7


  • Учителю
  • Разработка урока 'Тату гаиләдә җаның ял итә'

Разработка урока 'Тату гаиләдә җаның ял итә'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гомәрова Римма Фәрит кызының

5нче сыйныфта үткәргән ачык дәрес эшкәртмәсе.


Тема : Тату гаиләдә җаның ял итә.

Максат: - укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәсен үстерү,

- сүз байлыгын арттыру;

- укучыларда әхлак сыйфатларын тәрбияләү;

- ата-ананы хөрмәт итү хисен үстерү,

- ата-ана хакын хакларга өйрәтү;

- сүзлекләр белән эш күнекмәләрен үстерү;

- дөрес язу күнекмәләрен ныгыту.

Дәрес барышы.

  1. Актуальләштерү (интерактив тактада балалар китергән гаилә фотографияләрен күрсәтү).

  2. Дәреснең максаты белән таныштыру.

Укытучы сүзе.

2008нче ел Россиядә нинди ел дип игълан ителгән иде?

Тактада күрсәтелгән эмблеманы күргәнегез бармы?

Бу эмблема нәрсәне аңлата?


Бүген без дәрестә "Тату гаиләдә җаның ял итә" дигән җыентык төзиячәкбез. Ә җыентыкка һәр укучы үзеннән өлеш кертәчәк. Дәрес ахырына без дәрескә килгән кунакларны җыентык белән таныштырачакбыз.


  1. Яңа белем күнекмәләрен формалаштыру.

Гаилә сүзен сез ничек аңлыйсыз?

"Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә ничек бирелгән?


а) "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге" белән эш.

Гаилә- 1. бергә яшәүче ир, хатын, балалар һәм якын туганнардан торган кешеләр төркеме; семья;

2. (күчерелмә) - бергә эшләүче, максат һәм интереслары бер булган кешеләр коллективы.

Гаилә кешесе - гаиләсе, семьясы булган, хатынлы яки ирле кеше.

Гаиләле - гаиләсе, семьясы булган (кеше).

Гаиләчел - гаиләсен ярата торган, гаилә җанлы (кеше); гаилә тормышын яхшы алып бару өчен тырыша торган (кеше).


ә) Гаиләне сез ничек күз алдына китерәсез?

Әтиләр турында сөйләшү.


Тимер кебек нык сүзле, тау кебек олы йөрәкле әтиләребез - гаилә тоткасы, тормышның яме. Халкыбыз мәкальләрендә дә әтиләребез турында хак сүзләр әйтелә.

Ата өйрәтсә, балалар акыллы булыр.

Ана камчысы мамыктан, ата сүзе тимердән.

Ата йөрәге таудан өлкән, ана йөрәге диңгездән тирән.


Язучылар, шагыйрьләр, җырчылар үзләренең иҗатында әтиләргә күп урын биргәннәр.

Безнең укучыбыз әнисе белән бергә шигырь язып килгән:

(Гомәров Алмир укый)


Әти-әни һәм мин -

Менә безнең гаилә.

Бу дөньяда сез булганда

Яшәү күңелле миңа да.


Рәхәт миңа сезнең белән,

Күтәрелә минем күңелем.

Бәхет һәм шатлык белән

Үтсен иде минем гомерем.


Рәхмәт сезгә, әти-әни.

Тыныч булсын иде күгебез.

Озын-озак шулай бергә-бергә

Үтсен иде безнең гомеребез.


Буада яшәп иҗат итүче җырчы, композитор Фирзәр Мортазин, юмор остасы Алмаз Хамзин белән берлектә менә мондый җыр тәкъдим итәләр.

(аудиоязма тыңлау)


Әниләр турында сөйләшү.

Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, - яшәү чыганагы,

Тормыш яме, әнкәй - хатын-кыз.


б) Язма эш. Төшеп калган хәрефләрне куеп чыгыгыз. ( карточкалар )


Иң әйб...т бала... бул....п ...шәсәм яр...р иде,

Әни...мнең ышан...чын акласам яр...р иде,

Иң к...дерле, иң х....рмәтле булс...н җ...рдә

ән....ләр.

Ән...л....рне к...дерләсәк, т...н...ч булыр

ил -к...ннәр.


Иң әйбәт балаң булып яшәсәм ярар иде,

Әниемнең ышанычын акласам ярар иде,

Иң кадерле, иң хөрмәтле булсын җирдә

әниләр.

Әниләрне кадерләсәк, тыныч булыр

ил - көннәр.

( аудиоязма тыңлау)


  1. Алган белем күнекмәләрен камилләштерү.

Әзерләп килгән сочинениеләрне уку.

  1. Дәрескә йомгак ясау.

Гаилә - ил терәге дигән әйтем белән сез ризалашасызмы?

Киләчәккә нигез гаиләдә салына.

"Тату гаиләдә җаның ял итә" дигән җыентык әзер, аны туплауда зур өлеш керткән өчен һәркайсыгызга "5" билгесе куела.

  1. Өй эше : гаилә темасына караган 5 мәкаль язып килергә.

  • Ата-ананы тыңлаган адәм булган,

тыңламаган - әрәм булган.

  • Ата -анасына игелек күрсәтмәгән,

олылайгач үзе дә күрмәс.

  • Бөркет оясыз булмый,

кеше гаиләсез булмый.

  • Энәсенә күрә - җебе,

егетенә күрә - кызы.

Безнең гаилә.

Минем исемем Алинә. Мин үземне бик бәхетле бала диеп саныйм, чөнки безнең гаилә бик тату. Без гаиләдә дүрт кеше: әти, әни, мин һәм сеңлем.

Әтиемнең исеме Марат. Ул шофер булып эшли.

Философ булмаган минем әти.

Ә минем кирәкне белеп,

Өйләнгән минем әти.

Әниемнең исеме Гөлнур. Исеме үзенә туры килеп тора. Өебезгә нур өләшә минем әнием. Үзем укый торган мәктәптә укытучы булып эшли.

Сеңлемнең исеме Энҗе. Ул 4нче класста укый. Әти-әниебезне борчымас өчен без тырышып укыйбыз.

Кичләребез һәм ял көннәребез бик күңелле үтә. Әти-әнигә булышып вакыт үткәне дә сизелми.

Ял көннәрендә без авылга дәү әниләргә кунакка кайтабыз.

Уйна, бабам, гармуныңны

Мин әзермен җырларга.

Килегез сез, әти, әни,

Безнең җырны тыңларга.

Минем әнием бик матур җырлый һәм безне дә өйрәтә. Шундый күңелле кичләр безне берләштерә. Мин яратам үзебезнең гаиләне һәм горурланам әти-әнием белән.

/Хәсәнова Алинә/.


Безнең гаилә.

Без Тәтеш шәһәрендә яшибез. Гаиләбез 4 кешедән тора.

Әтием Мирхәлим исемле. Ул йөк машинасын йөртә, шофер булып эшли. Әнием Фәния исемле. Кибеттә сатучы булып эшли.

Апам Алия, мин укый торган мәктәпне тәмамлап, юрист һөнәрен үзләштерергә Казанга китте. Мин аны сагынып көтеп алам.

Ял көннәрен мин түземсезлек белән көтәм. Апам кайта, әти-әни өйдә була. Әни тәмле ашлар пешерә. Җәй җиткәч, әти безне Тархан авылына алып кайта. Авылда су коенырга, җиләк җыярга урманга алып бара. Әтием Табигать тә ял итәргә өйрәтә. Төрле кошлар тавышларын аерырга, гөмбәләрне аерырга, туган якны яратырга өйрәтә.

Мин гаиләбезне бик яратам. Үсеп җиткәч, әти-әниемне борчымас өчен бөтенесен эшләрмен. Минем әтием алла да түгел, әнием дә фәрештә түгел - алар бары минем әти-әнием һәм мин аларны бик яратам.

/Сабиров Алмаз/

Минем гаилә.

Һәр кеше дөньяга бәхетле булыр өчен килә. Һәм, әлбәттә, ул әти-әнисе җылысын тоеп яшәргә омтыла. Мин дә шундый бәхетле гаиләләрнең берсендә үсәм. Минем дөньяда иң кадерле кешеләрем - әтием һәм әнием бар. Мин аларны бик яратам. Мин аларның җылысын һәр минут саен тоеп яшим. Авыр чакта юаталар, шатлыгымны уртаклашалар.Әтием минем шофер булып эшли. Эше авыр, катлаулы. Шулай да ул минем өчен вакытын таба, көнем ничек узуы белән кызыксына. Уңышыма сөенә, үзенең киңәшләрен бирергә дә өлгерә.Әнием - минем иң якын сердәшем, киңәшчем. Минем хәлемне күз карашымнан, хәрәкәтләремнән аңлый, урынлы киңәшләрен бирә. Мин әти-әниемне хөрмәт итәм, алар белән горурланам. Әтием Ильяс, әнием Чулпан исемле. Алар меңьеллык тарихы булган Зур Әтрәч авылында туып-үскәннәр.

Мин аларның гел янәшәмдә булуларын теләр идем. Әти-әнисе янында булган балалар бәхетле һәм шат күңелле булалар.


/ Садриева Алинә/.

Безнең гаилә.

Мин үзебезнең гаилә белән бик горурланам. Гаиләбез зур да түгел, кечкенә дә түгел - дүрт кешедән тора. Тәтеш шәһәрендә, Тынычлык урамында яшибез. Әтиебез Илдар Гомәр улы 1969 елның 14 февралендә Болгаер авылында туган. Хәзердә без еш дәү әниләргә авылга кайтабыз. Әтием уйнап үскән йортта без көтеп алынган кунак. Җәен әтием комбайн белән иген ура.

Әнием Рузилә Илзар кызы 1973 елның 4 августында Кече Әтрәч авылында туган. Әнием татар теле белгече, ул без укый торган мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

Энем Дилүс 2000елның 12 декаберендә туган. Быел ул беренче сыйныфка укырга керде. Дилүс бик шаян, шук, тиктормас малай. Шулай да мин аны бик яратам. Кичләрен аның белән дәрес әзерлибез. Мин аңарга булышырга тырышам.

Әниләр көнендә булган вакыйгаларны сөйлим әле - сез дә тыңлагыз.

Бүлмә эче ыгы-зыгы -

Безнең өйдә зур бәйрәм,

Әти чәчәк бүләк итте

Әниемә бер бәйләм.

Энекәшемнең бүләге

Һәммәсенә ошады.

Ул сөтен дә эчеп куйды,

Боткасында ашады. (Йолдыз Җамалетдинова)

Менә шулай күңелле һәм тату яши безнең гаилә.


/ Хәмидуллина Илүзә/.


Безнең гаилә.

Безнең гаилә биш кешедән тора: әбием, әти, әни, мин һәм сеңлем.

Әбиебез гаиләдә иң олы кеше, иң кадерлесе. Хәзер ул лаеклы ялда. Әбиемнең сүзләре гел яңгырый колакта:

"Уеннан уймак чыга,

Карап кына син уйна!"-

Дия ул миңа.

Әбиемнең урынлы киңәшләре безгә хаталардан арынырга ярдәм итә.

Әтиемнең исем Илнар. Ул эшмәкәр. Аның вакыты эштә, юлда үтә.

Минем мәктәп уңышларым белән кызыксынырга ул вакыт таба.

Әнием - безнең гаиләнең җылы учагы. Аның исеме - Румия. Аның тәмле ашларыннан телең йотарсың. Мине ул чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәтә.

Бакчаның ямьлелеге дә әнием белән бәйле. Ничек өлгерәдер. Үскәч мин әниемә охшарга тырышачакмын. Бүгенге көндә әнием сеңлем белән өйдә, чөнки ул әле бик кечкенә.

Сеңлем минем бәләкәй. Һәркемгә үзен яраттыра. Мин аның белән буш вакытларымны үткәрәм. Мин аны бик яратам.

Үземнең исемем Ләйсән. Мин 5нче сыйныфта укыйм. Укуда сеңлемә үрнәк булырга тырышам, яхшы билгеләр алырга күп көч куям.

Мондый дус, тату, эшчән гаиләне яратмаска мөмкин түгел.

/ Ногманова Ләйсән/.

Безнең гаилә.

Безнең гаиләдә дүрт кеше: әтием, әнием, мин, энекәшем.

Әтиемнең исеме - Фәһим, ул Нармонка авылында йөк машинасын йөртә. Эше авыр, машина җимерелергә дә мөмкин бит.Ул вакытта әти соңга кадәр эштә тоткарлана.

Әниемнең исеме - Рушания, ул шифаханәдә санитарка булып эшли.

Әниемнең дә эше җиңел түгел. Өйдә мин әти-әниемә булышырга тырышам.

Мин 5нче класс укучысы. Абый кеше энесенә үрнәк булырга тиеш. Мин тырышып укыйм, мәктәп тормышында катнашам. Миңа мәктәптә ошый.

Энекәшем Илназ балалар бакчасына йөри. Кичен ул анда ничек көн үткәнен сөйли, ә мин аңа киңәшләр бирәм.

Кичләрен безнең гаилә залда җыела. Һәркемнең үз эше, шулай да бу минутларны мин аеруча яратам. Ял көннәрендә авылга дәү әниләргә булышырга кайтабыз. Мин үзебезнең гаилә белән горурланам.

/ Сибгатуллин Фәннур/.


Безнең гаилә.

Безнең гаилә зур түгел. Гаиләбездә дүрт кеше: әти, әни , апа һәм мин.

Әтиемнең исеме - Наил. Ул "Сбербанк"та каравылчы булып эшли. Әтиемнең эшенә мин еш барам. Кызыклы кешеләрне күрәм, компьютерда уйнарга да өлгерәм.

Әниемнең исеме - Гөлгенә. Ул балалар ашханәсендә эшли. Сөттән кечкенә балаларга азык әзерлиләр. Өйдә безнең өчен тәмле өчпочмаклар пешерә. Безне апа белән аш-су серләренә төшендерә.

Апам - Резеда. Ул инде мәктәпне тәмамлады, хәзерге вакытта Казанда югары белем ала.

Минем исемем Гүзәл. Мин гаиләдә иң кечкенәсе, төпчеге.

Гаиләбез белән елның һәр фасылын күңелле үткәрәбез. Җылы җәйләрдә су коенырга, җиләккә йөрибез. Көзен гөмбәгә барабыз. Салкын кышлар җитүен дә үзенә бер ашкыну белән көтәбез. Ишегалдында әти белән бергә кар көрәүләр дә истә кала. Яңа ел бәйрәмнәре безнең гаиләнең бер бәйрәме. Кышын чана-чаңгы шуулары, әти белән тимераякта узышулары ял көннәрен көтеп алу өчен бер сәбәп була.

Мин гаиләм белән горурланам һәм бик яратам.


/ Җамалетдинова Гүзәл/.

Безнең гаилә.

Безнең гаилә дүрт кешедән тора: әти, әни, апа һәм мин.

Без бик матур һәм тату яшибез. Әтием Рамил исемле, бригадир булып эшли. Әтием бик тырыш һәм эшчән. Ул өйдә тик тора белми.

Әнием Фәүзия исемле, "Агрохимия "дә лаборант булып эшли. Әнием минем бик уңган - ул матур киемнәр тегә, җылы оекбашлар бәйли, тәмле ашлар пешерә. Минемчә, әниемнең эшләмәгән эше юк. Үзенең белгәннәренә ул апа белән мине дә өйрәтә.

Апам Алсу исемле. Ул безнең мәктәпне 2006нчы елда тәмамлады, хәзерге вакытта бухгалтер һөнәрен үзләштерә. Апам белән без бик дус. Ул миңа һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Мин дә апам кушканны вакытында үтәргә тырышам.

Ял көннәрен мин әнием белән кухняда булырга яратам. Тәмле бәлешләр пешерергә өйрәнәм. Кичләрен әти миңа шашка уйнау серләрен чишәргә өйрәтә. Хәзер мин 5нче сыйныфта укыйм. Мәктәптә уку миңа ошый, көннәр үткәне сизелми дә.

Гаиләмнең җылысын тоеп яшәү бик рәхәт.

/ Сәйфиева Әлфия/.

Безнең гаилә.

Безнең гаилә зур түгел, өч кешедән тора: әти, әни һәм мин. Әтием Азат юллар төзү идарәсендә шофер булып эшли. Әнием - сатучы, хәзерге вакытта вакытлыча өйдә тора. Без аерым йорт белән торабыз. Шулай булгач өй тирәсендә эш күп була. Һәм без бер - беребезгә ярдәмләшеп авыр эшләрне башкарабыз. Әниемнең әти - әнисе - дәү әнием белән дәү әтием - авылда яшиләр һәм без ял көннәрдә, бәйрәмнәрдә алар янына кайтабыз. Бу көннәрне мин аеруча яратам, чөнки минем анда дусларым бик күп. Дәү әти белән дәү әнинең үзара аңлашуларына сокланмыйча мөмкин түгел. Алар хәзер дә бер- берсен хөрмәт итеп, саклап яшиләр.

Безнең гаилә бик дус, тату. Әниемнең көләч йөзе, сөйкемле күзләре безне иртән озатып кала. Телең йотарлык тәмле ашлары белән каршы ала. Җылы оекбашлары кышкы салкыннарда җылыта. Өйдәге пөхтәлек тәртипсезләнергә ирек бирми. Менә шундый ул минем гаиләм. Мин әти белән әниемне бик яратам, аларны борчымаска тырышам.


/ Гарифуллин Айназ/

Безнең гаилә.

Безнең гаилә дүрт кешедән тора. Гаилә башлыгы - әтием Илдар Илгизәр улы 1972 елда Тәтеш шәһәрендә туган. Ул мин укый торган мәктәптә белем алган, Ульян шәһәренең политехника институтында укыган, инженер - радиотехник һөнәрен үзләштергән. Хәзерге вакытта компьютер белгече. Әнием Гүзәлия Мансур кызы - Түбән Тархан кызы. Ул буада шәфкать туташына укып чыккан. "Әкият" балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшли.

Мин, Алия Илдар кызы, 1996нчы елда туганмын. Бүгенге көндә 1нче урта мәктәптә укыйм. Үсеп җиткәч, тәрҗемәче булырга хыялланам.

Кечкенә сеңлем Айгөл 2008 нче елның 13 гыйнварендә туды. Хәзер балалар арбасында уйнап, минем өйгә кайтканынымны көтеп ята. Мин аны бик сагынып кайтам, аның һәр хәрәкәте кызык.

Тәтештә тагын бер күңелгә якын бер гаилә яши.Бабаем Галиев Илгизәр Шәриф улы терлекчелек буенча гомер буе эшләгән. Әбекәем Лениза Фәләх кызы югары белемле экономист. Бу гаиләне Тәтештә белмәгән кеше аздыр, чөнки дәү әтием хәзердә шәһәр тормышында актив катнаша.

Икенче дәү әнием Тәнзилә Хәбир кызы бүгенге көндә ипи заводында ипи пешерә.

Мин үземнең гаиләм белән горурланам.

/ Галиева Алия/.

Безнең гаилә.

Безнең гаилә дүрт кешедән тора - әти, әни, апа һәм мин.

Безнең гаиләдә иң олысы әтием , аңа 45 яшь.Аның исеме - Рушан. Ул "Чишмә" дә эшли.

Әниемнең исеме - Рузалия, аңа 37 яшь. Ул "Маяк" кибетендә сатучы.

Апам Гелгенә исемле. Ул татар мәктәбендә 10нчы сыйныфта укый.

Минем исемем Рамил. Мин 5нче сыйныфта укыйм. Безнең гаилә бик тату. Без апа белән әти-әнигә булышабыз. Апам күбрәк кухняда әниебезгә булыша. Без әти белән тыштагы эшләрне эшлибез: Кар көрибез, ишегалды себерәбез. Машина ватылгач, мин әтинең ярдәмчесе.

Җәй көне аеруча эш күп булганда, без бергә эшлибез. Бәрәңге утыртабыз, аннары чүп утыйбыз, көзен бергә барып казыйбыз. Бергә эшләгәч арыган да сизелми. Печән чабу - бик кызыклы шөгыль. Әле мин чалгы белән эшли белмәсәм дә, мин печән әйләндерергә йөрим. Кичен су коенырга Иделгә төшәбез. Җәй бик тиз уза шул.

Авылда яшәгән дәү әниләрне дә онытмыйбыз. Еш кайтырга тырышабыз.

Кичләрен бергәләп телевизор карарга яратабыз.


/ Галимов Рамил/


Безнең гаилә.

Безнең гаилә өч кешедән тора: әти, әни һәм мин.

Әтием Фиргать исемле. Ул тракторчы. Әтием оста куллы, бер тракторга да тик торырга бирми. Аның кулы тисә, һәр тимергә җан кергән кебек. Хәзерге вакытта ул Казанда эшли. Өйгә ял көннәрен кайта.

Әнием Алсу исемле. Әнием " Каенкай" балалар бакчасында эшли.

Әнием минем оста куллы, ул җылы, матур киемнәр бәйләргә ярата.

Минем әнием әле шигырьләр дә яза. Мин аның шигырьләрен укырга яратам. Килгән кунакларны тәмле ашлар белән сыйлый.

Кышын без бергә шугалакка йөрибез. Җәй көне су коенырга, җиләк җыярга. Бәрәңге үстерергә дә өлгерәбез. Менә шулай күңелле үтә безнең көннәребез.

Әти-әни һәм мин -

Менә безнең гаилә.

Бу дөньяда сез булганда

Яшәү күңелле миңа да.


Рәхәт миңа сезнең белән,

Күтәрелә минем күңелем.

Бәхет һәм шатлык белән

Үтсен иде минем гомерем.


Рәхмәт сезгә, әти-әни.

Тыныч булсын иде күгебез.

Озын-озак шулай бергә-бергә

Үтсен иде безнең гомеребез.

/ Гомәров Алмир/

Безнең гаилә.

Безнең гаилә зур түгел , кечкенә, өч кешедән тора: әти, әни һәм мин, шук малай, үткен малай, ут малай. Без Тәтеш шәһәрендә, 25 ел Октябрьгә урамының 38нче йортында яшибез.

Әтием Рәмис Харис улы Кызыл Тархан авылында туып үскән. Бүгенге көндә шифаханәне ягып җылыта, ул котельняда оператор булып эшли.

Әнием Гөлназ исемле. БТИ да техник булып эшли. Кече тархан авылында үскән.

Мин Раил исемле тиктормас малай. %нче сыйныфта укыйм. Математика, музыка, физкультура дәресләрен аеруча яратам. Калган дәресләрне дә үз итәм. Класс тормышында актив катнашам.

Җәйге каникулларда без Кече Тархан, Кызыл Тархан, Үтәмеш авылларына кайтабыз. Минем анда дусларым бик күп. Дәү әниләргә булышабыз.

Тәтештә дә без гаиләбез белән Иделгә, плотинага еш кына су коенырга йөрибез. Әти мине төрлечә йөзәргә өйрәтә. Шул минутлар миңа аеруча кадерле. Без әти белән төрле кызыклы ситуацияләрне чишәбез. Әти мине тормыш дигән катлаулы дөнья белән таныштыра.

Әни ашыкмаска, кабаланмаска куша, ә мин өлгермәм дип куркам. Көн бик тиз уза бит, сизелми дә.

Безнең гаилә гади генә, күңелгә шундый якын. Әти белән әнине мин бик яратам.


/ Шаһиәхмәтов Раил/.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал