7


  • Учителю
  • Әдәбият дәресләре өчен викториналар

Әдәбият дәресләре өчен викториналар

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Викторина - интеллектуаль уен

Әдәбият һәм сәнгать, дин һәм тарих сорауларын кертеп төзелгән викториналарны укытучы үзе теләгәнчә файдалана ала. "Татар егете", "Татар кызы" бәйгеләренә әзерләнү өчен дә кулай материал дип саныйм. Укучыларыбызның тарих, сәнгать һәм әдәбиятыбыз буенча гына түгел, Ислам дине буенча да бераз гына мәгълүматлары булырга тиеш. Мәктәпләрдә дин тарихы дәресләре әлегә кертелмәсә дә, киләчәктә бик тә мөмкин. Бу викторинада берничә төркем көч сынаша ала. Тематик сорауларның берничәсен 2006 елда Чаллыда үткәрелгән бер чара вакытында язып алганмын. Мин шактый гына яңа сораулар өстәп һәм аларның җавапларын тулыландырып, сорау-җавап рәвешендә сезгә дә тәкъдим итәм.

Әдәбият.

  • Татар әдәбиятына караган иң өлкән һәм олпат журнал һәм аның мөхәррире кем?

  • "Казан утлары" журналы. Шагыйрь Равил Фәйзуллин - аның мөхәррире.

Тарих.

  • Татарстан туграсының (гербының) авторы кем?

  • Риф Фәхретдинов. 1992 елда расланды.

Сәнгать.

  • Шахмат буенча дөньяда 15 яшьлекләр арасында гроссмейстр дәрәҗәсендә ике генә кеше бар.Татарстаннан кем?

  • Гата Камский.

Дин.

  • 1552 елдан соң татар җирендә мәчетләр төзү тыелган була. Кем тарафыннан ул яңадан рөхсәт ителә?

  • Екатерина II (Әби патша) тарафыннан.

Әдәбият.

  • Балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлар өчен Татарстанда булдырылган әдәби бүләк кем исемен йөртә?

  • Абдулла Алиш исемен йөртә.

Тарих.

  • 1506 елгы сугышта рус армиясе җиңелүгә дучар ителде. Бу чорда кайсы Казан ханы идарә иткән?

  • Мөхәммәт Әмин.

Сәнгать.

  • Кайсы татар бию көен классик әсәр дип атадылар?

  • "Әпипә" көен.

Дин.

  • Нәрсә ул азан?

  • Мөселманнарны намазга чакыру авазы.

Әдәбият.

  • Иң беренче булып Тукай бүләге (премиясе) кемгә бирелде:

А) Шәйхи Маннур

Б) Әхмәт Ерикәй

В) Әхмәт Фәйзи

Г) Габдрахман Әпсәләмов

  • Әхмәт Фәйзи "Тукай" романы өчен бу бүләккә лаек булды.

Тарих.

  • Казан ханлыгының иң соңгы ханы кем?

  • Үтәмешгәрәй Сафа угылы (Ядегәр түгел!)

Сәнгать.

  • Хатын-кызлар арасында татар профессиональ театрына кем нигез салды?

  • Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская 1912 елда Уфада "Нур" театрын оештыра.

Дин.

  • Ни өчен Кол Шәриф мәчетенең манаралары 52 метрдан узмаган?

  • Сөембикә манарасыннан биегрәк булмасын өчен. Ул 52 метр.

Әдәбият.

  • Ул татар балалар поэзиясендә үз мәктәбен булдырды? - дип, Роберт Миңнуллин кемне атады?

  • Шәүкәт Галиевне.

Тарих.

  • Казан ханлыгын Явыз Иван кайчан басып алган?

  • 1552 елда.

Сәнгать.

  • Татар театрына кайчан нигез салынган?

  • 1906 елның 22 нче декабрендә. Галиәсгар Камалның "Бәхетсез егет" драмасы уйналган.

Дин.

  • "Кара мулла" дип нинди муллаларны атаганнар?

  • Үз халкын укытмаган, белем бирмәгән муллаларны шулай атаганнар.

Әдәбият.

  • Туфан Миңнуллинның трилогиясе нинди әсәрләрне күздә тота?

  • "Дуслар җыелган җирдә", "Миләүшәнең туган көне", "Хушыгыз" драмалары.

Тарих.

  • Казан Кремленең кайсы манарасына йолдыз куелган?

  • Спас манарасына.

Сәнгать.

  • Җырны башкаручыны таны. (4 җырчының түбәндәге җырларыннан берсе җырлатыла, шуны аера белергә тиешләр. Хәзерге җырчыларны алырга да мөмкин.)

А) Р. Ваһапов "Яшьлек"

Б) И. Шакиров "Идел буе каеннары"

В) Г. Рәхимкулов "Зәңгәр күлмәк"

Г) Ф. Сөләйманова "Биргәнсең син миңа"

Дин.

  • Исламда нинди Изге өч ай бар?

  • Рамазан, Шаһбан, Рәҗәп айлары. (Мөхәммәт пәйгамбәр дөньяга килгән Мәүлет ае керми.)

Әдәбият.

  • Ф. Әмирханның катнаш никах проблемасын кузгаткан әсәре?

  • "Хәят" повесте.

Тарих.

  • Явыз Иван Казанны алу хөрмәтенә нинди собор төзеткән?

  • 1555-1561 елларда Мәскәү Кремле янында Василий Блаженный соборы төзелә.

Сәнгать.

  • "Оча торган татар" сүзе кемгә карата әйтелгән?

  • Бу сүз бөек балет биючесе Рудольф Нуриев хакында.

Дин.

  • Мәскәүдәге беренче таш мәчет кемнәргә атап төзелә?

  • 1812 елда һәлак булган мөселманнар хөрмәтенә 1816 елда патша Александр I төзеткән.

Әдәбият.

  • Прозадагы шагыйрь дигән сүз кем турында? Сайлап ал.

А) М.Хәбибуллин

Б) М.Мәһдиев

В) А.Гыйләҗев

Г) Ә. Еники

  • Әмирхан Еники турында.

Тарих.

  • Бу тарихи күлне изге дип саныйлар. Аның турында риваятьләр дә байтак. Ул нинди күл? Сайлап ал.

  1. Рабига күле

  2. Кабан күле

  3. Аккош күле

  • Кабан күле.

Сәнгать.

  • Беренче татар операсының авторы кем? Нинди әсәрләрен беләсез?

  • Солтан Габәши. "Сания", "Эшче" опералары.

Дин.

  • Мөселманнар өчен иң зур изге бәйрәмнәр булып кайсы санала: корбан бәйрәме, ураза бәйрәме, кадер кичәсе, җомга көн?

  • Җомга көн.

Әдәбият.

  • Кайсы язучының яшел кара (чернила) белән генә язуы билгеле. Дөрес җавапны күрсәт: Хәсән Туфан, Хәсән Хәйри, Туфан Миңнуллин?

  • Хәсән Туфан.

Тарих.

  • 1917 елга чаклы бу архитектура һәйкәлендә ике башлы каракош булган. 1992 елда аңа алтын алмага утыртылган ярым ай куелган. Бу нинди һәйкәл?

  • Сөембикә манарасы.

Сәнгать.

  • Классик музыкада бер гаиләдән чыккан атаклы өч музыкантны ата.

  • Заһидулла Яруллин, Фәрит Яруллин, Мирсәет Яруллин.

Дин.

  • Казанны басып алучылардан саклап һәлак булган кайсы имамның исеме мәңгеләштерелде?

  • Кол Шәриф 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәрләреннән саклаганда һәлак була. Казан Кремлендә урнашкан иң зур мәчет Кол Шәриф исемен йөртә.

"Газиз туган телем"

Интеллектуаль викторина

Чараның максаты.Интеллектуаль уеннар, төрле кызыклы күнегүләр ярдәмендә иҗади фикерләү сәләтен үстерү. Укучыларда бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту, татар теле белән кызыксыну, горурлану хисе уяту, аның матурлыгын тоярга өйрәтү, милли үзаң тәрбияләү. Чарада 3-4 сыйныф укучылары (9-10 яшь) катнаша.

Чараның тәлапләре. Класстан тыш чараны оештырганда 3-4 сыйныфлардагыәдәби укудан үткән материаллар кулланыла. Таныш фольклор жанрлары, халык авыз иҗаты бирелә. Слайдлар ярдәмендә чараның тәртибе аңлатыла.

Җиһазлау. Ноутбук, интерактив такта,слайдлар, сүзләр язылган плакат, музыкаль әсәрләр, төсле карточкалар, туп, кәгазь битләре.Сыйныф бүлмәсен мәкальләр язылган плакатлар белән бизәү.

"Казан егетләре" ансамбле башкаруында "Туган тел"(Г.Тукай сүзл., халык җыры) җырын тыңлау.(Слайд №1)

Укытучы сүзе.

Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар.

Белгәннәр чумып алыр

Белмәгән карап калыр.

  • Исәнмесез, балалар! Безнең бүгенге "Газиз туган телем" исемле викторинабыз туган тел бәйрәменә карата үткәрелә. Бүген без ярышып көч сынашачакбыз. Татар телебездәге иң матур, иң якын булган җәүһәрләрне җыярбыз. Тапкырлыгыбызны һәм зирәклегебезне ачыкларбыз. Төрле уеннар уйнарбыз. Моның өчен безгә ике командага бүленергә кирәк. Командалар дөрес җавап бирү өчен көрәшәчәк. Уен ахырында күбрәк балл җыйган команда җиңүче була.(Укытучы һәр балага, үзе теләгән төсне сайлап алырга кушып, кызыл һәмзәңгәр төстәге карточкалар тарата.)

  • Менә командалар барлыкка килде һәм без аларның зәңгәрләрен "Тартыклар" дип, ә кызылларын "Сузыклар" дип атыйк. Ә хәзер уеннарны башлыйбыз.

  • Уеннарны һәр команда да башкара.

  • Уен "Тылсымлы сүз" Мин сезгә туп ыргытам.Миңа тупны кире ыргытканда , сезтәмле, тылсымлы сүз белән җавап бирегез.(Исәнмесез, сау булыгыз, хәерле иртә..һ.б)

  • Уен "Ике гөл"(Плакатта сүзләр язылган: тәмсез, акыллы, ягымлы, мактады, ямьсез, тәмле, матур, тупас, шелтәләде, юләр.)

  • Балалар, мин ике гөл "утырттым": берсе - яран гөл, икенчесе - кактус гөле. Плакаттагы сүзләрне ике гөлгә аерып урнаштырырга кирәк. Уйлагыз: нинди сүзне кайсы гөлгә куярсыз? (Слайд №2) (Әзерләнгән кәгазь битләре һәм ручкалар таратыла, уен барышында гөлләр турындаҗыр тыңлана) Җавапны тапканнан соң укытучы түбәндәге сораулар буенча әңгәмә үткәрә.

  • Сүзләрне ни өчен шулай урнаштырдыгыз? (Яран гөле - күңелне күтәрә, кактус гөле - чәнчи, авырттыра.)

  • Телебез татлы булсын өчен матур сүзләрне күбрәк кулланыйк. Сез минем белән килешәсезме? (Һәр баланың фикере тыңлана)

  1. "Уйла һәм әйт" уены.

"Тартыклар" өчен биремнәр.

  • Мәктәптә куела торган иң югары балл (биш)

  • Каты түгел (йомшак)

  • Ак таҗлы чәчәк (ромашка)

  • Баллы цитрус җимеше (әфлисун)

  • Тәртип саклаучы (полиция)

  • Көйсез балага тагылган кушамат (елак)

"Сузыклар" өчен биремнәр.

  • Укучының иң беренче дәреслеге (әлифба)

  • Татарстанда ага торган иң зур елга (Идел)

  • Татарстандагы иң баш кала(Казан)

  • Зирәк сүзенең синонимы (тапкыр)

  • Иң кадерле ризык(ипи)

  • Иң кадерле кеше (әни)

  • Уен "Бу кайсы әкияттән?"(Чиратлашып һәр командага әйтү)

  • "Шуннансоң кош талпына да бик матур егет кыяфәтенә керә. Егет әйтә: - Син мине кош дип уйладың, - ди. - Мин сине сынар өчен генә кош кыяфәтендә йөрдем, - ди. - Өеңә киткәч тә вәгдәңне бозмадың, килдең, - ди. Шуннан соң егет кызны үзенә хатынлыкка алып, бик шатланышып, әле дә булса бергә гомер итәләр, ди. ("Каракош" әкиятеннән)

  • "Бервакыт Кояш елның дүрт фасылын - Көзне, Кышны, Язны һәм Җәйне - үзенә чакырып алган. - Сезнең кайсыгыз матуррак, кайсыгыз эштә батыррак? Шуңа бүләк бирәм, - дигән." ("Бүләк кемгә?" әкиятеннән)

  • "Менә бер ел үткән, ике ел, өч ел үткән. Шулай матур гына яшәгәндә, әниләре авырып киткән. Күрше урамда Тиен дусты бар икән, шуны дәшеп әйткән:

  • Тиен дустым, барсана, кызларыма әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче," - дигән. ("Өч кыз" әкиятеннән)

  • "Ә Каз, канатларын җилпеп, бер урында торган-торган да очкан да киткән. Төлке авызын ачып калган. ("Төлке белән Каз" әкиятеннән)

  • "Ике ялкау" әкиятеннән өзек(Слайд №3).

  • "Төлке белән Торна" әкиятеннән өзек (Слайд №4).

  1. Уен. Бу табышмаклар Г.Тукайның кайсы әсәренә туры килә?(Чиратлашып һәр командага әйтү)

Нәкъ кеше кебек үзе,

Бар маңгаенда мөгезе.

"Былтыр" кысты дип акырына,

Туганнарын чакыра. ("Шүрәле")

Кулы юк - балчык ташый,

Балтасы юк - өй ясый. ("Карлыгач")

Сакаллы килеш туа,

Берәү дә гаҗәпләнми. ("Гали белән кәҗә")

Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң, уңа бизәге,

Тоттырмый, китә очып,

Я кала җирдә посып. ("Бала белән Күбәләк")

Кешенең якын дусты,

Йортның тугры сакчысы,

Аннан гел игелек көт,

Ә исеме ничек? ("Кызыклы шәкерт")

  1. Уен "Мәкаль әйтеш"(Мәкальләрне дәвам итегез. Чиратлашып һәр командага әйтү)



  • Кем эшләми... (шул ашамый)

  • Тырышкан табар... (ташка кадак кагар)

  • Китап - ...(белем чишмәсе)

  • Олыласаң олыны - (олыларлар үзеңне)

  • Теле барның - ... (иле бар)

  • Алтыда белгән ана телен - ...(алтмышта да онытмас)

  1. Уен. Җырны уйнап күрсәт . Тартыклар командасына "Кәрия - Зәкәрия"җырын уйнарга. Сузыкларкомандасына "Күрсәт әле, үскәнем"җырын уйнарга.(Слайд №5 Җырларның мелодиясен уйнату)

  2. М. Җәлил шигырьләре буенча уен "Шигырьне тап". (Чиратлашып һәр командага әйтү)

  • Җирдә кеше торса торсын,

Эзе калсын тирән булып.

Үзе үлсә, эше калсын

Мең яшәрлек имән булып. "Имән"


  • Мин күп күрдем филдәй кешеләрне:

Киң күкрәкле, тимер бәдәнле.

Тик күрәсе иде эше белән

Кеше булган иң чын адәмне."Бер үгет"


  • Ул кояш белән бергә кузгала,

Көрәген ала, җиңен сызгана.

Түтәлләр казый, гөлләр утырта.

Алмагачларның башларын кырка."Бакчачы"

  • Иртәнге таң нурыннан

Уянды ромашкалар.

Елмаеп, хәл сорашып,

Күзгә-күз караштылар."Кызыл ромашка"


  • Яшен яшнәп куйды кинәттән,

Тамчы тамды йөзгә, сирәкләп.

Килеп җитте болыт, шуннан соң

Коеп яуды яңгыр, чиләкләп. "Яңгыр"


  • Урамда язның җиткәнен күргәч,

Урманда сазның кипкәнен күргәч,

Көрәк алдылар,

Иңгә салдылар,

Кырга бардылар,

Кемнәр? "Кечкенә дуслар"

  1. Уен. "Т" хәрефенә башланган татарча кеше исемнәрен кем күбрәк әйтә?(Киңәшергә вакыт бирелә, әзерләнгән кәгазь битләре һәм ручкалар таратыла.)

  • Тәнзилә, Тәлгать, Таһир, Тәзкирә, Тәслимә, Тимергали, Тимерша, Тимербулат, Талия һ.б.

Укытучы.

  • Газиз туган телебездә табышмак, әкият, шигырь һәм җырлар бик күп. Туган телне яратыгыз, матур итеп сөйләшегез, тәмле телле булыгыз. Тырыш, акыллы, гыйлемле булып үсегез. Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз!(Слайд №6)

Бу чараны башлангыч сыйныфларда татар теле атналыгында, кичәләрдә, әдәби укудан йомгаклау дәресләрендә, төрле бәйрәмнәрдә кулланып була. Балалар бик теләп катнашалар, белемнәрен ныгыталар. Үткәреләсе чара турында балаларга алдан әйтеп кую да уңышлы булыр дип уйлыйм.

Кулланылган әдәбият.

  1. М.Гыйльманова. Иң татлы тел - туган тел. "Мәгариф" журналы №12, 2006 - б. 37

  2. Э.Гобәйдуллина. Шигырьне таны. "Ачык дәрес.Мәктәп" газетасы №1, 2013 -б.3

  3. М.Вараксина. Чәчәк кебек матур туган тел. "Ачык дәрес.Мәктәп" газетасы №1, 2013 -б.9

  4. А.Нотфуллина. Башлангыч класслар арасында татар теле атналыгы үткәрү өчен материал. "Ачык дәрес.Мәктәп" газетасы №2, 2013 -б.28



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал