7


  • Учителю
  • Исследовательская работа 8 класс (татарский язык)

Исследовательская работа 8 класс (татарский язык)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Зональная научно-практическая конференция школьников

«Камаевские чтения»

Секция: Открываем тайны нашей речи (татарский язык, татарский фольклор)

Исследовательская работа

Халык авыз иҗатында кыска җырлар

Шайдуллина Наиля Тагировна

8класс

МБОУ «Тетюшская татарская средняя общеобразовательная школа»

Тетюшского муниципального района РТ





Научный руководитель:

Сагирова Гульзяр Наримановна, учитель татарского языка и литературы первой квалификационной категории МБОУ «Т ТСОШ»


г. Тетюши

Эчтәлек



  1. Кереш сүз 3бит

Җырлап күңел юана

  1. Төп өлеш 5бит

  1. Дүрт юлдан торган кыска җыр-татар халык лирикасының, киң таралган төре.

  2. Совет чоры җырлары 14бит

  3. Кыска җырларны тематик төркемләү 17бит

а). Кара һәм сары төсләр кайгы билгесе 17бит

ә). Замана авырлыгы 18бит

б). Кайгысыз сабый чакны сагыну 18бит

в). Киләчәктә рәхәт тормыш 19бит

г). Уңган егет 19бит

д). Бадъян 20бит

е). Зимагурлар турында 21бит

ё). Шахтер җырлары 22бит

ж). Рекрутлар 23бит

җ). Ана образы 25бит

з). Әсирлектә калучылар 26бит

и). Хатын-кыз язмышы 27бит



  1. Яңа җырларның тууы 29бит

  1. Йомгаклау. 31бит

Җыр - ике сәнгать чишмәсе

  1. Кулланылган әдәбият 33бит



I.Кереш сүз

ҖЫРЛАП КҮҢЕЛ ЮАНА

Һәрбер халык кебек ук, татар халкы да үзенең тормышы турында бик борынгы заманнарда ук уйланган: яшәешнең ни­гезе булырга тиешле гомуми тәртипләрне, кешеләр арасында­гы дөрес, гадел мөнәсәбәтләрне ачыклаган, тәҗрибә туплаган. Яшәү өчен уңайлы, әһәмиятле булганнарын гореф-гадәтләр, сакланырга тиешле традицияләр рәвешендә хәтерләп, беркетеп калдырган. Табигатьнең, тереклекнең матурлыгын күңеленә җыйган, үз тормышын да яхшырту, матур, уңайлы итү ту­рында хыялланган. Төрле өлкәләрдә һөнәри осталык тупла­ган; матди байлык, матурлыкны алтын куллы осталар иҗат иткән. Шул ук вакытта уй-хыяллары, хис-кичерешләре дә камилләшкән: гаҗәеп бай рухи хәзинә тупланган. Гасырлар буена җыела килгән әсәрләр халыкның кешелек сыйфатларын чагылдырганнар, милли үзенчәлеге буларак, язма әдәбиятка һәм башка сәнгать төрләренә дә нигез салганнар.

Халык иҗаты ул - күптармаклы иҗат, хәзергә аның бер төре турында сөйләшәбез. Халкыбызның авыз иҗаты шулкадәр бай, күпкырлы һәм төр­ле жанрларга ия ки, мин аларның кайсыннан башларга икән дип уйга калдым. Әкиятләрдәнме, мәзәкләрдәнме, җырданмы әллә та­рихи риваятьләрдәнме, дастаннарданмы, йә булмаса, башкалар­данмы? Сүз, аның артыннан тагын сүз һәм сүз, диләр. Ә сүзгә кадәр кеше берни дә дәшмәгәнме? Бәлки, кеше башта ниндидер авазлар чы­гарган, моңланган, нәрсәдер көйләгәндер. Бала елап туган кебек, кешелек тә, бәлки, аваз биреп, яхшымы-начармы көй белән сүзгә күчә торгандыр. Шулай булса, җырлардан башлыйк әле.Әлбәттә, борын-борын заманнардагы җырларга барып җитә дә алмыйм.



Бер генә булса да җыр белмәгән һәм бер тапкыр да җырлап карамаган кеше бар микән бу дөньяда? Мөгаен, юктыр. Чөнки җыр - сәнгатьнең, киң таралган һәм яратып башкарыла торган төре. Ул кешене гомере буена озата бара: кайгы-хәсрәттә дә, шатлык-куанычта да.

Җырларның иң беренче чаткылары мең еллар элек яшәгән хатын-кызларның «ә-ә, ә! ә~ә, эһ дип бала юату, бала иркәләү авазларында ук яңгыраган. Ана теле сабый күңеленә җыр булып иңә; бишек тибрәткәндә дә, аны елавыннан юатканда да ана үзенең газизенә әйтәсе сүзләрен җыр-моңга төреп җиткерә һәм, ни гаҗәп, сабый аларны тыңлый, ишетеп юана, кайвакыт хәтта елавыннан да туктый!.. Тик балачак узып, яшьлек еллары җиткәч, кеше җырдан аерыла икән дигән сүз юк. Ә бәлки киресенчә, үсә барган саен, кеше җырның мәгънәсен тирәнрәк тоя. Яшьлек җырлары яшьлекнең үзе кебек үк, шатлык белән тулып, бәхетле яңгырый. Ә инде яшьләр гаилә кора баш­лауга, җырларның характеры, яңгырашы шактый нык үзгәрә. Туйларда хәтта махсус «кыз елату» җырлары да яңгырый. Шул рәвешле, еллар узу белән, кешеләр күңелендәге җырлар да катлаулана, аларның эчтәлеге һәм тематикасы төрлеләнә.

Димәк, җырлар кешенең шәхси тормышын һәм җәм­гыятьтә тоткан урынын билгели. Эчтәлек һәм форма ягыннан да алар бик үзенчәлекле һәм күптөрле. Бүген сөйләнеләчәк сүзем әнә шул кыска җырлар турында.


II.Төп өлеш

  1. Дүрт юлдан торган кыска җыр-татар халык лирикасының, киң таралган төре.

Таралу мәгънәсен без монда бу төр җырларның көнкүрештә еш очравын һәм күп булуын искә алып кына түгел, географик якны күз алдында тотып та кулланабыз. Чыннан да, татарлар яшәгән һәр авылда, һәр шәһәрдә - Урта Идел тирәләре һәм Кама буйларында, чал Урал яклары һәм ерак Себер киңлекләрендә кыска җыр - иң тормышчан жанр. Әгәр дә халыкның безгә мәгълүм җырлары (көйләре түгел) чама белән илле меңгә җитсә, шуның кырык сигез мең тирәсе кыска җырларга туры килә. Моңа, әлбәттә, кайбер җырның дистәләрчә вариантлары, төрдәшләре дә исәпкә керә. Ә калган ике меңен халык лирикасының башка төрләре-йола, уен-бию җырлары, такмаклар һәм билгеле бер көй белән яшәүче кушымталы яисә кушымтасыз лирик җырлар алып торалар.

Бер строфадан торган миниатюр җырларның башка халыкларда да яшәве мәгъ­лүм. Мисал өчен Скандинавия халыкларында таралган «квазура», индонезиялеләрнең «пантун», японнарның, «хокку», испаннарның «солиәрис», таҗикларның «ашула», рус­ларның «частушкаларын күрсәтергә мөмкин. Безгә күрше мордва, мари, удмурт, чуваш халыкларында да дүрт юллы җырлар популяр жанр булып санала. Лирик җырның бу төре төрки халыкларда да киң таралган. Үзбәкләрдә ул «кушак», әзербайҗаннарда «бәет», төрекләрдә «мани», төркмәннәрдә «ләле», ногайларда «дияр» дип атала. Башкортларда ул, бездәге кебек, «кыска җыр» дип йөртелә. Шуның белән бергә XIX гасырга караган кайбер чыганакларда, бигрәк тә рус һәм чит телләрдә чыккан хезмәтләрдә, кыска җырны «такмак» дип атау да очрый1.

____________________________________________________________________1.К.Фукс. Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях. Казан, 1844, 44нче бит

Мондый карашның бер яклы, ялгыш булуы бәхәссез. Мәгълүм булганча, «такмак» - бию көйләренә әйтелә торган дүртюллык. Үзенең вазифасы һәм поэтикасы белән «такмак» уен-бию җырлары төркеменә карый.

Кыска җыр исә, гадәттә, авыл, урам көйләренә башкарыла, бер көйдән икенче көйгә җиңел күчеп йөри; бер үк көйгә йөзләгән дүртюллыклар иҗат ителә, җырлана ала. Кыска җырда көй белән сүз арасындагы шушындый мөнәсәбәт үзенчәлегенә татар халык музыкасын һәм лирикасын өйрәнүчеләр күптән игътибар иткәннәр. Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри «Фәвакиһел җөләса фил әдәбият» дигән хез­мәтендә (1884 ел) болай ди: «Вә дәхи телемезнең хасиятеннәндер, бер шигырьне1 ун-унбиш төрле нтеп тәрәннем кылмак' мөмкин. Бу хасият башка телләрдә ишетел-мәйдер". Моңа якын фикерне рус этнографы һәм музыканты С. Г. Рыбаков китабында да2, татар галиме Гали Рәхим хезмәтендә дә очратабыз. Г. Рәхим бу мәсьәләгә тукталып: «Бездә бер җыр әллә ничә төрле көйгә җырланган шикелле, бер көйгә төрле җырларны җырлап була»1,- ди.

К.Насыйри хезмәтләрендә халык җырлары шигырь дип атала.

Бу хакта күренекле совет композиторы һәм фольклорчы Җәүдәт Фәйзинең фикере дә кызыклы. «Күп кенә җырларның үзләренә беркетелгән көйләре булмаса да, алар, башкаручының зәвыгыннан чыгып, үзләренә яраклы кәйне күңел түреннән эзләп табалар. Бу очракта «күчеп йөри торган» текст­лар өчен көйләр сайланып алына, яки көй үзе тиешле сүзләрне таптыра» 1,- дип яза ул,

Фольклор эстетикасы, барыннан да элек, күмәк иҗат эстетикасы ул. Анда бөгеп бер халыкның, шул халыкны тәшкил итүче төрле социаль төркемнәрнең һәм аерым шәхесләрнең эстетик тәҗрибәсе, зәвыгы гәүдәләнә. Халыкның тормыш-көн­күреше төрле бәйрәмнәр, йолалар, гореф-гадәтләр, уеннар, күңел ачулар белән тыгыз бәйләнгән булу сәбәпле, фольклорның эстетик асылын да алардан _______________________________________________________________

  1. К.Насыйри хезмәтләрендә халык җырлары шигырь дип атала.

аерып карау, аңлау мөмкин тугел. Кыска җыр эстетикасына хас берничә үзенчәлекне аерып күрсәтергә мөмкин. Музыкадан чагыштырмача аерылган булуы һәм төрле вакытта, төрле урында, төрле көйләр белән яши алуы сәбәпле, кыска җырларның мәгънәви эчтәлеге гел үзгәреп, яңарып тора. Ә билгеле бер кәйгә җырланып, традицион төс алган текстлар гасырлар дәвамында яши ала. Әйтик, «Гөлҗамал», «Кыр казы», «Сәгать чылбыры» кебек көй' ләр борын-борыннан бер ук сүзләргә җырланып киләләр. Көйләре катлаулы, бизәкле булганга курә андый озын җырларны башкару өчен һәр кешенең куәсе, сәләте дә җитмәве мөмкин. Шулай икән, күңелдә уянган катлаулы кичерешләрне, хис-тойгылар-ны башкалар белән ничек уртаклашырга, ничек бүлешергә сод? Монда кыска җыр ярдәмгә килә. Үзенең кече формасы, көенең гади һәм уңай булуы белән кыска җыр һәркемгә якын, таныш. Ул авыл урамында да, шәһәрдә дә, аулак өйдә дә, клубта да, эш вакытында да, мәҗлестә дә яңгырый, яши. Аның ярдәме белән тиз үтучән кайгы, шатлыкны да, тирән кичерешләр һәм фәлсәфи уйлануларны да әйтергә мөмкин. Кыска жыр халәте рухиянең билгеле бер мизгелен, кичереш дулкынын сурәтли («кырым белән әйтеп бирәм эчемдәге серемне», «кычкырып җырлап җибәрәм йөрәгем әрнегәнгә» һ. б.) 1.

Мәгълүм булганча, бергәләп ял иткән урыннарда еш кына кара-каршы җыр ярышы кабынып китә.

Бу - төрки халыклар эрасында киң таралган борынгы гадәт. Жыр әйтешү вакытыңда һәркемгә дә шагыйрьлек, зирәклек, талкырлык сәләтен күрсә­тергә юл ачыла. Бер ук вакытта кара-каршы җырлашу кешеләр арасында аралашу хезмәтен дә үти: җыр ярдәмендә яшерен хисләр әйтелә, мөнәсәбәтләр ачыклана. Мәҗ­лес, дуслык-туганлык җырларының һәм шаян җырларның күпчелеге шушы юл белән иҗат ителгән дип уйларга нигез бар.

Кыска җырлар язма рәвештә дә иҗат ителә. Моның мисалы - хат җырлары, ___________________________________________________________________

Җ.Фәйзи. Халык җәүһәрләре. Казан, 1971, 7 нче бит

истәлек дәфтәрләренә теркәлгән һәм ядкяр өчен чыгарылган җырлар. Аларның максаты да - сер әйтү, хисләр уртаклашу. Әмма бу төркем дүртюллыклар, гадәттә, җырланмыйлар, бәлки хат һәм дәфтәр битләрендә поэтик бер бизәк буларак яшиләр. Кыска жырның бөтен бер халык һәм аерым шәхес тормышындагы төрле вакый­галарга, үзгәрүчән хәлләргә үзенчә мөнәсәбәттә яшәве, заман белән бергә атларга сәләтле булуы - аның көчле ягы, уңай сыйфаты булып тора.

Әгәр без кыска җыр үткән юлга караш ташласак, аның кыска булмавын, ә ерак заманнарга барып тоташуын күрәбез. Кыска җыр-татар халкының гасырлар буена тупланып килгән эстетик тәҗрибәсен гәүдәләндерүче жанрларның берсе. Биредә шундый бер чагыштыру ясап үтәсе килә. Рус белгечләренең, бердәм фикере буенча «частушка» жанр буларак XIX гасырның соңгы яртысында гына формалашкан, Мордва халкының кыска җырлары да үткән гасыр ахырында туган. Бездә исә кыска җыр әүвәл-әүвэлдән мәгълүм. Төрки шигырьне өйрәнүчеләр борынгы дүртюллыкның күп төрле булуын күрсәтәләр. В. М. Жирмунский, мәсәлән, ун иҗекле озын шигырь белән бергә сигез, җиде һәм аннан кимрәк иҗекле кыска шигырь дә мөстәкыйль үлчәмнәр буларак элек-электән янәшә яшәгәннәр дигән фикер әйтә1. Кыска шигырьгә хас 7-7 үлчәменең бик борынгы форма булуы Ф. Корш тикшеренүләрендә раслана2. Бу строфа калыбының борынгы һәм хәзерге татар поэзиясендә, шул исәптән халык шигъриятендә киң таралган калып икәнлеген X. Курбатов һәм X. Госман дәлилләп чыктылар3.

Гасырлар дәвамында кыска җыр мәгънәви, поэтик яктан үзгәреп, яңарып торган, һәр заманның үз җырлары булып, искеләре урынына яңалары туган. Моны буыннан-буьнга күзәтеп бару гаять кызыклы булыр иде. Кызганычка

1.В.М.Жирмунский. Некоторые проблемы теории тюркского стиха.1967, 6 бит

2.Ф.Корш. Древнейший народный стих турецких племен. 1909, 167 нче бит

3.Г.Тукай. Әсәрләр, II том. Казан. 1955, 270 нче бит

каршы, XVIII гасырга кадәрге татар җырлары теркәлгән чыганакларның әлегә табылганы юк. Татар җырла­рының борынгы дәверләргә караган үрнәкләре сакланмавына Г, Тукай да игътибар иткән һәм «Халык әдәбияты» дигән мәгълүм лекциясендә: «Безнең, халык җырларында халкыбызның мәҗүс заманнарында җырлаган җырлары дип хөкем итәрлек бер җыру да сизелми. Барча җырларыбыз ислам кабул иткәннән соңгылар гына булырга охшый­лар» ,-дип яза.

XVIII гасырга караган кулъязма дәфтәрләр шактый гына. Алар төрле архивлар­да, аерым кулларда саклана. Авторлары--шул заман шагыйрьләре. Дәфтәрләрдә халык җырлары өлгесендә язылган шигырьләр дә, халыкның үз җырлары да урын алган. Менә бер мисал:

Бакчадагы гөл чыбыкмын

Талына былбыл кунар;

Синең кеби зифа ярлар

Гүзәлләргә буй сунар.

Композицион һәм ритмик төзелеше ягыннан бу дүртюллык хәзерге кыска җыр­лардан бөтенләй аерылмый диярлек.

XVIII гасыр кулъязмаларындагы кыска җырларны җентекләбрәк тикшерә баш­ласаң, бер яктан аларны борынгы заманнарга, икенче яктан безнең гасырга бәйли торган «шигъри сукмаклар» сузылуын күрәсен. Ул. сукмакларда җырның, поэтик маягы булган традицион образлар, сурәтләр яктырып тора.



Тулун ай тик балкыр иде анын, йөзе,

Бәл-шикәрдин датлы иде анын сүзе.



(Кол Гали. "Кыйссаи Йосыф", 112ел.) 1

Нәзек тә үскән буйыңыз,

Борылыб үскән талдайын;

Сөйләгәндә сүзеңез

Татлы шикәр-балдайын.

("Казан да Тобол арасы")2

Күзен, нурлы йолдыз кебек,

Сүзен, татлы бал кебек;

Буен зифа яшь тал кебек.

Йөзен, тулган ай кебек.

(Хәзерге заман җыры.)2

Халыкның сүз сәнгате борынгы шагыйрьләр иҗатын сугарып торучы шифалы чишмә булган. Без карап үткән очракта-«Кыйссаи Йосыф»тагы «тулун ай" (хәзер­ге телдә «тулган ай»), «татлы бал-шикәр...» кебек тел бизәкләре - чагыштыруларның халык иҗатыннан керүе шик уятмый.

XIX гасырга кергәч кыска җырлар күпләп басыла башлый. Әле гасыр башында дөнья күргән ике җыр үрнәген беренче басма җырлар буларак күчереп үтик:

Вак-вак кына тал гына, Байлар, байлар бал эчәр,

Кызлар бәни бер үпсә,- Кыз алмаган яшь егетләр



  1. Татар әдәбияты, 1967, 25нче бит.

  2. Басма чыганаклары күрсәтелмәгән җырлар шушы китаптан алынды.

Хәстә башым сау гына. Кымыз эчеп, кыз кочар.1

Бу җырларның халыкныкы булуын дәлилләп торасы юк. Ике дүртюллыкның да берничә варианты билгеле һәм алар соңгы йөз илле ел дәвамында күп мәртәбә басылганнар. Музыка белгечләре фикеренчә, җырларның журналда бирелгән көй­ләре хәзер дә очрый торган кыска, җиңел көйләрнең, бер варианты. Димәк, кыска көй дә, кыска җыр да XIX гасыр башында һәр яктан аңлаешлы музыкаль-шигъри иҗат күренеше буларак халык иҗатында үз урынын биләгән булган.

Моңа кадәр сүз дүрт юллы җырның 8-7 янсә 7-7 үлчәменә корылган кыска формасы турында барды. Дөрестән дә, кыска җыр дигәч, иң әүвәл шушы калыптагы җырлар күз алдына килеп баса. Әмма халык хәзинәсендә җырның 10-9 үлчәменә нигезләнгән дүртюллыклар да аз тугел. Дөресрәге, алар кайчандыр күп булганнар. Үткән гасырда басылган чыганакларга куз салыйк. Гасыр дәвамында татар халкыньң меңгә якын дүрт юллы җырын эченә алган җиде китап басыла! Әгәр без алар арасыннан хәзерге кыска җыр үлчәмендәге дүртюллыкларны эзләсәк, аптырашта калабыз; алар анда азрак урын алып торалар, төп мәйдан озын үлчәмдәге җырларга туры килә. Нидән болай бу? Безнеңчә, моның ике сәбәбе бар һәм аларның икесе дә җыр белән көй бәйләнешенә караганнар. Беренчедән, элегрәк озын көйләр халыкның музыкаль көнкүрешендә киңрәк урын алып торганнар һәм шуңа бәрабәр рәвештә озын үлчәмдәге дүртюллыклар да күбрәк булганнар. Аннары, узган гасырда һәм бу гасыр башында басылган озын үлчәмдәге кыска җырларның бер өлеше, күп стро­фалы лирик җырлардан аерылып, мөстәкыйль дүртюллыклар төркеменә кергән булу­лары бик ихтимал. Бер мисал китерик:
Кара да елан, ай, туз башлы,
Йөридер лә камыш буенча;
Ничә генә баксаң күчәдер;
Ничә генә айлар, ничә еллар
____________________________________________________________________

"Азнатский музыкальный журнал, Астрахань, 1816, стр.24

Гомерләрем заигъ кичәдер

Кара да кашым, ялгыз башым

Йөридер лә язмыш буенча.

Бу җыр 1901 елда Хельсинкида фин галиме X. Паасонен бастырып чыгарган татар халык җырлары китабыннан алынды. Аның варианты мәгълүм «Кара урман» җырында да урын алган1 Димәк, бер үк дүртюллыкның, күп строфалы җыр текстыннан күчеп, мөстәкыйль яшәве дә мөмкин икән. Моңа мисаллар тагы да ките­рергә булыр иде. Икенчедән, кыска үлчәмдәге җыр белән озын үлчәмдәге җыр арасында (бигрәк тә борынгырак җырларда) үзара үрелеш, бәйләнеш көчле булуы күзгә ташлана. Урынына, вакытына, кешенең халәтенә карап, кыска җырның озын көйгә дә баш­карылуы мөмкин. Мондый чакта 8-7 калыбындагы җыр тексты төрле ярдәмлек сүз­ләр, ымлыклар яисә сузык авазларны сузу хисабына көйгә яраклы форма ала. Танылган «Шахта» көе, мәсәлән, озын көйләр рәтенә кертелә2. Ә шул көйгә төрле темага караган кыска дуртюллыклар да җырлана. Без моны табигый бер нәрсә дип кабул итәбез, чөнки бер үк җырның һәм кыска, һәм озын үлчәмдәге вариантларда яшәве таралган күренеш. X. Бәдигыйның «Җырлар җыентыгы»нда моның мисаллары байтак. «Кыска көйләргә» дигән бүлектәге түбәндәге җырның:

һавада йолдыз ничәдер,

Ничә баксан күчәдер;

Ничә айлар, ничә еллар

Гомрем бушка кичәдер.

____________________________________________________________________

1.Татар халык көйләре. М.Мозаффаров, В.Виноградов, З.Хәйруллина. Мәскәү, 1964, 10нчы бит.

2. А.Абдуллин. Сб. "Вопросы татарской музыки". Казан, 1967, 44нче бит.

Шундый варианты да бар:

Һаваларда йолдыз, һай, ничәдер,

Гомрем бушка үтәдер.

Җырларның тирән мәгънәле булуы, сыгылмалы һәм күңелгә хуш шигърияте, сурәтләү чараларының, оста үрелеп килүе - болар һәммәсе дә халыкнын даһи талант иясе, бөек шагыйрь булуы турында сөйли.

Шушы яктан чыгып, безгә җырнын сәнгатьле сүз билгеләрен ачыклау бик мөһим. Дүртюллы җырның гасырлар буена чарлана килгән бәхәссез формалары бар. Алда әйтелгәнчә, алар кыска һәм озын шигырь үлчәмендә мөстәкыйль хокукка ия булып янәшә яшәгәннәр. Көй белән кушылганда төрле үлчәмдәге җырлар арасындагы чикләр югала икән, бу хәл аларнын асылын үзгәртми. Җыр текстын көйләре белән баскан чакта морфологик формалар, ярдәмлек сүзләр табигый булып күренсә дә, текстларның, үзләрен генә бастырып чыгарганда аларнын әһәмияте ул кадәр мөһим түгел. Чөнки алар җырның төп мәгънәсенә, эчтәлегенә, образларына яналык өстәмиләр, киресенчә, җырның кайбер шигъри билгеләрен - ритм шомалыгын, буыннар тигезлеген юккачы­гаралар, тезмәләрне кытыршы итәләр. Шуның өчен җыр текстларын көйләреннән башка бастырып чыгарганда ритмик калыпларның төзеклеген һәрвакыт күз алдында тотарга кирәк.

Узган гасырда бу караш әле ныклап урнашмаган булса да, XX гасырга кергәч халык җырларын традицион үлчәмнәрдә басу кагыйдә төсен ала. Г. Тукай, X. Бәдигый, Ф Туйкин җыеп, бастырып чыгарган дүрт юллы җырларда тезмәләрнең ритмик чуарлыгы бик сирәк очрый1. Г. Тукай үзенең «Халык моңнары» дигән җыентыгында кыска үлчәмдәге дүртюллыклардан торган «Ристаннар җыры»на шундый искәрмә би­рүне кирәк тапкан: «Моны «Казамат көе» дигән озын бер көй белән җырлыйлар. Җыр­лаганча язылса, бик күп мөһмәләт катышачак булганга, алай язмадык. Шул көйне җырлый белгән кеше үзе теләсә «дәгенәләй», «гыналай» һәм «ай-вай» катыштырыр».

2.Совет чоры җырлары

Совет чорында басылган җырларда үлчәмнәр тигезлеген саклау игътибар үзәгендә тора1. Болай эшләү үзен һәр яклап аклый. Чөнки бу - җырның эчтәлек-форма тәңгәллеген, сәнгатьчә эшләнеш матурлыгын табигый хәлендә күз алдыңа бастыру өчен бердәнбер дөрес юл.

Дүрт юллы җырларның гасыр башында һәм совет чорында ярдәмлек сүзләр ка­тыштырмыйча үз үлчәмнәрендә басыла башлавына таянып бер фикер әйтәсе килә. Күрәсен, XX гасырга кергәч, кыска көйләр саны күбәя төшкән, кыска җырны кыска көй белән җырлау таралган бер гадәткә әйләнеп киткән. Көйләр дөньясында барган үзгәреш-алмашынуларга гармун тәэсире дә көчле булгандыр. Мәгълүм булганча, гар­мун татар халык көнкүрешенә узган гасырның соңгы яртысында үтеп керә һәм үзенә елдаң-ел киңрәк мәйдан яулый бара. Бу хәл җыр тормышына, көй белән сүз арасын­дагы нечкә мөнәсәбәткә, әлбәттә, уңай йогынты ясаган булырга тиеш. Чөнки гармун көйнең метроритмик кисәкләрен ачыграк аерырга, җырның беренче яртысы белән соң­гы яртысын аһәң ягыннан төгәлрәк тоярга ярдәм итә.

Г. Рәхимнең уенча халык жыры шәһәр мәдәнияте, язма әдәбият тәэсире астында үзенең бо­рынгы матурлыгын, шигърилеген югалта, мәгънәви-хисси яктан ваклана, таркала бара. Шуның бер мисалы итеп, автор кыска җырны күрсәтә. «Хәзер халык берсе артыннан берсе чыгарылып тора торган яңа көйләрне көйләргә, сай мәгънәле генә булган җыр­ларны җырларга яратарак бирә»1,- ди ул нәтиҗә ясап.

Кыска җырларның популярлыгы, әлбәттә, Г. Рәхим уйлаган сәбәпләр аркасында түгел иде. Узган гасыр урталарыннан башлап кыска җырның торган саен киңрәк урын яулый баруын тарихи чынбарлык һәм халык тормышы белән бәйләп караганда гына дөрес аңларга мөмкин. Мәгълүм булганча, соңгы йөз ел

____________________________________________________________________

  1. Г.Рәхим. Халык әдәбиятына бер караш, 12, 16, 29 нче битләр.

социаль-иҗтимагый вакыйга­ларга гаять бай. XIX гасырның соңгы яртысында крепостнойлык стеналары җимерелә, буржуаз мөнәсәбәтләр ныгый башлый. Авылда сыйнфый бүленеш сизелерлек төс ала. Җирсез-малсыз ярлылар шәһәр-бистәләргә, завод-фабрикаларга агыла. Кресть­ян тормышында гасырлар буе дәвам иткән патриархаль йомыклык, гомум торгынлык киртәләре акрың булса да кими бара, яңалыкка, мәгърифәткә, культурага омтылу чат­кылары елдан-ел яктырак яна.

XX гасырда бу процесс тагын да көчәя, тирәнәя. Беренче буржуаз-демократик ре­волюция дулкыннары, ерак авылларга да бәреп керә, халыкны уята. Россиядә милли азатлык ялкыны яңа бер көч белән кабына, мәйданга заманның алдынгы пролетариат сыйныфы аяк баса һәм яңа иҗтимагый төзелеш өчен капиталга каршы аяусыз көрәш башлый. Нәкъ шул давыллы елларда татар телендә милли вакытлы матбугат барлык­ка килә, революцион-демократик әдәбият формалаша. Ниһаять, бөтен дөньяны тетрәт­кән Бөек Октябрь революциясе була, сыйныфсыз җәмгыять төзү өчен дәртле көрәш еллары башлана.

Менә болар һәммәсе дә татар халкының эстетик аңына, поэзиясенә һәм музыка­сына гаҗәеп тирән йогынты ясый. Бу йогынтыны халык иҗатының иң хәрәкәтчел, сизгер жанры булган җырларда бигрәк тә ачык күрергә мөмкин. "Кыз елату" исеме белән йөртелгән йола җырларының; революциядән соң бөтенләй юкка чыгуын шул йо­гынты белән аңлатырга кирәк. Чөнки революция ул йоланы тудырган иҗтимагый тәртипләрне тамырыннан үзгәртте. Ә кайчандыр качып-посып аулакта яисә авыл чи­тендә генә җырланган уен-бию җырлары Октябрьдан соң күрелмәгән бер төс белән иркенләп яңгырый башлады.

Кыска җырга килгәндә, ул, алда әйткәнчә, халык көнкүрешенә аеруча якын тор­ган жанр. Заман катлаулана, әйләнә-тирәдәге үзгәрешләр күбәя барган саен кыска җыр да мәгънәви яктан төрлеләнә, үзенең күп гасырлык яшәү дәвамында ул кеше рухындагы эмоциональ байлыкны санаусыз күп төсмерләрдә чагылдыра алырлык иҗат формасына әверелә.

Кыска җыр татар кешесенең нинди мәгънәви һәм хисле кичерешләрен, уй һәм тойгыларын үзенә сеңдергән соң? Жанр үзенең без иңли алган дәвамлы үсешендә ха­лык тарихының, аерым бер шәхес тарихының кайсы мизгелләрен гәүдәләндергән? Мизгел сүзе биредә урынлы кебек. Чөнки кыска җыр, үзенең табигате таләп иткәнчә, куңел хәрәкәтенең аерым мизгелләрен чагылдыра бит. Ә кеше күңеле гел хәрәкәттә. Ул мохиттагы һәр үзгәрешкә сизгер, иҗтимагый тормыштагы һәм көнкүрештәге һәр яңалыкка җавап эзләүчән. Шуңа күрә кыска җырда аерым шәхесне дулкынландыр­ган гадәти, кечкенә очрак-күренеш тә, бөтен халыкны, илне тетрәткән зур вакыйга-хәл дә эмоциональ яңгырашын таба.

Урамыгыз, турыгыз,

Туры киткән юлыгыз;

Үзегез өйдә утырасыз,

Тышка чыккан нурыгыз,-

дигән җырда конкрет күренешкә лирик бәя бирелсә,

Алмачуар бизәк төшкән

Мәскәү батисларына;

Бирмәбез Совет властен

Герман фашистларына,-

дигән җырда Бөек Ватан сугышы чорында илебездәге барлык халыклар өчен уртак булган ышаныч гәүдәләнә.

Әйе, кыска җырга җитдилек тә, шаянлык та, драматизм да, лиризм да хас. Бу фи­керне дәлиллерәк һәм тирәнрәк нигезләр өчен тематик төркемнәргә кыска гына бер күзәтү ясыйк.

3.Кыска җырларны тематик төркемләү.

Халыкның тормыш-көнкуреш турындагы уйлануларын, иҗтимагый һәм шәхси моң-зарын, өмет-ышанычьн гәүдәләндергән җырлар кеше күңелен алып тора­лар. Бу җырлар күләме белән зур гына. Җырларның лирик герое - үз хезмәте белән көн күрүче, тормыш алып килгән кыенлыклар, хәсрәт, михнәт белән көрәшеп яшәүче кеше.

Кара урманның артында

Караңгы ай яктысы;

Күмердәй кара тормышта

Үтте гомрем яртысы.

Караңгы төн, кара болыт,

Киттем кара юл белән;

Ак йөзләрем сары булды

Төрле хәсрәт-уй белән.

а) Кара һәм сары төсләр кайгы билгесе

Халыкның сурәтле фикерләү дөньясында кара һәм сары төсләр кайгы билгесе булып санала.

«Кайгым кара күлмәк булса, юар идем сабынлап»,- ди лирик герой. «Калын күкрәк тә күтәрә алмаслык» ул кайгының сәбәпләре нәрсәдә, кайда соң? Бу сорауга җырлар билгеле бер тулылыкта җавап бирәләр кебек. Ярлылык, фәкыйрьлек, михнәт, нужа - менә нәрсәдән газаплана хезмәт кешесе. Дөнья нужасы «арсландай егетләрне дә баса», боектыра. Никадәр тырышып караса да, ул көткән, эзләгән бәхетен таба алмый, кулына мал керми. Ә малсызның кадере юк, аны «кимсетәләр мал юкка».

Хәсрәт, сагыш сәбәпләре нужалы тормыш, фәкыйрьлек белән генә чикләнми, әлбәт­тә. Аерым җырларда сүз шәхси, бәхетсезлек, якын кешеңнең үлеме, чарасызлык, ялгыз­лык, ятимлек турында да бара.

Берәүләрнең бәхетле, берәүләрнең бәхетсез булуын җырлар төрлечә аңлаталар. Бер сәбәбе - «үз бәхетең булмауда»;

Үз бәхетләрен булмагачтын,

Байга хезмәт итеп кем ярый.

Күпчелек җырларда сыйнфый тигезсезлек дөнья тигез корылмауга бәйләп аңлатыла: «кешедән кеше ким түгел, тик бәхете тиң түгел», «берәү моңлы, берәү монсыз, дөнья тигез түгел ул».

ә) Замана авырлыгы.

Бәхет булмауның тагын бер сәбәбе - замана авырлыгы. Лирик герой үз гомеренең замананың авыр чакка туры килүенә уфтану, үкенү белдерә. Бәхет юклыгын язмыш­ка, «Мөкаддәрдәге язылмышкә», ходайга, алла хөкеменә бәйләп аңлатучы җырлар да шактый гына. Социаль тигезсезлектә интегеп, авыр, михнәтле тормыш алып бару, В. И. Ленин күрсәтүенчә, «котылгысыз рәвештә ахирәттә булачак яхшы тормышка ышаныч тудырган» '. Гасырлар буе ислам тукыган догмалар нәтиҗәсе буларак, җыр­ларда «ходай кушкач нихәл итим, чыдыйм авыр булса да», «ходай бирмәгән бәхетне алалмыйсың акчага» кебек төшенке юллар очрыйлар.

Б) Кайгысыз сабый чакны сагыну

Кайбер җырларда кайгысыз сабый чакны сагыну, бу авыр дөньяга тудырган өчен әнкәсенә үпкә белдерү, яшь чагында үлмәүгә үкенү авазлары ишетелә. Лирик герой үз чорындагы нужалы тормышны нәләтләп «рәхәте юк, михнәте күп-утта янсын дөньясы» ди, чөнки шул дөнья ялкынында янып-көеп яшәүче кеше ул;

Бара торган юлларымнан

Елан чыкты аркылы;

Бу дөньяны ут чолгаган,-

Безгә тия ялкыны.

В) Киләчәктә рәхәт тормыш

Кайгы җырлары арасында киләчәктә рәхәт тормыш булуына өмет баглаган җыр­лар да аз түгел. Алар «хәзергә авыр булса да, алда рәхәт көннәр булачагына», «баш сау булса, маллар табылачагына» ышаныч белдерәләр һәм кайгылар алдында баш имәскә, боекмаска, уфтанмаска чакыралар.

Дөнья исәпләрен, моң-зарларны җиңеп, дәртләнеп яшәргә өндәү мотивы җырларда төп урынны алып тора. Халык идеалына хас уңай образ гәүдәләнгән. Җырларда ул «уңган егет» дигән бәяләмә ала. Уңган егет туган җирен саклап «яуда үләргә әзер торган», «илдә туып үскән бер батыр». Газиз башына «ниләр килеп, ниләр китсә дә» «сер белгертмәс», «дәртле йөрәкле», зирәк егет ул. Уңган егет дус-ишләренең кадерен белә, турылыклы, мал табарга сәләтле. Җырларда егетлек символы итеп еш кына ике образ - арслан һәм карчыга күрсәтелә.

Г) Уңган егет .

Уңган егет образы татар халкының милли характерына хас яхшы сыйфатларны үзенә җыйган илсөяр җанлы, әхлакый яктан үрнәк булырдай каһарман булып күз алдына баса. Күп кенә җырлар халыкның үз улларына биргән зирәк киңәше, акыллы үгет-нәсихәте булып яңгырыйлар:

Кайсы илләргә барсаң да уңган бул,

Уңган егет башы хур булмас.

Татар ир-егетләренең узган заманнарда бәхет, мал, байлык эзләп озын һәм кыек юллар үтүе турында тарихи мәгълүматлар бик күп. Туган авылларын, йорт-җирләрен, гаиләләрен, сөйгән ярларын калдырып, алар Россия һәм Кавказ, Урта Азия һәм Себер якларына, терле шәһәр һәм промыселларга, шахта һәм заводларга киткәннәр, сезонлы эшкә ялланып, иң авыр хезмәтләр башкарганнар. Әмма кая гына барсалар да, ир-егетләрне бер үк кояш, бер ук язмыш озатып йергэн, алар сыйнфый изүнең яна формаларын татырга мәҗбүр булган, күбесе, өметләренә ирешә алмыйча, илләренә кире кайткан, кайберләре зимагурга әйләнгән яисә даими эшче булып берәр якта торып калган.

Бирми бәхет, бирми бәхет,

Бирми бәхет безләргә;

Бирмәгән бәхет безләргә,-

Инде китәм эзләргә.

Бәхет эзләүче күп юллар үтә, күп җирләрдә була һәм нәтиҗәдә шактый күңелсез фикергә килә. Бу фикерен ул кинаяле образ аша сурәтли;

Күпме йөрдем, купме күрдем -

Бадъян чәчкәң җирләр юк;

Бадъян чәчеп, бадъян алып

Игелекләнер илләр юк.

Д). Бадъян

Бадъян - эзләгән бәхетнең күчерелмә сурәте буларак башка җырларда да телгә алына. Читтә йөрүчеләр үзләрен еш кына «гариб» дип атыйлар, ә бу сүз әүвәл заман­нарда читтә каңгырып йөрүче кешеләргә карата әйтелгән. Илләреннән бизеп, дөнья гизүче ир-егетләрне ят якларда «ризык йөртә», ләкин туган як туфрагы үзенә тарта («ризык читкә язса язсын, туфрак читкә язмасын»}. Туган җирне сагыну, аны кал­дырып киткәнгә үкенү, ачыргалану, ялгызлыктан моңаю - бу төркем җырларның төц мотивларыннан берсе.

Е). Зимагурлар турында

Зимагурлар турында да җырлар бар. Бу сүзнең килеп чыгышы кызыклы. Гәрчә рус теле сүзлекләрендә очрамаса да, без аны рус телендәге ике сузнең җыелмасы дип карыйбыз: «зима-горе» '. Авылдагы хәерчелектән качып читкә китүчеләрнең бер өлеше, җәен азмы-күпме акча эшләп, тамак туйдырып, иркенрәк йөри алса да, кышка кергәч аяныч хәлдә калган. Сезонлы эшләр беткән, акча табу кыенлашкан, кыш ай-мотивларыннан берсе.

Зимагурлар җәйгә чыкса,-

Ун кадакит бер ашка;

Зимагурлар кышка керсә,

Он табалмый умачка.

Зимагурлар җәйгә чыкса,

Озын киемен кыскарта;

Кышкы салкын әче җилдә

Тезләренә боз ката.

Зимагур образы тышкы кыяфәте белән дә, эчке кичерешләре белән дә истә калыр­лык. Аның аягында чабата, башында озын чәч, киемнәре тузып күрексез бер төскә кергән. Дөнья малына ул «фани мал» дип, акчага «кырчын ташы» дип карый, бар тапканны ашап-эчеп бетерә («зимагур белән тавык икесе дә кайда ни табынып тапса, шуны ашый» дигән мәкаль дә бар), аңа «диңгез тубыктан». Бу сукбайлык фәлсәфә­сендә язмышка ирония белән карау сизелә. Мондый карашның субъектив икәнлеген, әмма аның объектив чынбарлык белән бәйләнешен онытмаска кирәк.

Зимагурның үз хәленә көлебрәк, искитмәүчән бәя бирүе нигезендә иске җәмгыять тәртипләреннән ризасызлыгы ята. Зимагурны авыр, кызганыч хәлгә төшергән социаль сәбәпләр - ярлылык, малсызлык. «Болай Йөрмәс идек без дә, башка хәсрәт килмәсә»,- ди зимагур. Аның хьял-еметләре челпәрәмә килгән, ләкин ул дөньядан ваз кичәргә, күңел төшенкелегенә бирелеп кайгы-сагышта утырырга җыенмый, ярымпролетар бер хәлдә яши бирә. Туган илен сагынса да, бу хәлендә аның иленә кайтасы килми.

Зимагурлык ул-бәхет эзләүнең, бер формасы гына-түгел, иске тәртипләргә каршы протестның чагылышы да. Зимагурны, авылда капиталистик мөнәсәбәтләр көчәеп, ялгыз крестьян хуҗалыгының таркалуын гәүдәләндерүче образ дип санарга кирәк.

Ё). Шахтер җырлары

Бәхет эзләүчеләрнең иң зур төркемен шахтерлар тәшкил иткән. Безгә мәгълүм шахтер җырлары Донбасс, Баку, Урал ягындагы шахталарда эшләгән татар эшче­ләренең рухи халәтен сурәтләүче бер чыганак булып тора. «Стойкага ябышып чана тартучы», «коногон булып» йөрүче, «илен сагынып күмер чабучы» шахтер егетнең авыр, куркыныч хезмәте һәм кайгылы кичерешләре күңелне тетрәтә. Шахтерлар дөнья як­тысы күрә алмыйча "сиксәнешәр сәгать" җир астында эшләргә мәҗбүрләр, шахта хезмәте «арсландай егетләрне» «коры сөяккә генә» калдыра. Күмер тузаны йотып көне-төне эшләсә дә, егетнең кулына акча керми, чөнки ул өмет иткән акчаны «чәч­мәгәннәр бакчага». Караңгы һәм тирән шахта базы эшчегә «тар гүрле кабер» булып күренә. Ченки күмер катламы астында калып имгәнүчеләр, үлүчеләр аз булмаган. Шахтерлар иске шахта өчен типик булган бу фаҗига турында бәетләр дә чыгарганнар.

Шахтер җырларын без татар эшчеләр поэзиясенең беренче карлыгачы дип карый алабыз. Дөрес, аларда эшчеләр фольклорына хас сыйнфый нәфрәт шактый йошмак ишетелә. Күпчелек җырларда крестьян-көнкуреш җырларына хас хәсрәтле сурәтләр, сагышлы уфтанулар урын алган. Шуның белән бергә кайбер җырлар шахтада «бай малайлары» түгел, ә бәхетсез ярлы кешеләр интегергә мәҗбүр булуын билгеләп үтә. Шулай да шахта җырларының лирик герое уз дошманын ачык аера, язмышы турында шәхси җирлектән генә түгел, иҗтимагый җирлектән торып та уй-фикер йөртә.

XVIII гасыр башында (1705 ел) Россиядә регуляр патша армиясе төзелгәч, татар­ларны да мәҗбүри хәрби хезмәткә ала башлыйлар. Озакка сузылган авыр солдат хезмәте, хәрби түрәләрнең рус булмаган солдатларга аеруча кырыслыгы, милли һәм дини тойгыларын мәсхәрәләве, мәгънәсез муштра һәм кыйнаулар, кабатланып торган колониаль сугышлар - болар барысы да рекрутлыкка, патшз армиясенә, андагы баш­лыкларга, казарма тормышына, талау сугышларына кире мөнәсәбәт тәрбияли. Татар­лар арасында рекрутлыкка каршы бунтлар булуы, солдатка китмәс өчен качкынлыкта йөрүләр, яшьләрнең үз-үзләрен имгәтү мисаллары билгеле 1.

Ж). Рекрутлар

Рекрутлар В. И. Ленин бер әңгәмә вакытында рекрутлар, солдатлар иҗатының «Аракчеев, Николайлар заманын, кешене изүче каһәрле иске гаскәри мохитны фаш итүче» һәм халык психологиясен өйрәнергә булышучы «кыйммәтле чыганак» булуың билгеләп үтә2. Бу фикерләр татар фольклорына да кагыла. Рекрутлар, солдатлар, әсир­ләр арасында туган җырларда иҗтимагый моңнар көчлерәк яңгырый, социаль мотив­лар ачыграк ишетелә. Бу төркемгә кергән җырларның поэтик географиясе шактый киң. Менә лирик геройның рекрутлык чоры {халыкта «никрут» дип йөртелә). Гәрчә рекрутлар сайлап алу гадәте Россиядә 1875 елда бетерелсә дә, халык арасында никрут сүзе солдатка китәсе ир-егетләргә карата Октябрь революциясенә кадәр яшәп килә. Рекрут Патша хезмәтенә барырга җаны-тәне белән каршы, үзенең язмышы өчен ул старостага ___________________________________________________________________

  1. Татарстан АССР тарихы. I том. Казан. 1959, 484, 559 нче битләр

  2. В.Д. Бонч- Бруевич. "Советская этнография", 1954, №4, стр.120

ачу белдерә, исправникны шелтәли, прием бүлмәсен, анда утырган док­торны, майорларны, ниһаять, патшаны гаепли. Социаль яктан караганда болар һәм­мәсе дә рекрутнын пассив сыйнфый каршылык тойгыларын күзалларга булышалар.

Рекрут җыр репертуарын эченә алган бер тарихи кулъязманы Нәкый Исәнбәт «Ка­зан утлары» журналында бастырып чыгарган иде1. Анда 1853-1874 еллар дәвамында Казан губернасы, Чебоксар өязе, Янгилде авылында язып барылган никрут җырлары теркәлгән. Бу китапка аннан шактый үрнәкләр кертелде. «Солдатка озату сагышын бөтен ил уртак кичергән. Күз өстендә каш кебек күргән бу һәйбәт, таза егетләргә бе­тен авыл кадер-хөрмәт күрсәткән, алар өчен табын-табын мәҗлесләр корып, ейдән өйгә йөрткәннәр, һәр елнын никрутларына атап җырлар чыгарылган яки аларны ни­крутлар үзләре чыгарганнар. Бөтен авыл шул җырларны табыннарда үзенә махсус көйләр белән җырлап-әйтеп, егетләргә наз-хөрмәт күрсәткән»,- дип яза үзенең кереш сүзендә Н. Исәнбәт.

Менә рекрутның алдагы юлын сурәтләүче җырлар. Ул - соры шинель, яшел кар­туз кигән, биленә каеш буган солдат. Казарма тормышы, аңны томаландыра торган муштра, хәрби өйрәнүләр, «кәбестә ашы»

ямансулата, җан өшетә торган мохит:

Солдатлар кия тар ыштан,

Йөрүләре марыштан;

Туган илен сагна-сагна

Яңаклары ябышкан.

Солдатларның ашаганы

____________________________________________________________________

1.Н. Исәнбәт. Бер татар авылының моннан йөз ел элек язылган җыр көйләре. Казан утлары", 1966

Сохари белән ботка;

Тынчу җирдә, әрсезлектә

Гомерләр уза бушка.

җ). Ана образы.

Солдат җырлары арасында үзенең нечкә лиризмы, эмоциональ тибрәнешләре белән күңелдә уелып калучы бер образ бар. Ул - газиз ана образы. Еракта, туган илдә калса да, солдат өчен әнкәсе ягымлы киңәшче, шәфкатьле сердәшче; аңа ул үз хәлен яшермичә сөйли, кайгы-сагышларын бүлешә. Ана образы солдат аңында җылы туган өйне, тынычлыкны гәүдәләндерүче һәм яшәргә дәрт, өмет бирүче образ булып яши.

Солдат җырларының поэтик географиясе сугыш булган җирләрне дә иңли. Күпче­лек җырлар беренче империалистик сугышка караган, сүз, гадәт», «Йөзе кара гер­ман» (аерым җырларда «ярман») турында бара:

Төнге сәхәр вакытында

Әкреи генә җил елый;

Без сугышка киткән чакта

Җилләр түгел, ил елый.

Гаҗәп көчле тәэсирле дуртюллык. Күз алдына халык күңелен тетрәткән фажигале еллар килеп баса. Сугыш җире солдат өчен «кыямәткә охшаулы», аны «әҗәлсез үлем» сагалый. Сугыш хәлләрен сурәтләгәндә солдат үз язмышының аянычлыгын ачык әйтә. Җырларның күбесенә яшәү үлем үлем турында уйлану хас:

Без окопларда ятабыз,-

Ачы буран, суык җил;

Штыкка штык килгәндә,

Бер ходаем, түзем бир.

Кисеп алдым имән агач Арбага чәкүшкәгә;

Безне патша илтеп бирә

Германга закускага.

Арада сугыш турындагы бәетләр белән уртак строфалар да очрый. Ничек кенә булмасын, бер-берсенә мәгънәви-хисси яктан тыгыз бәйләнгән дүртюллыклар сугышта йөрүче татар солдатының психологик халәтен, сурәтле итеп җанландыралар, патша хө­күмәте алып барган дөнья бүлү, басып алу сугышларыңа нәфрәт һәм протест булып яңгырыйлар. Явыз патшаларны яман сүз белән телгә алу, шәфкатьсез Николайның «муены аска капланып» яисә «яшен сугып үлүен» теләү мотивы бер төркем җырлар­ның үзәгендә ята.

Бетсен патша, янсын тәхет,

Безгә сугыш кирәкми,-

дигән кыю юлларда татар солдатларының революцион рухы, даулы-давыллы борылыш чорында яңа, азат дөнья төзү өчен көрәшкә хәзер торулары ачык сизелә.

з). Әсирлектә калу­чылар.

Сугышта йөрүче солдатлар арасында газаплы хәлгә таручылар - әсирлектә калу­чылар да булган. Әсирлек солдат өчен үлем белән бер: ят илдә, ят кешеләр кулында мәсхәрәләнү, кимсенү тойгылары кичереп яши ул, батрак хәленә калып бил бөгә, тир түгә. Бу китапка беренче бөтендөнья сугышы чорында немецларга әсирлеккә төшкән татар солдатларының җыр үрнәкләре дә бирелде. Алар үз вакытында немец телендә чыккан ике китаптан алындылар. Туган илне сагыну, анда үткән гомерне искә алу, илгә кайтыр көннәрне көтү әсир җырларында яңгыраган төп мотив булганлыктан, ул җырларның күбесе «Туган җир һәм туган якны сагыну җырлары» дигән бүлектә ките­релделәр.

Туган җир турындагы кыска җырларның төп өлеше традицион мираска караган. Җырларның лирик герое да традицион: үз иленнән аерылып чит-ят җирләрдә йөрергә мәҗбүр булган кеше. Кем генә булса да, кайда гына йөрсә дә, ул туган-үскән җирен, аның «шифалы һавасын», «тәмле суын», «сабан тургайларын» өзелеп сагына, илдә үт­кән гомере аңа рәхәт, матур булып күренә. Ул илен, әнкәсен төштә күрә, «баулы лачын кебек» үз иленә талпына. Халык күңелендә гасырлар буе тәрбияләнә килгән илсөярлек тойгысы җырларда шигъри бер гүзәллек, нәфислек белән ачыла.

Агыйделкәйләрнен аръягында

Ак чәчәкләр ята куырылып;

Туган илем искә төшкән чакта,

Чак чыкмыйдыр җаным суырылып.

Ямансылыйм, җирсием,

Үз илләрем булмагачтын,

Ят җирләрдә нишлием?

и). Хатын-кыз язмышы

Татар халык көнкүреш лирикасының зур гына өлешен хатын-кыз язмышына ба­гышланган җырлар алып тора. Октябрьга кадәр бу язмыш аянычлы булган. Шәри­гать кануннары һәм кырыс йолалар тарафыннан шәхес иреге чикләнгән хатын-кызлар үз язмышлары турында моң-зар белән сугарылган җырлар иҗат иткәннәр, җыр белән кайгыларын бүлешкәннәр. Җыр үзәгендә торучы «кыз бала» образы - халык лирика­сының иң нәфис, иң күркәм образларыннан берсе. Бер яктан ул саф күңелле, инсафлы, тыйнак булып, икенче яктан кыерсытылган, кызганыч, ирексез булып гәүдәләнә. Аның бөтен шатлыклы көннәре бала чагында, әнисе янында гына булган. Әмма бала чактагы рәхәт гомер, җыр теле белән әйткәндә, «гөлгә төшкән чык кебек» кенә, чөнки, «үсеп буйга җиткәннән соң юк кызларның үз ирке». Кыз бала үзе көткән тыныч, тигез, бәхетле гаилә тормышының хыял гына булуын сизенә, аны алда кайгы-хәсрәт, моңсу­лык, күз яшьләре көтә. Бу хәсрәтнең чыганаклары төрле - йә «нахак сүз», йә «тәсбих тоткан яучы», йә «тиң булмаган яр», йә читтә, «ятлар кулында кадерсез гомер итү». Шуңа курә кыз бала үзен зарлы кош, сулган гөл белән чагыштыра, сабый чакта үлмәвенә яисә язгы ташуда боз булып агып китмәвенә укенә. Кыз бала өчен ир бала бәхетлерәк булып куренә, чөнки ир бала «ат өстендә уйный», «дөнья гизеп» йөри, ул- ирекле.

Кыз бала язмышы турындагы җырлар туй йоласына бәйле кыз елату җырларын, патша солдатының, моң- зарларын хәтерләтә.

Биек тауда ни күренә?-

Шәкертләрнең чардагы;

Кыз бала китсә өеннән,

Бетә аның ардагы.

Әнкәй, мине тапканчы,

Бер ир бала тапсаңчы;

Бишеккә алып бакканчы,

Бәйләп суга атсаңчы.

4.Яңа җырларның тууы.

Яңа җырларның тууы яшәве, таралуы -татар халык иҗатының шул елларда чәчәк аткан бер формасы - күмәк уеннар, әйлән-бәйләннәр белән дә тыгыз мөнәсәбәттә тора. Авыл һәм шәһәр клубларында; мәктәпләрдә оештырылган йөзләрчә сәнгать түгәрәкләре дә яңа җырлар иҗат итүгә һәм аларны пропагандалау эшенә өлеш кертә.

Бөек Ватан сугышы татар халык лирикасының поэтик географиясен киңәйтте. Фронтта да, тылда да, вакытлыча дошман кулы астында калган районнарда да (Дон­басс татарлары), фашистларның уз оясында яшерен көрәш алып баручы патриотлар арасында да (Муса Җәлил һәм аның иптәшләре) туган илгә, азатлыкка кайнар мә­хәббәт һәм дошманга ачы нәфрәт белән сугарылган җырлар иҗат итәләләр. Аларда совет кешесенең, рухи дөньясы яңа яктан яктырып китә. Фронтовиклар арасында яшәгән кырларда сугышчыларның ил язмышы турындагы уйланулары, ата-анасына, гаилә­сенә яисә сөйгән ярына җылы хисләре чагыла һәм бу хисләрнең солдат өчен көч, гай­рәт чыганагы булуы раслана: «дошманнарны тар-мар итик, моны халык боера». Тыл­да яңгыраган җырларда да лирик мотивлар иҗтимагый мотивлар белан тыгыз үрелеп бара. Аларда бәхетле тыныч тормышны бозган илбасарларга нәфрәт белдерелә һәм дошманны юк итмичә күрешү мөмкин түгеллеге сурәтләнә.

Сугыш чоры җырларының игътибарга лаек бер бүлеген немец фашистларын гаепләүче һәм фаш итүче сатирик җырлар алып торалар. Алар татар телендә чыккан фронт газеталары, авыл үзешчәннәренең концертлары аша киң тарала. Донбасс татар­лары арасында иҗат ителгән сатирик җырлар да шактый. Сатирик җырларда дош­маннарның кире образы мыскыллы ситуацияләрдә, комик сурәтләр ярдәмендә ачыла:

Сукыр Гитлер сука сөрә,

Утрып елый моржага; Безгә нужа күрсәтәм дип.

Үзе калды нужага.

Килгән чакта немец килде

Ике аты белән;

Кире сыпырталар хәзер

Култык таягы белән.

Бөек Ватан сугышыннан соң туган ижтимагый-лирик җырларда бер-берсенә үре­леп мотив яңгырый. Бер мотив тынычлык турында. Илнең тыныч яшәве - бәхетле тормышның нигезе. Шуңа күрә авыр сугыш кайгыларын башыннан кичергән халык бө­тен күңеле белән тыныч яшәргә омтыла, Коммунистлар партиясенең һәм Совет хөкүмә­тенең тынычлык политикасын яклый, бу политиканың җиңәчәгенә ышаныч белдерә:

Минем яраткан чәчәгем

Ал оелән зәңгзр чәчәк;

Тынычлык халык теләге,-

Тынычлык ул җиңәчәк.

Яңа җырларда яңгыраган икенче мотив - туган илебез белән горурлану мотивы. Җырларның лирик герое үз илен «иң бәхетле, иң гүзәл ил» дип саный, аңын бүген­гесе матур булса, киләчәге тагы да матуррак.

III.Йомгаклау.

Җыр - ике сәнгать чишмәсе

Җыр - ике сәнгать чишмәсе: шигърият һәм музыка кушылу­дан туа. Бар халык җырлары, аларнын, иҗат итүчеләре күптән онытылган, ә җырлары телдән телгә күчеп, үзгәреп, шомарып, матурланып әле дә булса яши. Бар шагыйрь һәм композиторлар иҗат иткән профессиональ җырлар. Шагыйрьләрнең, кайбер шигырьләрен исә халык үзе көйгә салып, җырга әверелдерә. Аларны уртак җырлар атамасы белән билгеләргә мөмкин.

Элегрәк «җыр» атамасын «җыру» формасында да кулланган­нар. Атаманың бу формасын җыр текстларында, мәкаль-әйтемнәрдә (мәсәлән, «җырлама кеше җыруын, үз җырыңны җырлар­лар»), өлкән буын кешеләре сөйләмендә әле бүген дә очратабыз.

Җырларның туу тарихы ерак үткәнгә барып тоташа. Күп гасырлар элек, әле дөньяда беренче китаплар гына түгел, ә беренче язу ысуллары барлыкка килгәнче үк, кешеләр җырны да, шул җыр ритмына башкарыла торган биюләрне дә белгәннәр.

Менә кулларына ук һәм җәя тотып, куе урман буйлап күрше кабиләгә каршы сугышка борынгы кешеләр төркеме китеп бара. Алар без белмәгән телдә сугышчан җыр башкаралар. Җыр юллары кыска, кычкыруга охшашлы сүзтезмәләрне хәтерләтә. Әмма сугышчылар, җыр ритмына буйсынып, салмак һәм тигез атлый­лар. Алар моңа кадәр үк инде, ук башларын очлап, җәя җепләрен тарттырып походка әзерләнгәндә дә сугыш хәрәкәтләреннән торган җырлы бию башкарганнар иде. Бит-тәннәрен төрле төстәге рәсемнәр белән бизәгән бу борынгы сугышчыларның, җыры табигать көчләренә һәм урман ияләренә юнәлтелгән. Сугышчы әлеге изге көчләргә ышана һәм алардан, дошманны җиңеп, үзенең исән-сау кайтуына ярдәм итүләрен сорый.

Гасырлар узу белән кешенең аңы, зәвыгы үсә. Хәзер инде кеше җырны табигать көчләренә төбәп түгел, э күңел юанычы итеп башкара башлый. Җыр да бу вакыт эчендә зур үзгәрешләр киче­рә, аның аерым төрләре, махсус башкаручы, осталары үсеп чыга.

Соңгы йөз илле ел эчендә басылган һәм җыйналган җырларны тикшерүдән шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: кыска җыр халык тормышына торган саен тирәнрәк үтеп кергән, күбрәк таралган, киңрәк урын биләгән.

Җырларның жанр үзенчәлекләренә, мәгънәви, хисси һзм тематик эчтәлегенә багышланган кыскача күзәтүне шушында тәмамларга була. Күрен­гәнчә, җырларда татар халкының үткән гасырлардагы һәм хәзерге тормыш-көнкүре-шен, тарихи иҗтимагый үзгәрешләрне, гаилә мөнәсәбәтләрен, мәхәббәт дөньясын шигъри образларда һәм лирик яктылыкта сурәтләгән юллар аз түгел. Шуңа күрә без бу "поэтик хәзинәне халыкның рухи культурасын өйрәнү өчен әһәмиятле чыганакларның берсе дип саныйбыз.

IV.Кулланылган әдәбият

1. К.Фукс. Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях. Казан, 1844, 44нче бит

2. Җ.Фәйзи. Халык җәүһәрләре. Казан, 1971, 7 нче бит

3. 1.Татар халык көйләре. М.Мозаффаров, В.Виноградов, З.Хәйруллина. Мәскәү, 1964, 10нчы бит.

4. А.Абдуллин. Сб. "Вопросы татарской музыки". Казан, 1967, 44нче бит.

  1. Татар әдәбияты, 1967, 25нче бит.

  2. Басма чыганаклары күрсәтелмәгән җырлар шушы китаптан алынды.

  3. "Азнатский музыкальный журнал, Астрахань, 1816, стр.24

  4. .Татар халык көйләре. М.Мозаффаров, В.Виноградов, З.Хәйруллина. Мәскәү, 1964, 10нчы бит.

  5. А.Абдуллин. Сб. "Вопросы татарской музыки". Казан, 1967, 44нче бит.

  6. Г.Рәхим. Халык әдәбиятына бер караш, 12, 16, 29 нче битләр.

  7. Татарстан АССР тарихы. I том. Казан. 1959, 484, 559 нче битләр

  8. В.Д. Бонч- Бруевич. "Советская этнография", 1954, №4, стр.120

  9. Н. Исәнбәт. Бер татар авылының моннан йөз ел элек язылган җыр көйләре. Казан утлары", 1966

  10. Татар халык иҗаты. Кыска җырлар. Казан, 1976нчы ел

  11. Сәлам Алишев. Татар тарихчылары,Казан. 2006ел, 34 нче бит

  12. Татар халык җырлары. Казан, "Мәгариф нәшрияты, 2001ел.



34



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал