- Учителю
 - Вне классное мероприятие ' Звёздный час', посвященный жизни и творчества Мусы Джалиля
 
Вне классное мероприятие ' Звёздный час', посвященный жизни и творчества Мусы Джалиля
Йолдызлы сәгать.
Класстан тыш чара.
1нче бирем:
-  
Муса Җәлил кайсы авылда яки шәһәрдә туган? (б)
 -  
Муса Җәлил кайсы шәһәрдә яки авылда "Хөсәения" мәдрәсәсендә укый? (г)
 -  
Муса Җәлил бирелгән авыл яки шәһәрнең кайсысында бөтенләй булмаган? (а)
 -  
Бөек Ватан сугышына китәр алдыннан кайсы шәһәрдә әзерлек курсларында укый? (д)
 -  
Аның "Октябрь баласы" исемле журнал чыгаруы, бик күп сәхнә әсәрләре язуы нинди шәһәрдә булган? (в)
 
Сайлап алу өчен җаваплар: а) Кушлавыч б) Мосафа в) Казан
г) Оренбург д) Минзәлә.
2нче бирем:
-  
Муса Җәлилнең туган елы? (а)
 -  
Муса Җәлилнең беренче "Бәхет" шигыре язылган вакыт? (б)
 -  
Фашистлар Муса Җәлилнең гомерен өзгән көн? (в)
 -  
Муса Җәлилгә иң олы исем - Советлар Союзы Герое исеме бирелгән ел? (г)
 
 
 
Җаваплар: а) 1906ел 15нче февраль б) 1919 в) 1944 ел 25 нче август. Г) 1956 ел 2нче февраль.
3нче бирем:
-  
Муса Җәлилнең Акбай кушаматлы эт турында язган шигыре? (а)
 -  
Авылда иртән торганда уяту өчен бик кирәкле кош? (в)
 -  
Чулпанга язлган бишек җыры? (г)
 -  
Бу шигырь юллары кайсы шигырьдән? (д)
 
Ул вакыт бу җир
Баткак, саз иде.
Без тизәк җәйдек
Түтәл казыдык.
-  
Муса Җәлилнең андый исемле шигыре юк? (б)
 
Сайлап алу өчен җеваплар: а) "Маэмай " б) "Кызыклы шәкерт" в) "Әтәч" г) " Кызыма" д) "Бакчада - өмәдә".
4нче бирем:
-  
Муса Җәлилнең әтисенең исеме? (б)
 -  
"Моабит дәфтәрләрен" саклап, безнең илгә китергән кеше? (г)
 -  
Муса Җәлилнең якын дусты һәм балаларның яраткан язучысы? (в)
 -  
Бу юллар кемгә багышлана? (а)
 
Аның өчен күргән авырлыклар,
Читенлекләр бер дә сизелми.
Кырык чирне алып үз өстемә,
Аны саклап калыр идем мин.
Сайлап алу өчен җаваплар: а) Чулпан б) Мосафа в) Абдулла Алиш
Г) А.Тимермане д) Фатих Әмирхан.
5нче бирем:
-  
Эмма исемне кечкенә кызның ачы язмышы турындагы шигырь? (д)
 -  
Бу шигырь юллары кайсы шигырьдән? (б)
 
Аның батыр ал каны
Тамды минем чукларга,
Минем кызыл күлмәгем,
Бик охшады Чулпанга.
-  
"Гомерем минем моңлы бер җыр иде" . Кайсы шигырьдән мондый юллар? (а)
 -  
Куркак хайван турында шигырь? (в)
 -  
Муса Җәлил язмаган җыр?
 
 
 
Сайлап алу өчен җаваплар: а) "Җырларым" б) "Кызыл ромашка" в) "Куян" г) " Суык бабай" д) "Джим".
 
 
6нчы бирем:
-  
Муса Җәлилгә быел ничә яшь тулды?
 -  
Муса Җәлил беренче шигырен ничә яшьтә яза? (а)
 -  
Муса Җәлилнең төрмәдә булган кешеләр саны?
 
Сайлап алу өчен җаваплар: а) 13 б) 109 в) 781 г) 603
Тәнәфестә:
-  
Күрсәт әле (уенлы җыр) 1бала балаларга сорау бирә, калганнары хәрәкәт белән җавап бирәләр.
 -  
"Сәгать" җырын җырлау.
 -  
Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләү.
 -  
Муса Җәлилнең 1 шигырьгә кергән сүзләрен уку.
 
 
 
М, р, е, г, о, м;
И, м, н, м, е;
Ң, м, о,л,ы;
Р,б,е; р, җ, ы; е, и, д.
 
 
-  
"Карак песи" шигырен чылбырлап яттан сөйләү.