7


  • Учителю
  • Выступление 'Сәнгатьле, дөрес һәм аңлап укырга өйрәтү'

Выступление 'Сәнгатьле, дөрес һәм аңлап укырга өйрәтү'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Казан шәһәре Идел буе районы 136нчы рус-татар урта мәктәбе

Тема:

"Сәнгатьле, дөрес һәм аңлап укырга өйрәтү"

(чыгыш)



Татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Раимова Э.Р.

Казан- 2015

-1-

Башлангыч сыйныфларда уку культурасының нигезләре салына: балалар сәнгатьле уку күнекмәләре ала, әдәби әсәр турында аңларга өйрәнә, әсәр турында гади генә итеп булса да, үз фикерен әйтә башлый. Башлангыч мәктәп - уку күнекмәләрен камилләштерү өчен иң кулай чор.Тыңлаучының күңеленә үтеп керерлек итеп уку - сәнгатьле уку була. Сәнгатьле укырга өйрәнү өчен, башта - әлеге катлаулы эшнең серенә төшенергә, аннан соң күпсанлы күнегү ясарга кирәк. Без дәресләрдә авазларны,иҗекләрне,сүзләрне ачык, аңлаешлы итеп әйтеп, сүз басымын дөрес куеп, тиешле интонация белән укырга өйрәнәбез. Башлангыч сыйныфларда табигатьне сурәтләгән текстларны укыганда аларга шундый максат куела: таң атуын, урман шаулавын, кошлар сайравын ишетерлек итеп укырга, яки "яңгыр ява" фразасын төрле тавыш төсмерләре белән укырга:

  • шатлык белән;

  • гаҗәпләнү белән;

  • әз генә үкенеч, ачу белән;

  • җиңелчә эрония белән;

Сәнгатьле уку - авыр хезмәт, ул түземлелек, зур тырышлык таләп итә. Сәнгатьле укыганда гына бала текстны аңлый. Башлангыч сыйныф укучысы грамоталы һәм аңлап укуга бары тик кычкырып уку аша гына ирешә ала. Шуның белән бергә, кычкырып уку - аңлап укуны булдыруның иң кирәкле шарты булып тора. Кычкырып укыганда гына, сәнгатьле укырга өйрәнеп була. Ә инде IV сыйныфта укучыларның күпчелеге кычкырып укыганда да, эчтән укыганда да текст эчтәлеген бертигез дәрәҗәдә аңлый башлый. Башлангыч сыйныфта укучының дөрес укуы зур әһәмияткә ия. Дөрес уку- әдәби әйтелешне саклап, хатасыз һәм салмак уку ул. I сыйныфта һәм II сыйныфның беренче яртысында уку процессында баланы ашыктырып укытырга ярамый.

- 2 -

Чөнки ашыгып укыганда бала сүзләрнең мәгънәсенә төшенми. Аңлап, сәнгатьле укырга өйрәтүдә текст өстендә эшләү - зур әһәмияткә ия. Укучы текстны укыганда хаталар искәртелә, укучылар да иптәшләренең хаталарын күрә белергә тиеш. I һәм IIсыйныфларда текстны укыр алдыннан андагы авыр сүзләрне иҗекләп уку, анализ ясау, салмак итеп уку алымнары кулланыла. Шуңа бәйле рәвештә, әдәби әсәр белән таныштыру, ягъни аны уку, укучының текстны кабул итүен, аңлавын тикшерү, әдәби әсәргә анализ ясау, мөстәкыйль фикер булдыру аша аңлап укырга өйрәтергә мөмкин. Иң беренче укучыны әсәрне кабул итәргә әзерләргә кирәк. Дәреснең бу өлешен икенче төрле кереш әңгәмә дибез. Мәсәлән, III нче сыйныфта Ләис Зөлкарнәйнең "Бичуралар һәм бичаралар" текстын укыганчы, түбәндәге сорауларга җавап бирергә мөмкин: - Нәрсә ул бичура? Сезнең аның турында нәрсәләр ишеткәнегез бар? Рәссамнарыбызның бичура турындагы рәсемнәрен күрсәтү - балаларда текстны укуга кызыксыну уятачак. Шуннан соң, сүзлек эше башкарыла. Шуны истә тотарга кирәк: сүзләрнең тәрҗемәсен генә биргән очракта, сүзнең асыл мәгънәсе ачылмый калачак. Мәсәлән бу текстта пыран-заран китереп сүзтезмәсен туздыру, юкка чыгару дип аңлату кирәк. Текстны укытучының сәнгатьле укып чыгуы әһәмиятле. Укучылар гадәттә бер кат укып кына сәнгатьле укый алмыйлар. Шушы кимчелекләрне бетерү өчен, мин дәрестә аудиоязмалар кулланам. Мондый язмаларны күбрәк әкиятләр үткәндә кулланырга уңай.

Укытучының эш нәтиҗәсе укучының үз фикерен ни дәрәҗәдә белдерә алуында чагыла. Баланың фикерләү дәрәҗәсе шулай ук аның үзләштерү - үзләштермәвен билгеләргә дә ярдәм итә. Ә үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен, эчтәлек сөйләтү белән генә



- 3 -

канәгатьләнергә ярамый. Бала дәрестә укыган текстның эчтәлеген тулысынча аңларга, күңеле аша кичерергә тиеш. Ә эчтәлекне аңлап үзләштерсен өчен, мин бер текстны өйрәнгәндә генә дә төрле биремнәр сайлыйм. Мәсәлән:

  • сорауларга җавап бирү;

  • укыганны үз сүзләрең белән әйтү;

  • җөмләгә сорау кую;

  • сорауга текст җөмләсе белән җавап бирү;

  • текстның кыскача планын төзү;

  • рәсемгә туры килгән өлешне табып уку;

  • абзацлап уку;

  • рольләргә бүлеп уку;

Шулай ук укытучы өстәмәсе, презентация күрсәтү текстны аңларга ярдәм итә. Укучылар слайд күрсәтелгәч, рәсемгә туры килгән өлешне табып укып күрсәтәләр.

Әдәби әсәрне укып чыгып, анализ ясау гына укучы күңелендә сакланып калмаска, мөмкин. Укучының хисләре ачылырлык, үзе алган тәэсирләр белән уртаклашырлык ысуллар һәм алымнар табарга кирәк, ягъни баланы эзләнү эшчәнлегенә тартырга, аны фикер әйтергә этәрергә кирәк. Шулай ук кайбер хикәяләрдән соң уйландыра торган биремнәр тәкъдим итәргә мөмкин. Мәсәлән, "Бичуралар һәм бичаралар " хикәясеннән соң, "Табигатьне саклау өчен мин нәрсәләр эшли алам?" дигән темага әңгәмә уздырырга яки фикерләрен яздырып алырга мөмкин.

Сәнгатьле, дөрес һәм аңлап уку үзара тыгыз бәйләнештә тора. Дөрес уку аңлап укуны яхшырта. Ә аңлап уку булмаганда, уку сәнгатьле була алмый.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал