7


  • Учителю
  • Рабочая программа по татарской литературе (9 класс)

Рабочая программа по татарской литературе (9 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



"Каралды"



Методик берләшмә җитәкчесе:



__________



Беркетмә №1, "24" август 2015 нче ел.

"Килешенде"



Уку-укыту эшләре буенча директор



урынбасары: _________



"31" август 2015 нче ел.

"Раслыйм"



Директор: _________



Боерык №

"31" август 2015 нче ел.





9 НЧЫ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ











Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

Беркетмә № 31 август , 2015

Срок: 2015-2016 уку елы



















АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:



  1. Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. - Казан, 2008.

  2. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). - Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 2010.

  3. Мәктәпнең 2015-2016 нчы уку елына уку-укыту планы.



Дәреслек: Әдәбият (Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар әдәбияты): Татар телендә төп гомуми белем бирү мәктәпләренең һәм гимназияләренең 9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен дәреслек / Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А. - Дүртенче басма. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.



Хрестоматия: Әдәбияттан хрестоматия: Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен / Төзүчеләр Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А. - 3 нче басма. - Казан: Мәгариф, 2005.



Методик ярдәмлекләр:

Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. - Казан: Мәгариф, 2004.

Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. - Казан: Мәгариф, 2004.



9 нчы сыйныф өчен программада татар әдәбиятына 68 дәрес каралган, эш программасында да уку елы дәвамында 68 дәрес үткәрү планлаштырыла. Һәр тема программада каралган сәгать санынча өйрәнелә. Аерма бары тик "Кыйссаи Йосыф" әсәрен өйрәнү дәресләренә генә карый: ул бер дәрескә арттырылды. Аның өчен йомгаклау һәм имтиханга әзерләнү дәресләреннән бер сәгать алынды. Дәресләрдә "Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты" интерактив китабын куллану, Интернет ресурслары белән эшләү кебек эш төрләреннән дә киңрәк файдалану, компьютер технологияләрен күбрәк кертү планлаштырыла. Программа материалының күләмле булуын истә тотып, өйгә индивидуаль эшләр дә күп бирелә.



9-11 нче сыйныфларда татар әдәбиятыннан урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары



  1. Татар әдәбиятының тарихи барышы турында гомуми караш булдыру.

  2. Татар әдәбиятының барышын, аның аерым чорлардагы торышын, чор әдәбиятының йөзен билгеләүче язучылар иҗатын анализларга һәм бәяләргә өйрәтү.

  3. Әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрнең, язучы иҗатының, чор әдәбиятының, гомумән, татар әдәбиятының үзенчәлекләрен табарга күнектерү.

  4. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.

  5. Иҗади фикерләүдәге уртак һәм милли үзенчәлекләрне танырга өйрәтү.

Бурычлар

  1. Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.

  2. Әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.

  3. Әдәби әсәрне анализлау күнекмәләре булдыру.

  4. Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.

  5. Укучының мөстәкыйль фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.

  6. Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләре булдыру.

  7. Рефератлар, докладлар әзерләргә өйрәтү.

  8. Әдәби әсәрләр һәм ирекле темалар буенча сочинение язу күнекмәләрен үстерү.

  9. Әдәбият теориясе, әдәбият тарихы, сәнгатьнең башка төрләре бергәлегендә укучыда әдәбиятны мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру һәм әдәбият-сәнгать белән даими кызыксыну тәрбияләү.

  10. Матур әдәбиятта халык тарихы, милләт язмышы гәүдәләнешенә укучыларның игътибарын туплау.

  11. Әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, поэтикасын аңларлык эстетик зәвык булдыру.

  12. Укучыларда кешелеклелек, горурлык, үз кадереңне белү хисләре тәрбияләү.

Укучыларының белем дәрәҗәсенә таләпләр

  1. Әдәби-тарихи процессның төп закончалыкларын, этапларын, чор әдәбиятына зур өлеш керткән әдипләр иҗатын белү.

  2. Мәктәп курсында өйрәнелгән әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә өзлексез барыш итеп күзаллау.

  3. Әдәбият тарихы һәм теориясе буенча белемнәргә (тема, проблема, идея, пафос, образлар системасы, сюжет-композиция, телнең сәнгати сурәтләү чаралары, әдәби деталь) нигезләнеп, әдәби әсәрне анализлау һәм шәрехләү.

  4. Әсәрне чорга хас әдәби юнәлеш белән бәйлелектә тикшерә һәм аңлата белү.

  5. Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белү.

  6. Әдәбият теориясенә караган иң әһәмиятле төшенчәләрне, аларның билгеләмәләрен белү (әдәби процесс, иҗат методы, сәнгатьчә алымнар-чаралар, анализ төрләре, язучының стиле, әдәбият һәм чор, шәхес һәм җәмгыять бәйләнешләре).

  7. Татар әдәбиятында традицияләр һәм яңару процессы, жанрлар үсеше турында гомуми күзаллау булу.

Формалаштырылырга тиешле күнекмәләр



  1. Әдәби әсәрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау.

  2. Өйрәнелгән әсәрләр буенча яки бирелгән тема буенча сочинение яза белү.

  3. Тәкъдим ителгән яки укучы үзе сайлаган әсәрләрне (шигырь, проза) яттан сөйләү.

  4. Язучыларның иҗатларын, әсәрләрен чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлата, бәяли белү.

  5. Татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерә, аларга бәя бирә алу.

  6. Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу.











КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН





Дәреслек: Әдәбият (Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар әдәбияты): Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең һәм гимназияләренең 9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен дәреслек / Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А.. - Дүртенче басма. - Казан: Мәгариф, 2011.



Хрестоматия: Әдәбияттан хрестоматия: Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен / Төзүчеләр Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А.. - 3 нче басма. - Казан: Мәгариф, 2005.



Кулланылган кыскартылма сүзләр: МК - методик кулланма, ТТ - методик ярдәмлек (Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. - Казан: Мәгариф, 2004.), ӘТ - әдәбият теориясе, КТ - контроль төре, ИР - Интернет ресурсы, МТК - милли-төбәк компоненты







Календарь- тематик планлаштыруга характеристика:



Уку елы: 2015/2016



Предмет: татар әдәбияты



Сыйныф: 9



Укытучы:



Сәгать саны: атнага - 2 сәгать (елына - 68 сәгать). Шулар арасында: әсәрләр өйрәнү - 53 сәгать, сөйләм үстерү - 6 сәгать (4 - сочинение язу), дәрестән тыш уку - 7 сәгать, кабатлау- 2 сәгать.



Контроль эшләр саны: а) беренче яртыеллыкка- 2

ә) ел буена - 4







Дәрес тибы

Укучылар эшчәнлеге яки укыту эшчәнлеге төрләре







Контроль төре

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр





Якынча өй эше, индивидуаль биремнәр

Вакыты

План буенча

Фактта

1

Кереш. Тарихи-әдәби процесс һәм аның үзенчәлекләреМатур әдәбиятның кеше тормышында тоткан урыны.





1

Кереш дәрес.

Күчермә (репродуктив) ысул: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗә чыгару, лекция материалын тезислар рәвешендә язу.



Татар әдәбиятының халык һәм милләт язмышында уйна­ган роле. Аның үсеш баскычлары: меңьеллык әдәбиятыбыз тарихын чорларга бүлү мәсьәләсен аңлата белү. Кешенең һәм татар халкының борынгыдан алып бүгенге көнгә кадәр сузылган тормышын һәм яшәү рәвешен сәнгать­ле чагылдыручы буларак татар әдәбияты.

ӘТ: Матур әдәбиятның милли үзенчәлеге.

Дәреслек: 5-12 нче битләр. Татар әдәбиятының чорларга бүленешен ятларга.



2.09.



2

Татар-төрки әдәбиятының чыганаклары.

."Орхон-Енисей язмалары»





1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Күчермә ысул: укытучы сүзе, әңгәмә, аңлатмалар бирү, чагыштыру, өзекләр уку, материалны төп фикерләр рәвешендә язу.



Татар әдәбиятының халык авыз иҗаты һәм мифология белән бәйләнеше. Фольклордан килә торган аваз-мотивлар һәм сәнгатьлелек ысул-чаралары, алымнары. Рун язулы истәлекләр. «Орхон-Енисей язмалары»нда алга таба әдәбиятта үстерелеш тапкан фикер-мотивларның чагы­лышы.

МТК - фольклор тупланмасына материаллар җыюны дәвам итәргә.

Дәреслек: 14-16 (укырга),

5.09.



3

Рун, уйгур язулы истәлекләр.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Күчермә ысул: укытучы сүзе, сәнгатьле уку, әңгәмә, аңлатмалар бирү.

Мәкальләрне хәзерге телдәге төрдәшләре белән чагыштыру.





Дәреслек: 16-.24 бит (укырга, сорауларга җавап бирергә).

9.09



4

М.Кашгарый "Диване лөгатет-төрк".

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.





Уйгур язулы истәлекләр. Мәхмүд Кашгарыйның «Диване лөгатет-төрк» китабы - борынгы төркиләрнең мәдәниятен, шул җөмләдән фольклор һәм әдәбиятын өйрәнү өчен әһәми­ятле чыганак

24-29 битләрне укырга

Сорауларга җавап әзерләргә.

12.09



5

Й.Баласагунлы "Котадгу белек".





1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.



КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү (Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар)

Борынгы дидактик әдәбият үрнәге буларак, Й. Баласагунлының «Котадгу белек» поэмасы. Андагы төп фикер, поэманың сәнгатьчә эшләнешенең төрки-татар язма әдәбиятына тәэсирен аңлата белү.ӘТ: Матур әдәбиятның иҗтимагый вазифасы.

29-35 нче битләр

Сорауларга җавап әзерләргә.

16.09





6

Әхмәд Йүгнәки, Әхмәд Ясәви

иҗатлары турында кыскача мәгълүмат бирү.



1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.



Күчермә һәм иҗади уку ысуллары: укытучы сүзе, әңгәмә, аңлатмалар белән уку, сөйләү, чагыштыру.

КТ: сорауларга җавап бирү

Әхмәд Йүгнәки, Әхмәд Ясәви иҗатлары турында кыскача мәгълүмат бирү.





МТК: Авылда башк-н игелекле эшләр турында чыгышлар

Хрест.- 19-24 бит.

Д.: 35-38 б. (укырга, сөйләргә).

19.09



7

Сөләйман Бакырганый иҗаты.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Аңлатмалар белән уку, сөйләү, чагыштыру.



Сөләйман Бакырганый иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.



38-43 нче битләрдәге материалны укып өйрәнергә.

23. 09



8

Шәрык классикасы. Коръән.



1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе

Күчермә ысул: әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару, дәреслектәге язмаларның конс.төзү,

Татар фольк.-ы Коръән белән бәйле элементларга мисаллар таптыру.

КТ: тест (Каюмова Г.Ф. Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән. - Казан: "Яңалиф", 2003, 81-84 б)

Коръән, аның кыскача эчтәлеге һәм сәнгатьчә эшләнеше. Коръән сюжетларының әхлакый һәм рухи эчтәлеге, аларның әдәбиятка тәэсире, алга таба татар әдәбиятында сәнгатьле дәвам иттерелүе һәм үстерелүе.

Ислам дине һәм төрки-татар мәдәнияте. Әдәбиятның иҗти­магый тормыш белән бәйләнеше. Язучының җәмгыять тор­мышында биләгән үзенчәлекле аерым бер урыны.



ӘТ: Шәрык классикасы.

1. "Йосыф" сүрәсен укырга.

2. 43-52 нче битләр

3)* Коръән буенча әдәби викторина сорауларына җавап әзерләргә

26.09



9

Болгар чоры әдәбиятына гомуми күзәтү.





1

Кереш дәрес.

Күчермә ысул: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару,конспект



Идел - Кама буендагы Болгар дәүләте. Анда мә­дәниятнең чәчәк ату үзенчәлекләре. Әдәбият һәм сәнгатьнең югары сыйфатын дәлилләгән фактлар.

1) 54-59 б. (укырга), 59-60 б. (сорауларга җавап бирергә).

30.09



10

Кол Гали тормышы, иҗаты



1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

нәтиҗәләр чыгару, аңлатм. бирү.Коръәндәге "Йосыф" сүрәсен "К.Й" тагы вакыйгалар белән чагыштыру.



Шәхес һәм шагыйрь буларак Кол Гали турында мәгълүматлар. Дастанның язылу вакыты һәм урыны, бүгенгәчә саклану һәм өйрәнелү дәрәҗәсе.

Дәреслек: 61-66 б (укырга), "Кыйссаи Йосыф" - укырга (тулы версиясен).

3.10



11

"Кыйссаи Йосыф" поэмасын уку һәм анализлау.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Эзләнү (эвристик) ысулы: эзләнүчән әңгәмә, биремнәр үтәү, сүзлек эше.



Дастан-поэманың төп сюжет сызыгы буенча охшаш әсәр­ләргә нисбәте. Фирдәүси һәм Кол Гали.



Дәреслекнең 73-93 нче битләрен укырга, сорауларга җавап әзерләргә.

7.10



12

"Кыйссаи Йосыф" поэмасы. Образлар бирелеше.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, сөйләү, образларга бәләмә, сүзлек эше, проблемалы анализ, биремнәр эшләү.



«Кыйссаи Йосыф» әсәрендә автор әйтергә теләгән төп фи­керләр. Бу фикерләрне уздыруда Йосыф һәм Зөләйха мәхәб­бәте сызыгының роле. Сюжетта кешеләрне ярату (гуманизм), гаделлек карашларының чагылышын күрсәтә белү.

Язма эшкә әзерләнергә.

10.10



13

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасы. Буенча сочинение язарга әзерләнү

1

Йомгак-дәрес.

Эвристик ысул, тикшеренү ысуллары: текст буенча мөстәкыйль эшләү, әңгәмә, биремнәр үтәү, проблемалы анализ, гомумиләштерү.



Ком­позицион төзелеше. Шартлылык һәм фантастиканың, роман­тика һәм реалистик җанлылыкның, символиканың үзара тыгыз аралашып килүе, аларның эстетик тәэсирен күрсәтә алу.

ӘТ: Урта гасырлар әдәбиятында дастан жанры. Традиция һәм новаторлык.

Сочинение язарга әзерләнергә.



Материал тупларга

14.10



14

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль сочинение. "Кыйссаи Йосыф" поэмасы халыкның рухында".

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Иҗат эше (сочинение).

Күчермә ысул, тикшеренү ысулы: аңлату, сөйләү, әңгәмә, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару, иҗади эш алымы,.

КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү

«Кыйссаи Йосыф» әсәренең татар әдәбиятына ясаган тәэси­ре, алга таба үстерелгән традицияләре.

Сочинение жанрлары турында тулы мәгълүматка ия булу.







Болгар-хәзәр чорын кабатлау.

17.10



15

Алтын Урда чоры әдәбиятына күзәтү. Суфичылык.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе

Күчермә ысул: укытучы сүзе, сүзлек эше, укучыларның докладларын тыңлау, әңгәмә, аңлатмалар бирү дәреслектәге язманың конспектын төзү.



XIII йөз урталарыннан алып XV йөз башына кадәр дәвердә болгар-татар мәдәнияте, әдәбияты һәм сәнгатенең торышы турында кыскача мәгълүмат алу.. Бу чор әдәбиятында иҗти­магый тормышның, сәяси һәм икътисади хәлләрнең чагы­лышы. Төп мотивлар һәм геройларны белү.

105-106 бит -сорауларга җаваплар әзеләргә.

Суфичылык - конспектларга.

21.10



16

ХIV йөз әдипләре. Рабгузый, Харәзми, М.Болгари, Әхмәд Үргәнчи әсәрләре.

Котб «Хөсрәү вә Ширин" әсәре.



1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Рабгузый, Харәзми, М.Болгари, Әхмәд Үргәнчи әсәрләренә күзәтү, өлешчә анализлау.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, әсәрнең өлешләрен тикшерү, фикерне исбатлау.



Рабгузый, Харәзми, М.Болгари, Әхмәд Үргәнчи әсәрләре, аларда чагылган суфи­чылык мотивлары турында кыскача мәгълүматлар. Суфичы­лыкның кеше шәхесен аңлауда уңай һәм кайбер бәхәсле яклары. Бу чор әдәбиятында дөньяви мәсьәләләрнең куелышы һәм сәнгатьле хәл ителеше. Жанрлар үсеше, әсәрләрнең поэтик төзелешендә, тел-сурәтләү чараларында яңалыкларны күрсәтә белү.

Мөстәкыйль рәвештә "Кисекбаш" әсәрен укырга.

106-115 нче битләр.

24.10



17

М.Болгари "Нәһҗел фарадис" әсәре.



1

Әдәби әсәргә анализ дәресе

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә,проблемалы анализ ясау,.





116-122 нче битләр.

28.10



18

С.Сараиның иҗаты,тормыш юлы.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән.әңгәмә,әсәрнең өлешен тикшерү, стиль үзенч.н күзәтү. бирү

КТ: сорауларга җавап бирү

Сәгъдинең «Гөлестан» әсәрен «Гөлес-тан бит-төрки» исеме белән ирекле тәрҗемә итүе. Сәйф Сарайның тәрҗемәче буларак уңышларын күрсәтә белү..

Биографиясен сөйләргә

31.10



19

С.Сараи "Гөлстан бит-төрки" әсәрен, "Сөһәйл вә Гөлдерсен" дастанын уку һәм анализлау

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.





Сарайның оригиналь әсәрләре, аларның үзенчәлекләре. Шагыйрьнең фәлсәфи уйланулары, аның әсәрләрендәге төп фикерләр: яшәү-үлем, тормышка мөнәсәбәт, яшәүнең төп мәгъ­нәсе, хезмәт һәм иҗатның роле, табигатьнең үлемсезлеге һәм ролен аңлау.

Хрестоматиядән әсәрләрне укырга.

11.11



20

Казан ханлыгы әдәбиятына кереш. "Идегәй" дастаны.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.



Эвристик ысул: укытучы сүзе, сүзлек эше, эзләнүчән әңгәмә, биремнәр үтәү, проблемалы анализ, чагыштыру..

КТ: әдәби викторина сорауларына

Казан ханлыгында әдәбиятның үсеше, аңарда иҗти­магый һәм сәяси хәлләрнең чагылу дәрәҗәсен күрсәтә белү.

Легенда һәм риваятьләр. Аларда җәмгыять тормышының кайбер яклары гәүдәләнү һәм бу чор кешесенең рухи дөньясы чагылу үзенчәлекләре. Дастаннар. «Идегәй» дастаны турында VIII сыйныфта алган белемнәрне киңәйтү.

Казан ханлыгы чоры тасвирланган әсәрләргә күзәтү ясарга.

Сәйяди "Дастаны Бабахан" - укырга.

14.11



21

Класстан тыш уку.

Сәйяди "Дастаны Бабахан".

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.



Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, сөйләү, әсәргә проблемалы анализ ясау, стиль үзенчәлекләре.



«Дастаны Бабахан» әсәре белән таныш булу. Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләре.

ӘТ: Дидактик әдәбият турында төшенчә. Поэтик тәрҗемә аның милли әдәбиятны үстерүдәге ролен билгели алу..

Әсәр турында сөйләргә.

18.11



22

XV-XVI йөзләрдә иҗат иткән әдипләр. Өмми Кәмал, Мөхәммәт Әмин, Кол Шәриф , Шәрифи иҗатлары

К.Шәриф "И күңел".

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.



Күчермә һәм иҗади уку ысуллары: әңгәмә, укытучы сүзе, сүзлек эше, аңлатмалар бирү, нәтиҗәләр чыгару.

КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү (Исламов Ф.Ф. Тарих институты, 2005, 17 б.)

Казан ханлыгы чоры әдәбиятының аерым вәкилләре турында кыскача мәгълүмат.

Болгар дәүләте һәм Алтын Урда чоры әдәбиятларыннан килә торган идея-эстетик мотивларның яңача дәвам иттерелүе.





Таблицаны тутырып бетерергә. Лирик герой төшенчәсен, тел-сурәтләү чараларын искә төшерергә.

21.11



23

Мөхәммәдьярның тәрҗемәи хәле. "Төхфәи мәрдан", "Нуры содур", "Нәсыйхәт" поэмалары.





1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Эзләнү һәм иҗади уку ысулы: эзләнүчән әңгәмә, укытучы сүзе, сора-биремнәргә җавап эзләү, стиль үзенчәлекләрен күзәтү, чагыштыру.



Тәрҗемәи хәленә кагылыш­лы кайбер мәгълүматлар алу.

Мөхәммәдьярның әдәби әсәрләренә гомуми күзәтү. Аларда-гы уртак яклар (композицион төзелештә, тел-стилендә, халык авыз иҗатыннан файдалануда һ. б.).

«Төхфәи мэрдан» һәм «Нуры содур» поэмалары. ӘТ.: Лирик герой турында төшенчәне киңәйтү..

Дәреслек: 171-173 б. (конспектларга).

25.11



24

Сөйләм үстерү. Мөхәммәдьяр -гуманист шагыйрь темасына әңгәмә.

Казан ханлыгы чоры әдәбиятына йомгак.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. (Бәхәс)



Шагыйрь иҗатының әһәмиятен билгеләү дәресе.



Татар поэзиясен үстерүгә Мөхәммәдьяр керткән өлеш.

Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу.





Ф.Латыйфиның "Хыянәт"романын укырга.

28.11



25

Дәрестән тыш уку.

Ф.Латыйфи "Хыянәт" романы.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

"Ф.Латыйфи иҗатында Казан ханлыгы чорының чагылышы".





Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу.

Тарихи романнар укырга.

2.12



26

XVII йөз әдәбиятына күзәтү. "Дәфтәре Чыңгызнамә", "Гайса углы Амәт", "Җәмигъ-әт-тәварих" әсәре турында мәгълүмат.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.



Күчермә ысул: укытучы сүзе, сүзлек эше, әңгәмә, аңлатмалар бирү, конспект язу.



Бу чорда илдәге иҗтимагый-сәяси шартларның татар әдәби­ятында үзенчәлекле чагылышы.

Татар милләтенең хәле: милли дәүләтчелек бетү, татар халкының колониаль коллыкка эләгүе. Моның мәдәнияткә, әдәбиятка тәэсире. Әдәбиятта татар халкының азатлык көрәше чагылу, мондый әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнешен аңлата белү.

Таблица эшләргә.

5.12



27

Мәүла Колыйның тәрҗемәи хәле. "Хикмәтләр"ен уку һәм анализлау.



1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, әсәрне тикшерү, , әсәрнең телен, корылышын күзәтү, нәтиҗәләр чыгару.



Тәрҗемәи хәле. Иҗаты, анда Казан ханлыгы җимерелгәннән соңгы чордагы татар әдәбиятының төп сыйфат­лары чагылу. Суфичылык поэзиясенең югары гәүдәләнеше буларак бу иҗатның үзенчәлекләре, сәнгатьлелек дәрәҗәсе.



Үзеңә ошаган хикмәтләрен язып алырга, берничәсен ятларга.

9.12



28

Габди иҗаты турында кыскача мәгълүмат. Шигырьләрен уку һәм анализлау.





1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Күчермә һәм эзләнү ысуллары: укытучы сүзе, сүзлек эше, эзләнүчән әңгәмә, сәнгатьле уку.



Габди иҗаты буенча гомуми мәгълүматларга ия булу.

ӘД: Шигырь төзелеше турында урта сыйныфларда белгәннәрне искә төшерү һәм тагын да тулырак мәгълүмат бирү.

Поэзиядә стилистик фигураларның урыны һәм роле.

Дәр.- 195-196 бит, 9 нчы сорауга җавап язарга.

12.12



29

XVIII йөз әдәбияты. Тарихи-мәдәни күзәтү. XVIII гасыр татар әдәбиятында жанрлар. "Мәҗмугыл хикәят" җыентыгы.





1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.



Аңлату-күрсәтү ысулы: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, план, конспект төзү.



Бу чор татар әдәбиятында халыкның иҗтимагый-икъти-сади хәле чагылу дәрәҗәсе, әдәбиятның халык тормышына якыная баруы. Азатлык көрәшләрен сыйфатлаган әсәрләр. Сүз сәнгатенең үзенчәлекле гәүдәләнеше буларак Батырша хат­лары. Пугачев хәрәкәтенең халык авыз иҗатында һәм язма әдәбиятта чагылуы.

Таблица тутырырга.

16 1.2



30

XVIII йөздә иҗат иткән әдипләр. Габдессәлам, Габделмәннан Мөслим углы, Әхмәдбик, Т.Ялчыгол иҗатларына күзәтү.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.



Эзләнү ысулы: укытучы сүзе, сүзлек эше, эзләнүчән әңгәмә, биремнәр үтәү, әдәби әсәрне өлешчә тикшерү.



Габдессәлам, Габделмәннан Мөслим углы, Әхмәдбик, Т.Ялчыгол һ.б. язучыларның иҗатларына гомуми күзәтү.

Әдәбиятта илаһи бәет, дастан, сәяхәтнамә һәм риваять, мәдхия һәм мәрсия төрләренең активлашуын, алардагы поэтик табышларны аңлау.

Дәреслек: 202 - 218 битләр (жанрлар һәм әдипләр буенча таблицалар тутырырга).

19.12



31

Г.Утыз Имәни. Тәрҗемәи хәле. Иҗатына гомуми күзәтү. Фәнни хезмәтләре.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.



Эзләнү ысулы: укытучы сүзе, сүзлек эше, эзләнүчән әңгәмә, биремнәр үтәү, аңлатмалар бирү.



Иҗатына гомуми күзәтү. Тәрҗе­мәи хәле. Фәнни хезмәтләре.



Дәреслек: 217-222 битләрдәге материал буенча сөйләү өчен план төзергә.

23.12



32

Г.Утыз Имәнинең әсәрләрен уку, анализлау. "Егет булмакның бәяне т-да"





1

Әдәби әсәрләргә анализ дәресе.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, сөйләү, әсәрнең өлешләрен анализлау, стиль үзенчәлекләрен тикшерү.

Кт: тест.

Шигырьләре, аларда гыйлемгә һәм мәгърифәткә хөрмәтле караш чагылу, кешене олылау, фикер хөрлеген яклау. Бу шигырьләрдәге лирик герой образы­ның төп сыйфатлары.

Утыз Имәни - заманының алдынгы фикер иясе. Язучы һәм галимнең татар әдәбиятына һәм фәлсәфәсенә тәэсире.

ӘТ: Мәдхия, мәрсия.

Кабатлауга әзерләнергә.

26.12



33

Борынгы һәм Урта гасыр әдәбиятына йомгак.

1

Йомгак-дәрес.

Эзләнү һәм тикшеренү ысуллары: укытучы сүзе, укучыларның чыгышлары, проблемалы ситуацияләрне анализлау. Үз белемеңне тикшерү.



Урта гасырларда татар әдәбиятының үсеш юллары. Анда­гы төп мотив һәм тенденцияләр. Урта гасыр гуманизмының үзенчәлекләре.

Әдәбиятның сәнгатьлелеккә ирешүдәге казанышлары, тел-стильдә үсеш-үзгәрешләр, художестволы ачышлар. Борынгы телнең үзенчәлекләре, бүгенге телдән аермалы яклары, ӘТ: Әдәби иҗатта күчемлелек.

Сочинениегә әзерләнергә.

13.01



34

Сөйләм үстерү. Урта гасыр әдәбияты буенча сочинение.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Иҗат эше (сочинение).

Тикшеренү ысулы: иҗади эш алымы.



Урта гасыр әдәбияты буенча алган белемнәрне мисаллар ярдәмендә күрсәтә алу.

Акка күчереп язарга.

16.01



35

XIX йөзнең беренче яртысында әдәбиятка күзәтү.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.



Күчермә ысул: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару, конспект язу.



XIX гасырдагы татар әдәбиятына кыскача бәяләмә-кереш. 1812 елгы Ватан сугышын­да активлыклары. Декабристлар хәрәкәтендә татарлар. Бу чор әдәбиятында ике баскыч.

Конспектны төгәлләргә.

20.01



36

Әбелмәних Каргалый иҗаты.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Иҗади уку ысулы: укытучы сүзе, аңлатмалар белән уку, проблемалы сораулар



Иҗатына гомуми күзәтү. Бу иҗатта чагылган су­фичылык карашларының үзенчәлекләре. Яхшылык кылу яки гөнаһка бату фәлсәфәләре, шәхесне бәяләүдә аларның әһәми­яте.

Үзеңә ошаган шигырен ятларга.

23.01



37

Һ.Салихов, Ш.Зәки-Суфи иҗатларына күзәтү.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Иҗади уку ысулы: укытучы сүзе, аңлатмалы уку, проблемалы сорауларга җавап бирү, әңгәмә.

КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү

Иҗатларына гомуми күзәтү. Бу иҗатларда чагылган су­фичылык карашларының үзенчәлекләре. Яхшылык кылу яки гөнаһка бату фәлсәфәләре, шәхесне бәяләүдә аларның әһәми­яте.

Дәреслек: 252-261 б. (укырга).

27.01



38

Г.Кандалый - татар әдәбиятында дөньяви поэзияне башлап җибәрүче.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Күчермә ысул: тасвири лекция, әңгәмә, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару.



Язучының тормыш юлы. Кандалыйның шәхес буларак үзенчәлекләре, сыйфатлары.

Беренче әдәби әсәрләреннән «Рисалэи-л-иршад» («Тугры юлга күндерүче китап») һәм «Кыйссаи Ибраһим Әдһәм» поэ­малары. Боларда үгет-нәсыйхәтчелек

"Мулла белән абыстай" шигырен

30.01



39

Г.Кандалый иҗатында дөньяви мәхәббәт. Кандалый реализмы. ("Йакутлар табыладыр вакыт белән". "Сәхибҗамал" поэмасы)

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Тикшеренү ысулы: мөстәкыйль эшләр. Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, шигырьләрне автор артыннан бару юлы белән анализлау, сәнгатьле уку, эчтәлеген сөйләү,



Г. Кандалыйның алга таба иҗатында дөньяви мәхәббәтнең төп темага әверелүе. әХатын-кызлар­га багышланган поэмалары һәм шигъри хатлары: «Шәфгый», «Сахибҗәмал», «Фәрхи» һ. б. Гашыйкны гәүдәләндергән лирик герой образы ярдәмендә һәркемнең шәхси бәхеткә, мәхәббәткә һәм интим тормышка хакы барлыгын раслау.

Кандалый реализмы. Хатын-кызларга багышланган поэмалары, шигъри хатлары.

("Йакутлар табыладыр вакыт б-н"."

3.02



40

Г.Кандалыйның татар шигъриятенә, шигырь техникасын баетуга керткән зур өлеше.



1

Язучы иҗатының әһәмиятен билгеләү дәресе.

Тикшеренү ысулы: мөстәкыйль эшләр (тестлар, карточкалар белән эш), укучылар чыгышы.

КТ: әдәби викторина сорауларга җавап бирү

Г. Кандалыйның татар шигъриятенә, шигырь техникасын баетуга керткән зур өлеше. Иҗатына К. Насыйри, Г. Тукай кебек язучылар биргән бәяләр. ӘТ: Шигырь үлчәмнәре.

Дәреслек: 280 281 б. (конспектларга), инд. биремнәр буенча чыгышлар

6.02



41

XIX йөзнең икенче яртысындагы татар әдәбиятына гомуми бәяләмә-күзәтү. Ш.Мәрҗани, Х.Фәезхановларның эшчәнлеге һәм иҗаты

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Күчермә ысул: проблемалы лекция, әңгәмә, план төзү, конспект язу.

КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү

XIX гасырның икенче яртысында, бигрәк тә соңгы чирегендә татарлар арасында иҗтимагый хәрәкәтнең җанлануы, моңар аерым гыйльми җәмгыятьләрнең, башка халыкларның алдынгы карашлы галимнәренең йогынтысы. И. Гаспралы турында мәгълүмат бирү. Реа­лизмның ныгый башлавы. Мәгърифәтчелек реализмы фор­малашу. Идеаль башлангыч урынына реаль баш­лангыч килү.

Дәреслек: 292-294 б. (сөйләргә).

10.02



42

К.Насыйриның тормыш юлы. Гыйльми-мәгърифәтчелек эшчәнлеге.

1

Биография өйрәнү дәресе.



Күчермә ысул: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару, китап күргәзмәсе алымы, конспект язу,



Аның әсәрләре турында урта сыйныф­ларда белгәннәрне искә төшерү. Иҗат эшчәнлегенең күптар­маклы булуын мисаллар белән раслау.

Әдәби әсәрләренә күзәтү. Аларда Урта гасыр Көнчыгыш әдәбиятларыннан һәм татар әдәбиятыннан килә торган мо­тивларның аралашып дәвам иттерелүе.

Дәреслек: 295-301 б. (сөйләргә)

13.02



43

К.Насыйриның матур әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре.



1

Әдәби әсәрләргә өлешчә анализ дәресе.



Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, суйләү, проблемалы анализ, биремнәр үтәү.



«Әбугалисина кыйссасы»нда мәгърифәтне, яхшылыкны алга сөрү, гади халыкны һәм гаделлекне яклаучыны зурлау. «Кыйсса»дагы фантастик әкиятләр стиле.

252-259, 306-311 б. (сөйләргә)

17.02



44

К.Насыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.



Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, сәнгатьле уку, сөйләү, аңлатмалар бирү.

КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү

«Фәвакиһел-җөләса фил-әдәбият» җыентыгы. Андагы гуманлы фикерләр. Урта гасырлар әдәбияты традицияләрен дәвам итү..

К. Насыйри иҗатының халыкчанлыгы. Әдәби әсәрләрендә халык авыз иҗатына киң урын бирелү.

Дәреслек: 301-306 б. (сөйләргә).

20.02



45

Класстан тыш уку.

"Кырык бакча" "Кырык вәзир"

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.



Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, укучыларның чыгышлары, чагыштыру.



ӘД: Әдәбиятның халыкчанлыгы төшенчәсен киңәйтеп кабатлау.





Сочинение өчен материал тупларга. Планын төзергә.

24.02



46

С.ү.Сочинение "К.Насыйри үз халкының һәм үз чорының улы булган" (К.Дмитриев).

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Иҗат эше (сочинение).

Тикшеренү ысулы: иҗади эш алымы, план төзү, аңлатмалар бирү.



Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу.

Язып бетерергә.

27.02



47

Реалистик проза үсеше.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.



Күчермә ысул: проблемалы лекция, әңгәмә, нәтиҗәләр чыгару, дәреслектәге мәкаләнең планын төзү, конспект язу.



Татар прозасының реализм нигезләрендә җитлегү чорына керүе. Прозада жанрларның камилләшә баруы, яңа жанрлар һәм жанр төрләре барлыкка килү (роман, повесть, сатирик хикәя һ. б.). Төп темалар һәм проблемалар, аларның мәгъри­фәтчелек рухында хәл ителеше. .ӘТ:Мәгърифәтчелек реализмы.

Мәгърифәтчелек реализмы турында сөйләргә өйрәнергә.

2.03



48

М.Акъегетнең тормышы, иҗаты. "Хисаметдин менла" романын уку һәм анализлау.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.



Иҗади уку ысулы һәм күчермә ысул: әсәрне автор артыннан бару юлы белән анализлау.



Язучының тормыш юлы, иҗатына күзәтү ясау. «Хисаметдин менла» романы - мәгъри­фәтчелек реализмы әдәбиятының беренче әсәрләреннән.



Әсәрне укып бетерергә.

5.03



49

М.Акъегетнең "Хисаметдин менла" романын уку һәм анализлауны дәвам итү.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.



Иҗади уку эзләнүчән әңгәмә, әсәрне образлар бирелеше аша анализлау, анализ алымнарын кулланып, , геройларга бәя бирү, , тел-стиль үзенчәлекләрен күзәтү.

КТ: сорауларгаа җавап бирү

Үзәк геройлар - шәхес иреге өчен көрәшүчеләр, аларның асыл сыйфатлары. Романның стиль үзенчәлекләре.





Таратма материалдан Ризаэддин Фәхреддиннең хикмәтле сүзләрен ятларга, әти-әниләр белән бергәләп мәгънәсенә төшенергә.

9.03



50

Риза Фәхретдиннең иҗади эшчәнлеге. "Әсма, яки Гамәл вә җәза" әсәрен уку һәм анализлау.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.



Иҗади уку һәм эзләнү ысуллар: анализлау, эзләнүчән әңгәмә, сәнгатьле уку, сөйләү, аерым өлешләргә анализ бирү.



«Әсма, яки Гамәл вә җәза» әсәрендә яхшылык һәм явызлык, әдәплелек һәм әдәпсезлек, галимлек һәм на­данлык бәрелеше.



Әсәрне укып бетерергә.

12.03



51

Риза Фәхрединнең "Әсма, яки Гамәл вә җәза" әсәрен уку һәм анализлауны дәвам итү.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.





Иҗади уку һәм эзләнү ысуллар: укытучы сүзе, текст өстендә эшләү, әсәргә проблемалы анализ, проблемалы сорауларга җаваплар табу, биремнәр үтәү.

КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү яки тест

«Әсма, яки Гамәл вә җәза» романда гомумкешелек кыйммәтләрен рас­лау..

Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу.ӘТ: Мәгърифәтчелек реализмы.





Мәгърифәтче

Ш.Мөхәммәдевнең "Япон сугышы, яки Доброволец Батыргали агай" әсәрен укырга.

16.03



52

Класстан тыш уку. Ш.Мөхәммәдев "Япон сугышы, яки Доброволец Батыргали агай".

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.



Эзләнү ысулы: әсәрне тикшерү, үзмөнәсәбәтеңне белдереп сөйләү, фикерне исбатлау, нәтиҗәләр чыгару.





ИР: "Кем ул Заһир Бигиев?" сайты белән танышырга zahirbigiyev.blogspot.com/

19.03



53

З.Бигиевнең тормышы, иҗаты. "Мавәрәэннәһердә сәяхәт" әсәре.





1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.



Күчермә ысул: лекция, укучыларның чыгышлары, сәнгатьле уку, сөйләү, әңгәмә, нәтиҗәләр чыгару.



Әдипнең тормыш юлы. Киң белемле, алдынгы карашлы, дөнья әдәбиятын яхшы белгән, аерата төрек һәм француз әдәби­ятлары белән кызыксынган зыялы рухани булып җитлегүе.

ӘД: Роман жанры турында өстәмә мәгълүмат бирү.

Хрестоматия: "Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә" романын укырга.

30.03



54

З.Бигиевнең "Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә" романын уку һәм анализлау.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.



Күчермә һәм иҗади уку ысуллары: сәнгатьле уку, автор артыннан бару юлы белән анализлау



«Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романында саф мәхәббәт белән байлык арасындагы каршылык тудырган хәлләрнең тормышчан итеп тасвирлануы.

Хрестоматия: "Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә" романын

2.04



55

З.Бигиевнең "Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә" романын уку һәм анализлау

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, әсәрне образлар бирелеше аша анализлау



Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу.

Бигиев "Гөнаһе кәбаир" романын укырга, сораулар язарга.

6.04



56

З.Бигиев "Гөнаһе кәбаир" романы.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.



Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, әсәрне тикшерү, үз фикерне исбатлау,

КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү

«Гөнаһе кэбаир» романы турында кыскача мәгълүмат.

Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу.

Дәреслек: 361-362 б (Сюжет, композиция - конспектларга).

9.04



57

XIX йөзнең икенче яртысында татар поэзиясе. Гомуми күзәтү.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.



Күчермә ысул: лекция, лекцияне язып бару, план-конспект эшләү, нәтиҗәләр чыгару.



Татар поэзиясенең бу чоры -- яңа сыйфат үзгәрешләренә әзерлек дәвере. Иске формаларда яңа эчтәлек уздырылу. Лирикада кеше хисләрен чагылдыруның ачыклана төшүе. Шигъри хикмәтләрдә акыл үткенлеге, сәнгатьлелекнең артуы.

Дәреслек: 364-368 б. (укырга, сөйләргә).

13.04



58

М.Акмулланың тормыш юлы, иҗатына күзәтү. "Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе" һ.б. әсәрләрен уку һәм фикер алышу.



1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.



Күчермә ысул: укытучы сүзе, әңгәмә, сәнгатьле уку, материалларны төп фикерләү рәвешендә язу, аңлатмалар белән уку, нәтиҗәләр чыгару.



Мифтахетдин Акмулла - татар, казакъ, башкорт әдәбият­ларының уртак вәкиле. Акмулланың хат алымы белән языл­ган шигырьләре («Замана галимнәренә», «Нургали хәзрәт» һ. б.), алардагы төп фикерләр, поэтик үзенчәлекләр. «Дамел­ла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе». Аның романтик рухы, җанлы сөйләмгә якын булуы,..

Дәреслек: 375-385 б (сөйләргә).

ИР: "Мифтахетдин Акмулла" сайты белән танышырга: www.akmulla.ru/</</u>

16.04



59

Акмулла - чичән шагыйрь. Татар шигъриятенә керткән зур өлеше." әсәрләре.Иҗатының әһәмияте.

1

Язучы иҗатының әһәмиятен билгеләү дәресе.



Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, шагыйрь хикмәтләренең төп сыйфатларын билгеләү, фәнни чыганаклардан өзекләр уку, Күчермә ысул: аңлатмалар бирү.



Акмулла - чичән шагыйрь. Аның хикмәтләренең төп сыйфатлары: кыскалык, тапкыр­лык, образлылык. Акмулла турында Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Җ. Вәлиди, Г. Ибраһимов.



ӘД: Шигырьдә ритм һәм рифма турындагы төшенчәләрне укучылар хәтерендә яңарту һәм көчәйтү.





Кандалый иҗатыннан омонимик рифмаларга мисаллар эзләргә. Акмулла шигырьләрендә нинди рифма төрләре бар?

20.04



60

Я.Емельянов иҗаты турында белешмә бирү. "Кайгы", "Саран бай", "Олысыманлык" шигырьләрен уку һәм анализлау.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.



Иҗади уку һәм эзләнү ысуллары: укытучы сүзе, сәнгатьле уку, аңлатмалар бирү, нәтиҗәләр чыгару, тел-стиль үзенчәлекләрен күзәтү.



Иҗаты турында белешмә бирү. Бу иҗат­та дини мотивлар. Шигырьләрендә гражданлык рухының көчәя баруы. Җәмгыятьнең байлар һәм ярлыларга бүленүен­нән ризасызлык, гади кеше хәлен реалистик буяулар белән тасвирлау.

Әхмәт Уразаев-Кормашиның "Кыйссаи Таһир илә Зөһрә" әсәрен укырга.

23.04



61

Кл. тыш уку. Әхмәт Уразаев-Кормашиның "Кыйссаи Таһир илә Зөһрә" әсәре.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.





Әхмәт Уразаев-Кормашиның "Кыйссаи Таһир илә Зөһрә" әсәре белән таныш булу. Бәхәсләрдә катнашу, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу.

Г.Исхакый. "Өч хатын белән тормыш" әсәрен укырга.

27.04



62

Татар драматургиясенең беренче адымнары. Жанр формалашу. Беренче сәхнә әсәрләрендә күтәрелгән мәсьәләләр.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.



Күчермә ысул: лекция, укучыларның драма әсәрләрен бәя-анализлау турындагы чыгышлары, фикер алышу, аңлатмалар бирү.



Жанр формалашу. Драматургиядә Көнчы­гыш әдәбиятлары һәм Урта гасыр татар әдәбиятыннан килә торган хыялый-романтик рухны дәвам иттерү (Минһаҗет­дин Әлказаный. «Ихтыярлы кыз ихтыярсыз улмыш». Ф. Ха­лиди. «Залим ачлык, испанияле Сәет Яхъя»

тәрҗемәләр: «Комедия Чистайда», «Зәваллы чужык», «Ревизор» һ. б.

ӘТ: Драма һәм комедия жанрлары

Г.Ильяси "Бичара кыз", Ф.Халиди "Рәдде бичара кыз" - укырга.

30.04



63

Г.Ильяси "Бичара кыз", Ф.Халиди "Рәдде бичара кыз".

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Күчермә һәм эзләнү ысуллары: сәнгатьле уку, анализлау

КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү

Әсәрләрдә мәхәббәт һәм гаилә мәсьәләләре, саф әдәп-әхлак кагыйдәләрен яклау, иске тормыш һәм го­реф-гадәтләрне тәнкыйтьләү.

Ел буена үткәннәрне кабатларга, тестка әзерләнергә

4.05



64

Класстан тыш уку. Г.Исхакый. "Өч хатын белән тормыш".

1

Класстан тыш уку дәресе

Әсәргә анализ ясау



Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу.

Контроль сорауларга җаваплар әзерләргә.

7.05



65

Арадаш аттестация биремен башкару.Тест.

1

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү.

Контроль эш

Тест биремнәрен үтәү



Кл тыш укуга әзерлек

11.05



66

Кл тыш уку. М.Галиев "Алтын тотка " повесте

1

Класстан тыш уку дәресе

Тикшерү ысулы: укытучы сүзе, укучыларның чыгышлары, контроль сорауларга җавап бирү, нәтиҗәләр чыгару.







Урта гасырлар, ХУШ һәм XIX йөзләрдәге әдәбиятларда төп баганалар булган иҗатчылар, күренекле әдәби әсәрләр.

Контроль сочинениегә әзерләнергә.

14.05



67

Сөйләм ү Контроль сочинение язу "Мәгърифәтчелек әдәбиятында тормыш һәм аны үзгәртү юллары".

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.



Тикшеренү ысулы: иҗади эш алымы, план төзү, аңлатмалар бирү.

Иҗат эше (сочинение).





Сочинение язу күнекмәсе булу.

Кабатлауга әзерлек.

18.05



68

IX сыйныфта өйрәнгәннәргә гомуми йомгак

1



Тикшеренү ысулы: иҗади эш алымы, план төзү, аңлатмалар бирү.



Матур әдәби¬ят һәм иҗтимагый-тарихи үсеш процессы.

10 сыйныфта укылырга тиешле әсәрләр

21.05













 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал