7


  • Учителю
  • 9 сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы

9 сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

«Килешенде» «Килешенде» «Раслыйм»

МБ җитәкчесе «Шәрбән төп мәктәбе» МБГБУ «Шәрбән төп мәктәбе» МБГБУ

______/_Шакирова Р.М._/ уку-укыту эшләре буенча җитәкчесе

Беркетмә № 1 директор урынбасары ______/_Шакиров А.М. /

«26» август 2016 ______/_Хөснелгатина М.Ә. / Боерык № 78

«27» август 2016 «27» август 2016













«Шәрбән төп гомуми белем бирү мәктәбе»

МБГБУ

I квалификацион категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы Хөснелгатина Миләүшә Әмирулла кызы

кызының татар теленнән эш программасы

Татар теле, 9 сыйныф





Педагогик совет

утырышында каралган

Беркетмә № 1

«27» август 2016









2016 - 2017 уку елы



9 нчы сыйныфта татар теленнән төп гомуми белем бирүнең максатлары



  1. Укучыларның алдагы сыйныфларда фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү.

  2. Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.

  3. Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү.

  4. Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату.

  5. Телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату, татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү.



Төп бурычлар



  1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле белем бирүне дәвам итү.

  2. Укучыларның сөйләм һәм язу культурасын үстерү, мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыру.

  3. Баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү.

  4. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.

  5. Укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.



Формалаштырылган осталык һәм күнекмәләр (уку елы башына)



  1. Туры сөйләмне үз сөйләмеңдә файдалана белү, чит кеше сүзләрен диалог яки монолог формасында бирә алу; туры сөйләмгә бәйле тыныш билгеләрен дөрес куя, куелганнарына аңлатма бирә белү.

  2. Кушма җөмләләрдән тиешенчә файдалану, аларның төрле төрләрен төзү, таләп ителгән төренә мисал китерү, җөмләгә һәм текстка өлешчә яки тулы грамматик анализ ясый белү, кушма җөмлә компопнентлары арасына тиешле тыныш билгеләрен кую, аларны дәлилләү; төрле төзелештәге кушма җөмлә җөмлә өлешләрен сөйләмдә тиешле интонация белән уку.

  3. Тема эчендә диалог һәм монолог формаларында сөйли һәм яза белү.

  4. Сыйфатлама, модальлек, эмоциональлек элементларын, стиль үзенчәлекләрен кулланып, укыту һәм тәрбия максатларына уңай җавап бирерлек темаларга сочинение һәм изложение яза алу; язманы камилләштерә (тулыландыра, төзәтмәләр кертә) алу.

  5. Җыелыш яки берәр утырышның беркетмәсен яза белү.

  6. Мәктәп программасы таләп иткән күләмдә җөмлә составындагы сүзләргә фонетик, морфологик, грамматик анализ ясау, кушма җөмләләрне бер төрдән икенче төргә үзгәртә белү; кушма җөмләнең схемасын, төрен, иярчен җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше ягыннан төрен, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чараларны белү, баш һәм иярчен җөмлә арасына куелырга тиешле тыныш билгеләрен дөрес кую күнекмәләренә ия булу.



Укучылар үзләштерергә тиешле осталык һәм күнекмәләр (уку елы ахырына)



  1. Милли телнең иҗтимагый тормыштагы әһәмиятен аңлау, телне саклау - милләтне саклауның төп өлеше икәнен үзләштерү.

  2. Язылган текстларның стиль үзенчәлекләрен - аера, эчтәлеген аңлап укый белү; фәнни, рәсми, публицистик стильдә, матур әдәбият стилендә язылган башлангыч текст үзенчәлекләрен тоеп, язма текстта шуларны бирә белү.

  3. Татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләрен күз алдына китерү; аралашу һәм үзара аңлашу чарасы буларак язма һәм сөйләмә тел үсештә булсын өчен, аның көндәлек кулланылышын тәэмин итү юлларын белү, ягъни телләр турындагы Законны тормышка ашыру юлларын үзләштерү.

  4. Татар тел гыйлеменең татарча укытыла торган башка фәннәр белән бәйләнешен аңлата белү; татар әдәби телен ассимиляцияләнүдән саклау.

  5. Татар теленең диалектлары һәм сөйләшләре турында гомуми төшенчәгә ия булу.

  6. Тексттагы проблемаларны формалаштыру, текстта күтәрелгән проблемаларны үз дәлилләрен китереп аңлата белү.

  7. Изложение һәм сочинениеләрне, сөйләм төренә туры китереп, төрле жанрда яза белү. Язмаларны сыйфатлама, модальлек, эмоциональлек элементларын, стиль үзенчәлекләрен кулланып тулыландыру һәм шомарта алу.

  8. Текст яки аның берәр өлеше нигезендә конспект төзү, тезислар әзерли алу, кемгә дә булса характеристика яза белү.

  9. Эш кәгазьләреннән хат, белешмә, мәкалә, расписка, акт, гариза һәм беркетмәләрне мөстәкыйль рәвештә яза алу.

  10. Сәнгатьле уку, әдәби телдә сөйләм күнекмәләренә ия булу.



Әдәбият исемлеге



  1. Харисова Ч.М. Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар. - Казан: "Мәгариф", 2006.

  2. Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге. - Казан: "Мәгариф", 2002, 2008.

  3. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. 8-11 сыйныфлар. - Казан: "Мәгариф", 2005.

  4. 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. - Казан: "Мәгариф", 2001.

  5. Галиуллина Г.Р. Татар теле. Лексикология. - Казан: "Мәгариф", 2007.

  6. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. - Казан: "Мәгариф", 2006.

  7. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. - Казан: "Мәгариф", 2002

  8. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. 5-11 класслар - Казан: "Мәгариф", 1998.

  9. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теленнән күнегүләр җыентыгы һәм тестлар. - Казан: "Яңалиф", 2006.

  10. Максимов Н.В. Бердәм Республика имтиханы. Татар теленнән зачёт үткәрү өчен биремнәр. - Казан, 2007.

  11. Мәктәптә татар телен укыту методикасы. - Казан: Мәгариф, 2004.

  12. Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.

  13. Татар теленнән тестлар. Синтаксис / Ф.С.Сафиуллина, Г.Ә.Нәбиуллина. - Казан: "Яңалиф" нәшрияты. - 2006.

  14. Шакирҗанова Ә.Б. Татар орфографиясенең кыен очраклары һәм укучыларның грамоталылыгын күтәрү юллары. Методик кулланма. - II басма. - Казан: РИЦ "Школа", 2009.

  15. Сафиуллина Ә.Н. Татар орфографиясенең кыен очракларына дидактик материаллар. - Казан: "Гыйлем" нәшрияты, 2008.



Электрон әсбаплар исемлеге







АҢЛАТМА ЯЗУЫ



Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:



1. МБГБУ "Шәрбән төп гомуми белем бирү мәктәбе" 2016-2017 уку елына укыту планы

2.Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.

3.Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). - Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 2010.

4.Татар теле һәм әдәбияты: Татар телендә урта (тулы)гомуми белем бирү мәктәпләре өчен үрнәк программалар (1-11 сыйныфлар).- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.

5. Региональ китаплар исемлегенә нигезләнеп эшләнелде. (2016-2017 нчы уку елы)











9 нчы сыйныф өчен эш программасында уку елы дәвамында 70 дәрес үткәрү планлаштырыла.









Дәреслек: Зәкиев М.З. Татар теле: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек. - Казан: "Мәгариф", 2008.











КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН



Шартлы билгеләр: МТК - милли-төбәк компоненты, ЭД - "Татар теле. 5-11" интерактив дәреслеге ("Белем.ру" ҖЧҖ, 2009), ИР - интернет-ресурска сылтама





Дәрес темасы

Сәгать саны

Укучылар эшчәнлеге

яки укыту эшчәнлеге төрләре

Үткәрү вакыты

План

Факт

1 чирек (9 атна - 18 сәгать)

ҮТКӘННӘРНЕ ТИРӘНӘЙТЕП КАБАТЛАУ

1













2

§1-2. Сөйләм авазлары, аларның кулланылышы.



ИР: gzalilova.narod.ru/tattele_fonetika_taratu.doc

1













1

Фонетик зарядка.

Дәреслек өстендә эшләү. Конспектлау методикасы белән таныштыру. Үтелгән материал буенча сорауларга җавап алу.

Җөмләләрне уку һәм аваз үзгәрешләрен билгеләү.

Сүз, җөмлә, текст транскрипциясен язу.



ЭД: Фонетика. Орфоэпия. Графика. Орфография  Сузык аваз үзгәрешләре  Белемне ныгыту.

3.09.

4.09.



3













§2. Дөрес сөйләү һәм дөрес язу (13-20 нче битләр).

1













Фонетик зарядка.

Сүзләрне иҗекләргә бүлеп, аларның төрләрен әйтү. Сүзләргә фонетик анализ ясау. Татар орфограиясенең төп принциплары белән танышу. Орфографик һәм орфоэпик сүзлекләр белән индивидуаль эш.



ЭД: Фонетика. Орфоэпия. Графика. Орфография  Орфография  Белемне ныгыту.



ЭД: Фонетика. Орфоэпия. Графика. Орфография  Орфоэпия  Белемне ныгыту.

10.09.





4

Аңлатмалы диктант (№1) "Зур тойгылар" (5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы 169 б.)

1

Диктант язу.

11.09.



5





6

§3. Татар теленең сүзлек составы. Сүзнең лексик мәгънәсе, бер һәм күп мәгънәле сүзләр, сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре.

2

Укытучы сөйләме.

Сорауларга җавап бирү.

Синоним, омоним, антонимнарны табу, билгеләмәләрен әйтү.

Тексттан архаизм, алынма сүзләрне, диалектизм һәм профессионализмнарны табып язу.

Сүзләрнең лексик һәм грамматик мәгънәләрен билгеләү.

Мисаллардан фразеологик әйтелмәләрне табу һәм мәгънәләрен аңлату.



ЭД: Лексикология һәм фразеология  Сүз һәм аның билгеләре. Сүзнең мәгънәсе  Күнегүләр.



ЭД: Лексикология һәм фразеология  Бер һәм күп мәгънәле сүзләр  Күнегүләр.



ЭД: Лексикология һәм фразеология  Сүзләрнең төп һәм күчерелмә мәгънәләре. Күчерелмә мәгънәләрнең төрләре  Күнегүләр.

17.09.









18.09.



7

§4. Сүзлекләр.

1

.

Аңлатмалы, энциклопедик, этимологик, тәрҗемәле сүзлекләр белән эшләү.

Аңлашылмаган сүзләрнең мәгънәләрен язу.

Практик эш.



ЭД: Лексикология һәм фразеология  Лексикография  Күнегүләр, Өстәмә материаллар.

25.09.



8

"Фонетика" һәм "Лексикология" бүлекләре буенча контроль эш.

1

5 вариантлы биремнәр буенча индивидуаль эш.

1.10.



9

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение (№1)."Ипекәй" (Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы, 5-11с., 133 -134б.)

1

Укытучы укыганны тыңлау, план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу.

2.10.



10

§6. Сүз төркемнәре. Мөстәкыйль мәгънәле сүз төркемнәре.

1

Эзләнү, тикшеренү ысулы: аңлатмалы сөйләү, чагыштыру, әңгәмә үткәрү. Сүзләргә морфологик анализ ясау.

ЭД: Морфология.

8.10.



11

§6. Сүз төркемнәре. Ярдәмче сүз төркемнәре.

1

ЭД: Морфология.

9.10.



12

§5. Сүзләрнең ясалышы һәм язылышы.

1

Бирелгән сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен табу, төзелеше ягыннан тикшерү.

Сүз ясалышы ысулларының һәрберсенә мисаллар уйлап язу. Тексттагы тамыр һәм ясалма сүзләрне аерып әйтү, ясалма сүзнең тамырын һәм кушымчасын билгеләү.

Сүзләрне ясалышы һәм төзелеше ягыннан тикшерү.



ЭД: Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы  Кабатлау өчен күнегүләр.



ЭД: Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы  Сүз ясалышын гомумиләштереп кабатлау өчен күнегүләр.

15.10.



13

§5. Сүзләрнең ясалышы һәм язылышы.

1

.



16.10.



14

§7. Кушымчалар һәм аларның язылышы.

1

Сүзләрдәге кушымчаларның функцияләрен аңлату.

Сүзләргә тиешле кушымчаларны куеп язу.

Кушымчаларның кайсы сүз төркеменә ялгануын әйтү.

22.10.



15

16

Морфология һәм сүз ясалышы бүлекләрен кабатлау. Морфология һәм сүз ясалышы бүлекләре буенча контроль эш.

1

1



23.10

29.10.



17

§9. Гади җөмлә синтаксисы. Сүзләр арасында мәгънә мөнәсәбәтләре.

1

Укытучы аңлатмасы.

Бирелгән сорауларга җавап бирү.

Җөмләдән сүзтезмәләрне аерып язу.

Җөмләдән баш һәм иярчен кисәкләрне билгеләү.

30.10.



2 чирек

18

Хикәя, сорау, боеру һәм тойгылы җөмләләрдә тыныш билгеләре

1

.

Кабатлау, күнегүләр эшләү (Шакирҗанова Ә.Б. Татар орфографиясенең кыен очраклары һәм укучыларның грамоталылыгын күтәрү юллары. Методик кулланма. - II басма. - Казан: РИЦ "Школа", 2009).

12.11.



19

§13-14. Составында аерымланган кисәге, аныклагычы булган җөмләләрдә тыныш билгеләре.

1

Аерымланган кисәкләрне табу, алар янында тыныш билгеләренең куелышын аңлату.

Тексттан аныклагычларны табу, алар янында тыныш билгеләренең куелышын дәлилләп күрсәтү.

13.11.



20

§15-17. Составында гомумиләштерүче сүзе, кереш яки эндәш сүзе, өстәлмәсе булган җөмләләрдә тыныш билгеләре.

1

Текстан өстәлмәләрне табу, тыныш билгеләренең куелышын аңлату. Күнегүдә бирелгән эндәш һәм кереш сүзләр янында тыныш билгеләренең куелышын дәлилләп күрсәтү.

Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрен аңлату.



19.11.



21

22

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение №2. "Сөембикә" (Татар теленнән язма имтиханга хәзерләнү өчен изложениеләр җыентыгы 52-53 б.)

1

1

Укытучы укыганны тыңлау, план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу.

20.11.

26.11.



23

Контроль диктант (№2) "Күбәләкләр" (5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы 177 б.)

1

Грамматик биремле диктант язу.

27.11.



24

§18. Кушма җөмлә синтаксисы. Җөмләләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнеш.

1

.

Җөмләләрне күчереп язу, бәйләүче чараларны һәм тыныш билгеләренең куелышын җөмлә төреннән чыгып аңлату. Схема төрләрен искә төшерү, төзү.

3.12.



25

§19. Тезмә кушма җөмләләр һәм аларда тыныш билгеләре.

1

Тезмә кушма җөмләләрне күчереп язу, бәйләүче чараларны һәм тыныш билгеләренең куелышын җөмлә төреннән чыгып аңлату.

Схема төрләрен искә төшерү, төзү.



ЭД: Синтаксис һәм пунктуация  Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау өчен күнегүләр, тестлар һәм теоретик сораулар.

4.12.



26

§20-21. Синтетик иярченле кушма җөмләләр һәм аларда тыныш билгеләре.

1

Синтетик иярченле кушма җөмләләрне күчереп язу, бәйләүче чараларны һәм тыныш билгеләренең куелышын җөмлә төреннән чыгып аңлату.

Баш җөмлә белән ичрчен җөмлә арасында тыныш билгеләре куелмау очрагын аңлату.

Схемаларын төзү.



ЭД: Синтаксис һәм пунктуация  Синтетик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре.

10.12.



27



28

§22. Аналитик иярченле кушма җөмләләр һәм аларда тыныш билгеләре.

1



1

Аналитик иярченле кушма җөмләләрне күчереп язу, бәйләүче чараларны һәм тыныш билгеләренең куелышын җөмлә төреннән чыгып аңлату. Схема төрләрен искә төшерү, төзү.



ЭД: Синтаксис һәм пунктуация  Аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре.

11.12.

17.12.



29

§23. Кушма җөмлә эчендәге тыныш билгеләрен кабатлау.

1

Кушма җөмлә эчен дә тыныш билгеләре куелышына күнегүләр эшләү. Анализ ясау.

18.12.



СТИЛИСТИКА ҺӘМ СӨЙЛӘМ КУЛЬТУРАСЫ

30

§24. Әдәби сөйләм һәм аның стильләре.

1

Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре бирү. Таблица ясау.



ЭД: Стилистика һәм сөйләм культурасы  Сөйләм стильләре  Күнегүләр.

24.12.



31

§24-25. Функциональ стильләр. Әдәби стиль. (78-81 нче битләр)

1

Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре бирү.

Өзекләрне укып, аларның кайсы стильгә каравын һәм нинди лексик, синтаксик үзенчәлекләргә ия булуын ачыклау.

Өзекләр китерү. Таблица ясауны дәвам итү.

25.12.



3 нче чирек (10 атна - 19 сәгать)

32

§25. Публицистик стиль (81-82 нче битләр).

1

Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре бирү.

Өзекләрне укып, аларның публицистик стильгә каравын һәм нинди лексик, синтаксик үзенчәлекләргә ия булуын ачыклау. Өзекләр китерү. Таблица ясауны дәвам итү.



ЭД: Стилистика һәм сөйләм культурасы  Иҗтимагый-публицистик стиль.

14.01.



33

§25. Фәнни стиль (84 нче бит).

1

Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре бирү.

Өзекләрне укып, аларның фәнни стильгә каравын һәм нинди лексик, синтаксик үзенчәлекләргә ия булуын ачыклау.

Аерым стильгә караган өзекләр китерү. Таблица ясауны дәвам итү.



Яки ИР белән эшләү: "Таткнигофонд" сайтында ( www.tatknigafund.ru/</) теркәлү һәм фәнни мәкаләнең конспектын ясау күнегүләре.



ЭД: Стилистика һәм сөйләм культурасы  Фәнни стиль.

15.01.



34

§25. Рәсми стиль. (85 нче бит). Эш кәгазьләреннән үтенеч һәм ышаныч язу.

1

Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре бирү.

Өзекләрне укып, аларның рәсми стильгә каравын һәм нинди лексик, синтаксик үзенчәлекләргә ия булуын ачыклау.

Аерым стильгә караган өзекләр китерү. Таблица ясауны дәвам итү.



ЭД: Стилистика һәм сөйләм культурасы  Рәсми эш кәгазьләре стиле.

21.01.



35

§25. Сөйләмә стиль (85-86 нчы битләр).

1

Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре бирү.

Өзекләрне укып, аларның кайсы стильгә каравын һәм нинди лексик, синтаксик үзенчәлекләргә ия булуын ачыклау.

Аерым стильгә караган өзекләр китерү. Таблица ясау.



ЭД: Стилистика һәм сөйләм культурасы  Сөйләмә стиль.

22.01.



36

Аңлатмалы диктант (№3). "Табигать һәм без"(Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы, 5-11с., 87 б.)

1



28.01.



37

38

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение №3. "Хәтер җепләре өзелми" (Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы, 5-11с., 144-145 б.)

1

1

Укытучы укыганны тыңлау, план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу

29.01

4.02..



39

§26. Стилистиканың нигезе буларак синонимия. Морфологик синонимнар һәм аларны сөйләмдә куллану үзенчәлекләре.

1

Синонимнарның төрләрен билгеләү.

Нокталар урынына тиешле синонимнарны куеп язу.

5.02.



40



41

§27. Синтаксик синонимнар һәм аларның төрләре (92-93 нче битләр).

1



1

Ике составлы җөмләләрнең бер составлы синонимнарын (һәм киресенчә) төзеп, парлап язу.



ЭД: Стилистика һәм сөйләм культурасы  Сүзтезмәләр синонимлыгы.

11.02.

12.02.





42

"Морфологик һәм синтаксик синонимнар" темасы буенча мөстәкыйль эш.

1



18.02.



43



44

§27. Синтетик һәм аналитик җөмләләрнең синонимлыгы 94-95 нче битләр).

1



1

Аналитик төзелмәләрнең синтетик, синтетик төзелмәләрнең аналитик синонимнарын төзеп язу.



ЭД: Стилистика һәм сөйләм культурасы  Аналитик һәм синтетик төзелмәләрнең синонимлыгы.

19.02.

25.02.



45



46

Лексик һәм грамматик калькалар, аларның татар сөйләмендә кулланылышы.

1



1





Лекция. Әңгәмә-бәхәс. "Сөйләм теле калькалары" фәнни мәкаләсе буенча практик эш. (Абдуллина Р.С. Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләре. - Яр Чаллы: "КамАз" газета-китап нәшрияты, 1997. 78-85 б.)

26.02.

3.03.



47

§28. Сөйләм культурасы, аның нигезләре. Сөйләм төгәл булсын.

1

Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре. Синонимнарны искә төшереү, аларның кирәклесен сайлап җөмләләрне үзгәртүгә, ияртүче сүзгә карап җөмләдәге сүз тәртибен үзгәртүгә күнегүләр эшләү.



ЭД: Стилистика һәм сөйләм культурасы  Әдәби сөйләмгә куелган таләпләр.

4.03.



48

§29. Сөйләм аңлаешлы булсын.

1

Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре. Синонимнарның төп мәгънәләрен һәм мәгънә аерымлыкларын билгеләү.



ЭД: Стилистика һәм сөйләм культурасы  Әдәби сөйләмгә куелган таләпләр.

10.03.



49

§30. Сөйләм саф булсын.

1

Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре. Өзек ләрне укып, сөйләм сафлыгына зыян китерә, боза торган сүзләрне таба белү, авторның нинди максат белән бу рәвешле язуын аңлату.



ЭД: Стилистика һәм сөйләм культурасы  Әдәби сөйләмгә куелган таләпләр.

11.03.



50

§31. Сөйләм җыйнак булсын.

1

Җөмләләрне җыйнаклык таләбеннән чыгып үзгәртеп язу.



ЭД: Стилистика һәм сөйләм культурасы  Әдәби сөйләмгә куелган таләпләр.

17.03.



51

§32. Сөйләм аһәңле булсын.

1

Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре. Аһәңнең бозылуы сөйләмдәге аерым өлешләрнең кимчелегеннән җыелуын тикшерү. Вакытлы матбугат белән эшләү.



ЭД: Стилистика һәм сөйләм культурасы  Әдәби сөйләмгә куелган таләпләр.

18.03.









4 нче чирек





52

"Сөйләм культурасы нигезләре" темасын кабатлау.

1

ЭД: Стилистика һәм сөйләм культурасы  23-31 нче дәресләр.

31.03.



53

54

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение №4. "Әниләр - гаҗәеп әйбәт кешеләр" (Татар теленнән язма имтиханга хәзерләнү өчен изложениеләр җыентыгы 48-49 б.)

1

1

Укытучы укыганны тыңлау, план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу.

1.04.

7.04.



ТЕЛ ТУРЫНДА ГОМУМИ МӘГЬЛҮМАТ

55

§33. Тел үсеше турында гомуми мәгълүмат. Тел, җәмгыять, фикерләү.

1

Укытучы аңлатмасы.

Күнегүләр эшләү.

8.04.



56

§34-35. Тел һәм тарих. Хәзерге татар милли әдәби теленең тамырлары.

1

Укытучы аңлатмасы. Аңлатманың кыскача эчтәлеген язу. Күнегүләр эшләү.

14.04.



57

§36. Татар милли әдәби теленең барлыкка килүе.

1

Укытучы аңлатмасы.

Күнегүләр эшләү.

15.04.



58

§37. Татар сөйләмә теленең диалектлары.

1

Укытучы сөйләме. Аңлатманың кыскача эчтәлеген язу. Язмаларның кайсы диалектка каравын билгеләү, бу диалектның әдәби әйтелештән аермаларын таба белү.

21.04.



59

Контроль диктант (№4). "Бәрәңгеләр чәчәк аткач" (5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы 189б.)

1

Грамматик биремле диктантны мөстәкыйль язу.

22.04.



60

§38-39. Икетеллелек. "Татарстан Республикасы халыклары телләре турында" ТР Законы. Хәзерге татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләре.

1

Текстларны укып, татар-гарәп, татар-рус ике теллелеге йогынтысын аңлату. "Татарстан Республикасы халыклары телләре турында" Татарстан Республикасы Законыннан өземтәләрне укып өйрәнү, кыскача эчтәлеген язу.

23.04-.



61



62

§40. Тел гыйлеменең әһәмияте, төп бүлекләре.

1



1

Укытучы сөйләме. Сорауларга җавап бирү. Схема төзү.

26.04-

28.04.



63



64

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре хисабына. Тестлар ярдәмендә татар теленнән белем сыйфатын тикшерү, белемнәрне балларда бәяләү

1



1

БРТның А һәм В вариантлары буенча мөстәкыйль эшләү.

29.04.

5.05.



65

66

67

68

69

Кабатлау һәм имтиханга әзерлек.

1

1

1

1

1

БРТның А һәм В вариантлары буенча мөстәкыйль эшләү.

6.05.

10.05-

12.05.

13.05.

19.05



70

Резерв дәрес.

1



20.05.

























































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал