7


  • Учителю
  • 7Нче сыйныф. Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар телен укытуны планлаштыру

7Нче сыйныф. Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар телен укытуны планлаштыру

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Аңлатма язуы

1. 7 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында"гы хаты (07.09.2013 №12138/13);

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында " гы хаты (04.09.2014);

Санитар- эпидемиологик кагыйдәләр һәм нормативлар (Сан ПиН 2.42.2821-10);

Дәүләт аккредитацияле һәм гомуми белем бирү программаларын тормышка ашыручы учреждениеләрнең белем бирү процессында 2015 - 2016 нчы уку елына тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең федераль исемлеге;

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы МБГББУ "Зур Афанас урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең төп гомуми белем бирү өчен төп белем бирү программасы;

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы МБГББУ "Зур Афанас урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең эш программасы турындагы нигезләмәсе;

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы МБГББУ "Зур Афанас урта гомуми белем бирү мәктәбе" нең укытучылар киңәшмәсендә каралган (10.08.2015 , №10 нчы беркетмә) һәм расланган (10.08.2015, №32 нчы боерык ) 2015-2016 нчы уку елына укыту планы.

Программа Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән түбәндәге программаларга нигезләнеп төзелде:

"Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар/басма өчен Ч.М. Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы. -Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011. - 239б.;

"Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы(татар балалары өчен)" (төзүче-авторлар: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова,В.А.Гарипова) Казан; Татарстан китап нәшрияты,2011, 5-52 б.)


2.Татар теленнән белем бирүнең максаты:


Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту, үз милләтеңә һәм аның теленә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

3.Татар теленнән белем бирүнең бурычлары:


-укучыларның башлангыч мәктәптә татар теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү;

-телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү; көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләрен тулысынча файдаланырга өйрәтү;

-туган тел аша өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау;

-укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

-телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү;

-татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белүгә өйрәтү;

- татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү.


4.Татар телен укыту урыны МБГББУ "Зур Афанас урта гомуми белем бирү мәктәбе".

Эш программасы елга 105 сәгатькә, атнага 3 сәгатькә исәпләп төзелде.


5. 7 нче сыйныфта татар телен укыту базис укыту планына нигезләнә.


6.Уку процессын оештыру формалары: индивидуаль; төркемнәрдә; индивидуаль-төркемнәрдә; фронталь; сыйныфта; сыйныфтан тыш.


7.Тикшерү төрләре: диктант, изложение, сочинение.


8.Арадаш аттестация формасы: биремле контроль диктант


9.Дәрес тибы һәм алымнары:


-яңа материалны аңлату ( яңа белемнәр ачу,укытучы сүзе, аңлату-күрсәтү,өлешчә эзләнү-эвристик))

-практик дәрес(күнегүләр эшләү,дәреслек белән,күрсәтмә һәм таратма материаллар белән эшләү);

-контроль дәрес (белемнәрне тикшерү-язма эшләр эшләү);

-кабатлау (уен дәрес, дәрес-викторина, сорау-җавап);

-белемнәрне гамәлдә куллану,сөйләм телен үстерү (хикәя төзү, инша язу, әңгәмәдә , сөйләшүдә катнашу).


10.Программаның эчтәлеге:

Төп темалар

Сәгатьләр

саны

Белем һәм күнекмәләр

1.

6 сыйныфта үткәннәрне кабатлау.

8

Татар теленең сүз төркемнәре системасы.

Мөстәкыйль сүз төркемнәре: исем, сыйфат, сан, алмашлык, рәвеш.

2.

Фигыль

62

Фигыльнең лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре. Татар телендә фигыльнең нигезе турында мәгълүмат.

2.1.

Фигыльнең башлангыч формасы, юнәлешләре, төркемчәләре

8

Фигыльнең башлангыч формасы.

Фигыльләрнең барлык-юклык формасы. Фигыльнең юнәлешләре.

Фигыль төркемчәләре.

Ярдәмче фигыльләр.

Аналитик нигезле фигыльләр, аларның белдергән мәгънәләре.

Фигыльнең сөйләмдә кулланылышы.

Фигыль ясалышы

2.2.

Затланышлы фигыльләр


21

Боерык фигыль.

Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Боерык фигыльләрнең дөрес интонация һәм басым белән кулланылышы.

Хикәя фигыль. Хәзерге заман, үткән заман, киләчәк заман хикәя фигыль һәм аларның мәгънәләре.

Шарт фигыль.

Шарт фигыльнең җөмләдә кулланылышы.

Шарт фигыльнең теләкне һәм үтенүне белдерү формалары.

Затланышлы фигыльләргә морфологик анализ ясау.

2.3.

Затланышсыз фигыльләр.


33

Сыйфат фигыль. Сыйфат фигыльнең сыйфат һәм фигыль белән уртак яклары.

Үткән заман сыйфат фигыль, киләчәк үткән заман сыйфат фигыль.

Хәл фигыль.Х әл фигыльнең төрләре.

Хәл фигыльнең җөмләдә кулланылышы һәм дөрес язылышы.

Исем фигыль.Исем фигыльнең исем һәм фигыль белән уртак яклары.

Инфинитив.

Ярдәмче фигыльләр.

Затланышсыз фигыльләргә морфологик анализ ясау.

6.

Аваз ияртемнәре


3

Аваз ияртемнәре турында гомуми мәгълүмат бирү.

Аларның ясалу ысулы,морфологик-синтаксик үзенчәлекләре.

Аваз ияртемнәреннән ясалган исемнәр һәм фигыльләр.

Аваз ияртемнәренең сүзләр ясауга нигез булып торулары.

Аваз ияртемнәренең җөмләдә кулланылышы.

Аваз ияртемнәренә морфологик анализ ясау.Кабатлау.

7.

Хәбәрлек сүзләр

3

Татар телендә хәбәрлек сүзләрнең тоткан урыны, алар турында төшенчә.

Хәбәрлек сүзләрнең формалары һәм җөмләдә кулланылышы.

Хәбәрлек сүзләргә морфологик анализ ясау. Кабатлау.

8.

Ярдәмлек сүз төркемнәре:

25

Бәйлекләр ,теркәгечләр, кисәкчәләр, ымлыклар

Бәйлекләр


8


Бәйлекләр турында гомуми мәгълүмат бирү.

Аның сөйләмдә куллану үзенчәлекләре.

Бәйлекләрне төркемләү.

Бәйлекнең грамматик мәгънәсе һәм синтаксик функциясе.

Бәйлек сүзләр, аларның формалары, җөмләдә кулланылышы.

Бәйлекләргә морфологик анализ ясау. Кабатлау.


Теркәгечләр


7

Теркәгечләр турында гомуми мәгълүмат бирү.

Теркәгечләрне куллану үзенчәлекләре, аларның интонациягә бәйле булулары. Теркәгечләрне төркемләү.

Теркәгеч сүзләр.

Аларның формалары.

Теркәгечләрдән аермасы.

Татар һәм рус телләрендә теркәгечләрнең уртак яклары, җөмләдә кулланылышы. Теркәгечләрне морфологик яктан тикшерү.

Теркәгечләрнең дөрес язылышы. Аларның сөйләмдә кулланылышы


Кисәкчәләр

5


Кисәкчәләр турында гомуми мәгълүмат бирү.

Аларны мәгънәләре буенча төркемләү.

Кисәкчәләрнең дөрес язылышы.

Кисәкчәләрнең сөйләмдә кулланылыш үзенчәлеге.

Кисәкчәләргә морфологик анализ ясау. Кабатлау.

Ымлыклар

5

Ымлыклар турында гомуми мәгълүмат бирү.

Аларның ясалу үзенчәлекләре һәм сөйләмдә кулланылышы.

Ымлыкларның төркемчәләре.

9.

Кабатлау

4


Морфология буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен камилләштерү


Барлыгы :


105с.,


Шулардан:

БСҮ -25с.

1.Тыңлаучылар ачык күзалларлык итеп, яратып укыган берәр әдәби әсәрненең төп герое турында сөйләү.

2.Мәктәптә уздырылачак берәр чара турында белдерү язу.

3.Бәйрәм белән котлау тексты язу.

4.Грамматик биремле контроль һәм төрле типтагы диктантлар язу.

5.Рәсемгә карап,хикәя төзү.

6.Программага кертелгән әдәби әсәрләрдән алынган әзекләрне файдаланып, изложениеләр язу.

7.Мөстәкыйль һәм ярдәмче сүз төркемнәрен кертеп төзелгән җөмләләрне тәрҗемә итү.

8.Экскурсиядә һәм төрле спектакль- концертларда, мәктәптә уздырылган бәйрәм кичәләрендә алган тәэсирләрдән файдаланып, сочинениеләр язу.

9.Текст эчтәлегенә туры китереп, план төзү,аның буенча сөйләү.

10.Тормыш-көнкүреш темалаына диалоглар, монологлар төзү.

11.Бирелгән текстның эчтәлеген орфоэпик нормаларны саклаган хәлдә сөйли белү.




Укыту-тематик план:


Бүлек исеме


Сәгать саны

Тикшерү эше

Тикшерү формасы

1.

6 сыйныфта үткәннәрне кабатлау


8

1

диктант

2.

Фигыль


62

2.1.

Фигыль сүз төркеме

8

1

1

изложение

сочинение

2.2

Затланышлы фигыльләр


21

1

1

диктант

изложение

2.3

Затланышсыз фигыльләр.


33

2

2

1

диктант

изложение

сочинение

3.

Аваз ияртемнәре


3

4.

Хәбәрлек сүзләр


3

5.

5.1


5.2

5.3

5.4

Ярдәмлек сүз төркемнәре:

Бәйлекләр


теркәгечләр

кисәкчәләр

ымлыклар

25

8


7

5

5


1

1

1


1


диктант

сочинение

изложение


сочинение

6

Кабатлаулар


4

1

Арадаш аттестация эше (диктант)


Барысы:

105

15


11.Татар теленнән укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр.


Фонетика:

1.Сузык һәм тартык авазларның классификациясен,сингармонизм законын, аңкау һәм ирен гармониясе үзенчәлекләрен белү һәм сөйләмдә дөрес куллану.

2.Татар телендә иҗек калыплары, сүзләрне дөрес басым белән әйтү. Җөмләләрдә логик басымны дөрес билгеләү, тиешле интонация белән сөйләү.

3.Аваз һәм хәрефләрне аера белү.Алфавитны истә калдыру.

4.Сүзләргә фонетик анализ ясау.

5.Орфоэпик сүзлекләрдән файдалану.


Лексикология һәм фразеология:

1.Татар теленең сүзлек составы килеп чыгуы. Куллану өлкәсе һәм куллану активлыгы буенча бәяли белү.

2. Сүзләрне һәм фразеологизмнарны урынлы куллану, аларның мәгънәләренә аңлатма бирә белү. Омоним, синоним, антоним сүзләрне дөрес куллану.

3.Төрле типтагы сүзлекләрдән файдалана белү.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы:

1.Сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә аңлатма бирә белү. Тамырдаш сүзләр табу. Сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү.

2.Татар телендә сүзләрнең ясалыш ысулларын белү.


Морфология:

1.Сүз төркемнәрен лексик- грамматик мәгънәсе, морфологик һәи синтаксик билгеләре буенча аера һәм аларны таный белү. Морфологик анализ ясау.

2. Өйрәнгән сүз төркемнәре белән җөмләләр һәм текстлар төзү. Сүз төркемнәренең төрле ысуллар белән ясалышын белү.


Синтаксис:

1.Сүзтезмәләргә, гади җөмләләргә синтаксик анализ ясый белү.

2.Сүзтезмәләрне җөмләдән аера белү. Сүз төркеме белән җөмлә кисәген дөрес билгеләү.

7.Җөмләдәге сүз тәртибен билгеләү.


Пунктуация.

1.Җөмлә һәм текстта тыныш билгеләре дөрес куелырга тиешле урыннарны дөрес табу. Бирелгән җөмлә һәм текстта куелган тыныш билгеләренә аңлатма бирү.

2.Диалог, туры һәм кыек сөйләм янында тыныш билгеләрен куя белү.


Сөйләм эшчәнлеге:

1.Укучыларның үз тәҗрибәсеннән чыгып, диалогик, монологик сөйләм оештыра белү.

2.Укыган яки тыңланган текстның планын төзү яки конспект эчтәлеген сөйләү.

3.Бирелгән план буенча сочинение язу.

4.Әдәби геройларны сүрәтләп бирү.

5.Караган спектакль буенча хикәя төзү,эчтәлеген сөйләү.

6.Эш кәгазьләреннән гариза, беркетмә.белдерү, ышанычнамә һ.б. яза белү

7.Якын дустыңа яки туганыңа хат яза белү.

8.Укытучы биргән яки укучы үзе укыган китапка аннотация язу.

9. Сочинение элементлары булган изложениеләр язу.

10.Стилистик хаталары булган җөмләләрне яки текстларны төзәтү.

11.Тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү.


12.7 нче сыйныф укучыларының татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре һәм бәяләү нормалары:

Бәяләү критерийлары

"5"ле

"4"ле

"3 ле

"2"ле

1.

Диктант (уку елы башында 70-80 сүз; уку елы ахырында 80-90 сүз)

Орфографик хатасы булмаса, (1 пунктуацион хата булырга мөмкин).

2 орфографик,

2 пунктуацион хатасы булса.

4 орфографик, 4 пунктуа цион яки 3 орфографик,

6 пунктуацион хатасы булса

6 орфографик, 4-5 пунктуационяки 5\8 хатасы булса.

2.

Контроль диктант

(уку елы башында 70-80 сүз; уку елы ахырында 80-90 сүз)

Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса (1\2 ; 0\2 булырга мөмкин).

2 \ 2 яки 1 \4.


4 \ 4 яки 3\6

6 \ 5 яки 5\8

3.

Изложение (уку елы башында сүз саны 190-230 сүз, язма күләме 105-115 сүз; уку елы ахырында сүз саны 230-270 сүз, язма күләме 115-125 сүз)

Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган. (1\2 яки 2 грамматик хатасы булырга мөмкин.).


Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, 1-2 фактик, 1-2 техник хатасы булса,2\2-3 бер грамматик хата.

Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса,3 фактик, 2-3техник хатасы булса,3\4, ике грамматик хата.


Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хата-ларның саны 4тән, пунктуацион хаталарның саны 5тән, грамматик хаталар саны 3тән артса.

4.

Сочинение

(1-2 бит)

Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булл-маса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, (1\0 яисә 0\2 хата булырга мөмкин).


Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдә зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, 1-2 фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, 2\3 яисә 1-2 сөйләм ялгышы булса.

Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очр-аса, 3\4 яисә 3-4сөйләм хатасы булса.


Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кул-ланылмаса, стиль бердәм леге сакланмаса, 5\8 яисә 4-6 сөйләм хатасы.

13.Программаның уку-укыту методикасы белән тәэмин ителеше :


Дәреслек: :

Р.Ә.Асылгәрәева, М.З.Зиннәтова. Татар теле. Рус телендә төп гомуми белем бирүче мәктәпнең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен), Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2010 ел.


Укытучы өчен методик әдәбият


Укучылар өчен әдәбият

Электрон ресурслар

1. Ф.С. Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. Урта мәктәп гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. - Казан: "Раннур" нәшрияты, 2000.-456 б.

2. Ф. С. Сафиуллина, М. З. Зәкиев. Хәзерге татар әдәби теле: Лексикология, фразеология, фонетика, графика һәм орфография, орфоэпия, сүз ясалышы, морфология, синтаксис: Педагогия училищелары, гимназияләр өчен дәреслек. - Казан: Мәгариф, 1994.-320 б.

3.Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар: Абитуриентлар һәм студентлар өчен ярдәмлек/ Ч.М. Харисова. -Казан: Мәгариф, 2006.-207 б.

4. А. Гыйләҗетдинова. Татар телен өйрәнүчеләр өчен текстлар. - Казан: "Яңалиф" нәшрияты, 2004. - 40 б.

5. 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләре укытучыларына кулланма/ Төз. авт. З.Н. Хәбибуллина, Г. Ш. Нәбиуллина. - Казан: Мәгариф, 2001. - 207 б.

6. 55 сочинение: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 нче сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма/Я.Х. Абдрәхимова. - Казан: Мәгариф, 2007.-143 б.

1. Ф.Ф. Харисов. Ч.М. Харисова. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. - Казан: Яңалиф, 2006.-184 б.

2. А. Гыйләҗетдинова. Татар телен өйрәнүчеләр өчен текстлар. - Казан: "Яңалиф" нәшрияты, 2004. - 40 б.

3. Р. Рахман. Татар телендә 100 сочинение: Мәктәп укучысына ярдәмлек. - Казан: "Раннур" нәшрияты, 2001. - 148 б.

4. К.С.Фәтхуллова, Э.Н. Денмө-хәммәтова. Татар теленнән олимпиадага әзерләнәбез: Рус телендә сөйләшүче укучылар өчен кулланма. -Казан:Мәгариф, 2009.-111б.

5. Н.С.Гыймадиева, Р.В. Нуруллина. Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы.- Казан.-48 б.

6. Ф.С.Сафиуллина. Татарча-русча һәм русча-татарча кесә сүзлеге.- Казан: "Хәтер" нәшрияты, 2007. - 464 б.




1.http://www.tugantelem.narod.ru татар телен өйрәнү.

2.http://tatar.com.ru/fonetika.php татар теле фонетикасы.

3.http://tatar.moy.su татар теле турында.

4. http:// новости (яңалыклар).

5. http:// татар телендә сүзлекләр.

6. http:// татарча текстлар.

7. http:// татар тарихы: төрки - татар дөньясы.

8.http://vneuroka.ru мавыктыргыч уеннар.

9. http:// Фән һәм инновацияләр буенча федераль агентлык.

10. http:// ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем порталы.Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, "Татар теле 7 класс" электрон программа

11."Татар теле. Фонетика. Орфография. Графика.Орфография.Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы 5-11" интерактив дәреслеге ("Белем.ру" ҖЧҖ, 2009).

12."Татар теле. Лексикология һәм фразелогия" интерактив дәреслеге ("Белем.ру" ҖЧҖ, 2008).

13.Морфология бүлеге буенча презентацияләр.

14.Татар теленнән календарь-тематик план




Дәреснең темасы һәм тибы

Сәгать саны


Материалны үзләштерүдә

көтелгән нәтиҗә


Үткәрү вакыты


План

Факт


I чирек-26 сәгать


Морфология буенча VI сыйныфта үткәннәрне кабатлау - 8 сәгать

1.\1

БСҮ. «Туган телем - иркә гөлем»

1

Терәк сүзләр буенча хикәя төзүгә ирешү.

1.09

2\2

Морфология турында төшенчә


1.

Сөйләмдә сүз төркемнәрен куллану, җөмлә эчендә сүз төркемнәрен аера белү. Мәгънәләре һәм грамматик билгеләре буенча бер төркемгә берләштерелә торган сүзләрне сүз төркемнәре дип атау. Телдә барлыгы 12 сүз төркеме булу. Аларның мөстәкыйль (исем, сыйфат,сан, алмашлык, рәвеш, фигыль, аваз иятремнәре), бәйләгеч (бәйлек, теркәгеч), модаль (хәбәрлек сүз, ымлык, кисәкчә) сүз төркемнәренә бүленүен белү.

4.09


3\3

Мөстәкыйль сүз төркеме - исем

1

Дөрес һәм төгәл җавап бирүне камилләштерү. Исемнең лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләрен, ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне, исемнең сан, килеш, тартым белән төрләнешен, исем ясалышын белү

7.09


4\4

Мөстәкыйль сүз төркеме - сыйфат

1

Сыйфат сүз төркемен танып белү. Сыйфатның лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләрен,асыл һәм нисби сыйфатларны, сыйфат дәрәҗәләрен, дөрес язылышын һәм кулланылышын, сыйфатның ясалышн, исемләшүен белү.

8.09


5\5

Мөстәкыйль сүз төркеме - сан . Ышаныч кәгазе язу.

1

Сан төркемчәләрен кертеп, үзләре турында сөйли белү. Ышаныч кәгазе яза белү.Саннарның лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләрен,сан төркемчәләрен,санның исемләшүен,сан һәм саналмыш мөнәсәбәтен, сан ясалышын һәм дөрес язылышын белү.

11.09


6\6

Мөстәкыйль сүз төрке-ме - алмашлык. Автобиография язу.

1

Мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен камилләштерү. Афтобиография яза белү.Мәгънәви төркемчәләрен, аларның кулланылыш үзенчәлекләрен, алмашлыкларның сөйләмдәге ролен,алмашлык ясалышын белү.

14.09


7\7

Мөстәкыйль сүз төркеме - рәвеш

1

Мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен камилләштерү .

Рәвешнең лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләрен, рәвешнең төркемчәләрен ,дәрәҗә формасы алуы, җөмләдә клланылышын, ясалышын. Рәвешләрдә басым төшү үзенчәлеген белү..

15.09


8\8

Диктант. "Кичке азан

1

Дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру.

18.09


Фигыль сүз төркеме-8 сәгать

9\1

Мөстәкыйль сүз төркеме - фигыль . Хаталар өстендә эш


1

Бүлектә өйрәнелгән материалны гамәлдә дөрес куллану. Фигыльнең лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре. Ярдәмче фигыльләр. Аналитик нигезле фигыльләр, аларның белдергән мәгънәләре. Фигыльнең сөйләмдә кулланылышы. Фигыль ясалышы.

21.09


10\2

Фигыльләрнең барлык-юклык формасы

1

Фигыльнең барлык һәм юклык формаларын сөйләмдә куллана белү. Фигыльләрнең барлык-юклык формасында килүе. Барлык төре эш-хәлнең үтәлүен белдерүе, юклык төре эш-хәлнең үтәлмәвен белдерүе. Юклык формасындагы фигыльләрдә басым юклык кушымчасы алдындагы иҗеккә төшүен белү.

22.09


11\3

Фигыльнең нигезе (башлангыч формасы)

1

Дөрес һәм төгәл җавап бирүне камилләштерү Фигыльнең нигезе(башлангыч формасы).Тамыр нигезле һәм ясалма нигезле фигыльләр булуын аңлату.

25.09


12\4

Сочинение ."Яраткан укытучым"

1

Үз фикереңне язмача әйтә алу.

28.09


13\5

Фигыль юнәлешләре. Хаталар өстендә эш


1

Дөрес һәм төгәл җавап бирүне камилләштерү. Фигыль юнәлешләре эш белән эш үтәүче арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне белдерүен,татар телендә фигыльнең биш юнәлеше булуын белү: төп юнәлеш, кайтым юнәлеше, төшем юнәлеше, уртаклык юнәлеше, йөкләтү юнәлеше.

29.09


14\6

Фигыль юнәлешләренең җөмләдә кулланылышы


1

Бүлектә өйрәнелгән материалны гамәлдә дөрес куллану. Һәрбер фигыльне биш юнәлешкә дә куеп булмау. Рус телендә фигыльләрнең төп өч юнәлеш булуы: действительный залог (төп юнәлеш), страдательный залог (төшем юнәлеше), возвратно-средний залог (кайтым юнәлеше). Уртаклык юнәлешенең взаимный залог, йөкләтү юнәлеше побудительный залог дип тәрҗемә ителүен белү.

2.10


15\7

Изложение. "Керпе"

1

Бирелгән текстның телен һәм стилен саклап, дөрес язу.

5.10


16\8

Фигыль төркемчәләре. Хаталар өстендә эш


1

Фигыльләрнең предметның яки затның эшен төрлечә белдерүләрен, аларның төрләнешенә, җөмләдә башкарган эшенә карап, җиде төркемчәгә бүленүен белү: боерык фигыль, хикәя фигыль, шарт фигыль, сыйфат фигыль , хәл фигыль, исем фигыль, инфинитив.

6.10


Затланышлы фигыльләр -21сәгать


17\1

Затланышлы фигыль -боерык фигыль

1

Боерык фигыльне сөйләмдә куллана белү. Боерык фигыльнең эш кушуны, боеруны белдерүе, зат-сан белән төрләнүе, барлыкта яки юклыкта килүе, җөмләдә хәбәр булуы. Боерык фигыль заман белән төрләнмәве. II зат боерык фигыльнең кушымчасы булмавы.

9.10


18\2

Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

Боерык фигыльне сөйләмдә куллана белү ,зат-сан белән төрләнүен белү.

12.10


19\3

Боерык фигыльләрнең дөрес интонация һәм басым белән кулланылышы

1

Боерык фигыльне сөйләмдә куллана белү. Боерык фигыльләрнең көчле интонация һәм басым белән әйтелеше. Боерык фигыльдә басымның үзгәрүе: II затның берлек һәм күплек санында беренче, I һәм III затта соңгы иҗеккә төшүе.

13.10


20\4

Хат язу үрнәкләре. БСҮ. Теләк фигыль.

1

Эш кәгазьләре белән эшли белү. Хат яза белү.

16.10

21\5

Затланышлы фигыль - хикәя фигыль. Хәзерге заман хикәя фигыль

1

Хикәя фигыльнең заман формаларын сөйләмдә куллана белү. Хикәя фигыльнең эш-хәл, хәрәкәтнең хәзерге, үткән, киләчәк заманда үтәлү-үтәлмәвен хикәяләп белдерүе, барлыкта-юклыкта килүе, зат-сан белән төрләнүе. Хәзерге заман хикәя фигыльнең күбрәк сөйләүче сөйләп торган вакыттагы эш-хәлне, хәрәкәт-не белдерүе, нишли? соравына җавап бирүе, җөмләдә хәбәр булуы. Хәзерге заман хикәя фигыльнең ясалыш ысуллары.

19.10


22\6

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат- сан белән төрләнеше


1

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат- сан белән төрләнешен белү. Хикәя фигыльнең эш-хәл, хәрәкәтнең хәзерге, үткән, киләчәк заманда үтәлү-үтәлмәвен хикәяләп белдерүе, барлыкта-юклыкта килүе, зат-сан белән төрләнүе.

20.10


23\7


Хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәләре.

1


Иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлеге үсү, фикерләрне дәлилли белү. Хәзерге заман хикәя фигыльнең күбрәк сөйләүче сөйләп торган вакыттагы эш-хәлне, хәрәкәтне белдерүе, нишли? соравына җавап бирүе, җөмләдә хәбәр булуы.

23.10


24\8

Диктант. "Саумы, кояшлы иртә!"

1

Дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру.

26.10


25\9

Хаталар өстендә эш.

Билгеле үткән заман хикәя фигыль


1

Хикәя фигыльнең заман формаларын сөйләмдә куллана белү. Үткән заман хикәя фигыль сөйләүче сөйләп торган вакыттан алда булган эш-хәлне, хәрәкәтне белдерүе. Аның билгеле һәм билгесез үткән заманнарга бүленү. Билгеле үткән заман-ның нишләде? нишләмәде? сорауларына җавап бирүе. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең тамыр яки ясалма нигезгә -ды/-де, -ты/-те ку-шымчалары ялганып ясалу. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнүе.

27.10


26\10

Билгесез үткән заман хикәя фигыль


1

Хикәя фигыльнең заман формаларын сөйләмдә куллана белү. Сөйләүче үзе катнашмаган, күрмәгән яисә анык белмәгән эш, хәл, хәрәкәт турында бары аның нәтиҗәсе буенча яки башка чыганакларга таянып хәбәр итсә, фигыльнең билгесез үткән заман формасы куллануы. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең нишләгән? нишләмәгән? ни булган? сорауларына җавап бирүе. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең ясалышы, зат-сан белән төрләнүен белү.

30.10

2нче чирек-21сәгать


27\11

Үткән заман хикәя фигыльнең мәгънәләре

1

Үткән заман хикәя фигыльнең мәгънәләрен белү. Билгеле үткән заманның нишләде? нишләмәде? сорауларына җавап бирүе. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең нишләгән? нишләмәгән? ни булган? сорауларына җавап бирүе

9.11


28/12

"Минем истәлекле көнем"темасына сөйләшү. БСҮ

1

Үз фикерләрен телдән һәм язма рәвештә әйтә белү.

10.11


29\13

Киләчәк заман хикәя фигыль. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль


1

Хикәя фигыльнең заман формаларын сөйләмдә куллана белү. Киләчәк заман хикәя фигыль сөйләүче сөйләп торган вакыттан соң булачак эш, хәлне, хәрәкәтне белдерүе. Билгеле киләчәк заманның буласы эш-хәрәкәт турында анык һәм кискен рәвештә хәбәр ителгәндә кулланылуы. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнүе.

13.11


30\14

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль


1

Хикәя фигыльнең заман формаларын сөйләмдә куллана белү. Эш, хәл, хәрәкәтнең киләчәктә булу яки булмавы ихтимал рәвешендә генә хәбәр ителгәндә билгесез киләчәк заман кулланыла. Аның нишләр? нишләмәс? сорауларына җавап бирүе.

16.11


31\15

Киләчәк заман хикәя фигыльнең мәгънәләре


1

Киләчәк заман хикәя фигыльнең мәгънәләрен белү. Билгеле киләчәк заман һичшиксез эшләнергә тиешле эш,хәл,хәрәкәтне белдерә; Билгесез киләчәк заман алдагы эш,хәл,хәрәкәтләр турында уйлауны белдерүе.

17.11


32\16

БСҮ. Изложение "Конфет кайда үсә?"

1

Иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлеге үсү, фикерләрне яза белү.

20.11


33\17

Затланышлы фигыль - шарт фигыль. Хаталар өстендә эш


1

Шарт фигыльне җөмлә эчендә аера белү . Шарт фигыльнең икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерүе. Шарт фигыльләрнең ясалышы (-са/-сә кушымчасы), зат-сан белән төрләнеше, мәгънәсе.

23.11


34\18

Шарт фигыльнең җөмләдә кулланылышы


1

Шарт фигыльне җанлы сөйләмдә куллану. Шарт фигыльнең икенче бер фигыльгә ияреп килмәгәндә, шартны белдер-мәве, теләк, үкенү, үтенү кебек мәгънәләрне белдерүе. Шарт фигыльнең да, дә, та, тә кисәкчәләре белән килеп, кире шарт мәгънәсен белдерүе.

24.11


35\19

Шарт фигыльнең теләкне һәм үтенүне белдерү формалары

1

Шарт фигыльнең теләкне һәм үтенүне белдерү формаларын җанлы сөйләмдә куллану. Теләк, үтенү, үкенү кебек мәгънәләрне белдергәндә -чы/-че кисәкчәсе һәм иде ярдәмче фигыле өстәлүе

.

27.11


36\20

БСҮ. "Нинди матур минем туган ягым." Монологик сөйләм

1

Иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу,

үз фикереңне әйтә белү. Матбугат материалы кулланып,туган як темасына бәйләнешле сөйләм үстерү.

30.11


37\21

Затланышлы фигыльләрне кабатлау күнекмәләре

1

Боерык,хикәя, шарт фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау күнекмәләрен камилләштерү.

1.12


Затланышсыз фигыльләр - 33 сәгать

38\1

Затланышсыз фигыльләр турында гомуми мәгълүмат

1

Затланышсыз фигыльләрнең исемен белү. Затланышсыз фигыльләр турында гомуми мәгълүмат: сыйфат фигыль,хәл фигыль.исем фигыль инфинитив.

4.12


39\2

Затланышсыз фигыль -сыйфат фигыль


1

Сыйфат фигыльне сыйфаттан аера белү. Сыйфат фигыльнең үзендә берьюлы сыйфат һәм фигыль билгеләрен берләштерүе: эш-хәлне предметның билгесе итеп белдерүе, нинди? ни эшләүче? нишләгән? сорауларына җавап биреп, җөмләдә аергыч булып килүе

7.12


40\3

Хәзерге заман сыйфат фигыль


1

Хәзерге заман сыйфат фигыльне җөмлә төзегәндә куллана белү. Хәзерге заман сыйфат фигыльнең гади һәм тезмә формалары. Гади формасы фигыль нигезенә -учы/-үче кушымчалары ялганып, ә тезмә формасы -а/-ә, -ый/-и гә беткән фигыль-ләргә + торган ярдәмче фигыле белән ясалуы. Хәзерге заман сыйфат фигыльнең юклык формасы

8.12


41\4

Үткән заман сыйфат фигыль

1

Үткән заман сыйфат фигыльләрне сөйләмдә куллана белү.Үткән заман сыйфат фигыльнең фигыль нигезенә -ган/-гән, -кан/-кән кушымчалары ялганып ясалуы. Үткән заман сыйфат фигыльнең исем урыныда килеп, килеш, тартым белән төрләнүе, берлек, күплек санда килүе. Үткән заман сыйфат фигыльнең билгесез үткән заман хикәя фигыль белән аваздашлыгын белү.

11.12


42\5

БСҮ "Дөнья акка төренгән"

1

Үз фикереңне язма һәм телдән белдерә алу.

14.12


43\6

Киләчәк заман сыйфат фигыль


1

Киләчәк заман сыйфат фигыль формаларын җөмлә төзегәндә куллана белү.Киләчәк заман сыйфат фигыльнең -ачак/-әчәк, -ячак/- ячәк кушымча лары ,-ар/ -әр/ -ыр/ - ер/ - р кушымчалары , -асы/ - әсе / - ыйсы / - исе кушымчалары белән ясалуы. Киләчәк заман сыйфат фигыль белән киләчәк заман хикәя фигыльнең аваздашлыгы.

15.12


44\7

Сыйфат фигыльгә морфологик анализ ясау күнекмәләре

1

Сыйфат фигыльгә морфологик анализ ясау үрнәген белү. Сыйфат фигыльнең үзендә берьюлы сыйфат һәм фигыльбилгеләрен берләштерүе: эш-хәлне предметның билгесе итеп белдерүе, нинди? ни эшләүче? нишләгән? сорауларына җавап биреп, җөмләдә аергыч булып килүе.

18.12


45\8

Хәл фигыль


1

Хәл фигыль формаларын җанлы сөйләмдә куллану. Төп фигыльдән аңлашылган эш яки хәлгә өстәмә эшне белдереп килгән фигыльнең хәл фигыль дип аталуы. Хәл фигыльнең ничек? кайчан? кай-чанга чаклы? нишләп? нишләгәч? нишләгәнче? сорауларына җавап бирүе, төрләнмәве.

21.12


46\9

Контроль диктант. "Туган як"


1

Дөрес һәм матур язу күнекмәләре булдыру

22.12


47\10

Хаталар өстендә эш.

БСҮ "Хуш киләсең, Яңа ел!"


1

. Бер- берләрен бәйрәм белән котлый белү Яңа ел темасына сөйләшү оештыру. Кыш бабай буләкләре турында сөйләшү.Сөйләмдә фигыль төрләрен куллану.

25.12

III чирек-30 сәгать


48\11

Хәл фигыльнең төрләре

1

Хәл фигыльнең дүрт төрен аера белү. Х Фигыль тамырына кушымчалар кушылып ясалуы.Дүртенче төр хәл фигыльдә юклык формасы юклыгы.

11.01


49\12

Хәл фигыльнең кулланылышы һәм дөрес язылышы

1

Хәл фигыль формаларын җанлы сөйләмдә куллану. Хәл фигыльләрнең дөрес язылышы. Беренче төр хәл фигыльләргә -рак /- рәк кушымчасы ялганганда үзгәрешләр.

12.01


50\13

Диктант. "Урман тургае"

1

Дөрес язу күнекмәләрен булдыру.

15.01


51\14

БСҮ "Минем яраткан һәнәрем". Хаталар өстендә эш

1

Иҗади һәм мөстә-кыйль фикерли алу, дәлилли белү. Диктантта булган хаталарны төзәтү эше эшләү. Тема буенча бәйләнешле сөйләм үстерү.

18.01


52\15

Затланышсыз фигыль -исем фигыль


1

Сөйләмдә кулланышка кертү Исем фигыльнең берьюлы исем һәм фигыль билгеләренә ия булган, зат-сан белән төрләнми торган сүз төркеме булуы. Фигыль билгеләре:барлыкта-юклыкта, юнәлеш формасында булуы, үзенә исемнәр һәм башка сүзләр ияртә алуы Исем билгеләре: килеш, тартым белән төрләнүе, берлек, күплек санда килүе; җөмләдә аергыч, тәмамлык, хәл булып килүе.Исем фигыльнең фигыль һәм исем белән уртак якларын билгели белү.Исем фигыльне таный белү,сөйләмдә куллана белү

19.01


53\16

Исем фигыльнең фигыль һәм исем белән уртак яклары


1

23.01


54\17

Исем фигыльнең исемгә әйләнү очраклары


1

.Исем фигыльнең фигыль һәм исем белән уртак якларын билгели белү.Исем фигыльне таный белү,сөйләмдә куллана белү.

25.01


55\18

БСҮ. Изложение. "Батырлык"

1

Укылган текстның эчтәлегенә нигезләнеп, изложение язу.

26.01


56\19

Затланышсыз фигыль -инфинитив.Хаталар өстендә эш

1

Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану. Эш яки хәлне максат яки тиеш булу мәгънәсендә белдереп, сузыкка беткән фигыль нигезенә -рга / -ргә, тартыкка беткән нигезгә -ырга / - ергә / - арга / - әргә кушымчалары ялганып ясалган фигыльнең инфинитив дип аталуы. Инфинитивның кулланылышы: икенче фигыльгә ияреп килүе; кирәк, тиеш, мөмкин ярый, кебек хәбәрлек сүзләр белән килүе; мөстәкыйль кулланылуы.Халык авыз иҗаты үрнәкләре белән эшли белү.

29.01


57\20

Мәкаль һәм табышмакларда инфинитив куллану

1

1.02


58\21

Затланышлы фигыльләрне кабатлау

1

Затланышлы фигыльләрне аера белү. Исем фигыль, сыйфат фигыль, хәл фигыль,инфинитивны кабатлау.

2.02


59\22

Ярдәмче фигыльләр


1

Өйрәнелгән материалны сөйләмдә куллану. Ярдәмче фигыльләр: иде, икән, ит. Аларның мөстәкыйль мәгънә белдермәве, аерым кулланылмавы

5.02


60\23

Аналитик нигезле фигыльләр, аларның белдергән мәгънәләре

1

Мөстәкыйль фигыльләрне белү.

Иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу. Кайбер мөстәкыйль фигыль ләрнең (кит, кил, чык, бар, йөр, җибәр, бет, ал, бир, куй, кал, тор, ят, утыр, ташла, сал, күр, кара, яз, бул) җөмлә эчендә ярдәмче фигыль ролендә йөрүе, аларның төп фигыльгә төрле мәгънә төсмерләре өстәве.

8.02


61\24

Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыльләр ролендә йөрүе

1

9.02


62\25

БСҮ. Сочинение "Мине уйландырган әсәр"

1

Үз фикереңне телдән һәм язмача белдерә белү. Бирелгән текстның телен һәм стилен саклап язарга өйрәнү.

12.02


63\26

Фигыльләрнең ясалышы. Хаталар өстендә эш


1

Тамыр һәм ясалма фигыльләрне аера белү. Ясалышлары ягыннан фигыльләрнең тамыр һәм ясалма булулары. Фигыль ясагыч кушымчалар. Аларның төрле сүз төркемнәреннән фигыль ясавы.

15.02


64\27

Фигыльнең сөйләмдә кулланылышы

1


Өйрәнелгән материалны сөйләмдә куллану. Фигыльләрнең җөмләдә төрле җөмлә кисәкләре булып йөрүләре.

16.02


65\28

Фигыльләрнең төрле җөмлә кисәге булып йөрүе.


Фигыльләрнең төрле җөмлә кисәге булып йөрүен аңлау.

19.02


66\29

Контроль изложение.

"Кубрат хан хәзинәләре"

1

Мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен камилләштерү.

22.02


67\30

Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау. Хаталар өстендә эш

1

Бүлек буенча өйрәнгәннәрне кабатлау. Фигыльләргә морфологик һәм морфологик- синтаксик анализ ясарга өйрәнү.

23.02


68\31

Фигыльләргә морфологик һәм морфологик- синтаксик анализ ясау.

1

Фигыльләргә морфологик һәм морфологик- синтаксик анализ ясый белү.

26.02


69\32

БСҮ. Белдерү язу үрнәген өйрәнү.

1

Бирелгән темага белдерү яза алу.

29.02


70\33

Фигыльгә морфологик анализ ясау.

1

Дөрес һәм төгәл җавап бирүне камилләштерү. Бүлек буенча өйрәнгәннәрне кабатлау. Фигыльләргә морфологик һәм морфологик- синтаксик анализ ясарга өйрәнү.

1.03


Аваз ияртемнәре-3сәгать


71\1


72\2

73\3

Аваз ияртемнәре.

Аваз ияртемнәренең сүзләр ясауга нигез булып торуы.


Аваз ияртемнәренә морфологик анализ ясау.

1


1

1

Аваз ияртемнәренең исем һәм фигыль ясауга нигез булып торуы.Аваз ияртемнәренең төзелешләре һәм язылышлары буенча - ялгызак; берүк сүзне кабатлап ясалган - парлы; икенче сүзе фонетик яктан охшаш булган -парлы; берничә өлештән торган - катлаулы булуы. Ялгызак авыз ияртемнәренең аерым, парлы авыз ияртемнәренең сызыкча аша, катлаулы авыз ияртемнәренең сы-зыкча аша һәм күпнокталар аша язылуы.

4.03


7.03


8.03


Хәбәрлек сүзләр -3 сәгать

74\1.

Хәбәрлек сүзләр турында төшенчә

1

Сөйләмдә кулла-нышка кертү. Раслау я кире кагу мәгънәсен белдерә торган сүзләрнең хәбәрлек сүзләр дип аталуы.Җөмләне тәмамлап куюы.

12.03

75\2

Диктант. " Бакчада"


1

. Дөрес,матур язу күнекмәләрен булдыру.

14.03


76\3

Хаталар өстендә эш Хәбәрлек сүзләргә морфологик анализ ясау.

1

Татар телендә хәбәрлек сүзләрнең тоткан урыны. Аларның күбесенчә җөмләне тәмамлап хәбәр булып килүләре. Җөмләнең башка урынын-да килсә, хәбәрлек сүзләрнең башка сүз төркемнәре функциясен үти.

15.03


Бәйлекләр - 8 сәгать


77\1

Бәйләгеч сүз төркемнәре. Бәйлекләр

1

Сөйләмдә кулланышка кертү. Бәйлек - бәйләгеч сүз төркемнәренең берсе. Аның җөмләдә иярүче кисәкне ияртүче кисәккә һәм иярченле кушма җөмлә өлешләрен бер-берсенә бәйләве.

18.03

4нче чирек-27сәгать


78\2

Тема буенча күнегүләр эшләү.

1


Сөйләмдә кулланышка кертү. Бәйлек - бәйләгеч сүз төркемнәренең берсе. Аның җөмләдә иярүче кисәкне ияртүче кисәккә һәм иярченле кушма җөмлә өлешләрен бер-берсенә бәйләве.

28.03

79\3

Бәйлекнең грамматик мәгънәсе һәм синтаксик функциясе

1


Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану.

29.03


80\4

Бәйлекләрне төркемләү

1

Бәйлекнең грамматик мәгънәсе һәм синтаксик функциясен белү.

1.04


81\5

БСҮ .Сочинение "Матур яз, исәнме!"

1


Бирелгән темага фикереңне телдән һәм язмача белдерү.

4.04


82\6

Бәйлек сүзләр, аларның формалары

1

Бәйлек ләр хезмәтен кайбер мөстәкыйль сүзләр дә үти алуы, аларның бәйлек сүзләр дип йөртелүе.Бәйлек сүзләрне сөйләмдә кулланышка кертү

5.04


83\7

Бәйлек сүзләрнең сөйләмдә кулланылыш үзенчәлекләре


1

Бәйлек сүзләрнең сөйләмдә кулланылыш үзенчәлекләрен белү.

8.04

84\8

Бәйлекләргә морфологик анализ

ясау.

1

Бәйлекләргә морфологик анализ ясау тәртибен белү белү.

11.04


Теркәгечләр 7 сәгать

85/1

Теркәгечләр. Теркәгечләрнең дөрес язылышы

1


Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану. Теркәгеч һәм теркәгеч сүзләрне сөйләмдә кулланышка кертү


12.04


86\2

Теркәгеч төркемчәләре

1

Теркәгеч һәм теркәгеч сүзләрне сөйләмдә кулланышка кертү.

Теркәгечләрнең тезүче һәм ияртүче төркемнәргә бүленүе.

15.04

87\3.

Теркәгеч сүзләр

1


Теркәгеч һәм теркәгеч сүзләрне сөйләмдә кулланышка кертү. Аларны аера алу.

18.04

88\4

Теркәгеч сүзләрнең

сөйләмдә кулланылышы


1


Ияртүче теркәгечләрнең иярчен кисәкне ияртүче кисәккә һәм иярченле кушма җөмләдә ияртү юлы белән өлешләрне үзара бәйләве; сәбәп, шарт, кире шарт, чагыштыру һәм ачыклау кебек мәгъгә бәйләнешләрен белдерү.

19.04

89\5

Татар һәм рус телләрен

дә теркәгечләрнең уртак яклары

1


Татар һәм рус телләрендә теркәгечләрнең уртак якларын белү.Сөйләмгә кертү.

22.04

90\6

Контроль изложение . "Җиңү бәйрәме"

1

Укытучы укыган текстны үз сүзләрең белән яза алу.

25.04

91\7

Хаталар өстендә эш. Теркәгечләргә морфологик анализ ясау.

1


Теркәгечләргә морфологик анализ ясау тәртибен белү.

26.04

Кисәкчә 5 сәгать

92\1

Кисәкчә

1

Модаль сүз төркемнәренең сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерүен, кисәкчәләрнең модаль сүз төркеменә керүен белү.


29.04

93\2

Кисәкчә төркемчәләре

1

Кисәкчәнең җиде төркемчәсе барлыгын, төркемчәләрен танып белү. Сөйләмдә куллану.

2.05

94\3

Кисәкчәләрнең дөрес язылышы текстта карау.

1


Кисәкчәләрнең дөрес язылышын булдыру өстендә эшләү.Текст өстендә эшләү.

3.05

95\4


Кисәкчәләргә морфологик анализ ясау.

1

Кисәкчәләргә морфологик анализ ясау тәртибен белү.

6.05


96\5

БСҮ " Җиңү мае"


1

Бирелгән тема буенча сөйләшүдә катнашу, ветераннарга ихтирам тәрбияләү.


9.05

Ымлыклар -5 сәгать

97\1

Ымлыклар турында гомүми белешмә

1


Модаль сүз төркемнәренең сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерүен, ымлыкларның модаль сүз төркеменә керүен белү.

Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану.

10.05

98\2

БСҮ. Контроль сочинение. "Әниемнең җылы кочагы..."


1

"Әниемнең җылы кочагы..."темасына сочинение язу.Әниеңә булган мөнәсәбәтеңне ,фикереңне телдән һәм язмача белдерә белү.

13.05

99\3

Хаталар өстендә эш. Ымлыкларның төркемчәләре

1


Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану. Ымлыкларның җөмләнең башка кисәкләреннән күбрәк өтер белән аерылуларын белү.

16.05

100\4

Арадаш аттестация эше. Контроль диктант. "Балачагым урманы"


1

Арадаш аттестация эше эшләү.Дөрес һәм матур язу күнекмәләрен булдыру.

17.05

101\5

Ымлыкларның сөйләмдә кулланылыш үзенчәлекләре

1


Ымлыкларның сөйләмдә кулланылыш үзенчәлекләрен күнегүләр эшләп аңлау. Өйрәнелгән материалны сөйләмдә куллану.

20.05

Морфология буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау-4 сәгать


102\1


Мөстәкыйль сүз төркемнәре


1

Мөстәкыйль сүз төремнәрен саный,таный белү. Кагыйдәләрен,үзенчәлекләрен искә төшерү.

23.05

103\2


Затланышлы фигыльләр

1


Затланышлы фигыльләрне таный,аера белү.

Күнегүләр эшләү аша искә өшерү.

24.05

104\3

Затланышсыз фигыльләр

1


Затланышсыз фигыльләрне таный, аера белү.

Күнегүләр эшләү аша искә өшерү.

27.05

105\4

Модаль сүз төркемнәре. Гомумиләштереп кабатлау.

1

Модаль сүз төркемнәренең сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерүен белү.

Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану.

30.05

Барлыгы: 105 с.



1нче чирек

Диктант№1 Кичке азан


Ике яктан да сөзәк таулар белән ышыкланган авыл кичке талгынлыкка чума. Талчыккан кояш тау артына төшеп чумуга, адашып калган кызгылт нурлары мәчет манарасы буйлап өскә таба шуыша башлый. Шул мәлдә авыл өстендә кичке азан башлана. Сихерле тавыш әсирлегендә авыл бер ноктага төбәлә.

Манара башыннан яңгыраган моңлы тавыш һаман якыная, көчәя бара. Манара күзгә күренеп биегәя-биегәя, ә өйләр исә тагын да тәбәнәкләнә бара. Малай тыкрык буенда туктап кала. Күктән иңгән хикмәтле аваз аның бөтен барлыгын били, акылын ала. Бу аваз үзеңне оныттырып каядыр чакыра, бүтән бер илаһи дөньяга димли, аякларны җирдән аера. (85 сүз) (М. Галиевтән)


Изложение №1 Керпе


Бу хәл күп еллер элек булды. Без ул вакытта авылда тора идек. Җәйге эссе көн.Күктә бер болыт әсәре дә юк. Кыздырыпмы- кыздыра. Авылның олысы-кечесе болында печән чаба. Минем абый да шунда китте. Өч-дүрт сәгатьтән төшке ашка кайтты. Карыйм,күлмәгенә нидер төргән. Күлмәккә барып тотынуым булды , кулымны чәнчеп керпе килеп төште.

Шул көннән башлап керпе бездә тора башлады.Баштарак читен булды,ахрысы,үзенә, әле карават астына,әле өстәл астына кереп кача иде. Соңга таба ияләште, ашаганда яныбызга чыга,ашарга өмет итә. Без аңа иртән һәм кичен сөт эчертәбез, ә көндезге ашка ит бирәбез. Кич җиткәч, барыбыз да йокларга ятабыз. Тик керпе генә йокларга ашыкмый, тычкан ауларга йөри.

Салкын карлы бураннары белән кыш килеп җитте.Аның артыннан матур яз килде. Керпе бездә яши бирде.Җәйге көннәрнең берсендә без аны өй алдына чыгардык. Әмма шул чыгуданкерпебезне кабат күрмәдек. Мөгаен, болынга киткәндер.

(139сүз) ,"Ялкын " журналыннан.


Диктант№2 Саумы, кояшлы иртә!


Менә кояш чыга. Урман уяна башлый. Яфракларга, аллы-гөлле чәчәкләргә төшкән чык тамчылары иртәнге кояш нурларында энҗе бөртекләредәй ялтырыйлар. Борынга чәчәкләрнең хуш исе килеп бәрелә. Аларның ниндиләре генә юк биредә: аллары, сары, кызыл, зәңгәрләре. Шуларга гына карап торасы килә. Сылу каен кызлары, баһадир имән егетләре, биек наратлар - барысы да, салмак искән җил белән тирбәлеп, иртәнге кояшны сәламлиләр.

Бөтен җан ияләре уяна башлый. Кайдадыр сандугач сайрый, еракта кәккүк кычкыра. Берсен-берсе уздырырга теләгәндәй күңелле безелдәшеп, эшчән бал кортлары оча.Алар, яңа туган көнгә шатланып, берсен-берсе сәламлиләр. (83сүз) (В. Нуриевтан)

1.Хәзерге заман хикәя фигыльләрне язып алыгыз.


2нче чирек


Изложение №2 Конфет кайда үсә?


Ул әкиятне мин әле дә хәтерлим, конфет агачы турындагы әкиятне. Киң ябалдашлы, куе ботаклы агач үсеп утыра, имеш. Әйе, ботаклары шундый куе, ботак саен йөзләгән, юк, меңләгән конфет эленгән, ди. Кәгазьләре шундый матур, ә үзләре, конфетлар, шундый тәмле, имеш...

Я биш, я алты яшь булгандыр инде миңа ул чакта. Әкиятне әнием сөйләгән иде. Ә минем нигәдер әкияткә ышанасым килмәде. Әнигә: "Ялганлама, конфет агачта үсми ул. Конфетны фабрикада ясыйлар!" - дидем.

Менә хәзер, үсеп җиткәч, борынгы әкияттә хаклык булуын аңладым. Конфет чынлап та агачта "үсә" ала икән!

Конфетны нәрсәдән ясыйлар? Сөт, сироп, акмай, какаодан... Әһә, сөт, май! Аларны кем бирә? Сыер үлән чемсенмәсә, башак, печән ашамаса, сөт-май буламы? Юк. Димәк, конфет басуда, болында, аланда "үсә" башлый. Агачка ничек "менә"ме? Ә сироп, какао? Сиропны бит җиләк-җимешләрдән - грушадан, алмадан алалар. Бу җимешләрне безгә агач үстереп бирә. Какао да агачта үсә.

Шулай булгач, конфет агачта үсә дими ни дисең? (145 сүз)"Салават күпере" журналыннан


Контроль диктант №3 Туган як


Кеше күңеле өчен туган як кирәк. Еракка китсә, сагыныр өчен, картайса, балалыгына кайтыр өчен, дошман керсә, яклар өчен. Ерак җирләрдә йөргәндә кеше читтәге матурлыкны үзенең туган ягы белән чагыштыра. Туган ягы аңа гүзәллек үрнәге булып хезмәт итә. Әлфия менә шушы гүзәллек үрнәген Дамирлар авылында тапты. Кошларның сайравына, урманның серле шаулавына беренче тапкыр шушында сокланды. Кешеләргә сөйләмәгән уй-хыялларын җырчы усакларга, иркә юкәләргә сөйләде.

Аның монда дуслары бар! Дуслар рәтенә ул шушы төбәкнең җирен, күген, күктә йөзгән яшенле болытларын, урманда мәш килгән кырмыскаларын, җырлый-җырлый бал ташучы умарта кортларын - һәммәсен кертә иде. (89сүз) (Ф. Яруллиннан)


3нче чирек


Диктант №4 Урман тургае


Безнең якларда санап бетергесез канатлы җырчылар яши. Иртә язда урман-кырларга чыксаң, әйләнеп кайтасың килми.

Урман тургае бик иртә кайта. Кыш әле калын тунын салмаган, ә тургай чишмәдәй челтери. Аңа кушылып урман ешлыгыннан башка тургайлар аваз бирә.

Җәйге көндә урман тургаен агач башында күреп булмый. Ул ак болытлар янында, зәңгәр күктә табигатькә мактау җырлый. Ул шушы җырын суза да суза. Якты йолдызлар гүя аның җырыннан кабына. Бу яктан ул мәшһүр сандугачка тартым.

Урман тургае көзге салкында да туктамый. Сабан тургайлары киткәч тә ул безнең як урманнарын ташламый. Күктә ап-ак кар бөртекләре оча башлагач кына ерак сәяхәткә кузгала. (96 сүз) (Г. Хәсәновтан)


Изложение №3 Батырлык


1945нче елның язы.Сугышлар инде фашистларның үз оясы Германиядә бара.Җиңү көннәре якынаөганнан якыная бара.

Шулай бер иртәдә безнең танкистларга дошманның зур көчләрен юк итәргә приказ бирелә.Безнең танклар һөҗүмгә күчә. Әнә гвардия лейтенанты Нәҗип Хаҗиповның алгы сафта барган машинасы фашистларның ике танкысын яндырды,өченчесен таранлады. Башка танкистлар уң яктан килеп чыккан зур һәм килбәтсез "Тигр" маркалы танкка бер-бер артлы дүрт снаряд җибәрделәр. Ул дөрләп яна башлады.

Тагын ике"Тигр" күренде. Аларның берсе зур тубын Нәҗип Хаҗипов танкысына төзи башлады. Тик Хаҗипов сугышчылары алданак атып өлгерде һәм "Тигр" сафтан чыкты. Яңадан немецларның дүрт танкысы килә башлады. Лейтенант Хаҗипов тубын беренчесенә төбәп атты. Тагын корды, тагын атты. Фашист танклары яна башлады. Кинәт аның машинасына да яндыргыч снаряд тия. Танк яна башлый, эченә ут ялкыннары, төтен ургылып керә.Лейтенантның киемнәренә ут каба. Ә улкөч-хәл белән дошманның соңгы танкысына төзәп ата, аны яндыра. Үзе эчкә авып төшә.

Шушы батырлыклары өчен Нәҗип Хаҗиповка Герой исеме бирелә.Аның исеме элек ул хезмәт иткән хәрби частьның исемлегенә мәңгелеккә кертелгән. Һәр көнне кичке барлау вакытында аның фамилиясе әйтелә.(176 сүз) С. Шакирдан


Изложение №4 Кубрат хан хәзинәләре


Кубрат хан үлгәннән соң, аның державасы таркала. Болгарларның бер өлеше Балканга китә һәм 679-789 нчы елларда Болгариягә нигез сала. Соңрак әлеге болгарлар анда урнашкан славяннар белән кушылалар һәм славян теленә күчәләр. Болгарларның калган өлеше хазарларга буйсына. Идел буйлап өскә таба күтәрелгән болгарлар да була. Алар хәзерге Татарстан территориясендә Болгар дәүләтенә нигез салалар.

Эрмитажда халыкларның Бөек күчеш чорындагы иң бай хәзинәләренең берсе саклана. Ул Перещеппино хәзинәсе дип йөртелә, һәм аның белән "Кубрат хан хәзинәләре" дип аталган күргәзмәдә танышып була.

1912 нче елның 29 нчы маенда Украинаның Полтава губернасы Малая Перещепино авылы көтүчеләре очраклы төстә ком өемнәрендә күпләгән алтын һәм көмеш әйберләр табалар. Күпчелек галимнәр Перещепинода Бөек Болгар ханы Кубрат хан күмелгән дип исәплиләр. (123 сүз) Кубрат хан хәзинәләре" китабыннан



Диктант №5 Бакчада


Менә, ниһаять, ашкынып яз килеп җитте. Кар суларында чыркылдаша-чыркылдаша чыпчыклар коенды. Нәҗипләрнең тәрәзә каршысындагы каенга пар сыерчык кунып сайрап китте.

Әз генә машина юлы төшүгә, алар бакчага киттеләр. Бакчага әле җәйге ямь кермәгән иде. Көзен казып ташланган түтәлләр кара. Бары тик күл буендагы карлыганнар гына, яшел күзләрен ача төшеп, кояшка карап утыралар. Аларга әз генә кагылдыңмы, ниндидер әчкелтем ис тарала. Суларга җиңел, рәхәт. Юктан да көлеп җибәрәсе килә. Шундый күп кошлар сайрый. Нәҗип чыпчык, песнәк, чәүкә кебек кошлардан башканы белми иде. Ә монда уннарча кошлар уннарча тавыш белән сайрап җибәрәләр.

Озакламый җәй дә килеп җитте. Бакча шау чәчәккә күмелде. (99 сүз)(Ф. Яруллиннан)


4нче чирек


Изложение №5 Җиңү бәйрәме


Яңа ел киче якынлашты. Мөнирә бик-бик көтте ул кичне.Әнисе аңа үзе зурлыгы гына чыршы алып кайтты.

Чыршы -җылы бүлмәдә. Аның көмеш шарлары нур сибеп тора. Шунда-ап-ак мамыкка төренгән кар кызы.Хәзер инде алар,өчәүләшеп, Яңа елны көтәләр. Яңа ел белән бергә,бәлки, әтисе дә кайтыр.

Аннары тагын бер күңелле көн килде. Мөнирә ул көнне бервакытта да, беркайчан да ныта алмас. Бу-Тугызынчы май көне иде.

Әминә өстенә аксыл-зәңгәр күлмәгенкиде, аннары Мөнирәне киендерде. Ана белән кыз шулай Җиңү бәйрәме тант анасына кушылдылар. Ул көнне кайда гына булмадылар алар, кемнәрне генә күрмәделәр.Вокзалга таба агылучылар ташкынында җиңүчеләр кайтканын каршыларга бардылар.

Бу көнне алар өйләренә караңгы төшкәч кенә кайтып керделәр. Мөнирә бик алҗыган иде. Шулай да ул: "Әнием,солдатлар кайтты бит.Безнең әти ник кайтмады?"-дип сорамыйча түзмәде. "И кызым, кайтасы солдатлар әле бик күп бит анда",- дип,Әминә кызын юатты. (149 сүз) Г.Минскийдан


Диктант№6 (21нче май, 2014-2015 уку елы )

7нче сыйныфта татар теленнән арадаш аттестация эшенә аңлатма язуы


Татар теленнән 7нче сыйныфта тел гыйлеменең морфология (затанышлы һәм затланышсыз фигыльләр, аваз иятемнәре,хәбәрлек сүзләр,бәйләгеч сүз төркемнәре, модаль сүз төркемнәре) бүлеге өйрәнелә. Укучыларның грамоталылыгы дәрәҗәсен һәм ел буе алган белемнәрен тикшерү максатыннан арадаш аттестация эшенә грамматик биремле контроль диктант сайланды.

Диктантның тексты һәм күләме 7нче сыйныф укучыларының яшь үзенчәлек ләренә туры килә.

Грамматик биремнәр рус мәктәбенең 7нче сыйныф татар төркемендә татар теле программасына җавап бирә. Биремне үтәгәндә укучылар сүзләргә морфологик анализ ясарга тиеш. Биремнәр ике вариантта бирелә.

Арадаш аттестация эшен үтәү вакыты- 45 минут.

Арадаш аттестация эшенә ике билге куела:

а)диктантка;

б) биремгә


Арадаш аттестация эшенең гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

Диктантны бәяләү нормалары:

«5» ле куела:

Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса (1орфографик,2 пунктуацион хата булырга мөмкин; 1\2),

«4» ле куела:

2 орфографик,2 пунктуацион яки 1 орфографик, 4 пунктуацион хатасы булса (2\2;1\4).

«3» ле куела:

4 орфографик, 4пунктуацион яки 3 орфографик,6 пунктуацион хатасы булса (4\4;3\6). «2»ле куела:

6 орфографик, 5пунктуацион яки 5 орфографик, 8 пунктуацион хатасы булса (6\6; 5\8).

Биремне бәяләү нормалары:

"5"ле куела:

-биремнәрнең барысы да дөрес, төзәтүләрсез башкарылса;

"4"ле куела:

-биремнең икесе хатасыз эшләнсә;

"3"ле куела:

-биремнәрнең яртысы үтәлмәсә;

"2"куела:

-биремнәр эшләнмәгән булса, яки төгәлсезлекләр күп күзәтелсә.

7нче сыйныфларның татар төркемендә арадаш аттестация өчен

контроль диктант тексты

21нче май, 2014-2015 уку елы


Ләйсән яңгыр

Ә тирә-якта яз шаулый. Җылы җилләр исә. Күгелҗем урман өстендә беренче күкрәү яңгырый. Сугышчылар елмаялар, аларның күзләрендә яңа очкыннар, яңа өметләр кабына. Бу күкрәү аларны киң кырларга, тыныч хезмәткә чакыра, туган җирләрен сагындыра.

Әкрен генә шыбырдашып, кояшлы яңгыр ява. Беренче изге яңгыр- ләйсән яңгыры! Диңгездән диңгезгә сузылган барлык олы, кече фронт юллары буйлап атлаган безнең солдатлар гүя шушы кояшлы яңгырны да, яңгыр артыннан гаҗәеп бер тантана белән балкып килгән көчле яктылыкны да, тынычлык байрагын күтәреп илткән кебек, үзләре белән алга, соры салкын томан эчендә яткан көнбатышка алып баралар. (88 сүз) (Г.Әпсәләмовтан)


Текст түбәндәге чыгынактан алынды: Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: Татар урта гоуми белем бирү мәктәбе.5-11 нче с-флар өчен:Укытучылар өчен кулланма/ Н.В.Максимов, С.М.Трофимова, М.З.Хәмидуллина.-Казан: Мәгариф, 2005.-159б.

Бирем.

1 вариант

1.Күгелҗем, гаҗәеп сүзләрен транскрипциядә язарга

2.Сагындыра, баралар сүзләренә морфологик анализ ясарга.

2 вариант

1. Шыбырдашып ,көнбатышка сүзләрен транскрипциядә язарга.

2. Шаулый, елмаялар сүзләренә морфологик анализ ясарга.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал