7


  • Учителю
  • Конспект урока. Сыйфат 4 класс

Конспект урока. Сыйфат 4 класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Сыйфат турында төшенчә

Максат: Сүз төркеменәрен искә төшерү, сыйфат турында төшенчә

бирү;сыйфатны сүз төркеме буларак өйрәнүне дәвам итү;

белемнәрен камилләштерү;укучыларның иҗади фикерләү

сәләтен үстерү; укучыларда туган илгә,туган җиргә , гаиләгә,

мәктәпкә хөрмәт тәрбияләү,шушы изге төшенчәләр аша

матурлыкны күрә белү,эзләнә белү кебек сыйфатлар

тәрбияләү, телгә кызыксынуларын үстерү, туган телнең

байлыгын тоемлап гоурлану хисе тәрбияләү.

Җиһазлау:Карточка- проект, И/ такта, ноутбук,схема,сүзлекләр.

Метод һәм алымнар: Әңгәмә, биремнәр үтәү,парлап эшләү, тәркемнәрдә эш,проблемалы эзләнү.

Дәрес төре: дәрес- эзләнү.

Дәрес барышы

I .Оештыру.

Психологик уңай халәт тудыру. Укучыларның фикерен дәрескә туплау.

Хәерле иртә, балалар! Кәефләрегез ничек? Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен,анам телен өйрәнергә дип килдек.

Туган телебез - татар теле дәресе. Бөек Тукай теленең серләренә төшенүне дәвам итәрбез.

1.Кереш сүз.

Тел дигән дәрья бар. Сүзлек:

Төбендә энҗе- мәрҗән бар. Дәрья- диңгез

Белгәннәр чумып алыр, энҗе- мәрҗән-

Белмәгәннәр коры калыр. асыл ташлар

Әйдәгез ,балалар ,телебезне теләп өйрәник,дәрестә яхшы итеп эшлик.

2. Артикуляцион күнегүдән башларбыз

Авазларны кабатлыйбыз.Алар сезнең алдагы китапчыкларның беренче битендә алар бар.Игътибар итегез.

3. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

Укучылар,бүген без сезнең белән эзләнү эше белән шөгыльләнербез, иҗади проект төзербез.Сез бүген гади укучылардан эзләнүчеләр булып китәрсез.Сезнең парталарда кечкенә китапчык- проектлар. Алар безнең ярдәмчеләребез булыр.

Проект сүзе аңлатыла.

Тактага игътибар итик.

Астына сызылган хәрефләрне генә сайлап укысагыз , серле дөньяның исемен укырсыз. Тактага яз!

А с и ү к з ч т ф ө п р ң к о е д м н ы ә х р я б е

*( Сүз төркемнәре)

4. Белемнәрен актуальләштерү

Балалар, грамматик мәгънәләренә карап ,сүзләр төркемнәргә бүленә.Шул төркемнәрнең исемнәрен искә төшерик.

Тактага яз!

1)Ил, авыл, урам, йорт, агач, чәчәк.- Предметны(исемне) белдерәләр.

2)зур, тату, якты, ямьле , яшел,матур.- предметның билгесен белдерәләр.

Без авылда яшибез. Без матур авылда яшибез.

Җөмләләрне укыйк һәм чагыштырыйк. Кайсы җөмлә тулырак һәм матуррак.

Ни өчен?

Икенче җөмләдә матур сүзе җөмләне тулылындыра.Әйдәгез, ул сүзгә сорау куйыйк.

Матур- нинди? Кайсы сүзне ачыклый? авылда сүзенең билгесен белдерә.

5.Модельләштерү.

Предметның билгесен белдерә

Нинди ? Кайсы? сорауларына җавап булып килә.

Исемне( предметны ) ачыклый.

Бәхетле( нинди?) балачак.

Слайд 1 Сыйфат төшенчәсе

Бу сүз төркеме сыйфат дип атала.

Экран ачыла.Балаларга игътибар итәргә кушыла.

II .Дәреслек буенча эш.Слайд 2 " Балачак иле"

Балалар ,эзләнүебезне " Балачак иле"ннән башлыйк

Хәзер дәреслекләрнең 69 нчы битен ачыйк.Хәй Вахитның шигырен укыйк.

Калын хәрефле сүзләргә игътибар итик һәм аларга сораулар куйык.

Бәхетле (нинди?), шат ( нинди?),ямьле( нинди?),күңелле (нинди?)

Нәтиҗә ясыйк. Болар сыйфатлар- предметның билгесен белдерәләр.

Слайд 3 " Бәхетле балачак"

1.Дәреслектәге кагыйдә белән танышыйк.

1-2 укучы укый.

Слайд 4 .Сыйфатлар предметның төрле билгесен белдерәләр

Нәтиҗә ясау.



Слайд 5

2. Физминутка. Дөнья буйлап сәяхәткә чыгыйк, чыгыйк.

Бакалы урманыны без барыйк, барыйк.

Ә урманда таулар биек, менә шулай.

Туган җиремдә елгалар киң , менә шулай.

Төлкеләр озын койрыклы, менә шулай.

Куяннар шәп йөгерәләр, менә шулай.

Төрле кошлар оча сайрый, менә шулай.

Бакалыны белдегезме?

Табигатен күрдегезме,менә шулай!

III. Балалар,без эзләнү эшебезне дәвам итик.

Туган җиребез- ямьле Бакалы авылы.

Табигате искиткеч матур, ә халкы тырыш.

Экран .Слайд 6

1.Туган җирем-Бакалы.

Матур сыйфатлар уйлап языйк,бирелгәннәрне укыгыз һәм дәвам итегез.

Димәк , нинди сорауларына җавап булып килүче сүзләр сыйфатлар уйлап язабыз.Шушы сүзләрне кертеп бөмләләр төзү.

Слайд 7 Туган йорт

2. Һәркем үзенең туган йортын , өен ярата.Кайда барсак без аны сагынабыз.Үз туган өегезне иң матур сыйфатлар белән атагыз әле.

Слайд 8 Иң якын кешеләрем

Ә туган йортта иң якын кешеләр яши.Алар нинди?Алга таба эшебезне дәвам итәбез.Җөмләләр төзү.

Слайд 9 Минем күңелле дөньям

3.Сез кечкенәдән уенчыклар белән уйнап үстегез,алар нинди иделәр?Ә хәзер китапчыкларга аларны тасвирлап языгыз.Җөмләләр төзү.

Слайд 10 Мәктәбем- серле дөнья

Сез зурайдыгыз, үстегез, аннан мәктәпкә килдегез,серле дөньяда кемнәр,нәрсәләр бар? Аларны тасвирлагыз,нинди соравына җавап булган сүзләр уйлап языгыз.Җөмләләр төзү.

Слайд 11

4.Сез хәзер 4 сыйныф укучылары, күп һөнәрләрегез бар,күп нәрсәләр беләсез. Киләчәктә нинди булыр идегез,мин уйлыйм инде , иң яхшы кешеләр булырсыз дип.Үрнәктәгечә дәвам итегез.

IV.Ныгыту.

1.Дәреслек буенча эшне дәвам итү. Дәфтәрләрдә эш.

Дәфтәргә числоны язабыз.

2.Матур язу . БбБб Башкортстан республикасы Бакалы авылы

Башкортстан без сине .

Сөябез, яратабыз.

3.171 нче күнегү.Тиешле сыйфатларны куеп, җөмләләрне күчереп язарга.

Дөрес каллиграфия белән язуларын күзәтү.

4.Сыйфатлар ни өчен кирәк?Сөйләм нишләде?

Сыйфатлар өстәгәч җөмләләр тулыланды.Сыйфатлар сөйләмне матурлыйлар икән.

Сыйфатлар предметларның төрле билгеләрен белдерәләр.

Сезнең китапчыкларыгызда билгеләмә бар.Шуны табып укыйк.

Слайд 12

5.Белем- күнекмәләрен ныгыту.Индивидуаль - дифференциаль эш.

Проект- китапчыкларның 11 битендәге биремне үтик, дөрес җавап турына кош тамгасы куйыйк.

Слайд 13

11 нче биттәге текстан сыйфатларны табып билгеләргә, үрнәктәгечә астына дулкынлы сызык сызып сүзнең өстенә сораулар куярга.

Тактага өй эше языла.174 нче күнегү.Теләгән укучылар китапчыкларда эшне дәвам итәрсез, рәсемнәр төшерергә, җөмләләр төзергә мөмкин

V.Йомгаклау.

Балалар, предметның билгесен белдергән сүзләр ничек дип атала?

Сыйфат.

Алар предметның нинди билгеләрен белдерәләр?Слайд 4 ( искэ тошеру)

VI.Бәяләү.Актив укучыларны билгеләү. Слайд 14

Проектланы җыеп алу,соңыннан Альбина Альбертовна сезгә аларны таратыр , эзләнү эшләрегезне дәвам итәрсез дип уйлыйм.

Балалар,сез бик яхшы эзләнүчеләр булдыгыз.Зур рәхмәт сезгә.

Телебезне сөючеләргә уңышлар телим. Зур рәхмәт.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал