7


  • Учителю
  • Хат язу (рус телле укучыларга)

Хат язу (рус телле укучыларга)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татар теленнән

Дәүләт йомгаклау аттестациясенең

С1 биреме буенча хат үрнәкләре



1 нче вариант

Бирем. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.

... Мин әдәбият белән тарихтан имтиханга әзерләнәм. Имтиханнарны яхшы тапшыру өчен, күп белергә кирәк.

Син кайсы фәннәрдән имтихан бирәчәксең? Сиңа телдән имтихан тапшыру ошыймы яки язмачамы? Син имтиханнарга ничек әзерләнәсең?

Исәнме, дустым Алия! Күп сәлам белән сиңа дустың Марина хат яза. Әти-әниеңә, әбиеңә, дусларыңа миннән күп сәлам тапшыр.

Алия, мин синең хатыңны алдым. Хат язуың өчен бик зур рәхмәт, мин аны бик кызыксынып укыдым. Син имтиханнарга ничек әзерләнү турында сорагансың. Дустым, без быел имтиханнарны яңа формада бирәчәкбез. Әлбәттә, имтиханнарны яхшы тапшыру өчен, тырышып әзерләнергә кирәк. Мин дүрт фәннән имтихан тапшырырга телим: математикадан, рус теленнән, татар теленнән һәм инглиз теленнән. Бу фәннәр буенча мәктәптә оештырылган түгәрәкләргә йөрим, дәресләрдә укытучыларны игътибар белән тыңлыйм. Дусларым белән буш вакытта да өстәмә шөгыльләнәбез.

Алия, үзеңнең хәлләрең ничек, авырмыйсыңмы? Мәктәптә, авылыгызда нинди яңалыклар бар? Ял көннәрен ничек үткәрәсең? Барысы турында да яз, мин синнән хат көтәм.


Сагынып, дустың Марина.

25 нче октябрь.



Исәнме, дустым Алмаз! Сиңа сәлам белән дустың Артем хат яза. Әти-әниеңә, дусларыңа, Алинага миннән сәлам .

Алмаз, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Син имтиханнарга әзерләнү турында язгансың. Без дә имтиханнарга әзерләнә башладык. Без имтиханнарны яңа формада бирәчәкбез. Бу, әлбәттә, җиңел түгел. Имтиханнарга бик тырышып әзерләнергә кирәк. Без дүрт фәннән имтихан бирәчәкбез. Мин математикадан, рус һәм татар теленнән, биологиядән имтихан бирергә уйлыйм, шуңа күрә бу фәннәрне аеруча тырышып өйрәнәм, дәрестә укытучыларны игътибар белән тыңлыйм, курсларга йөрим. Имтиханнарны яхшы тапшырып, колледжка укырга керегә телим.

Алмаз, синең хәлләр ничек? Хәзер дә хоккей белән шөгыльләнәсеңме? Буш вакытыңны ничек уздырасың? Шулар турында хат яз, көтәм.

Дустың Артем.

18 нче октябрь.







2 нче вариант


Бирем. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.


Җәй көне без гаиләбез белән диңгездә ял иттек. Анда су коендык, кояшта кызынды, экскурсияләргә йөрдек.

Җәен каникулны ничек үткәрдең? Син кайларда булдың? Сиңа җәйге ял ошадымы?


Исәнме, дустым Миләүшә! Сиңа күп сәламнәр белән дустың Настя хат яза. Әти-әниеңә, апаңа, дусларыңа миннән сәлам әйт.

Дустым, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт сиңа! Син, чынлап та, җәйне бик күңелле һәм файдалы үткәргәнсең. Интернетта фотоларыңны да карадым. Искиткеч матур!

Минем дә җәйге ялым бик күңелле булды. Башта мин әбием янына авылга кайттым. Анда әбиемә бакчада булыштым, дусларым белән су коенырга, җиләк җыярга бардым. Кич белән клубка дискотекага йөрдек. Кыскасы, авылда миңа бик ошады. Июль аенда мин "Кама" лагерында ял иттем. Лагерьда да бик рәхәт һәм күңелле булды - экскурсияләргә йөрдек, дельфинарийга, аквапаркка бардык, төрле кызыклы ярышларда, уеннарда катнаштык. Лагерьда мин бик күп яңа дуслар таптым, хәзер дә алар белән Интернет аша аралашам. Җәй бик күңелле, шулай да мин мәктәпне, сыйныфташларымны сагындым.

Миләүшә, үзеңнең хәлләрен ничек? Каникулны ничек үткәрдең? Буш вакытыңда нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?Барысы турында да яз, мин синнән хат көтәм.


Сагынып, дустың Настя.

16 нчы сентябрь


Исәнме, дустым Руслан! Сиңа дустың Рома хат яза. Әти-әниемнән, абыем Сашадан сиңа бик күп сәлам.

Руслан, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Минем фикеремчә, синең җәйге ялың бик күңелле булган.

Мин дә җәйге каникулларны бик яхшы уздырдым. Без дустым Андрей белән "Чайка" спорт лагерында ял иттек. Анда без спорт белән шөгыльләндек, эксрусияләргә йөрдек, су коендык. Лагерьда мин яңа дуслар таптым, без хәзер дә аралашабыз, буш вакытыбызны бергә үткәрәбез, спорт сараена йөрибез. Җәй көне без гаиләбез белән Казанга бардык. Казан - бик матур шәһәр, анда тарихи урынннарда булдык, музейга кердек. Аквапарк та бик ошады. Кыскасы, миңа җәйге ял бик ошады.

Руслан, синең хәлләр ничек, авырмыйсыңмы? Буш вакытыңда ниләр эшлисең? Нинди яңалыкларың бар? Шулар турында яз.

Дустың Роман.

12 нче сентябрь.










3 нче вариант


Бирем. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.


... Күптән түгел минем туган көнем булды. Дусларым безгә кунакка килделәр. Без бергәләп күңел ачтык. Туган көнем - минем яраткан бәйрәмем.

Синең туган көнең кайчан? Син бу көнне ничек бәйрәм итәсең? Сиңа тагын нинди бәйрәмнәр ошый?


Исәнме, дустым Миләүшә! Сиңа күп сәламнәр белән дустың Настя хат яза. Әти-әниеңә, апаңа, дусларыңа миннән сәлам әйт.

Дустым, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт сиңа! Интернетта синең туган көн фотоларыңны да карадым. Бик матур фотолар.

Минемчә дә, туган көн - күңелле бәйрәм ул. Минем туган көнем 30 нчы ноябрьдә. Мин бу көнне көтеп алам. Бәйрәмгә сыйныфташларымны, дусларымны чакырам. Әнием белән бергә бәйрәм табыны әзерлибез, салатлар ясыйбыз. Кунаклар килгәч, төрле кызыклы уеннар уйныйбыз, биибез, конкурслар оештырабыз, күңел ачабыз. Соңыннан мин, алып килгән бүләкләр өчен рәхмәт әйтеп, кунакларны озатам.

Мин, гомумән, бәйрәмнәрне бик яратам. Яңа елны, әти-әниемнең, апамның туган көннәрен без бик күңелле уздырабыз. Ә дусларым белән Сабантуйда бергә күңелле ял итәбез.

Миләүшә,үзеңнең хәлләрен ничек? Каникулны ничек үткәрдең? Буш вакытыңда нәрсәләр белән шөгыльләнәсең? Барысы турында да яз, мин синнән хат көтәм.


Сагынып, дустың Настя.

16 нчы декабрь


4 нче вариант


Бирем. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.


Кичә мәктәбебездз Габдулла Тукайга багышланган Шигърият бәйрәме булды. Бәйрәмдә танылган татар шагыйрьләре, укытучылар, укучылар катнашты.


Синең мәктәбеңдә татар шагыйрьләренә багышланган бәйрәмнәр буламы? Син Муса Җәлил иҗаты белән танышмы? Яраткан шагыйрең кем, аның иҗаты сиңа ни өчен ошый?


Исәнме, дустым Ләйсән! Сиңа күп сәламнәр белән дустың Марина хат яза. Әти-әниеңә, апаңа, дусларыңа миннән сәлам әйт.

Дустым, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт сиңа! Синең хатларың һәрвакыт бик кызыклы, мин аларны бик яратып укыйм.

Ләйсән, безнең мәктәптә дә бәйрәмнәр бик еш була.Без татар һәм рус язучыларының иҗатына багышланган кичәләрне еш уздырабыз. Г. Тукай, М. Җәлил, Ф. Яруллин, Р. Вәлиев һәм башка шагыйрьләргә багышланган кичәләр була. Бу атнада герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган зур кичә үткәрдек. Аның Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы, иҗаты турында бик күп өйрәндек, шигырьләрен ятладык. Безнең сыйныф укучылары аның "Кызыл ромашка" шигырен сәхнәләштерде.

Миңа тагын Шәүкәт Галиевның шигырьләре бик ошый. Аның шигырьләрендә юмор бик күп, тиз истә калалар.

Ләйсән, син бит үзең дә бик укырга яратасың. Миңа үзең яраткан язучылар, аларның әсәрләре турында яз әле. Синнән хат көтеп калам.

Сине сагынып, дустың Марина.

3 нче апрель


5 нче вариант


Бирем. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.


Мин йөзү белән шөгыльләнәм. Атнага ике тапкыр бассейнга йөрим. Йөзү буенча ярышларда да катнашам.


Син спорт белән шөгыльләнәсеңме? Син спорт секциясенә йөрисеңме? Спорт ярышларында катнашканың бармы?


Исәнме, дустым Марат! Сиңа күп сәламнәр белән дустың Алеша хат яза. Әти-әниеңә, апаңа, дусларыңа миннән сәлам әйт.

Дустым, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт сиңа! Сине йөзү ярышында беренче урын алуың белән котлыйм! Син молодец!

Мин дә спортны яратам. Миңа йөзү, чаңгыда шуу, волейбол, баскетбол уйнау бик ошый. Ике ел волейбол секциясенә йөрдем. Безнең мәктәпнең волейбол командасы шәһәр буенча икенче урынны алды. Бу - безнең өчен зур уңыш, әлбәттә. Кызганычка каршы, бу уку елында минем вакытым бик аз, шуңа күрә мин хәзер волейбол белән шөгыльләнмим. Имтиханнарга әзерләнү өчен курсларга йөрим.

Марат, синең хәлләрен ничек? Син имтиханнарга ничек әзерләнәсең? Нинди әзерлек курсларына йөрисең?Шулар турында хат яз.

Синнән хат көтеп, дустың Алеша

20 нче апрель

6 нчы вариант


Бирем. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.


Миңа информатика дәресләре ошый, чөнки компьютер программалары белән кызыксынам. Мин дусларым белән электрон почта яки социаль челтәр аша аралашырга яратам. Дәресләргә әзерләнгәндә, Интернеттан файдаланам.

Ә син компьтер белән дусмы? Син электрон почта аша кемнәр белән аралашасың? Сине кайсы социаль челтәрдән табып була?


Исәнме, дустым Айгөл! Сиңа күп сәламнәр белән дустың Алена хат яза. Әти-әниеңә, апаңа, дусларыңа миннән сәлам әйт.

Дустым, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт сиңа! Синең хатларың һәрвакыт бик кызыклы, мин аларны бик яратып укыйм.

Син бик дөрес язасың, хәзер укуны да, тормышны да Интернеттан башка күз алдына китереп тә булмый. Компьтер - хәзер безнең иң якын дустыбыз. Дәресләрдә куллану өчен кирәкле материалларны, презентацияләрне мин компьютерда эшлим яки Интернеттан табам. Дусларым, сыйныфташларым белән дә мин күбрәк Интернет аша аралашам. Интернет аша мин Англиядән Эрина исемле кыз белән таныштым. Без аның белән скайпта еш сөйләшәбез, ул миңа инглиз телен яхшырак өйрәнергә булыша. Мине "Сыйныфташлар" яки "Контактта" челтәрендә табарга мөмкин. Минем электрон адресым:........ . Мин синең белән дә интернетта аралашырга телим.

Айгөл, синең хәлләрең ничек? Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, син кайда укырга телисең? Киләчәккә планнарың нинди? Шулар турында яз.

Синнән хат көтеп, дустың Алена.

8 нче май, 2013 нче ел.


7 нче вариант


Бирем. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.


Мин киләчәк тормышым турында уйланам. Һөнәрне дөрес сайлау кеше язмышында зур роль уйный.

Смн киләчәктә кем булырга телисең? Әти-әниең, туганнарың кем булып эшли, алар сиңа нинди киңәшләр бирәләр? Сиңа тагын нинди һөнәрләр ошый?


Исәнме, дустым Алсу! Сиңа күп сәламнәр белән дустың Карина хат яза. Әти-әниеңә, апаңа, дусларыңа миннән сәлам әйт.

Дустым, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт сиңа! Син табиб һөнәре турында язгансың. Минемчә, син бик яхшы, мәрхәмәтле табиб булырсың.

Чынлап та, тормышта бик күп һөнәрләр бар: укытучы, табиб, сатучы, инженер, шофер һәм башкадар. Хәзер менеджер, брокер, промоутер кебек яңа һөнәрләр дә барлыкка килде. Шулар арасыннан үзең яраткан профессияне сайлау җиңел түгел. Минем туризм белән бәйле һөнәр сайлыйсым килә. Төрле илләрдә булырга, туристик бизнес ачарга телим. Мин бик тырышып инглиз телен, географияне өйрәнәм, башка фәннәрдән дә яхшы укырга тырышам.

Минем әти-әнием - югары белемле белгечләр. Әнием - экономист, әтием - заводта мастер. Алар үз эшләрен яраталар һәм миңа да үзем яраткан эшне сайларга киңәш бирәләр.

Гомумән, миңа күп һөнәрләр ошый. Кайчакта минем дизайнер яки эколог буласым килә. Үзем яраткан һөнәрне табармын дип уйлыйм.

Мин сиңа бик күп яздым. Үзеңнең хәлләрең ничек? Ничек укыйсың, имтиханнарга ничек әзерләнәсең? Әти-әниең авырмыймы? Шулар турында яз, дустым.


Синнән хат көтеп, дустың Карина.

24 нче май, 2013 нче ел.




8 нче вариант


Бирем. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.


... Әйе, мин үзем дуслыкның кадерен беләмдип уйлыйм. Минем дусларым күп. Алар - бик күңелле кешеләр.

Син дуслык кирәк дип саныйсыңмы? Синең дусларың бармы? Сез дуслар белән бергә нәрсәләр эшлисез?


Исәнме, дустым Алсу! Сиңа күп сәламнәр белән дустың Регина хат яза. Әти-әниеңә, апаңа, дусларыңа миннән сәлам әйт.

Дустым, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт сиңа! Синең дусларың турында уку миңа да бик кызык булды.

Мин дә сиңа үземнең дусларым турында язарга телим. Минем фикеремчә, дусларсыз яшәп булмый. "Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын!" - дигән мәкаль дә бар. Бу бик дөрес сүзләр. Минем дә дусларым күп, ләкин иң якын дусларым икәү генә. Алар - Алена һәм Карина. Без беренче сыйныфтан ук бергә укыйбыз. Дусларым - бик акыллы, яхшы кызлар. Алар - ышанычлы дуслар. Без һәрвакыт бер-беребезгә булышабыз, бергә өй эшләрен эшлибез, курсларга йөрибез, буш вакытыбызны да бергә уздырабыз. Тагын без спорт белән шөгыльләнәбез, киноларга-концертларга да бергә барабыз. Интернетта да еш аралашабыз. Безгә бергә бик күңелле.

Дустым, синең хәлләрең ничек? Җәйге ялларны ничек уздырырга телисең? Киләчәккә планнарың нинди? Хатыңда шулар турында яз.

Синнән хат көтеп, дустың Регина.

14 нче май, 2013 нче ел.



9 нчы вариант


Бирем. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.


... Минем Казан шәһәрендә булганым юк, ләкин аны бик нык күрәсем килә.


Казан шәһәренәкайчан нигез салынган? Казанда нинди истәлекле урыннар бар? Казанда нинди үзгәрешләр бара?


Исәнме, дустым Айгөл! Сиңа күп сәламнәр белән дустың Даша хат яза. Әти-әниеңә, апаңа, дусларыңа миннән сәлам әйт.

Дустым, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт сиңа! Синең хатларың һәрвакыт бик кызыклы, мин аларны бик яратып укыйм.

Син Казан шәһәре турында сорагансың. Кызганычка каршы, минем дә Казанда булганым юк. Шулай да мин Казан турында бик күп беләм, чөнки без татар теле дәресләрендә башкалабыз турында төрле кызыклы мәгълүмат алдык. Интернетта да Казан турында материал күп.

Казан - борынгы шәһәрләрнең берсе. Казан турында тарихи истәлекләрдә иң беренче тапкыр 1177 нче елда искә алынган. нче елда башкалабыз үзенең меңъеллыгын бәйрәм итте. Казанда истәлекле урыннар бик күп. Иң матур урыннары - Казан Кремле, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Благовещение соборы. Сынлы сәнгать музее, Татарстан Республикасының Милли китапханәсе дә бик матур тарихи биналарда урнашкан.

Соңгы елларда Казанда бик күп үзгәрешләр булды, чөнки 2013 нче елның җәендә монда Универсиада уеннары үткәрелде. Казанда яңа спорт корылмалары, метро станцияләре, Универсиада авылы төзелде. Минем аларны бик күрәсем килә.

Дустым, синең хәлләрең ничек? Җәй көне Казанга килергә уйламыйсыңмы? Гомумән, җәйге ялларны ничек уздырырга телисең? Хатыңда шулар турында яз.

Синнән хат көтеп, дустың Даша.

14нче май, 2013 нче ел.


10 нчы вариант

Бирем. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.


Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Минем өчен ул − туган шәһәрем. Туган ягын яратмаган кешеләрне мин күз алдыма да китерә алмыйм.

...Туган авылың (шәһәрең)турында нәрсәләр беләсең? Анда нинди истәлекле урыннар бар?Туган авылыңны(шәһәреңне) яратасыңмы?


Исәнме, дустым Ренат! Сиңа күп сәламнәр белән дустың Регина хат яза. Әти-әниеңә, апаңа, дусларыңа миннән сәлам әйт.

Дустым, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт сиңа! Синең туган шәһәрең турында уку миңа да бик кызык булды.

Мин дә сиңа үземнең шәһәрем турында язарга телим.Мин Түбән Кама шәһәрендә яшим.Безнең шәһәр Кама елгасы буенда урнашкан. Түбән Кама - яшь, матур , яшел шәһәр. Шәһәрдә 40 ка якын микрорайон бар. Шәһәребездә 260 меңнән артык кеше яши. Түбән Кама - күпмилләтле шәһәр, анда 50 дән артык милләт кешесе бар.

Шәһәрдә матур, истәлекле урыннар күп. Иң матур урын - Лемаев мәйданы. Лемаев мәйданында "Җәлил" ял үзәге, матур фонтаннар, кафелар бар. Без тагын Кызыл Чишмәдә, яңа Нефтехимиклар паркында, аттракционнарда ял итәргә яратабыз.

Шәһәребездә уку йортлары бик күп. Бу- мәктәпләр, колледжлар, лицейлар һәм институтлар.

Безнең шәһәр- зур промышленность үзәге, монда химия комбинаты, шиналар заводы, яңа Танеко заводы төрле продукцияләр чыгара.

Мин үземнең туган шәһәремне бик яратам.

Дустым, синең хәлләрең ничек? Җәй көне безнең шәһәргә кунака кил. Гомумән, җәйге ялларны ничек уздырырга телисең? Хатыңда шулар турында яз.

Синнән хат көтеп, дустың Регина.

14 нче май, 2013 нче ел.


11 нче вариант


Бирем. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.


Меңләгән, миллионлаган кешеләр спорт яраталар, чөнки ул сәламәтлекне сакларга, үзеңне яхшы хис итәргә ярдәм итә. Соңгы елларда илебездә спортка аеруча зур игътибар бирелә башлады. Спортның бөтен төрләре буенча Спорт Сарайлары ачылды.


...Сиңа нинди спорт төре ошый?Нинди секциягә йөрисең?Спорт турында китаплар укыйсыңмы?


Исәнме, дустым Марат! Сиңа күп сәламнәр белән дустың Алеша хат яза. Әти-әниеңә, апаңа, дусларыңа миннән сәлам әйт.

Дустым, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт сиңа! Сине йөзү ярышында беренче урын алуың белән котлыйм! Син молодец!

Мин дә спортны яратам. Миңа йөзү, чаңгыда шуу, волейбол, баскетбол уйнау бик ошый. Ике ел волейбол секциясенә йөрдем. Безнең мәктәпнең волейбол командасы шәһәр буенча икенче урынны алды. Кызганычка каршы, бу уку елында минем вакытым бик аз, шуңа күрә мин хәзер волейбол белән шөгыльләнмим. Ләкин мин спорт белән кызыксынам. Спорт ярышлары турында тапшырулар карыйм, төрле журналлар укыйм.

Марат, синең хәлләрең ничек? Син имтиханнарга ничек әзерләнәсең? Нинди әзерлек курсларына йөрисең? Шулар турында хат яз.

Синнән хат көтеп, дустың Алеша.

20 нче апрель.


12 нче вариант.

Бирем. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.


...Мин тарих фәнен яратам, чөнки укытучыбыз да бик яхшы, дәресләребез дә кызыклы үтә. Тарихи вакыйгалар турында мин бик кызыксынып укыйм. Ә математика, физика фәннәре миңа авыр бирелә. Телләрне мин җиңел өйрәнәм.


...Син кайсы дәресләрне дәресләрне яратасың? Ни өчен? Кайсы фәннәрне авыр үзләштерәсең?


Исәнме, дустым Алина! Сиңа күп сәламнәр белән дустың Карина хат яза. Әти-әниеңә, апаңа, дусларыңа миннән сәлам әйт.

Дустым, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт сиңа! Син миңа яраткан дәресләрең турында язгансың.

Алина, ә миңа математика, физика фәннәре ошый. Мин мәсьәләләр чишәргә яратам. Татар теле дәресләрен дә яратам, чөнки алар бик кызыклы үтә. Без дәрестә сөйләшәбез, төрле диалоглар төзибез, татарча мультфильмнар карыйбыз. Миңа химия авыр бирелә. Ләкин мин аны өйрәнергә тырышам, чөнки бу фән миңа киләчәктә кирәк булачак.

Алина, синең хәлләрең ничек? Син имтиханнарга ничек әзерләнәсең? Нинди әзерлек курсларына йөрисең? Шулар турында хат яз.

Синнән хат көтеп, дустың Карина.

20 нче апрель.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал