7


  • Учителю
  • 6 нчы сыйныфта татар халкы тарихы буенча 'Йолдызлы сәгать' уены.

6 нчы сыйныфта татар халкы тарихы буенча 'Йолдызлы сәгать' уены.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татар халкы тарихы. Болгар иле, Алтын Урда дәүләте, Казан ханлыгы.

6 сыйныфның татар төркемендә

"Йолдызлы сәгать" уены

Укытучы: Гарданова Хәлимә Вәзир кызы.

Максат: 1) укучыларны Болгар иле, Алтын Урда дәүләте, Казан ханлыгы барлыкка килү тарихы, мәдәнияте белән таныштыру;

2) күпне күргән халкыбыз тарихына, туган туфрагыбызга, изге җиребезгә хөрмәт хисләре уяту.

3) Логик фикерләү, фикер йөртү сәләтләрен үстерү. Балаларда активлык, кызыксынучанлык тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, мультимедиа, СD диск "Борынгы һәм урта гасырлар әдәбияты", йолдызлар, .


Эпиграф: "...Белмәгән нәрсәләрне "белмим" диюдән оялмагыз, белергә тиешле гыйлемнәрне өйрәнүдән гарьләнмәгез." Риза Фәхертдин. 3нче үгет.

Уен барышы

Уен "Борынгы һәм урта гасырлар әдәбияты" СD дискының керем өлешен куеп башлана.

Кереш сүз: Бүген дәрестән тыш эшчәнлегебез гадәти түгел, серле. Бүген дәрестә иң күп белүчеләрне билгелибез. Уен - ярыш 5 турдан тора. Төрле бирем - сорауларга дөрес җавап биреп иң күп йолдыз җыючы укучылар җиңүче булачак. Уңышлар сезгә, укучылар!

Уен барышы:

Бүген без сезнең белән "Йолдызлы сәгать" уены уйнарбыз. Без дүрт конкурсант сайлап алырга тиеш булабыз. Тик алдан шул сорауларга җавап бирергә тиеш булабыз.

Сайлап алу туры.

  1. Керем өлешендә ничә чор күзәттегез? (5)

  2. Борынгы кешеләр ничек язган һәм ул язу ничек атала? (пиктография)

  3. Татар халкы гарәп хәрефләре белән ничә ел язган? (1000)

  4. Татар халкының милли бәйрәме. (сабантуй)

1 тур. "Болгар буенча сәяхәт" видеоязмасы күрсәтелә.

Булсаң зирәк - әйт тизрәк.

  1. Болгар Дәүләте башлыгы һәм аңа нигез салучы кем булган? (Кобрат хан)

  2. Болгарлар нинди илләр белән тыгыз элемтәне ныгытуда зур эш алып барганнар? (Урта Азия, Кытай, Византия, Рус)

  3. Болгарлар нәрсә белән сәүдә иткәннәр? (Сөйлән һәм көмештән чигелгән өс киемнәре, аяк киемнәре, агач, алтын, көмеш, бакыр, бронзадан ясалган кыйммәтле, затлы әйберләр белән, балчыктан ясалган бизәкле савыт-сабалар, сугыш кораллары)

  4. Болгарлар нәрсә уйлап чыгарганнар? (КИРПЕЧ)

  5. Болгарлар рәсми рәвештә ислам динен кайчан кабул итә? (922)

  6. Болгар һәм татар әдәбиятына зур өлеш керткән бөек шагыйрьне атагыз? (Кол Гали)

  7. Кол Галинең нинди ядкаре безнең көннәргәчә сакланып калган? (Кыйссаи Йосыф поэмасы)

  8. 1236нчы елда Бөек Болгар дәүләтен кемнәр яулап ала? (монголлар)


2тур. Алтын Урда мәмләкәте

1242-1243 елларда төзелгән Алтын Урда дәүләте ике гасыр буена яши. Монголлар һөҗүме нәтиҗәсендә барлыкка килгән Алтын Урда мәмләкәте Евразиянең гаять зур мәйданын били. Илнең төп өлешен Идел-Урал (Идел-Җаек) тәшкил итә. Шуңа күрә ул еш кына Идел-йорт дип атала да.

Алтын Урданы төзүче төп сәяси һәм хәрби көч Батый җитәкчелегендәге татарлар була. Шуңа мөнәсәбәтле рәвештә татар атамасы киң таралыш таба. Татарларның үзләреннән тыш, илнең төп халкын тәшкил иткән болгарлар һәм кыпчаклар да бу исем белән атала башлый. Шулай итеп, безнең халкыбыз тарихының татар дип йөртелгән сәхифәсе ачыла.

Алтын Урдада рәсми һәм күпчелек халыкның сөйләме, аралашу теле татар теле булган. Аны кайчак «кыпчак», «төрки-татар», «иске татар» теле дип йөртәләр.

Алтын Урдада калаларның күп булуы, шәһәр тормышының алга китүе мәгълүм. Хаҗитархан, Сарытау, Камышлы, Азак (Азов), Кафа (хәзерге Феодосия), Болгар, Казан, Үргәнеч, Сарайчык, Гөлестан һәм башка калаларда иҗтимагый, мәдәни тормыш кайнап торган. Ә инде илнең башкаласы Сарай Көнчыгыш Европаның гына түгел, дөньяның иң зур шәһәрләреннән берсе исәпләнгән.

Бирем: бирелгән җаваплардан дөресләрен сайлап алырга.

  1. Алтын Урда дәүләте еш кына ничек атала? (Идел-йорт)

Идел-йорт


Борынгы Рус


Кырым


Идел буе Болгары


  1. Алтын Урдага нигез салучы хан?

Кубрат хан


Мамай хан


Батый хан


Үзбәк хан


  1. Алтын Урданың дәүләт теле

Уйгур теле


Монгол теле


Кыпчак (татар) теле


Рус теле


  1. Алтын Урданың башкаласы?

Казан


Болгар


Кафа


Сарай


3 тур. Дөрес тәртиптә урнаштыр.

Казан ханлыгы.

XV йөзнең урталарына таба, төрле сәбәпләр аркасында, Алтын Урда таркала. Аның җирлегендә Кырым, Казан, Себер, Олы Урда, Нугай, Әстерхан һәм башка татар ханлыклары барлыкка килә. Дәүләтнең үз, төп халкы - татарлар. Алардан башка, Казанга буйсынып күрше чуваш, мари, мукшы, удмурт һәм башкортлар яшәгәннәр. Ханлыкның үзәк җирләре - мәшһүр Казан арты һәм Иделнең көнбатышындагы Тау ягы. Башкаласы - Казан, кечерәк шәһәр һәм ныгытмалары: Арча, Алат, Иске Казан, Чаллы, Алабуга, Лаеш, Мамадыш, Тәтеш, Җөри.

Казан ханлыгы татар халкы язмышында мөһим урын тота. Казан ханлыгы дигәч тә, иң беренче чиратта, аның хөкемдарлары искә килеп төшә. Алар арасында Кол Шәриф тә дәрәҗәле, үзенә лаеклы урыннарның берсен били. Күренекле җәмәгать һәм дин эшлеклесе, Казан Кремле мәчетенең имамы, Казан тарихында тирән эз калдырган шәхес. Шагыйрь, көрәшче һәм акыл иясе. Кол Шәриф үзенең шәкертләре белән шәһәрне дошманнардан саклап сугышканда һәлак була.

Билгеле шәхесләрдән Сөембикә - тарихында ил белән идарә иткән беренче мөселман хатын-кызларның берсе. Сөембикә-Ногай морзасы Юнысның кызы була. 1533 нче елны аны Мәскәү тарафыннан Казан ханы итеп куелган Җангалигә кияүгә бирәләр. Озак та үтми, Казан халкы каршы чыгып, ул үтерелә. Шул ук елны Сөембикә Казан ханы Сафагәрәйнең хатыны була. Алар яратышып, бик матур гына яши башлыйлар. Аларның Үтәмешгәрәй атлы уллары туа. Алар бергә бик аз яшәп калалар, Сафагәрәй үлә. Казан ханы итеп Үтәмешгәрәйне билгелиләр. Малай үсеп җиткәнче дәүләт белән Сөембикә идәрә итәргә тиеш була. Тик Явыз Иван һөҗүме башлангач морзалар аны Мәскәүгә "саталар", малае Үтәмешгәрәйне аерып Мәскәүдә калдыралар. Үзен дүртенче хатын итеп Шаһгалигә кияүгә бирәләр, шуннан соң аның язмышы бик аянычлы тәмамлана.

Казан ханлыгы йөз елдан артык вакыт дәвамында гына яши. Казан һәм мәмләкәте Мәскәү тарафыннан 1552-1556 елларда юк ителә.


Уенчыларга логик чылбыр тәкъдим ителә. Алар сүзләрнең тиешле тәртиптә бирелгәнме-юкмы икәнлеген ачыклыйлар. Эзлеклелекне дөресләп, уенчылар саннарны билгеле тәртиптә күтәрәләр.

  1. Кайсы дәүләт артык?

Казан ханлыгы


Кырым ханлыгы


Болгар дәүләте


  1. Кайсы шәһәр Казан ханлыгы шәһәре түгел?

Арча


Алабуга


Сарай


  1. Сөембикәне кияүгә бирүнең эзлеклелеген дөрес итеп урнаштырыгыз.

Сафагәрәй



Җангали


Шаһгали


  1. Әдипләрнең иҗат итә чоры эзлеклелеген дөрес итеп урнаштырыгыз.

Кол Гали


Каюм Насыйри


Кол Шәриф


  1. Чорларга бүленеш эзлеклелеген дөрес итеп урнаштырыгыз.


Казан ханлыгы


Алтын Урда


Болгар дәүләте


  1. Дини бәйрәмнәр эзлеклелеген дөрес итеп урнаштырыгыз.

Мәүлид бәйрәме


Корбан бәйрәме


Ураза бәйрәме



Блиц-турнир

Хәрефләр язылган кубиклар таратыла. Шул хәрефләрдән бүгенге уенның темасы белән бәйле исемнәрен төзергә.

Й, Н, Л, О, А, С, Р, Б, Ы, Т, А, Г, У, Д

(Бирелгән хәрефләрне ике тапкыр кулланырга ярамый).

Иң озын сүз төзүчегә йолдыз бирелә.

Уенны тәмамлап җиңүче билгеләнә.

Һәм уен "Мин яратам , сине Татарстан" җыры белән тәмамлана.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал