7


Проект Мин татарча сөйләшәм

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Мин татарча сөйләшәм.

Дөньяда 6809 тере тел исәпләнә.Телләрнең 90 процентын 100 меңгә якын кеше куллана. 50 кеше генә сөйләшә торган 357 тел бар.46 телне бары тик бер кеше генә саклый икән. Төньяк Америкада бер гасыр эчендә52 тел юкка чыккан. 1887 нче елдан индеецларга мәктәптә үз телләрен кулланырга рөхсәт ителми. Катоба телендә сөйләшкән соңгы индеец1996 нчы елда вафат булган. Эйе, телләр дә кешеләр кебек туа, яши һәм үлә.... Россиядә үлү ихтималы булган телләр исемлеге зур. Якын киләчәктә131 телгә юкка чыгу куркынычы яный. Башкорт, кырымтатар,чуаш, удмурт, мари, кумык, карачай-чиркәс, чечен, ингуш, авар һәм башка телләрнең хәле начар. Буряк, карел, коряк телләре кулланыштан чыгып бара. БМО сайтында урнашкан телләр атласында кара таплар бик күп. Бу атласта татар теле юк. Әлегә... . Татарстан Республикасында белем бирү системасының төп бурычы- иҗади фикерләүче, инициативалы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль шәхес тәрбияләү. Бүгенге көндә татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шактый күп әһәмиятле эшләр эшләнде: татар телен Татарстанда яшәүче барлык милләт балаларына да укыту кертелде, татар телендәге матбугат материаллары, интернет, радио-телевидение тапшырулары күпкә арттырылды, "Ана теле" онлайн-мәктәбе эшләп килә һәм башка төрле чаралар кертелде. Татар теленең берникадәр абруе күтәрелде. Әмма шулай да татар теленең бүгенге халәте, киләчәк язмышы тынычланып яшәрлек түгел әле. Телебезнең абруен арттыру, дәүләт теле буларак кулланышка кертү,татар миләтенә, теленә ихтирам тәрбияләү максатыннан, инде берничә ел рәттән "Мин татарча сөйләшәм" акциясе уздырыла. Бу акциядә безнең унынчы санлы мәктәбебез укучылары һәм укытучылары бик теләп катнашалар.Быелның 19 нчы февраленнән башланып киткән бу акциядә укучылар, алдан төзелгән план буенча, эшне башлап та җибәрделәр.Укытучылары Әхмәтова Рәмилә Зөфәр кызы житәкчелегендэ шәһәребезнең 6 нчы санлы урта мәктәбендә уздырылган "Туган тел"көнендә дә катнаштылар.20 нче февраль көнне, 10 нчы урта мәктәпнең 424 нче санлы , татар теле һәм әдәбияты кабинеты урнашкан тирәдә, иртәдән үк аеруча бер җанлылык сизелә иде. Шушы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Әхмәтова Рәмилә Зөфәр кызы һәм Гомәрова Ләйсинә Марс кызы 4нче Г,ВЕ,М, 5нче Е,10 нчыА,Б, 11 нче Б, В укучылары белән "Мин татарча сөйләшәм" бәйге-акциясенең планы белән таныштылар, кайбер өстәмәләр керттеләр, эшләрне бүлештеләр.21 нче февраль көнне Татарстан телетапшыруларын карап, 22нче февральдә фикер алышулар да бик җанлы узды.22-23 нче февральләрдә барлык ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән татар телендә котладылар. Алдагы көннәрдә дә эш гөрләп барды.Укучылар төркемнәргә бүленеп, урамга, дәүләтебезнең телләр турындагы законының , яъни икетеллелекнең үтәлешен тикшерергә чыгып киттеләр.Алар "Эссен", "Магнит"кибетләр челтәрләрендә, "Березка"сәүдә үзәгендә, даруханәләрдә булдылар,очраган кешеләр белән татар телендә аралаштылар.Укучы балалар шәһәребезнең 4 нче мәхәлләсендәге халык белән аралашып, аларның тормышында татар теленең тоткан урынын билгеләделәр, кечкенә кесә сүзлекләре бүләк иттеләр. Шәһәр урамнарындагы реклама язулары, йортларга беркетелгән урам исемнәре,кибетләрнең, даруханәләрнең эш режимнарындагы хаталы сүзләрне эзләп таптылар.Аларны төзәтү өчен, әлеге эшханәләрнең җитәкчеләре белән сөйләшүләр алып бардылар. Ә иң кызыклы чараларның берсе булып,татарча җырлар җырлый- җырлый , татар халык ашлары белән сыйлау көне истә калды.Тел йотмалы кош теле,чәкчәк,гөбәдия,өчпочмакларның татарча исемнәрен атый-атый авыз иткәч, ничек инде аларның исемнәре истә калмасын! Күз явын алырлык аллы- гөлле , бизәкле татар милли киемнәрен кигән биюче кызлар татар милли киемнәре һәм орнаментлары белән таныштырдылар,татар милли киемнәренең тарихын истә калырлык итеп аңлаттылар. Ә аннан соң һәр көнне татарча телетапшырулар карап,шушы тапшырулар турында фикер алышуларны гадәткә кертеп җибәрдек. Җирле шагыйрьләрнең әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр бәйгесе үткәреп, татар телендә иң оста шигырь сөйләүчеләр билгеләнде,бүләкләр тапшырылды. Габдулла Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясап, иң матурларын шәһәр конкурсына җибәрергә карар кылынды. Татар композиторлары,җырчылар,язучылар,рәссамнар,сынчылар иҗаты белән якыннан таныштыру эшләре алып барылды.Бу эшне йомгаклап,сыйныф укучылары арасында КВН үткәрелде,җиңүче командаларга бүләкләр тапшырылды. Телебезнең абруен арттыру,татар миләтенә, теленә ихтирам тәрбияләү максатыннан эшләнелә торган эшләребез,киләчәктә дә дәвамлы булуына шигебез юк.Чөнки теле булган халык кына яши,теле булган халыкның гына киләчәге бар.





Алабуга шәһәре 10 нчы урта мәктәбенең татр теле һәм әдәбияты укытучылары : Әхмәтова Рәмилә Зөфәр кызы, Гомәрова Ләйсинә Марс кызы.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал