кулланылучы методлар, алымнар, ысуллар җыелмасы ул. Педагогик технология укытуны, белемнәрне үзләштерүне, идея-фикерне, төрле чараларны, ысулларны планлаштыруны һәм гамәлгә ашыруны үз эченә ала. Аларның бурычы - укыту процессын, яңалыклар кертеп, даими камилләштереп тору, яңа дәреслекләр, укыту өчен кинофильмнар, компьютерларга программалар һ.б. ярдәмлекләр төзү. Хәзерге заман таләпләренә туры килә торган белем бирү шәхесне җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш сынауларына, фән нигезләрен ныклы үзләштерүгә әзерләүне күздә тота. Заманча технологияләр кулланып татар телен өйрәтү- уку-укыту процессын яңача оештыру ул. Ул түбәндәге максатларны күздә тотып башкарыла:

1) татар телен өйрәнүгә кызыксындыру, теләк уяту;

2) укучыларның танып-белү активлыгын арттыру;

3)телне өйрәнү буенча уңай шартлар булдыру;

4) укучыларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу. (Р.Б.Камаева).

Татар теле дәресләрендә планлаштырылган нәтиҗәлелекне эффектив тәэмин итә торган педагогик технологияләрне ассызыклыйк.

1) Шәхескә юнәлтелгән технология. Татар телен ана теле буларак өйрәтүнең сыйфатын яхшыртуда әлеге технологияләр зур әһәмияткә ия. Аларның асылы-укучы шәхесенә хөрмәт белән карау, аның иреген чикләмәү, укытуның җитәкче күрсәтмәләренә сукырларча буйсынуга нигезләнгән төреннән ераклашу. Аның урынына үзара аңлашу, ихтирамлык мөнәсәбәте, иҗади эш стилен булдыру; инде хәзер мәгълүматны аңлы рәвештә кабул итәргә әзер булган, табигый сәләтен уңышлы файдалана белгән, төрле тормыш шартларында кулланылырлык тәҗрибәгә ия яшь буын тәрбияләү кирәк.

Күренекле педагаг Ш.А.Амонашвили шәхескә хөрмәт белән карау

технологиясендә телгә өйрәткәндә иң мөһим шарт итеп, укучыларның

язма, телдән сөйләм эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыруны , аңлап

укуны һәм лингвистик мөмкинлекләрне камилләштерүне сорый.

Ш.А.Амонашвили укучыларның эшен балалар белән бәяләүне дөрес түгел

дип исәпли. Ул балалар хезмәтен үзанализ ярдәмендә һәм сүз белән характерлап, сөйләп биреп бәяләргә тәкъдим итә.

2) Уен технологиясе Уен - гаҗәеп киң төшенчә. Шиллер уенны «һәр сәнгатьнең нигезе» дип санаган. Уен бөтен кешелек мәдәниятенең нигезендә ята, чөнки уен - иҗат эшенең беренче адымы. Ул - мәҗбүрилектән котылу юлы: кеше уйнаган вакытта ирекле уйный, тоя, иҗат итә башлый, бары тик яшәешнең табигый эчке законнарына гына буйсына.Укучылар коллективында уен һәм белем бирү бер-берсенә шул кадәр тыгыз үрелгән, кайбер очракларда аларның чикләрен билгеләү дә кыен, чөнки уенның кайчан шаярудан туктап, чын хезмәткә әйләнүен белеп булмый. Укучыларга хас хәрәкәтчәнлек, яңалыкка омтылыш күп.

Уеннарны гадәттә берничә төркемгә бүлеп йөртәләр:


-​ әле өйрәнелмәгән татар лексикасын үзләштерергә ярдәм итүче уеннар;


-​ өйрәнелгән лексиканы ныгытырга ярдәм итүче уеннар;


-​ грамматик кагыйдәләрне кызыклы формада бирүче уеннар;


-​ грамматик формаларны, җөмләдә сүзләр бәйләнешен һәм җөмлә төзү күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итүче уеннар.


Формалары ягыннан алар телдән һәм язма уеннарга, өстәл һәм хәрәкәтле уеннарга бүленәләр.


Татар теле дәресләрендә уеннар материалның үзенчәлеге һәм эчтәлегенә, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә карап, дәреснең өч этабында да: белемнәрне актуальләштергәндә, яңа тема өйрәнгәндә һәм ныгытканда да кулланыла.


3) Проблемалы укыту. Проблемалы укыту педагогик процессны укытучы җитәкчелегендә укучыларның проблемалы ситуацияләрне чишүгә юнәлтелгән эшчәнлеге буларак карый, шуның нәтиҗәсендә белемнәр үзләштерелә, күнекмәләр формалаштырыла, фикерләү үсә. Проблемалы укыту материалны проблемалы ситуацияләр төсендә тәкъдим итүне сорый. Проблемалы ситуация укучыны активлаштыручы эш-гамәлләр, сораулар ярдәмендә тудырыла. Укытучы укучыларны каршылыклы күренеш белән таныштыра, аны чишү юлын табарга тәгъдим итә. Бер күренешкә төрлечә якын килү юллары билгеләнә, сорауларкуела, проблемалы биремнәр бирелә. Проблеманы чишү барышында укучылар яңа белемнәрне үзләштерәләр, мәгълүмат алалар. Проблемалы укыту технологиясен гамәлгә ашыру өчен: иң үткен мәсьәләләрне сайлап алу, укытуның проблема тудыруга корылган моделен төзү, укытучының осталыгы, укучыны активлаштыра алуы кирәк.

4. •Аралашуга өйрәтү технологиясе. Аралашуга өйрәтү технологиясе, ягъни коммуникатив технология Е.И.Пассов, В.П.Кузовлев, В.Б.Царьков һ.б. хезмәтләренә нигезләнә.


Бу технологиягә корылган дәресләрдә күнегүләр системасы аралашуга корылган. Е.И.Пассов ике төр күнегүне аерып күрсәтә: шартлы тел күнегүләре һәм тел күнегүләре. Шартлы тел күнегүләре күнекмәләр үстерү максатыннан махсус оештырыла. Бу күнегүләр бер типтагы лексик берәмлекләрнең кабатлануына нигезләнә. Тел күнегүләре аша лексика һәм грамматиканы күпләп өйрәнү мөмкинлеге тормышка ашырыла. Күнегүләр эшләү барышында хаталарны төзәтү эше дә оештырыла. Фонетик хаталарны төзәтү максатыннан һәр дәрестә фонетик күнегүләр планлаштырыла. Татар теленә генә хас булган нинди дә булса аваз алына һәм 1-2 атна дәвамында шул авазны дөрес әйтү өстендә күнегүләр эшләнелә. Ә грамматик хаталарны төзәтүгә барлык укучыларның игътибарын тарту мөһим, ләкин кагыйдәләрне анлату озакка сузылырга тиеш түгел. Коммуникатив технологиянең өстенлеге укыту процессында сөйләм материалын барлык балаларның да үзләштерә алуы өчен шартлар булдыруда


5) Тәнкыйди фикерләү технологиясе

"Критик" фикерләү, беренче карашка, "тәнкыйди фикер йөртү, тәнкыйть күзлегеннән карау" дип кабул ителә. Ләкин белем бирү системасында бу төшенчә стандарт булмаган фикерләүне, укытуның иң югары дәрәҗәдә камилләшүен ассызыклый. Билгеле, укыту эшчәнлеге икеяклы процесс. Шунлыктан критик фикер йөртү дә ике яктан тәңгәл булырга тиеш. Бүген алынган мәгьлүматның иртәгә гамәлдән төшеп калуы гадәти хәл. Төрле өлкәләрдә үзлегенннән белем алып, аны тормышта куллана алучы шәхес кенә замана белән бергә атлый ала.

Алшартлар нидән гыйбарәт? Укучының белемнәрне пассив үзләштерүе түгел, киресенчә, алардан танып белү эшчәнлегендә актив файдалана алуы беренче урынга чыга. Бүгенге көндә

мәгълүматны интернет ресурслардан иркен табарга мөмкин. Бары тик үзеңә кирәген сайлап алып, үз карашыңны формалаштырырга гына кирәк. Тагын бер үзенчәлек - ул бергәләп коллективта эшләү, "киртәләрсез" аралашу.

Г.Селевко фикеренчә, критик фикерләү - интеллектуаль (гамәли) эшчәнлек төре: мәгълүматны кабул итү, төшенү, хәтердә калдыру, иҗади, интуитив фикерләү кебек психологик төшенчәләрне ала. Критик фикерләү технологиясенең үзенчәлек төрләре:

- белем бирүнең эчтәлеге аның күләмен яки мәгълүматның санын түгел, бәлки укучының бу мәгълүмат белән тулысынча идарә итә алуын хуплый: танып белү, үзләштерү, аңлап төшенү, гамәлдә куллану;

- белем алуда мөстәкыйль рәвештә күнекмәләр булдыру;

- коммуникатив эшчәнлеккә нигезләнгән икеяклы процесс;

- танып- белүдә үтеләсе материалның уңай һәм тискәре якларын ачу;

- төгәл билге.

Критик фикерләү:

  • төпле сораулар,

  • ышанычлы дәлиллләр,

  • уйланылган адымнар.

Критик фикерләү:

  • кызыксыну

  • эзләнү,

  • үз-үзеңә сорау кую (ни өчен?)

  • җавап табу,

  • үз фикереңне булдыру,

  • башкалар фикеренә колак салу,

  • кабул ителгән карарга тәнкыйть күзлегеннән карау.

Критик фикерләүче шәхеснең характер сыйфатлары (Д.Халперн технологиясе буенча):

  • Эзлекле әзерлек, ният. Яңа фикер көтмәгәндә туа һәм һәрвакыт буталчык була. Бу сыйфат фикерне билгеле бер эзлеклелеккә тезәргә мөмкинлек бирә. Фикер төгәллеге, эзлеклелеге - ышаныч чыганагы.

  • Сизгерлек. Әгәр дә укучы башкалар фикерен кабул итеп аңламаса, ул үз фикеренең очына чыга алмый дигән сүз. Сизгерлек тоеп сайларга ярдәм итә.

  • Таләпчәнлек. Авыр хәлдән чыгу юлларын эзләүне, гадәттә, без һәрвакыт арткы планга калдырабыз. Үз-үзеңә таләпчән булу - уңышка ирешүнең нигезе.

  • Үз хатаңны таный белү. Критик фикерләүче үз хатасын вакытында танып төзәтә, нәтиҗә ясый, яңаларын булдырмау өстендә эшли.

  • Төшенү. Аңлап төшенү уйларны контрольдә тотарга булыша.

  • Компромисслы килешү. Әйтелгән төпле фикер башкалар тарафыннан расланмаса, ул сүздә генә калачак.

Д.Барелл критик фикерләүченең түбәндәге сыйфатларын өстен куя:

- проблеманы чишүче

- таләпчән

- үз-үзен контрольдә тотучы

- башкаларның идеяләрен "аңлап төшенүче"

- проблеманы бергәләп чишүче

- әңгәмәдәшен тыңлый белүче

- билгесезлектән курыкмаучы

- проблеманы төрле күзлектән чыгып караучы

- һәр бәйләнешне күз уңында тотучы

- кеше фикеренә колак салучы

- күзаллаучы, үзмаксатлы

- тупланган белем һәм күнекмәләрне нәтиҗәле файдаланучы

- кызыксынучан, эзләнүчән

- мәгълүматны актив үзләштерүче.

Бу технология укучыга нәрсә бирә:

  • мәгълүматның кабул итү тәэсирен көчәйтә,

  • кызыксыну уята,

  • критик фикерләргә этәрә,

  • җаваплылык, үзаң формалаштыра,

  • белем алуның сыйфатын күтәрә,

  • бергәләп эшләтә,

  • үзеңне замана белән бергә атлаучы шәхес итеп тоярга мөмкинлек бирә.

Критик фикерләү технологиясе укытучыга нинди мөмкинлекләр ача:

  • сыйныфта ачык һәм эшлекле мөнәсәбәт булдыра,

  • сыналган уку-укыту модельләрен, нәтиҗәле методларны файдаланырга этәрә,

  • үз эшчәнлеген анализлый белүне таләп итә,

  • һөнәри осталыкны ачарга ярдәм итә.

Критик фикерләү технологиясенең төп критерийлары:

  • укучы белән укытучы арасында киртә, "барьер" юк. Алар әңгәмәдә, укыту эшчәнлегендә икесе дә тигез хокуклы.

  • Укытучы мәгълүмат чыганагы түгел, ә юнәлеш, юл күрсәтүче буларак карала. Ул укыту эшчәнлеген кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештыра.

6) Иҗади үсеш технологиясе.

Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану - яңа метод һәм алымнарны үстерергә, яңача эшләргә ярдәм итә. Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, дәрестә өйрәнгән теманы җиңел юл белән үзләштерә торган, белем сыйфатын күтәрүгә файдалы булган технологияләрне кулланырга тырышабыз. Профессор Ә.З.Рәхимовның " Иҗади үсеш технологиясен" дәресләрдә куллану да уңай күренеш. Бу технология өч өлештән тора. Беренчесе - төшенчәнең эчтәлеген һәм аңа билгеләмә бирү буенча эш итү ысулын гомимиләштерү, икенчесе - укучылар эшчәнлеген төркемнәрдә оештыру, өченчесе модельләштерү.

Модельләр, схемалар белән эш итәргә даими өйрәткәндә, фәнни сөйләм кыскара, автоматлаша һәм фикергә әверелә. Шул рәвешле, тыштан материальләшкән чара укучыларның фикерләү чарасы булып хезмәт итә башлый.

Модельләштерү дәреснең аерым бер этабы буларак кертелә. Модель төзү - иҗади эш. Аның аша укучылар төшенчәнең үзенчәлекле билгеләрен һәм эчке бәйләнешләрен ачалар. Шул нигездә, ул белем алуга кызыксыну уяту чарасы да булып тора.

Модельләштерү дәрестә төшенчә өстендә эш белән нык бәйләнгән. Төшенчә формалаштыру - дәреснең мөһим этабы. Чөнки төшенчә -логик фикер йөртүнең төп формасы булу белән бергә укучыларда фәнни белемнәр булдыруның төп чарасы да. Төшенчә формалаштыру дигәндә, аның эченә кергән мөһим билгеләр җыелмасын табу һәм төшенчәгә кергән предметларның күләмен ачу күз алдында тотыла. Мәсәлән, мин сүз төркемнәрен өйрәнгәндә, модель төзү һәм төшенчәгә билгеләмә бирүне түбәндәгечә башкарам:

1 нче бирем. сүз төркеменең моделен төзергә ( төркемләп һәм тактада эшләү).

2 нче бирем. Модельгә таянып, сүз төркеменең билгеләмәсен чыгарырга һәм бер-береңә, үз-үзеңә әйтергә.

3 нче бирем. Укучылар төзегән билгеләмәнең дөреслеген дәреслектә бирелгән билгеләмә белән чагыштыру, тулыландыру. Нәтиҗә чыгару.

Күргәнебезчә, билгеләмәнең тулылыгын анализлаганда, модель укучыларга күзәтү материалы аша табылган барлык мөһим билгеләрнең кереп бетү- бетмәвен ачыкларга нык ярдәм итә. Аннан соң, дәреслек белән чагыштырып, билгеләмә камилләштерелә һәм модельгә дә өстәмәләр кертелә.

Иҗади фикерли белү исә - иң кыйммәт бәяләнүче сыйфат.

"Иҗадилык - үз шәхесеңне, фикерләвеңне, аң һәм интеллектыңны даими камилләштерү. Иҗади эшчәнлектә кеше үсә, махсус тәҗрибә туплый, үзенең табигый сәләтен һәм мөмкинлеген ача, ихтыяҗын канәгатьләндерә. Шул рәвешчә, иҗадилык кеше тормышын алга илтүче төп көчкә әверелә", - ди "Иҗат психологиясе" дигән китабында Әхмәт Зәки улы Рәхимов. Балада мондый үсешне аны шәхес итеп караганда гына күреп була. Яңача укыту технологиясенең нигезендә нәкъ шул - укучы һәм укытучы арасында яңача мөнәсәбәт тора. Укытучы укучыны үзе белән тигез шәхес итеп карарга тиеш. Дәрес балага авырлык китермәскә, киресенчә шатлык - бәхет алып килергә, дәрестән бала ниндидер ләззәт, канәгатьләнү хисе алып чыгарга тиеш. Моны бары тик яңача фикерләүгә омтылган укытучы гына булдыра ала. Ул укучысын үз фикере, бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп кабул итә ала.


Йомгаклау


Һәр укучының белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була. Кайбер укучыларның ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, күпчелек укучыларда күреп истә калдыруы өстенлек алган була. Менә шушы вакытта нәкъ компьютер ярдәмгә килә. Чөнки мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә. Презентацион программаларны төзегәндә, укытучы аның эченә бик күп материал: төрле схемалар, рәсемнәр, фотосурәтләр кертә. Ләкин шунысын да билгеләп үтү мөһим: башка предметлар буенча электрон пособияләр, төрле программалар сатуда бик күп, ә татар теле һәм әдәбияты өчен мондый әсбаплар әлегә юк дәрәҗәсендә. Шуңа да укытучыларга эзләнергә, презентацияләр төзү өчен төрле чыганаклардан материаллар тупларга туры килә.

Татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Йомгак итеп, шуны әйтер идем: әгәр дә укытучы дәрестә күрсәтмәлекне җитәрлек дәрәҗәдә кулланса,төрле уен ситуацияләре,сөйләм күнегүләре, инновацион технологияне элементларыннан дөрес файдалана белсә,ул,һичшиксез, эшендә уңышка ирешәчәк.

Дәрес балага авырлык китермәскә, киресенчә шатлык - бәхет алып килергә, дәрестән бала ниндидер ләззәт, канәгатьләнү хисе алып чыгарга тиеш. Моны бары тик яңача фикерләүгә омтылган укытучы гына булдыра ала. Ул укучысын үз фикере, бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп кабул итә ала.

Әлеге проект эшен язу барышында түбәндәге нәтиҗәләр ясалды:

1) укучыларга белем һәм күнекмәләр алганда инновацион якын килү - иң әһәмиятле этапларның берсе булып санала;

2) укучы яңа теманы үзе эзләүче, тикшеренүче сыйфатында үзләштерергә тиеш;

3) дәрес балага авырлык китермәскә, киресенчә шатлык - бәхет алып килергә, дәрестән бала ниндидер ләззәт, канәгатьләнү хисе алып чыгарга тиеш.



Кулланылган әдәбият:

1.Асадуллин А.Ш. Дидактический материал для русскоязычных учащихся. Казан«Гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары концепциясе» - «Концепция федеральных государственных образовательных стандартов общего образования»;


2.«Гомуми белем бирү эчтәлегенең фундаменталь төше концепциясе»- «Фундаментальное ядро содержания общего образования»


3.«Государственая программа Республики Татарстан «Сохранение, изучение и развитие языков РТ и других народов в Республике Татарстан на 2014-2020 годы» - «2014-2020 нче елларда ТР сы дәүләт телләрен һәм ТРның башка халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» ТРсы дәүләт программасы (ТР Министрлар Кабинетының 2013 нче елның 25 нче октябреннән 794 нче карары)

4.Журнал "Магариф",2002 г.,№6,№8


5.Закон Республики Татарстан «Об образовании» - «Мәгариф турында» гы Татарстан Республикасы законы (№ 68, 2013 нче елның 22 нче июле); «Россия Федерациясе халыклары телләре турында» «О языках народов Российской Федерации»;


6.Загашев И.О. Критическое мышление: технология развития. - Спб, 2003. - 290 с.

7.Клустер Д. "Что такое критическое мышление". - Спб., 2003. - 284 с.

8.Львов М.Р. «Словарь справочник по методике русского языка» №2101, «Русский язык и литература» М., «Просвещение», 1988, 240 стр.;

9.Мозаффарова М.Г. "Әдәбият" предметын укыту үзенчәлекләре. Татар әдәбияты буенча төп, урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә куя торган педагогик хезмәткәрләр өчен тәкъдимнәр. Казан. ТРМҮИ. 2014


10."Обучение татарской устной речи" Лингводидактические основы. Издательство "Магариф" ,130 стр.

11.«О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан», «ТР дәүләт телләре һәм ТРсындагы башка телләр турында»гы Татарстан Республикасы законы;


12.Рахимов А.З. Принципы психодидактики. -Уфа, 2007.


13.«Россия Федерациясе мәгарифе турында»гы федераль закон - ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» ( 2012 нче елның 29 нчы декабрендә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан имзаланган 273 нче ФЗ; 2013 нче елның 1нче сентябреннән гамәлдә);


14.«Россия Федерациясе гражданины шәхесенең рухи-әхлакый үсешен тәэмин итү концепциясе» - «Концепция духовно-нравственного развития и воспитания личности гражданина Российской Федерации»;


15.РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының «Педагог» профессиональ стандартны раслау хакындагы боерыгы:№544. 18.10.2013


16.Халперн Д. "Психология критического мышления". - Спб., - 2004 г. - 280 с.

17.Харисов Ф.Ф. "Основы методики обучения татарскому языку как народному" Филиал издательства «Просвещение»,2001г.,431 стр.


18.Хуторской А.В. Педагогическая инноватика: методология, теория, практика: Научное издание,-М.: Изд. УНЦ ДО, 2005.



26




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал