- Учителю
- Сочинение -эссе по татарскому языку на тему 'Эз' ('След')
Сочинение -эссе по татарскому языку на тему 'Эз' ('След')
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы
«Азнакай шәһәре 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе"
Татнефть акционерлык җәмгыятенең
юбилеена багышлана
Эз
Азнакай шәһәре 2 нче муниципаль
урта гомуми белем бирү мәктәбенең
5 нче Б сыйныфы укучысы
Харрасова Наилә Насих кызының эше
Укытучысы:
Хәкимова Ләйсән Әсгать кызы
2 нче муниципаль урта гомуми белем
бирү мәктәбенең 2 нче категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Безнең илдә юк оятлы
Һәм кадерсез һичбер эш.
Һәрбер эштә син алдын һәм
Данлы булырга тиеш.
( М. Җәлил "Хат ташучы")
Азнакай урамнарына чыксаң, үзгәрешләргә сокланып, горурланып йөрисең. Урамнар, йортлар безне елмаеп каршы ала кебек. Шушы матурлыкны булдыруда безнең нефтьчеләребезнең хезмәте бәяләп бетергесез. Зур горурлык белән ветеран - нефтьче, Ленин ордены кавалеры Фәйзуллин Нәфис Гайнулла улы турында сөйлисем килә.
Фәйзуллин Нәфис Гайнулла улы 1932 нче елның 18 июнендә Азнакай районы Әлкәй авылында туа. Нефть чыгару эшенең үзенчәлекләренә ул Тимәш авылының 3 нче скважинасында өйрәнә башлый. 1949 нчы елны Бөгелмә тимер юл училищесын тәмамлагач, "паровозчы" башы белән нефть эшенә чума.
Нәфис Гайнулла улы Азнакай якларына 1952 нче елны өлкән оператор булып кайта. Нәкъ шушы вакытта сөйгәне Люция апа белән тормыш корып җибәрә.Яшьлектәге табышу, кавышу көннәре аларның күңелләрендә матур истәлек булып саклана.
Тимәш скважиналарында алган эш тәҗрибәсе Нәфис абый өчен тормышта бик кирәкле булып чыга. Тиздән ул Нефть табу эше буенча курслар ача. Бу мәктәп аша үткән күп кенә егетләр эшкә өйрәнә, тормышта үз урыннарын таба.
Нәфис абый тәҗрибә туплавын дәвам итә. Ул үзеннән тәҗрибәлерәк кешеләр белән аралаша, сорау бирүдән курыкмый, әйтәсе фикерен җиткерә белә. Үз эшенә бирелгәнлеге һәм таләпчәнлеге аркасында остаз була.
Фәйзуллин гаиләсендә дә бик бәхетле әти. Уллары Насих, Расих һәм Әнис бүгенге көндә тормышта үз урыннарын тапкан оста белгечләр. Алар да язмышларын нефть эшчәнлеге белән бәйләгәннәр. Хәзерге вакытта дәрәҗәле урыннарда эшлиләр. Кызлары Әлфия әти - әнисен уңышлары белән гел сөендереп тора. Әле Нәфис абыйның тагын яраткан эшләренең берсе - умартачылык. Аның балын азнакайлылар бик яратып авыз итәләр.
"Азнакайнефть"идарәсенең 50 еллыгына багышлап язылган "Гомер сукмаклары" исемле шигырендә Нәфис абый нефтьче һөнәренең бар нечкәлекләрен ача, бөтен авырлыкларын йөрәге аша кабат үткәрә:
" ...Бүгенгедәй күз алдында тора менә
Җилкәләргә сала идек кыргычларны.
Аса идек тимерчыбык, ачкычларны.
Ул эшләрне бүген менә кемнәр белә?
Эшли- эшли белмәдек без бәйрәмнәрне.
Ул чорларны бүген искә алсам, исем китә.
Эштән соңлап кайта идек арып- талып,
Алып киткән ризыкларны кире асып..."
Әйе, шигырь юллары белән килешми мөмкин түгел. Нефтьче һөнәре элек тә, хәзер дә җиңелләрдән булмаган. Әмма гомер сукмакларын күңеленнән барлаганда, Нәфис абый бер дә үкенерлек әйберләр күрми. Аның күкрәген бизәүче орден-медальләр - фидакарь хезмәтенең нәтиҗәсе. Тормышта үзеңнән соң яхшы эз калдыру - бу кешенең яшәү девизы дип уйлыйм мин.
Ветеран, районыбыз нефтьчеләренең хезмәт нәтиҗәсе булып калыккан матур биналарны, ямьле урамнарны күреп, сөенеп яши. Шушы матурлыкны барлыкка китерүдә үзенең дә өлеше барлыгын тоеп яшәү - аның өчен зур бәхет.