7


  • Учителю
  • 1 нче сыйныфлар өчен 'Әлифба бәйрәме'

1 нче сыйныфлар өчен 'Әлифба бәйрәме'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Максат: Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.

Җиһалау: интерактив такта, плакатлар, төсле кәгазьләрдән киселгән билгеләр, магнитофон: Хөрмәтле укучылар , әти-әниләр ,укытучылар ! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме. 1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар .

Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,

Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме.

Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле,

Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме.


Музыка астына 1 нче сыйныф укучылары керә .


Укытучы: Кадерле укучылар! Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүегез - Әлифбаны өйрәнүне тәмамлавыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Хәрефләр белән танышу, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга өйрәндегез. Әлифба сезне дус, тату булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте. Әлифба - баланың беренче уку китабы . Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә, ул туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый. Әлифба сүзен төзеп күрсәтик әле:

1 нче укучы : Алтын яуган көзге көндә

Тыйнак үттек класска.

Әлифбаны кулга алдык

Әй, сөендек шул чакта.

2нче укучы : 3нче укучы :

Ә Әтәчем иртән тора Л Күзләремнән яшьләр чыкты ,

Һава ярып кычкыра. Капкан идем лимонны .

Ашыгырга куша ул Сары булгач , бик тәмле дип

Мәктәп - белем иленә. Белгән идем мин аны.

4нче укучы : 5нче укучы :

И И хәрефе ипидә бар , Ф Ябалакның зур күзләре

Бар ул ил һәм иректә . Ялтырый караңгыда.

И хәрефе икелегә Ф хәрефенә бик охшаган

Укымаска өйрәтә . Туп - туры караганда .

6нчы укучы : 7нче укучы :

Б Бәр барабан , уйна быргы , А Әлифба башлана

Бар кешеләр ишетсен . Сузып А авазын .

Б дан башка бәйрәм югын А - ана , а - авыл

Барчасы күреп китсен . А - Ватан , А - Алабугам .


"Өйрәтәләр мәктәпләрдә" җыры яңгырый.


Укытучы. Бүген безне кунакка "Хәрефстан" дигән ил дәшә. Анда сезгә инде таныш булган 39 бертуган хәреф яши. Алар барысы да бик эшчән, матур, акыллы. Без анда поездга утырып барырбыз.

Без поездга утырасы станциянең исеме әлегә билгеле түгел. Аны белмичә без кузгалып китә алмыйбыз. Ләкин борчылмагыз, табышмакларның җавапларын әйтсәгез, шул станциянең исемен белерсез.

(су өстендә төнбоеклар, артына табышмаклар язылган, хәрефләрдән ӘЛИФБА сүзен төзиләр)

А :Охшаган ул ракетага, Ә: Әни диеп телем ачылган

Ул басуда,баганада. Әни сөйгән, назлаган

Аны белә һәрбер бала: Кайсыбыз соң дәфтәренә

Алфавитны башлый ич...("А") Бу хәрефне язмаган.

И Бу хәреф ипидә бар , Ф Ябалакның зур күзләре

Бар ул ил һәм иректә . Ялтырый караңгыда.

Бу хәреф икелегә Бер хәрефкә бик охшаган

Укымаска өйрәтә . Туп - туры караганда .

Б Бәр барабан, уйна быргы , Л: Әгәр түбәгә карасаң

Бар кешеләр ишетсен . Алдында да шул хәреф

Моннан башка бәйрәм югын Артында да шул хәреф

Барчасы күреп китсен . Нинди хәреф икәнен

Беләсең син уйласаң

Белмәмеш: Әй, нишлисез монда? Нәрсәгә дип барыгыз да җыелдыгыз?

Укытучы: Абау, кем бу? Нинди тәртипсез .....? Ишек шаку юк, исәндәшү юк, атылып-бәрелеп килеп керде дә, әллә нинди ямьсез сүзләр сөйли башлады???

(..... әле кызларның чәчләрен тарта, әле малайларны ң арткасына төртә)

Укытучы: Нишлисең син, ....? Кем син? Башлангыч сыйныф укучысыдыр әле бәлки? Өй эшләрен дә хәзерләп йөрми торгандыр әле?

......: Мин укучы түгел, ләкин укучы булсам дә, өй эшләрен эшләмәс идем. Сез дә эшләмәгез. Нәрсәгә ул өй эше? Рәхәтләнеп уйнамыйча?

Укытучы: Абау, кем соң син? Безнең балаларны әшәкелеккә өйрәтеп йөрисең?

.....: Танымыйсызмы?

Укучылар: Юк, юк!

....... Мин - ..... Мине сезгә ..... патшалыгыннан җибәргәннәр иде. Сезнең сыйныфта калырга куштылар.

Укытучы: Сине? Безнең сыйныфта алып калыргамы? Ишекне шакып керергә онытып җибәрдең, "исәнмесез"не дә мин әйткәч кенә исеңә төшердең. Хәтерең начар бит синең, Балалар, нишлибез? Алып калабызмы .... ?

Укучылар: Ю-у-ук, алып калмыйбыз.

Укытучы: Безгә нинди укучы кирәк?

Укучылар: "5" ле "4" легә укучы балалар кирәк.


Укытучы. Ярый, укучылар, алыйк Белмәмешне үзебез белән, аны да яхшылыкка өйрәтербез. Станциядә безне поезд көтә. Вагонга кереп утыру өчен билетларыбыз да бар. Ә алар чын булсын өчен хәрефләрдән сүз төзергә кирәк.

Һәр билетка хәрефләр язылган: кәмпәт (мәктәп), фәтдрә (дәфтәр), тпаик (китап) . Укучылар билет алалар. Кайсы команда сүзне белеп укып күрсәтә, шул команда урынына кереп утыра. Урындыклар "поезд" итеп тезелгән.

Укытучы:

Менә хәзер юлга кузгала алабыз. (Музыка яңгырый.)


I тукталыш "Тапкырлар" станциясе (8 слайд)

1)Кечкенә генә йорт,

Эче тулы корт.(кыяр)

2)Үскәндә яфрагын ашыйлар,

Үсеп җиткәч үзен ашыйлар.(суган)

3)Җир астында алтын казык-

Бик тәмле тамыразык.(кишер)

4)Утыра бер ак чүлмәк

Үстенә кигән йөз күлмәк.(кәбестә)

5)Түгәрәк_ ай түгел,

Сары- кояш түгел,

Тәмле- шикәр түгел,

Койрыклы- тычкан түгел. (шалкан)

6)Тышы яшел, эче кызыл,

Җылы якларда үсә.

Бигрәк баллы,бигрәк сусыл!-

Исемен әйт әле белсәң! (карбыз)

7)Җәен соры ,кышын ак,

Кылый күз, озын колак.(куян)

8)Бернәрсә тегә белми,

Энәләр тагып йөри. (керпе)

9) Үзе ул бал ярата,

Кыш буе йоклап ята.. (аю) 10)Сорыдыр төсе.

Үткендер теше ,

Урманда йөри.

Бозаулар эзли.(бүре)


II тукталыш "Әкиятләр иле"

Әкиятләрдән өзекләр күрсәтелә, укучылар әкиятнең исемен таба. ("Су анасы", "Куян кызы", "Шалкан")

"Шалкан" әкиятен сәхнәләштерү.

III тукталыш "Хәрефстан иле"

Укытучы:

Балалар! Игътибар! Игътибар! Алдыбызда "Хәрефстан иле" . Монда безнең Әлифбабыз һәм яратып укыган башка китапларыбыз яши.

Балаларның каршыларына "Әлифба" килеп чыга.

Әлифба:

-Исәнмесез, балалар! "Хәрефстан" иленә рәхим итегез! Бу илдә мин сезгә өйрәткән бик шук, бик наян хәрефләр яши. Әгәр алар сезнең гомерлек юлдашыгыз булсын дисәгез үз һөнәрләрегезне күрсәтегез әле.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал