7


  • Учителю
  • Дәреснең темасы: 'Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты' (6 класс)

Дәреснең темасы: 'Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты' (6 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Дәреснең максаты: 1.Укучыларны Абдулла Алишның тормыш юлы һәм әдәби эшчәнлеге белән таныштыру.2.Балалар өчен язган әкиятләрендә тәрбия һәм матурлыкны ачып бирүен аңлату.3.Укучыларда әкиятләрдә мөстәкыйль анализ ясау күнекмәләре булдыру. Җиһазлау: Абдулла Алиш портреты,
предварительный просмотр материала

Дәреснең темасы: Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты

Дәреснең максаты:

1.Укучыларны Абдулла Алишның тормыш юлы һәм әдәби эшчәнлеге белән таныштыру.

2.Балалар өчен язган әкиятләрендә тәрбия һәм матурлыкны ачып бирүен аңлату.

3.Укучыларда әкиятләрдә мөстәкыйль анализ ясау күнекмәләре булдыру.

Җиһазлау: Абдулла Алиш портреты, компьютерда Абдулла Алиш турында истәлекләр белән таныштыру, китаплар күргәзмәсе.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

-Исәнмесез, укучылар. Бүген безнең әдәбият дәресе.Һәр дәрестә без куллана торган, бүген дә онытмаска тиешле өч кагыйдә бар:

* Тулы җөмләләр белән сөйлә.

* Игътибар белән тыңла, бүлдермә.

* Кеше фикерен кабатлама, үз фикереңне әйт.

Сугыш... Күпме кеше яу кырларында газиз башларын салды, дөньяның бөтен рәхәтен татырга да өлгерә алмыйча җир куенына керде.Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкә әдәбият-сәнгать эшлекләре дә күтәрелде, дошманына каршы корал белән дә каләм белән дә көрәште. Шундыйларның берсе - Абдулла Алиш. Дәресебез Абдулла Алишның тормыш юлына һәм иҗатына багышлана.

Сатмас егет илен алтын-көмешләргә,

Әгәр югалтмаса вөҗданын:

Алтынны ул чүпкә санар,

Иң кыйммәтле күрер Ватанын.

Абдулла Алиш

II. Актуальләштерү.

-Укучылар, әйдәгез искә төшереп китик әле. Абдулла Алиш кем ул?

-Язучы, әкиятләр остазы.

-Дөрес, укучылар. Аның иҗатында шигырьләр дә бар.

-Сез Абдулла Алишның тормышын һәм иҗатын нинди өлешләргә бүлеп карар идегез, азрак уйлап алыгыз.

-Балачагы, яшүсмер чагы, әсәрләре, сугыш чоры, тоткынлыктагы чоры.

Балачагы

Яшүсмер чагы

Гаиләсе

Әсәрләре

Сугыш чоры

Тоткынлык чоры




-Әйе, укучылар без сезнең белән бишенче сыйныфта Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты таныштык. Сез шуны искә төшереп схема ясадыгыз. Быел без аның тормыш юлына һәм иҗатына тирән тукталып китәрбез.

III. Яңа тема белән таныштыру.

Абдулла Алиш(Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) 1908 елның 15 сентябрендә Спас районы Көек авылында зыялы нәселдә көтеп алынган малай булып дөньяга килә.

Бабасы Нурулла Бохарадан белем алып кайткан мулла.

Әтисе Габделбари иген игә, умарта тота.

Әнисе Газизә укымышлы, нечкә күңелле ханым.

Башлангыч белемне Абдулла Алиш 6-7 яшендә әтисеннән ала.

Көектәге башлангыч мәктәпне тәмамлагач, 1917-1919 елларда Ямбакты авылы мәдрәсәсендә укый.

1919-1921 елларда Бураково авылы мәктәбендә укый.

1927 елга кадәр Спас педагогия техникумы каршысындагы 7 еллык рус мәктәбен тәмамлый.

1927-1930 елларда Казан җир төзү техникумында белем ала.

-Балачагы һәм яшүсмер чорына нәрсә яза аласыз?

Зыялы гаиләдән

Спас районы Көек авылы

Укыган мәктәпләре:

Көек, Ямбакты, Бураково, Спаста 7 еллык рус мәктәбе, Казан җир төзү техникумы

Укучылар әйтә, укытучы язып бара.

1931-1934 елларда "Пионер каләме"

"Ялкын"

"Техника" журналларында эшли.

Казан дәүләт педагогия институтының кичке бүлеге студенты

-Бу мәгълүматны кайсы өлешкә язабыз?

-Әсәрләр өлешенә, чөнки ул аларны журналларда эшләгән чорда язган.

Зыялы гаиләдән

Спас районы Көек авылы

Укыган мәктәпләре:

Көек, Ямбакты, Бураково, Спаста 7 еллык рус мәктәбе, Казан җир төзү техникумы, Казан дәүләт педагогия интитуты

Гаилә кора

"Пионер каләме"

"Ялкын" }журналлары

"Техника "

"Чуар тавык", "Нечкәбил", "Сертотмас үрдәк" һ.б.

-Шушы елларда ул гаилә корып җибәрә. Үзенең әкиятләрен, хикәяләре улларына багышлый.

Физкультминутка

Урыннан тордык, түгәрәк оештырдык.1-2 эчке түгәрәктә, 3-4 тышкы түгәрәктә.Сул җилкәләр белән бастык, 5 парны сәламлибез. 2 парлап өстәлләргә утырдык.

1941 елның июль аенда, Ватан сугышы башлангач, язучы фронтка китә. Шушы елның 12 октябрендә Брянск шәһәре янындагы, Десна елгасы буенда чолганышта (окружение) калып, фашистларга әсир (плен) төшүе турында мәгълүм була.

-Укучылар, сугыш чорына без күп мәгълүмат яза алмыйбыз. Ләкин шулай да нәрсәләр өстәп куяр идек?

Зыялы гаиләдән

Спас районы Көек авылы

Укыган мәктәпләре:

Көек, Ямбакты, Бураково, Спаста 7 еллык рус мәктәбе, Казан җир төзү техникумы, Казан дәүләт педагогия интитуты

Гаилә кора

"Пионер каләме"

"Ялкын" }журналлары

"Техника "

"Чуар тавык", "Нечкәбил", "Сертотмас үрдәк" һ.б.

Брянск шәһәре

Десна елгасы

Чолганышта әсирлеккә әләгә


-Хәзер нинди чор калды?

-Тоткынлык чоры.

-Тоткынлык чоры турында сезнең дәреслегегездә мәгълүмат аз бирелгән.

Әйдәгез, игътибар белән тыңлыйк әле.

1941 ел - Литвадагы хәрби әсирләр лагеры

1942 ел - Чехославакиядәге Сандау шәһәре

Польшадагы Седльце шәһәре

Берлин янындагы Вустрау шәһәре - болар язучының тоткын

( пленный) буларак үткән юллары. Соңгысында ул Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән очраша, алар белән берлектә фашистларга каршы яшерен оешма эшендә катнаша.

Менә алар:

Муса Җәлил

Абдулла Алиш

Абдулла Баттал

Гайнаш Кормаш

Гариф Шабаев

Сәлим Бохаров

Зиннәт Хәсәнов

Әхмәт Симаев

Әт Аднашев

Фуат Булатов

Фәрит Сәйфелмөлеков

Абдулла Алишны "Мусаның уң кулы" дип тә йөрткәннәр. Муса Җәлилнең Алишка багышлап "Дуска" исемле шигырь язуы юкка булмаган, әлбәттә.

1943 елда яшерен оешма эше ачыла, җәлилчеләр, шул исәптән Абдулла Алиш та, кулга алына һәм үлем җәзасына хөкем ителә.

1944 елның 25 нче августында шушы исемлектәге каһарманнар җәзалап үтерелә.

Плецензее төрмәсендә эшләүче чиновник Глюк тарафыннан тутырылган 2968 номерлы белешмәдә әдипнең үлеме турында түбәндәге мәгълүматлар бирелә:

№ 2968

Берлин. Шарлоттенбург. 1944 елның 26 августы

Абдулла Алишев, язучы, мөселман.

Торган урыны: Казан, Дзержинский урамы 18/19

Үлде: 1944 елның 25 августында, 12 сәгать 12 минутта

Үлемнең сәбәбе: башы киселде.

Зыялы гаиләдән

Спас районы Көек авылы

Укыган мәктәпләре:

Көек, Ямбакты, Бураково, Спаста 7 еллык рус мәктәбе, Казан җир төзү техникумы, Казан дәүләт педагогия интитуты

Гаилә кора

"Пионер каләме"

"Ялкын" }журналлары

"Техника "

"Чуар тавык", "Нечкәбил", "Сертотмас үрдәк" һ.б.

Брянск шәһәре

Десна елгасы

Чолганышта әсирлеккә әләгә

Литва

Чехославакия

Польша

Берлин төрмәләре

Унбер каһарман

1944 ел 25 август 12 сәг.12 минут


-Нинди аянычлы язмыш, язмышлар.

Кызыл гөлләр булып балкыйлардыр,

Ватан өчен түккән каннары,

Һәйкәлләрдән карый сыман сезгә

Йолдызларның моңсу күзләре

Юк үзләре, яши исемнәре

Хәтерләрдә әйткән сүзләре (Хәнәфи Бәдигый)

IV.Йомгаклау

1.Рефлексия

-Укучылар, бүгенге дәрестә без ниләр эшләдек?

-Башка дәресләрдән ул кайсы ягы белән аерыла?

-Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?

2.Төркемнәрнең эшләренә нәтиҗә ясала, укучыларга билгеләр куела.

3.Өйгә эш бирелә.

1)Абдулла Алиш истәлеген чагылдырган урыннар

2) Муса Җәлилнең "Дуска" шиг.ятларга

Абдулла Алишның татар әдәбиятында һәм гомумән, татар дөньясында мактаулы, үзенчәлекле урыны бар.Шуның дәлиле буларак Казанның үзәгенә урнашкан балалар иҗат үзәге 1965 елдан А.Алиш исемен йөртә.

55 нче мәктәптә 1968 елдан әдипкә багышланган бай музей эшли.

1996 елда Спас районы Көек авылында А.Алиш музее ачылды һәм шушы ук елда әдип исеменә бүләк булдырылды



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал