7


  • Учителю
  • Татар әдәбиятында мәхәббәт темасы

Татар әдәбиятында мәхәббәт темасы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы

3нче номерлы гимназия муниципаль белем бирү учреждениесенең

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әдиятуллина Мәдинә Хафиз кызы


Тема. Татар әдәбиятында мәхәббәт темасы.

(Кол Гали, Г.Кандалый, Һ.Такташ иҗатлары буенча осталык дәресе)

Максат.1.Татар әдәбиятында Кол Гали, Г.Кандалый, Х.Такташ иҗатларында мәхәббәт темасының яктыртылышына күзәтү ясау.

2.Укучыларда мөстәкыйль фикер йөртү күнекмәләрен камилләштерү.

3.Әхлак тәрбиясе бирү, шигьрияткә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау.Презентация, Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф"поэмасы, Г.Кандалыйның "Сахибҗамал" һәм "Фәрхи"әсәрләре, Һ.Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасы, кызыл, зәңгәр, яшел төсле геометрик фигуралар(өчпочмак, квадрат,түгәрәк),төсле маркерлар.

Эпиграф


Мәхәббәт,

Ул үзе иске нәрсә,

Ләкин

Һәрбер йөрәк аны яңарта,

Тиле яшьлек ярты гомерен бирә

Аның хисе белән янарга...

Һ.Такташ.

Дәрес барышы.


Укытучы. Бүген без осталык дәресендә катнашабыз. Сез бу дәрестән нәрсә көтәсез, нәрсә өмет итәсез ?(тактага язып куябыз).

- фикер алышу;

- аралашу;

- теоретик мәгълүмат алу;

- яңалык;

- төркемнәрдә эшләү күнекмәләренә өйрәнү.

Рәхмәт. Эшебезне башлыйбыз. Эшне төркемнәргә бүлеп оештырырбыз. Рәхим итегез, үзегез теләгән геометрик фигураларны сайлый аласыз. 3 төркем булыр.

Ә хәзер экранга рәхим итегез. (экранда слайд)

- лидер, үз өстенә җаваплылык алучы, җиңүгә омтылучы, тәвәккәл, дан - шөһрәт яратучы, энергияле.

- тәртип яратучы, игътибарлы, сакчыл карашлы, үз сүзендә нык торучан, аналитик.

- шәфкатьле, мөрхәмәтле, кайгыртучан, тугры, юмарт, ышанучан, киң күңелле.

Сез үзегез аңлапмы, аңламыйчамы төркемнәргә бүлендегез. Һәр төркемдә билгеле бер сыйфатларга хас кешеләр бүленгән. Туры киләме? Төркемегезнең портретын ясагыз һәм үзегезне тәкъдим итегез.(тактага эленеп куела)

Мин рус мәктәбендә татар балаларына татар теле һәм әдәбият укытам. Әдәбият укытучының 7 бурычы бар (исегезгә төшереп китәм).

1. Әдәбияттан белем күнекмәләрен бирү,

2. Әдәбиятка мәхәббәт һәм кызыксыну уяту,

3. Тормышка әзерләү,

4. Әхлак тәрбиясе бирү,

5. Эстетик культура, зәвык тәрбияләү,

6. Укучыларның сөйләм һәм язма телен үстерү.

7. Милли рух, үз халкыңның сәнгатенә,тарихына,мәдәниятына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.

Балаларга әхлак тәрбиясе бирүгә аеруча зур игътибар бирәм.

Әдәбиятта мәңгелек темалар бар. Мәңгелек тема - төрле заман һәм халыклар өчен уртакк, кызыклы, әһәмиятле тема.

- Төркемнәргә бирем: Нинди мәңгелек темалар беләсез?(маркерлар белән язып тактага эләләр).

Мәхәббәт һәм нәфрәт.

Сугыш һәм тынычлык.

Тугрылык һәм хыянәт.

Яшәү һәм үлем.

Аталар һәм балалар.

Матурлык һәм ямьсезлек.

Без бүген дәрестә мәхәббәт турында сөйләшербез. Дәреснең темасы: "Татар әдәбиятында мәхәббәт темасы"(экранда слайд)

Бирем: мәхәббәт сүзендәге хәрефләр белән сүзләр ясарга.

Матурлык.

Әхлак.

Хөрмәт.

Әдәп.

Бәхет..

Батырлык.

Әйбәт.

Тугрылык (тактага эләләр)

Игътибар итегез әле , мәхәббәт сүзендәге хәрефләрдән нинди матур сүзләр ясый алдык.!Рәхмәт.

- Нәрсә соң мәхәббәт? Бәяләмә бирик.(җаваплар тыңлана)

Дәресебезнең эпиграфы

Мәхәббәт,

Ул үзе иске нәрсә,

Ләкин

Һәрбер йөрәк аны яңарта,

Тиле яшьлек ярты гомерен бирә

Аның хисе белән янарга...

Һ.Такташ.

(экранда слайд)

Димәк, мәхәббәт кешелекнең даими юлдашы, асыл сыйфатларыннан берсе. Шуңа күрә ул сүз сәнгатендә элек электән җырланган, көйләнгән. Без дәрестә Урта гасыр әдәбиятының Болгар чорыннан безгә килеп җиткән истәлекләреннән берсе Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф"дастаны, 19нчы гасыр урталарында татар укучыларының яраткан шагыйре Г.Кандалый һәм 20нче елларда иҗат иткән ялкынлы шагыйрь Һ.Такташ иҗатында мәхәббәт темасы турында сөйләшербез.

(Төркемнәргә биремнәр таратыла) Биремнәрне укыгыз һәм җавап әзерләгез.

1нче бирем.Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасында мәхәббәт ничек яктыртыла? Әсәрдән өзекләр белән дәлилләгез.

2нче бирем. 20нче гасырда иҗат иткән Г.Кандалый хатын- кызлар мәхәббәтен ничек тасвирлый? Ни өчен Г.Кандалыйны мәхәббәт җырчысы дип атыйлар?("Сахибҗамал" һәм "Фәрхи" әсәрләренә таяныгыз).

3нче бирем.20нче еллар әдәбиятында трибун- шагыйрь булып танылган батыр йөрәкле Һ.Такташ иҗатында мәхәббәт темасы ничек гәүдәләнеш һәм чишелеш тапкан? ("Мәхәббәт тәүбәсе"поэмасы буенча).

(җаваплар тыңланыла).

Укытучы.1нче биремгә нәтиҗә.(экранда слайд Кол Гали портреты "Халык хәтерендә-сигез гасыр")

Зөләйха да Йосыф та искиткеч гүзәл затлар. Зөләйха хис- тойгы кешесе. Йосыф акыл, сабырлык белән эш итә. Мәхәббәт сынауларга дучар була. Мәхәббәт ул- бәхет. Бәхетле мәхәббәт булсын өчен сабыр булырга кирәк. Саф мәхәббәт турында сүз бара.

2нче биремгә нәтиҗә. (экранда слайд Г.Кандалый портреы, "Г.Кандалый-мәхәббәт җырчысы")

Мәхәббәт- мәңгелек тема. Г.Кандалый Йосыф- Зөләйха мәхәббәтен өлге итеп ала. Ләкин аңа яңалык, шәхси төсмер бирә. Татар хатын- кызларының мәхәббәтен һәм матурлыкта патша кызларыннан ким булмавын романтик рухта тасвирлый. Лирик геройның Ссхибҗамал исемле кызга олы мәхәббәте гаҗәеп оста гәүдәләнеш тапкан.

3нче биремгә нәтиҗә.(экранда М.Җәлил сүзләре)

"Һ.Такташ поэзиясе үлемсез . Аның югары художестволы формада бирелгән , тирән идея эчтәлеге белән сугарылган шигырьләре хәзерге көндә дә актуальлекләрен югалтмыйлар ..."

"Мәхәббәт тәүбәсе- әхлак мәсьәләсе буенча иң кыю куелган әсәрләрнең берсе. Идеясе- яшьлек ялгышларыннан сакланыгыз, кешегә ышаныч, көч бирә торган ямьле һәм мәгънәле итә торган ярату хисләрен югалтмагыз, "ирекле сөю"- вакытлы күренеш.Зөләйханың мәхәббәте, аның хисләре аеруча бер җылылык белән сүрәтләнә.

Укытучы.Карап үтелгән әсәрләрнең охшаш һәм аермалы якларын билгелик әле.(җаваплар тыңлана)

Экранда слайд

  • Охшаш ягы:

  • Мәхәббәт- иң олы, зур, матур хис.

  • Аерма:

  • Кол Галидә - илаһи мәхәббәт.

  • Г.Кандалыйда - ихтыяҗи мәхәббәт.

  • Һ.Такташта -"ирекле сөю".

Нәтиҗә.Безнең фикерләребез уртак икән.

  • Бүгенге көндә дә мәхәббәт темасын үзләренчә,үз йөрәкләре кушканча язучы әдипләребез бар.(экранда слайд Ф.Яруллин,Р.Миңнуллин,Г.Зәйнәшева, Р. Вәлиева,Э.Шәрифуллина китаплары). Шигырь юлларын укыгыз һәм авторын табарга тырышыгыз.

Син - мәңгелек учак,

Син - мәңгелек чәчкә;

Әй Мәхәббәт, әйтче,

Син соң ничә яшьтә?

Синең кайнар кочагыңа

Кереп бетәсем килә.

Эрет мине, эрет инде -

Эреп бетәсем килә!


Тормышым- авыр арба

Йөгем гел арта бара.

Арбам күптән туктар иде

Мәхәббәт тартып бара.


Әдәбият укытучысы буларак мәхәббәт темасы миңа да якын. Мин дә шигърияткә гашыйк. Мин дә каләм тибрәтәм. Иҗат җимешләремнең берсен тәкъдим итәм.

Килә яраттырасым

Килә минем яратасым

Килә яраттырасым.

Ак болытларга утырып

Килә очып барасым.

Бәхетле буласым килә

Тулы бәхет иясе.

Хыял диңгезенә чумып

Килә бер югаласым.

Мәхәббәт бураннарында

Килә бер ураласым.

Сине үземә гашыйк итеп

Кабат яраттырасым.


(Укучылар да мәхәббәт турында шигырьләр укыйлар).

Сакла сөюне таплама берүк

Олы хисләрне ваклама берүк.

Узар гомерләр аккан су кебек

Сөю мәңгелек, сөю мәңгелек.


Мәхәббәт яшьләрдә диләр,

Була ул картларда да

Мәхәббәтсез яшәп булмый

Олыгайган көндә дә.


Йомгак. Осталык дәресеннән нәрсә көттек, нәрсә өмет иттек?(Укучыларның игътибарын тактага юнәлтәм)

Димәк, максатыбызга ирештек. Рәхмәт.(экранда слайд) "Укытучы - гыйлем өйрәтүче һәм балаларның җаннарын тәрбияләүче ул".

Ризаэддин Фәхретдин

5



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал