7


  • Учителю
  • Разработка урока по татарской литературе на тему 'Ана хакы' по повести АмирханаЕники 'Әйтелмәгән васыять' в 7 классе

Разработка урока по татарской литературе на тему 'Ана хакы' по повести АмирханаЕники 'Әйтелмәгән васыять' в 7 классе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Тема: Ана хакы. Максат : Укучыларга өлкән hәм яшь буынныңүзара бәйләнеше, милләт hәм халык язмышы мәсьәләсен аңлату; яшьләрдә олы буынга карата ихтирам тойгысы тәрбияләү,Әдәп башының туган телдәбулуына басым ясау;Укучыларныңсөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү. Җиhаз:Ә
предварительный просмотр материала







7 сыйныфта әдәбияттан

ачык дәрес


Тема: Ана хакы (Ә.Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәре буенча)


Тема: Ана хакы.

Максат : Укучыларга өлкән hәм яшь буынның үзара бәйләнеше, милләт hәм халык язмышы мәсьәләсен аңлату; яшьләрдә олы буынга карата ихтирам тойгысы тәрбияләү,

Әдәп башының туган телдә булуына басым ясау;

Укучыларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү.

Җиhаз: Әмирхан Еники портреты, китаплары; плакатлар, укучылар рәсемнәре, иншалары.

ТСО магнитофон

Форма: дәрес - конференция

Предметара бәйләнеш: Башкортстан мәдәнияте

План

  1. Оештыру моменты

- исәнләшү.

- максат белән танышу.

Укучылар без сезнең белән Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» дигән повестен өйрәндек. Язучы әсәрне 1965 елда язып төгәлли. Повестьта халыкның бай тормыш тәҗрибәсе, тарихи үткәне, милли рухы җирлеге турында уйланулар урын алып тора. Язучыны гореф - гадәтләрнең югалуы, тел мәсьәләсе hәм яшь буынның милләт язмышына карата битарафлыгы кебек проблемалар борчый, дип билгеләп үткән идек. Бүген дәрестә шушы проблемаларны тирәнрәк hәм төгәлрәк итеп тикшереп үтәрбез.

2.Тема.

а) Текст буенча эшләү.

- Әйтегез әле, укучылар, әсәрнең үзәгендә нинди образ тора? Кем ул Акъәби?

-Акъяәби - иң кешелекле, иң шәфкатьле, бала җанлы ана, ирне ир итеп тоткан, балаларына тәрбия биргән, хезмәт сөючән; ил өчен файдалы, укымышлы балалар үстергән әби. Ул гомер буена хәләл көче белән яшәгән. Авылдашлары арасында зур хөрмәткә казанган.

Әбинең исеме дә җисеменә туры килеп тора, аны кыз чагында Аксылу дип йөрткәннәр, кияүгә чыккач, Аккилен булган, аннары Акҗиңгә, олыгайгач Акъәби, - дип йөрегәннәр.

- Балалары нинди шартларда hәм ничек тәрбияләнәләр?

- Акъәби балалары Юлкотлыда туалар, аның киң урамнарында чабышып, чирәмдә аунап,уйнап үсәләр. Yсә төшкәч, алар кылганлы яланнарда, тау - чокыр буйларында йөреп, бозау көтәләр, кизәк җыялар, әрлән куалар. Башка балалардан бер яклары белән дә аерылып тормыйлар.

Җиде - сигез яшькә җиткәч, Юлкотлы мәктәбенә укырга баралар. Шунда тел ачкычы табалар, шунда күңел күзләре дә ачыла. Мәктәпне бетергәч, калага юл алалар. Әти - әниләре каршы килми. Бер - бер артлы яннарыннан җибәрү авыр булса да, уку-изге эш, без күрмәгәннәрне балаларыбыз күрсен, безгә насыйп булмаган аларга насыйп булсын дип, хәлләреннән килгәнчe hәркайсысының өс - башын юнәтеп, акчасын да аннан - моннан табып, аларны ерак юлга озаталар.

Балалардан аерылгач, әти - әнигә бик ямансу була. Ул чакларда нарасыйлары кошлар кебек туган якларына очып - очып кайталар. Ләкин вакытлар үтү белән юлны акрынлап оныта башлыйлар.

- Ни өчен соң алар бик сирәк кайталар?

- Әбинең күңеле hәрчак балалары янында. Шуларны уйлап, шуларны сагынып, шыксыз озын көзләрне дә, салкын кышларны да уздырып җибәрә: сабыр гына җәйне көтеп ала. Ә җәен бер улымы яки кызымы балалары белән кайтып китәргә тиеш аның.

Ләкин балалар бик кыска вакытка гына кайталар, һәрчак ашыгалар. Кайсының эше көтә, кайсының курортка китәсе була, аннары балаларыбыз авыл җирендә авырып - нитеп китә күрмәсен дип куркалар.

- Язмыштан узмыш юк дигәндәй, Акъәбинең дә авылдашлары белән саубуллашып шәhәргә китәр вакыты җитә. Изге туфрактан, авылдашлардан аерылу үтә кыен була. Ни өчен соң әби Юлкотлыны ташлап китәргә теләми?

- Чөнки ул шушы авылда туып үскән, шушы нигезгә килен булып төшкән, илле биш ел буе гомере шунда узган, шунда ул - кызлар үстергән. Шушы Юлкотлы туфрагында аның атасы, анасы, күпме туганнары, яшьли үлгән сабыйлары, гомер иткән карты ята.

- Дөрес, укучылар. Акъәби ят туфракны үз итәлмәм hәм гомер иткән өемә йозак салып китмәм,- дип уйлый иде. Туган яктан аерылу hәркем өчен дә авыр. Ә олы кеше өчен ул икеләтә авыр.

Акъәби балаларына килде, үзе генә бер булмәдә ята.

Урын - җире чиста, тамагыннан да өзмиләр, тик әбинең җаны тыныч түгел, нәрсә борчый соң әбине, ул нигә моңлана?

(Шагыйрь белән әбинең диалогын рольләргә бүлеп уку).

- Әби белән шагыйрьне борчыган уртак мәсьәләләрне билгелик. (Гореф - гадәтләрнең югалуы hәм туган телне оныту мәсьәләсе).

- Ни өчен шагыйрь «Их генерал, генерал!» дип уфтанып куя?

-Акъәби олы улы Суфиянның рус кызына өйләнүен яратып житкерми.Әби моны башкорт халкыннан йөз чөерү, нәсел ыруыннан читләшү дип саный. Дөрестән дә оныклары белән әби сөйләшә алмый, чөнки алар башкортча белмиләр. Акъәби борчылып болай ди: «Аh, бу тел юклыгы! Карчыкның тел өйрәнер вакыты күптән үткән шул инде, әмма бу Суфиян, юньсез, балаларына , ичмасам, әбиләренә дәшә алырлык үзебезчә берничә дистә сүз өйрәтмәде икән соң?!» - дип уйлана.

б) (Туган тел турында шигырь яттан сөйләп үтелә).

- Әйе, укучылар туган телне hәркем белергә hәм өйрәнергә тиеш, чөнки «әдәп башы телдә» ди халык.Ә сез, укучылар, тел турында нинди мәкальләр беләсез? (Укучылар җавабы)

- Сирәк кенә булса да оныклар да әби янына кереп чыккалыйлар. Ул вакытта әби аларга күзләрен тутырып карый, җанын борчыган сүзләрне әйтергә тели. Ләкин оныклары:

«Ха бабушка!» яки «Пока, бабушка» - диюдән ары китә, башкортчалап әбиләрен юатырдай сүзлeр әйтә алмыйлар.

в) - Балалар, кадерле әбиләребезгә (нәнәйләребезгә) нәрсәләр әйтер идегез, сез алар турында нәрсәләр беләсез икән?

(Укучылар иншаларын укыйлар).

- Рәхмәт, укучылар, матур эчтәлекле иншалар, язып килгәнсез.

Акъәбинең сулыш алуы көннән-көн кыенлаша бара, әби балаларына нәрсәләр әйтергә тели?

- Бер тамырдан чыккан Юлкотлы халкыннан ераклашканнары өчен гаепли. Yзләренә гомер биргән аталарының каберен дә белмәгән, белергә дә теләмәгәннәре өчен җаны сыкрый. Машина сатып алырга хәлләреннән килә, аталарының каберенә бер таш кына яздырып куярга кулларыннан килмимени. - дип борчыла ана.

(Текст белән эшләү 230 бит II абзац).

- Әбинең тагын бер васыяте бар. Нинди васыять соң ул? («Улым, үтенәм сездән, мине, зинhар, үзебезчә, мөселманча җирли күрегез инде»).

- Әбинең васыяте үтәләме? (Юк, балалар мөселманча күмүне артык мәшәкать дип саныйлар. Хәтта әбинең истәлек өчен калдырган бүләкләрен дә театр гардеробына тапшыралар).

- Бергәләшеп искә төшерик әле, ана балаларга төсе итеп сакларлык нәрсә калдырырга тели. (Камзулын - Гөлбикәгә, кашмау белән чәчкабын - Сылу бикәгә,камчат бyрекне - Суфиянга.

Төрле төстәге ташлар белән бизәлгән бөятне (хәситәне)- марҗа килененә (Рәсемнән әйберләрне күрсәтергә).Сүзлекләр белән эш. .

г)- Шулай итеп, ана хакы хакландымы?

Әсәр нәрсә турында?

Язучы әсәре белән нәрсә әйтергә теләгән?

«Әйтелмәгән васыять» әсәре безне нәрсәгә өйрәтә? Әсәрне укып чыккач үзегез өчен нинди фәhем алдыгыз? (Укучылар җавабы).

  1. Дәрескә йомгак ясау.

а) - Дәрескә йомгак ясап филология фәннәре кандидаты, доцент, Рәүф Идрисовның «Иҗат шәхестән башалана» дигән мәкаләсеннән өзек укып ишеттерәсем килә.

«Башкорт халкының гасырлар буе туплаган рухи хәзинәсен саклаучы чал кылганнар илендәге ап-ак күлмәкле - яулыклы Акъәби хәзер инде бөтен төрки дөньясының анасы булып та кабул ителә. Ул гына да түгел, дәвалап булмый торган авыруга тарыган мөлаем башкорт Акъәбие инде гомумкешелек биеклегендәге мәhабәт образга әверелә. Милли характерның мондый триумфка ирешүе - әдәбиятыбызның да, әдипнең дә, халкыбызның да соклангыч казанышы ул».

Дәрес «Әниемә» җыры белән тәмамлана.

4. Укучылар ясаган рәсемгә бәя бирү hәм билгеләр кую.


Башкортстан Республикасының

Авыргазы районы муниципаль районының

Солтанморат урта гомум белем бирү мәктәбе






6 сыйныфта әдәбияттан

ачык дәрес


Тема: Галимҗан Ибраһимов- иҗат күгендә иң якты йолдыз.

Yткәрде: татар теле hәм

әдәбияты укытучысы

Әлимбәкова Әминә

Хисамутдин кызы

2009 ел


Башкортстан Республикасының

Авыргазы районы муниципаль районының

Солтанморат урта гомум белем бирү мәктәбе






5 сыйныфта татар теленнән

ачык дәрес


Тема: Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау

Yткәрде: татар теле hәм

әдәбияты укытучысы

Әлимбәкова Әминә

Хисамутдин кызы

2009 ел


Башкортстан Республикасының

Авыргазы районы муниципаль районының

Солтанморат урта гомум белем бирү мәктәбе









5 сыйныфта татар теленнән

ачык дәрес


Тема: Омонимнар



Yткәрде: татар теле hәм

әдәбияты укытучысы

Әлимбәкова Әминә

Хисамутдин кызы

2009 ел

Башкортстан Республикасының

Авыргазы районы муниципаль районының

Солтанморат урта гомум белем бирү мәктәбе













Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә терәк схемалар куллану

(Мәктәп методик берләшмәсендә ясаган чыгыш)


2009 ел




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал