7


  • Учителю
  • Эссе 'Киләчәк – безнең кулларда'

Эссе 'Киләчәк – безнең кулларда'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Киләчәк - безнең кулларда.

Бу дөньяда һәркем киләчәк тормышы бүгенгедән яхшырак, матуррак булуы турында хыяллана. Ә хыялларны чынга ашыру - һәркемнең үз кулында.

Мин - укытучы. Һәм шушы һөнәрне сайлавыма һич үкенмим.Укытучы - ул үткәнне һәм бүгенге тормышны тоташтыручы бер җеп. Без, укытучылар, киләчәгебезнең нинди булачагы турында еш уйланабыз, кайгыртабыз. Шуңа да, хыялларыбызны тормышка ашыру, киләчәгебезне яктырак итү өчен укучыларыбызга мәрхәмәтлелек, мөстәкыйльлек һәм бердәмлек кебек төшенчәләрне аңлатырга тырышабыз.

Билгеле булганча, һәр эшнең башы үткәннән башлана. "Илен белмәгән -игелексез, халкын белмәгән - халыксыз, нәселен белмәгән - нәселсез" дип юкка гына әйтмәгән халкыбыз.

Шуңа да, һәр укытучы өчен мөһим максат булып, халкыбызның тарихы, үткәне белән таныштыру, аны хөрмәт итү һәм саклау өчен тырышырга кирәклеген җиткерү тора.

Үткәнебезгә күз салсак, хәзерге тормышта бик үк дөрес юлдан бармавыбыз, ата-бабаларыбыз калдырган киң, бәһасез байлыклардан файдаланмыйча,якты гореф - гадәтләребезне оныта баруыбызны , рухи байлыктан мәхрүм калуыбызны аңлыйбыз.

Без бу мәсьәлә өстендә иҗади һәм җаваплы эшләргә тиеш. Дәресләребездә, ял сәгатьләрендә милли җырлар җырлап, укучыларыбызга аулак өйләр, йомырка җыю, яңгыр боткасы, кичке уеннар кебек матур, алыштыргысыз гадәт, уеннар турында күбрәк сөйләргә тырышыйк. Халкыбызның тарихын, мәдәниятен яхшырак белү кирәк. Үткәннән башка, бүгенгене күз алдына китереп, аны бәяләп, киләчәкне төзеп булмый.Бары тик үз халкыбызны, Ватаныбызны, аның гореф - гадәтләрен белеп, танып кына, балаларыбыз, оныкларыбызның якты, мәдәниятлы дөньяда яшәячәгенә өметләнә алабыз. Кеше туган иленең, туган төбәгенең, туган йортының үткәнен, үз халкының тарихын, килеп чыгышын белергә тиеш. Киләчәк бит үткәннәргә барып тоташкан.

Бүгенге көнне без компьютердан башка күзалдына китерә дә алмыйбыз. Балаларыбызны бу әйбердән аерып алу бик кыен.Һәр гореф - гадәтләребез турында сөйләп, укучыларны кызыксындыра алсак , алар һичшиксез, компьютерларыннан аерылмасалар да, интернет аша да өстәмә мәгълүмат алып, үткәнебез белән кызыксынып , киләчәгебез турында уйлый башлаячаклар. Ә бит, татар халкының, горурланырлык тарихы булган милләт булуы һәркемгә мәгълүм .

Шуңа да, укытучы һәрвакыт үз белемен күтәрү өстендә эшләргә, иҗади эзләнергә, укучыларның иң беренче ярдәмчесе булырга тиеш. Шул вакытта гына, безнең киләчәгебез якты, өметле булыр.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал