- Учителю
- Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе 'Фигыль. Тамчы шоу' (2 нче сыйныф, татар төркеме)
Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе 'Фигыль. Тамчы шоу' (2 нче сыйныф, татар төркеме)
Ачык дәрес
(рус мәктәбендәге 2нче сыйныфның татар төркеме)
Дәреслек: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, А.К.Җәләлиева "Татар теле" 2 нче сыйныф (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2012нче ел).
Тема: Тамчы шоу. Фигыль темасын кабатлау.
Максат: - укучыларның сүз төркеме - фигыль турында алган белемнәрен ныгыту, тулыландыру, контроль ясау;
- өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ирешү, фикерләү сәләтләрен, активлыкларын көчәйтү;
- мөстәкыйльлек һәм үз көчеңә ышаныч тәрбияләү.
Дәрес тибы: кабатлау.
Җиһазлау: мультимедиа, карточкаларда биремнәр, рәсемнәр.
Дәрес барышы.
-
Дәресне оештыру: (СЛАЙД 1)
Укытучы: Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн! Хәлләрегез ничек?
(Исәнмесез. Рәхмәт, яхшы. Ә сезнең хәлләреге ничек?)
Укытучы: Рәхмәт, яхшы. Укучылар, бүген безнең дәресебездә кунаклар бар. Әйдәгез, кунаклар белән исәнләшик.
(Исәнмесез. Хәлләрегез ничек?)
Укытучы: Бүгенге дәресебезнең темасы: "Фигыльне кабатлау". Үткән дәресләрдә алган белемнәребезне кабатларбыз, ныгытырбыз. Ә хәзер, әйдәгез, фигыль турында шигырьләр тыңлап китик.
1 нче укучы
Эшне, хәлне, хәрәкәтне
Без белдереп киләбез.
Эшләүченең азмы, күпме
Икәнен дә беләбез.
2 нче укучы
Кайсы затның эшләвен
Дөрес әйтә алабыз.
Төрле мәгънәләр буенча
Төркемләнә барабыз.
3нче укучы
Кирәк икән- боерабыз,
Кирәк икән - тыябыз,
Җөмләләрдә төрле- төрле
Заманнарда киләбез.
4 нче укучы
Исемнән дә ясалабыз,
Җөмләләр дә төзибез,
Кирәк икән кушылабыз,
Шулай актив йөрибез.
Укытучы: Рәхмәт. Димәк, без бу шигырьләр аша фигыльләрнең нинди үзлекләргә ия булганын белдек. (СЛАЙД 2) Безнең бу дәресебез гади генә булмас. Ул "Тамчы шоу" рәвешендә булыр. Сез ике төркемгә бүленеп утырдыгыз. Беренче төркем "Кояшкайлар" (капитаны Камилә), икенче төркем "Йолдызкайлар" (капитаны Гүзәл) дип атала. Мин биргән сорауларга җавап бирерсез, биремнәрне үтәрсез. Дөрес җавап өчен "Тамчы шоу" тапшыруының логотибын бирәм. Дәрес ахырында кайсы команданың җиңүен шушы логотиплар санына карап билгелибез. Ә хәзер уенның кагыйдәләре белән танышырбыз: (СЛАЙД 3)
-
Шауламаска!
-
Иптәшеңне бүлдермәскә, тыңлап бетерергә!
-
Урыннан кычкырмаска, кулны күтәреп кенә җавап бирергә!
-
Җаваплар төгәл һәм аңлаешлы булсын!
-
Алдагы дәресләрдә алган белемнәрне ныгыту.
Укытучы: Бәйгебезне башлап җибәрәбез. (фильм)
1нче тур. Сорауларга җавап бирү.
- Фигыль нәрсәне белдерә? (эш-хәрәкәтне белдерә)
-
Нинди сорауларга җавап бирә? (нишли? нишләде? нишләгән? нишләячәк? нишләр?)
-
Фигыль нинди саннарда була? (күплек һәм берлек саннарда була?)
-
Берлек сандагы фигыль нинди сорауга җавап бирә? (нишли? соравына җавап бирә)
-
Күплек сандагы фигыль нинди сорауга җавап бирә? (нишлиләр? соравына җавап бирә)
-
Күплек санның кушымчалары нинди? (күплек сан кушымчалары--лар, -ләр)
-
-лар кушымчасы нинди сүзләрдә языла? (калын сүзләрдә языла)
-
-ләр кушымчасы нинди сүзләрдә языла? (нечкә сүзләрдә языла)
-
Фигыльнең нинди формалары була? (барлык һәм юклык формалары була)
-
Фигыльнең нинди заманнары була? (хәзерге заман, үткән заман, киләчәк заман)
-
Үткән һәм киләчәк заманның нинди төрләре була?( билгеле һәм билгесез)
-
Хәзерге заман кушымчалары (-а, -ә, -ый, -и)
-
Үткән заман кушымчалары (-ды, -де, -ты, -те, -ган, -гән, -кан,-кән, -ма, -мә)
-
Киләчәк заман кушымчалары (-ачак, -әчәк, -ячак, -ячәк, -ар, -әр,-ыр, -ер, -р, -ма, -мә, -мас, -мәс)
Укытучы: Әфәрин, булдырдыгыз, сорауларга дөрес җавап бирдегез.
2нче тур. Игътибарлы бул.
Укытучы: Мин һәр төркемгә сүзләр укыйм, сез фигыльләрне истә калдырып әйтергә тиеш буласыз, сорау бирәсез, заманын әйтәсез, юклык формасын ясыйсыз. Җавапларны капитаннар укый. (СЛАЙД 4)
1нче төркем: ярата, әни, булышкан, бүләк, бәйрәм, бирер.
2нче төркем: кар, яз, көлә, кояш, эрер, җитәчәк.
3нче тур. Дөрес сүзләрне тап.
Укытучы: Мин сезгә карта бирәм, картаның уртасында кагыйдә язылган. Шул кагыйдәгә туры килә торган сүзләрне конверттан алып, картага беркетергә кирәк. (СЛАЙД 5)
Сүзләр: бул, әйт, җырла, кит, укы, яз, укыт, шаяр, үс, йөз, утыр, түз, җит, кайт, эчерт, йөгерт.
1нче төркем өчен кагыйдә:
бул
-ды,-де кушымчасы сузык авазга һәм яңгырау тартыкка беткән сүзләрдә языла.
яз
җырла
шаяр
укы
йөз
түз
утыр
2нче төркем өчен кагыйдә:
әйт
-ты,-те кушымчасы саңгырау тартыкка беткән сүзләрдә языла.
җит
кит
кайт
укыт
эчерт
үс
йөгерт
(СЛАЙД 6)
4нче тур. Артык сүзне тап.
Укытучы: Экрандагы сүзләрне карагыз, артык сүзне табыгыз һәм ни өчен артык сүз икәнен аңлатыгыз. (СЛАЙД 7)
1нче төркем өчен сүзләр: җырлый, сөйли, бии, уйнамый.
2нче төркем өчен сүзләр: йөгерәчәк, йөзгән, сикерәчәк, узачак.
ЯЛ ВАКЫТЫ. Камилә һәм Адилә безгә татар биюе бүләк итәләр. (СЛАЙД 8)
5нче тур. Өйләрен табыгыз.
Укытучы: Бик матур аяз көн. Барлык сүзләр урамга уйнарга чыктылар. Кинәт күк йөзен караңгылык басты, кояш болытлар артына качты һәм көчле җил башланды. Сүзләр өйләренә таба йөгерделәр, ә үзләренең өйләрен таба алмыйлар. Әйдәгез әле, укучылар, сүзләргә өйләрен табарга ярдәм итик. Конверттагы сүзләрне алып, өйләренә урнаштырыйк. (Тактага 3 өй рәсеме беркетелгән. 1нче өй - хәзерге замандагы сүзләр өе, 2нче өй - үткән замандагы сүзләр өе, 3нче өй - киләчәк замандагы сүзләр өе. Ә конвертта сүзләр бирелә.)
1нче төркем өчен сүзләр: чыккан, килгән, ясый, үсә, шатланыр, тырышыр.
2нче төркем өчен сүзләр: күрде, китте, урнаша, ярата, өйрәтәчәк, дәвалаячак.
6нчы тур. Рәсем белән эш. (СЛАЙД 9)
Укытучы: Экранда һәр команда өчен 3 рәсем чыга. Игътибар белән карагыз, шушы рәсемнәр буенча сорауларга җавап бирерсез (башта беренче команда өчен рәсемнәр чыга, сорауларга җавап бирәләр, соңыннан икенче команда өчен рәсемнәр күрсәтелә).
1нче төркем өчен сораулар:
-
Рәсемнәрдә нәрсәләр бар?
-
Тиен нишли?
-
2нче рәсемдә тәүлекнең кайсы вакыты?
-
Куяннарның аяк астында нәрсә?
-
Кайсы рәсемдә кояш бар?
-
3нче рәсемдә чәчәкләр нинди төстә?
-
Ак төс нинди рәсемдә күбрәк?
-
Рәсемдәге хайваннар нишлиләр?
2нче төркем өчен сораулар:
-
Рәсемнәрдә нәрсәләр бар?
-
Көчекләр ничәү?
-
Кайсы рәсемдә кыш сүрәтләнгән?
-
Песиләр нишлиләр?
-
Кош нәрсә ашый?
-
Кайсы рәсемдә чәчәкләр бар?
-
Кошны сыйлайчы кешенең туны нинди төстә?
-
Рәсемдәге хайваннар, кошлар нишлиләр?
7нче тур. Ахырын әйт. (СЛАЙД 10)
Укытучы: Экранда мәкальләрнең башы бирелгән, сез ахырын әйтергә тиеш.
-
Бит күрке - күз, ... (тел күрке- сүз).
-
Җылы сүз ... (җан эретә)
-
Сүз сөйләсәң, ... (уйлап сөйлә).
-
Аз сөйлә, .. .(күп эшлә).
-
Әдәп башы - ... (тел).
-
Тел елата да, ... (юата да).
-
Сөйли белсәң, ... (тыңлый да бел).
-
Иле барның ... (теле бар).
-
Теле чибәрнең ... (үзе чибәр).
-
Теле татлының ... (дусы күп).
8нче тур. Тест эшләү. (СЛАЙД 11)
Укытучы: Мин сезгә тестлар таратам. Тестларны эшләү өчен 5 минут вакыт бирелә. Соңыннан тестларны җыеп алам. (тест эшләгән вакытта очколар санала, экранда табигать күренешләре тыныч музыка). (СЛАЙД 12)
Тест.
1. Фигыль нәрсәне белдерә?
а) предметның билгесен.
ә) эш - хәлне,хәрәкәтне
б) предметны
2. Фигыль нинди сорауларга җавап булып килә?
а) нинди? кайсы?
ә) нишли? нишләде?
б) кем? нәрсә?
3. Фигыльне тап.
а) ашый
ә) аш.
б) ашлы
4. Үткән заман хикәя фигыльне билгелә.
а) уйнар, уйнаячак
ә) уйный
б) уйнады,уйнаган
5. Хәзерге заман хикәя фигыльне тап.
а) сөйли
ә) сөйләде, сөйләгән
б) сөйләр, сөйләячәк
6. Киләчәк заман хикәя фигыльне билгелә.
а)барды, барган
ә) бара
б) барыр, барачак
III. Өй эше бирү. Кагыйдәләрне кабатларга.
IV. Йомгаклау.
Укытучы: Укучылар безнең бәйгебез ахырына да якынлашты, бик яхшы катнаштыгыз, барыгызга да зур рәхмәт.
(җиңүче команданы тәбрикләү, "Тамчы шоу" логотибын бүләккә бирү, яхшы катнашучыларга билгеләр кую)