7


  • Учителю
  • Программа по татарскому языку (родная группа) 6 класс по ФГОС

Программа по татарскому языку (родная группа) 6 класс по ФГОС

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

6 нчы классларның татар төркеменә татар теленнән эш программасы.(ФГОС)


Аңлатма язуы


Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

  1. "Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар" (Казан, 2011);

  2. " Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми прогамма 5-11 сыйныфлар"( Төзүчеләр: Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, Г.Р. Шакирова, Казан, 2013);

  3. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларының татар сыйныфлары өчен татар теленнән авторлык программма" ( Төзүче- авторлар: Р.К. Сәгъдиева,Р.М. Гарәпшина, Г.И. Хәйруллина, Казан: Мәгариф-Вакыт, 2015);

4. "Кама Аланы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең 2015- 2016 уку елына укыту планы.

5. Эш программасы турында нигезләмә.

Рус мәктәпләрендә ана теле буларак татар теле укытуның максатлары һәм бурычлары:


  • Укучыларга татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү;

  • Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү;

  • Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү;

  • Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру;

  • Укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү;

  • Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү,язу күнекмәләрен камилләштерү.


Татар теле һәм әдәбияты фәненә гомуми характеристика


Татар теле һәм әдәбиятын укыту предметы мәктәптә, хәзерге заман шартларында, танып-белү принцибы юнәлешен алып тора, ягъни

укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерә, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу

күнекмәләре булдыра;

Шәхес коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белә, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм

этикеты үрнәкләреннән файдалана ала, киң күңелле әңгәмәдәш булырга ярдәм итә.

Фән өлкәсе - филология

Сәгатьләр саны: атнага 2 сәгать, елга - 70 сәгать (35 атна).

Арадаш аттестация формасы -грамматик биремле диктант



Көтелгән нәтиҗә


  • грамматик үзенчәлекләренә карап, сүз төркемнәрен аера белү;

  • сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау;

  • тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү;

  • ана теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;

  • татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне ана теленең кеше һәм җәмгыять тормышында алып торган урынын аңлап куллана һәм бәяли белергә өйрәнү, татар теленең Татарстан Республикасында дәүләт теле буларак өйрәнелүен, аның иҗтимагый әһәмиятенең артуын аңлау.

VI класста татар теленнән үзләштерелергә
һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр


Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итә белү

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

  1. Уку мәсьәләләрен мөстәкыйль билгеләү.

  2. Уку операцияләрен планлаштыру.

  3. Белем алуның рациональ ысулларын сайлау.

  4. Үз-үзеңә контроль ясауның төрле формаларын үзләштерү.

Мөстәкыйль белем алу буенча эш башлау.

  1. Дәреслек белән эш итә белү.

  2. Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү.

  3. Төрле текстлар белән эш иткәндә сәнгатьлелекне саклый белү.

  4. Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, дөрес уку:


  • уку елы башында - 75 сүз;

  • уку елы ахырында - 85 сүз.


  1. Сүзлекләрдән файдалана белү, белешмә әдәбият белән системалы эшләү.

  2. Китапханәдә систематик каталог белән эш итә белү.

  3. Аудио-видео белән эш итә белү.


  1. Уку мәсьәләсен куя белү.

  2. Танып белү активлыгын үстерү.

  3. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.

  4. Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен камилләштерү.

  5. Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү.

  6. Грамматик анализ төрләрен үзләштерү:

  • мөстәкыйль сүз төркемнәренә морфологик анализ;

  • ярдәмлек сүз төркемнәренә морфологик анализ.

7. Тикшеренү ысуллары:

  • модельләштерү;

  • охшатып эшләү.


1. Телдән сөйләм:

  • кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе;

  • сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе.

2. Язма сөйләм:

  • күчереп язу;

  • сүзлек диктанты - 18-25 сүз;

  • контроль диктант - 65-70 сүз,

  • катлаулы план буенча изложение язу:


  • уку елы башында - 140-160 сүзле текст (язманың күләме - 85-95 сүз);

  • уку елы ахырында - 160-190 сүзле текст (язманың күләме - 95-105 сүз);


  • фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп сочинение язу;

  • эш кәгазьләре язу (хат, мәкалә).



Программаның эчтәлеге

"Кама Аланы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең 2015-2016 нчы уку елына укыту планы нигезендә 5 сыйныфта татар теленең эш программасы программа буенча каралган 105 сәгатьлек материалны 70 сәгатькә бүлеп, атнага 2 сәгать исәбеннән төзелде. Шул сәбәпле бүлекләр һәм темалар өчен бүленгән сәгатьләр санына үзгәреш кертелде.



Тема, бүлек исеме

Программа буенча каралган сәгать саны

Эш программасында каралган сәгать саны

Аерманың сәбәбе

5 сыйныфта үткәннәрне кабатлау

4

3

1 сәгате кереш әңгәмәгә алынды

Морфология турында гомуми мәгълүмат

1

1


Исем

10

10


Сыйфат

8

7

берләштерелде

Сан

12

10

2 сәгате б.с.ү. дәресләре, 1 сәгате резерв дәресләр хисабыннан үзләштергән белемнәрне системалаштыру максатыннан алынды

Рәвеш

11

10


Алмашлык

11

11


Затланышлы фигыльләр

16

8

7сыйныфта фигыльләрне өйрәнүгә зур урын бирелә, шуңа күрә мәктәп программасы нигезендәсәгатьләр берләштерелде

6 сыйныфта үткәннәрне кабатлау

4

2

Кабатлауга 2 сәгать кимрәк куелды

Бәйләнешле сөйләм үстерү

28

23

Барлыгы 23 сөйләм үстерү кулланган, алар темалар белән керешеп, берләштереп алына.





Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.


Коммуникатив компетенция. Сөйләм. Телдән һәм язма сөйләм. Диалогик һәм монологик сөйләм. Сөйләм стильләре. Матур әдәбият теле.

Телдән һәм язма сөйләмне аеру. Тел берәмлекләрен аралашуны ситуация үзенчәлекләренә карап сайлый белү. Аралашу өлкәсенә һәм ситуациясенә бәйле рәвештә телдән һәм язма сөйләмне дөрес файдалану.

Текстның темасы, төп фикере һәм төзелеше. Аларның стильләрендә жанр төрлелеге.

Татар әдәби теле һәм аның нормалары турында төшенчә.

Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү.

Укуның төрле төрләрен (танышу, өйрәнү һ.б.)үзләштерү. Уку китаплары, масса күләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б. чаралар белән эшләү алымнарын үзләштерү.

Иҗтимагый-мәдәнии, әхлакый, көнкүреш, уку темаларына бәйле булган монологик һәм диалогик сөйләм үрнәкләрен төзү.

Текстның эчтәлеген кыскача , тулы яки сайлап алып сөйләү. Диктантлар, изложениеләр һәм сочинениеләр язу. Төрле стиль һәм жанрдагы текстлар төзү: бәяләмә, аннотация, хат, ышаныч кәгазе, гариза, тезис, конспект һ.б.

Лингвистик компетенция. Телнең кеше тормышында һәм җәмгыятьтә тоткан урыны. Татар теле - Татарстан Республикасының дәүләт теле. Татар теле - татар халкының милли теле.

Матур әдәбият һәм аның нормалары турында төшенчә.

Татар теленең үсештә булуы. Соңгы елларда татар теле лексикасындагы үзгәрешләр.

Тел белеменә караган сүзлекләр һәм алардан файдалану.



Укыту-методик комплект, методик кулланма, материаль - техник тәэмин ителеш:

Дәреслек:Р.Р.Шәмсетдинова, Г.К.Һадиева, Г.В.Һадиева. Татар теле. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен. Казан "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2015.

Укытучы өчен методик кулланма:

Р.Р.Шәмсетдинова, Г.К.Һадиева, Г.В.Һадиева. Татар теле. Методик әсбап.Казан "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2015.

Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика һәм морфология. Максимов Н. В. - Казан: Мәгариф, 2004.

  1. Хәзерге татар әдәби теле. Сафиуллина Ф. С. - Казан: Мәгариф, 2002

  2. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. -Казан: Мәгариф, 1998

  3. Татар теле. Лексикология. Таблицалар, схемалар, анализ үрнәкләре, күнегүләр, сүзлекчә. Югары сөйныф укучылары һәм студентлар өчен. Г. Р. Галиуллина. - Казан: Мәгариф, 2007.

  4. Татар теленнән тематик план. Татар мәктәпләренең 6, 8-9 класслары өчен. - Ф. С. Кәримова, Р. М. Исхакова. - Яр Чаллы, 2006.

  5. Исемнәрдә - ил тарихы. Фирдәвес Гарипова. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1994.

Укучылар өчен

  1. "Татар теле 5" Компьютер өчен күнегүләр җыентыгы

  2. Бердәм республика имтиханы. Татар теле. Максимов Н. В. - Казан: Школа, 2006

  3. Олимпиадага әзерләнү өчен ярдәмлек. Татар теле. - Казан:Школа, 2005

  4. Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. -Казан:Мәгариф, 2003

  5. Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар. Гомуми урта белем бирүче рус мәктәпләре өчен. Сафиуллина Ф. С. - Казан: Тарих, 2003

  6. Татар теленнән тестлар. Синтаксис. Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнәбез. Сафиуллина Ф. С. , Нәбиуллина Г. Ә.. - Казан: Яңалиф, 2006.

  7. Татар теленнән тыныш билгеләре. Белешмә/ Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов С. И., Вафина Э. -Казан: Т.к.н., 1985

  8. Эш кәгазьләре үрнәкләре. Вәлиев З. В. - Казан: Т.к.н., 1999

Татар теленнән тестлар. Н. В. Максимов. - Казан: Мәгариф, 2002

14. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. Харисов Ф. Ф. , Харисова Ч. М. - Казан: Яңалиф, 2009



Интернет - ресурслар.

http:// РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы

http:// Белем бирү буенча федераль агентлык

http:// Фән һәм инновацияләр буенча федераль агентлык

http:// Рособрнадзор

http:// РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм профессиональ әзерләү академиясе

http:// Федеральный центр образовательного законодательства

http://Федеральтест үткәрүүзәге

http:// ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

http:// ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем полрталы

http://

Бөтенроссия интернет-педкиңәшмәсе

http:// Мәгариф системасында яңа технологияләр куллану - халыкара конференция

http://

http://

http://

http:// ТР рәсми серверы

http:// ТР мәгълүмати - аналитик порталы

http:// ТР мәгълүмат агентлыгы

http:// ТР электрон газетасы

http:// "Ватаным Татарстан" газетас


Т/с

Бүлекләр һәм темалар

Дәрес тибы

Уку эшчәнлеге төрләре

Контроль төре

Көтелгән нәтиҗә


Үткәрү вакыты

Якынча

Төгәл

1.

Б.с.үс. Туган тел турында әңгәмә.

Фонетика бүлеген кабатлау

Сөйләм үстерү.

Монологик, диалогик сөйләм.


Туган телгә мәхәббәт, аның матурлыгына соклану белү

2.

Сүз төзелешен кабатлау.

5нче сыйныфта үтел. кабатлау.

Дәреслек белән эшләү сүз төзелешенә анализ ясау

тест

Калын һәм нечкә

кушымчалар аера белү

3.

Лексика бүлеген кабатлау.

" Көзге урман" дигән темага хикәя язу.

Контроль дәрес.

Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү, лексик анализны искә төшерү

" Көзге урман" дигән темага хикәя язу.

Дөрес язу күнекмәләрен булдыру.

4.

Хаталар өстендә эш. Морфология. Сүз төркемнәре турында төшенчә.

Яңа материал өйрәнү.

Яңа материалны аңлатутаблица тутыру


Сүз төркемнәре турында гомуми төшенчәне искә төшерү. Мәгънәләре һәм грамматик билгеләре буенча бер төркемгә берләштерелә торган сүзләрне сүз төркемнәре дип атау.

5.

Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

Яңа материал өйрәнү.

Укытучы сүзе, әңгәмә. Яңа материалны аңлату.

Сүзлек диктанты

Исем − предметны һәм

затларны белдерүче сүз төркеме. Исем сүз төркеменең сораулары. Ялгызлык, уртаклык исемнәрне куллана

6.

Исемнәрнең берлек һәм күплек саны.

Яңа материал өйрәнү.

Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү.


Исемнәрнең күплек төренә -лар, -ләр, -нар, -нәр кушымчалары ялгый белү.

7.

Б.үс. "Табигатьне саклау" темасына газетага мәкалә язу.

Ныгыту.

Иҗади эшләү.

Мәкалә язу

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне куллана белү

8.

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Яңа материал өйрәнү.

Анализ ясау, фикерләү

Мөст.эш

Исемнәрнең 6 килеше булуы.

9.

Исем ясагыч кушымчалар.

Яңа материал өйрәнү.

Иҗади эшләү.


Исем ясагыч кушымчаларның тамырга яки нигезгә ялганып яңа мәг.

лексик берәмлек бар килүне аңлау.

10.

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Яңа материал өйрәнү.

рус теленә тәрҗемә ясау, тиешле тартым кушымчалары өстәп язу

Диктант − 7 мин.

Исемнәрнең предмет, затның башка бер предметка, затка караганлыгын тартым кушымчалары аша белдерүе.

11.

Бүс. Изложение.

Бәти.

Сөйләм үстерү.

Иҗади эшләү

изложение

Килеш белән төрләнгән ялгызлык исемнәрен кулланып яза алу

12.

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Ныгыту .

Таблица белән танышу, нәтиҗә чыгару, сүзтезмәләрне рус теленә тәрҗемә итү


Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешендәге үзенчәлекләр белү

13.

Исемнәрнең ясалыш төрләре.

Кабатлау.

Яңа материалны аңлау.


Ясалышлары ягыннан исемнәрнең тамыр һәм ясалма булулары .Фамилия ясаучы кушымчаларны белү


14.

Алынма исемнәрнең килеш белән тартым кушымчалары.

Ныгыту.

Сочинениелар тыңлау, бәяләү, фикер алышу


Татар телендәге алынма исемнәрнең төрләнеш үзенчәлекләре аңлау

15.

Исемнәргә морфологик һәм морфологик-синтаксик анализ.

Ныгыту.

Күнегүләрдәге

биремнәрне эшләү, грамматик анализ.

тест

Исемнәрне морфологик яктан тикшерү.

16.

Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау.Е. Романенконың " Алмалар" картинасы буенча сочинение язу

Кабатлау, СТҮ


Морфологик анализ ясау;иҗади эшләү

Сочинение

Алган белемнәрне куллана белү күнекмәләрен ныгыту.

17.

Контроль дик-тант.Шомырт агачы янында.

Кабатлау.

Контроль дәрес.

Иҗади эшләү.

Контроль диктант

Орфографиянең кыен очракларын үзләштерүне тикшерү

18.

Хаталар өстендә эш. Сыйфат турында төшенчә.

Ныгыту .

Әңгәмәгә кушылу, сорауларга җавап бирү

Сүзлек диктанты

Сыйфатны предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? сорауларына җавап бирүе.

19.

Сыйфатларның ясалышы.

Яңа материал өйрәнү.

Яңа материалны аңлау, күнегүләр эшләү.


Сыйфатларның ясалышы буенча төрләре белү

20.

Сыйфат дәрәҗәләре.

Яңа материал өйрәнү.

Таблицаны игътибар белән карау, үзең чыгарган нәтиҗә белән чагыштыру.


Татар телендә дүрт сыйфат дәрәҗәсе булу

21.

Асыл һәм нисби сыйфатлар.

Яңа материал өйрәнү.

Текстны уку, биремнәр башкару


Асыл һәм нисби сыйфатларга бәяләмә бирү.

22

Сыйфатларның исемләшүе.

Яңа материал өйрәнү.

Яңа материалны аңлау, күнегүләр эшләү.


Сыйфатланмыштан башка килгән исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнү-ләре, берлек Һәм күплек санда килүләре.

23

Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау.

Гомумиләштереп кабатлау.

Сыйфатларга морфологик анализ ясау тәртибе белән танышу,өстәмә биремнәр башкару.

тест

Сыйфатларга морфологик анализ ясый белү. Тема буенча үтелгәннәрне үзләштерү

24.

Сыйфат сүз төркеменә карата аңлатмалы диктант

Контроль дәрес.

Аңлатмалы диктант язу, грамматик анализ ясау

Аңлатмалы диктант

Орфографиянең кыен очракларын үзләштерүне тикшерү

25.

Хаталар өстендә эш. Сан турында төшенчә.

Яңа материал өйрәнү.

Яңа

материалны аңлату,күнегүләр эшләү.


Предметның санын, исәбен белдереп, ничә? күпме? никадәр? ничәнче? ничәләп? ничәү? ничәшәр? сорауларының берсенә жавап булган сүз төркеменең сан дип аталуын белү

26.

Саннарның ясалышы.

Ныгыту.

Яңа

материалны аңлау, күнегүләр эшләү., тәрҗемә итү


Ясалышлары буенча саннарның тамыр, кушма, парлы, тезмә төрләре булу, аларның дөрес язылышларын аңлау.

27

Гарәп һәм рим цифрларының язылышы.

Сөйләм үстерү.

Күнегүләр эшләү, чагыштыру.


Гарәп һәм рим цифрларының язылыш үзенчәлекләре белү

28

Сан төркемчәләре. Микъдар саны.

Яңа материал өйрәнү.

Укытучы сүзе, әңгәмә.


Белдергән мәгънә төсмерләренә һәм формаларына карап, саннарның биш төркемгә бүлә белү

29

Тәртип саны. Тәрҗемә эше.

Сөйләм үстерү.

Тәрҗемә итү, тема белән бәйле биремнәр үтәү


Тәртип санының предметларның саналу яки урнашу тәртибен белдереп, ничәнче? соравына җавап бирүне белү

30

Бүлем саны.

Яңа материал өйрәнү.

Яңа материалны аңлау, мисаллар китерү


Бүлем санының предметны тигез өлешләргә бүлүен белдереп, ничәшәр? күпмешәр? сорауларына җавап бирүне белү

31

Чама саны. Җыю саны.

Кабатлау.

Күнегүләр эшләү, чагыштыру.


Чама санының предмет санын якынча белдерүе, никадәр? ничәләп? сорауларына җавап бирүне белү.

32.

Сан сүз төркеменә карата контроль диктант

Контроль дәрес.

Диктант язу,грамматик анализ.

Контроль диктанты

Җыю санының бер төрдәге предметларның бергә туплану исәбен белдерүне белү

33

Хаталар өстендә эш. Саннарның исемләшүе

Яңа материал өйрәнү

Текстны уку , исемләшкән саннарны аерып алу


Исемнәшкән саннарны өйрәнү һәм аера белү

34.

Саннарны гому-миләштереп кабатлау.

Кабатлау.

Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү.

тест

Саннарга морфологик анализ ясый белү.

35.

Сан сүз төркемен кабатлау. Уен-дәрес: " Саннар патшалыгында"


Контроль дәрес.

Уен-дәрес

Грамматик анализ.


Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерә белү

36.

Рәвеш турында төшенчә.

Яңа материал өйрәнү.

Яңа материалны аңлау, тәрҗемә итү


Җөмләдә эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? кая? кайда? кайдан? күпме? никадәр? кебек сорауларның берсенә җавап бирә торган сүз төркеменең рәвеш дип аталуын белү

37

Рәвешләрнең ясалышы.

Яңа материал өйрәнү.

Яңа материалны аңлау , чагыштыру

Сүзлек диктанты

Төзелеше ягыннан рәвешләрнең 5 төргә: тамыр, кушымчалар ялгау юлы белән ясалган, кушма, парлы, тезмә рәвешләргә бүленүен белү

38

Рәвеш дәрәҗәләре.

Яңа материал өйрәнү.

Диалог төзү, наречие белән чагыштыру


Кайбер рәвешләрнең, сыйфатлар кебек үк, чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендә килүләрен аңлау

39

Рәвешләрнең мәгънә төркемчә-ләре.Саф рәвеш-ләр.

Кабатлау.

Рәвешләрнең мәгънәләрен билгеләү,тәрҗемә итү


Мәгънәләре ягыннан рәвешләрнең 6 төркемчәгә- бүленүе. Саф рәвешләрнең эшнең сыйфатын белдерүләре, ничек? ни рәвешле? сорауларына җавап булуларын белү

40

Күләм-чама рәвешләре.

Яңа материал өйрәнү.

Тәрҗемә итү, тема белән бәйле биремнәр үтәү


Күләм-чама рәвешләренең эш яки билгенең күләм-чамасын белдерүләре, күпме? ничаклы? никадәр? нихәтле? сорауларына җавап бирүләрен белү.

41.

Охшату-чагыштыру рәвешләре.

БСҮ

Яңа материалны аңлау, мисаллар китерү, иҗади фикерләү

сочинение

Охшату-чагыштыру рәвешләренең эшнең үтәлү ысулын белдерүләре, ни төсле? соравына җавап булуларын аңлау

42

Изложение. Керпе.

Сөйләм үстерү.

План буенча изложение язу

изложение

Эчтәлекне аңлау, гади план нигезендә төгәл итеп язып бирү.

43

Вакыт һәм урын рәвешләре.

Яңа материал өйрәнү.

Рәвешләрнең мәгънәләрен билгеләү, диалог төзү


Вакыт һәм урын рәвешләренең эшнең үтәлү урынын һәм вакытын белдерүләре, кайчан? (вакыт рәвеше), кайда? кая? кайдан? (урын рәвешләре) сорауларына җавап бирүләрен аңлау

44

Сәбәп-максат рәвешләре.

Яңа материал өйрәнү.

Текстны уку, эчтәлеген русча сөйләү

Мөст.эш

Сәбәп-максат рәвешләренең эшнең сәбәбен, максатын белдерүләре, ник? нишләп? нигә? нилектән? сорауларына җавап бирүләрен аңлау

45

Рәвешләргә морфологик һәм морфологик-синтаксик анализ.

Ныгыту.

Рәвешләргә морфологик анализ ясау

тест

Тема буенча үтелгәннәрне камилләштерү күнегүләре. Рәвешләргә морфологик анализ ясый белү.

46

Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау белән бәйле сочинение" Язгы каникулда"

Сөйләм үстерү, кабатлау.

Грамматик анализ ясау, иҗади фикерләп, сочинение язу

сочинение

Тема буенча үтелгәннәрне камилләштерү күнегүләре. Рәвешләргә морфологик анализ ясый белү.

47

Хаталар өстендә эш. Алмашлык турында төшенчә.

Яңа материал өйрәнү.

Яңа

материалны аңлау, таблицаны аңлау


Үзләрен атамыйча гына зат яки предметларга, аларның билгесе яки санына һәм хәлләренә күрсәтә торган сүзнең төркеменең алмашлык дип аталуы.

48

Алмашлыкларның ясалышы.

Яңа материал өйрәнү.

Таблицага карау, биремнәр үтәү, татар телендәге алмашлыкларны рус теле белән чагытыру


Алмашлыкларның ясалыш төрләре белән танышып, аларны дөрес билгеләү.

49

Алмашлык төркемчәләре.

Яңа материал өйрәнү.

Текстны уку,исем бирү,алм. әйтү, фикер алышуда катнашу


Мәгънәләре буенча алмашлыкларның җиде төркемгә бүленүе.

50

Зат алмашлыклары.

Яңа материал өйрәнү.

Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү.


1,2,3нче зат алмашлыклары белән таныштыру.. Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнүе.

51.

Контроль диктант.Төнбоек.

Контроль дәрес.

Диктант язу, грамматик анализ үтәү

Контроль диктан

Грамоталы яза белү.

52

Тартым алмашлыклары.

Тәрҗемә күнегүләре.

Яңа материал өйрәнү.

Тәрҗемә итү, рус теле белән чагыштыру


Предметның кайсы затка каравын белдергән алмашлыкларның тартым алмашлыклары дип аталуларын

53.

Күрсәтү алмашлыклары. Б. Щербаковның « Су китә» картинасы буенча сочинение язу

Яңа материал өйрәнү.

Картина һәм башка чыганаклар белән эшләү.

сочинение

Күрсәтү алмашлыкларының затка, предметка һәм шулай ук предмет яки эш-хәл

билгеләренә күрсәтүен белү. Күрсәтү алмашлыкларының килешләр белән төрләнүен аңлау

54

Күрсәтү алмашлыкларының тартым, килеш белән төрләнеше.

Яңа материал өйрәнү.

Яңа материалны аңлау, нокталар урынына алмашлыклар кую


Күрсәтү алмашлыкларының затка, предметка һәм шулай ук предмет яки эш-хәл

билгеләренә күрсәтүе. Күрсәтү алмашлыкларының килешләр белән төрләнүен белү

55

Сорау алмашлыклары.

Яңа материал

өйрәнү.

Телдән җавап бирү, нәтиҗә ясау.


Сорау алмашлыкларының сорау формасында зат яки предметларга, аларның билгесе яки саннарына һәм хәлләренә күрсәтүне аңлау

56.

Билгеләү алмашлыклары. Алмашлыкларның килеш белән төрләнеше.

Яңа материал өйрәнү.

Фикер алышуда катнашу, таблица белән эшләү.


Билгеләү алмашлыкларының гадәттә затларны, предметларны гомумиләштереп белдерүләрен аңлау

57

Изложение.

Контроль дәрес

Иҗади фикерләп изложение язу

изложение

Үзләре ачыклаган сүз урынына килгәндә килеш, тартым белән төрләнүе, берлектә һәм күплектә килүләрен белү

58

Билгесезлек алмашлыклары.

Тәрҗемә күнегүләре.

Яңа материал өйрәнү.

Яңа материалны аңлау, тәрҗемә итү.

Мөст.эш

Билгесезлек алмашлыкларының сорау алмашлыкларына әллә сүзе яки -дыр, -дер,
-тыр, -тер кисәкчәләре кушылып ясалуларын белү

59

Юклык алмашлыклары.

Яңа материал өйрәнү.

Фикер алышуда катнашу, таблица белән эшләү


Ясалыш үзенчәлекләре белән танышу.

60

Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау.

Гомумиләштереп кабатлау.

Алмашлыкларга морфологик анализ ясау тәртибе белән танышу,өстәмә биремнәр башкару.

тест

Үзләре күрсәткән сүзләр җөмләнең кайсы кисәкләре булса, алмашлыкларның да шул ук кисәкләр булып килүе. Алмашлыкларга морфологик анализ ясый белү.

61

Фигыль турында төшенчә.Өйрәнелгән сүз төркемнәре буенча сайланма диктант.

Катнаш

Сайланма диктант язу

Сайланма диктант

Фигыль сүз төркеменә мәгълүмат бирү, фигыль сүз төркемен аера һәм куллана белү

62

Фигыльләрнең ясалышлары

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Тексны уку, исем кую, нәтиҗә чыгару


Тамыр һәм ясалма фигыльләрне аера һәм куллана белү

63

Фигыль төркемчәләре.Зат-ланышлы һәм затланышсыз фигыльләр

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Шигырьне сәнгатьле уку,фигыльләрне аеру,таблицага карап үз мисалларыңны әйтү


Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләрне аера белү

64

Боерык фигыль.

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Текстны рольләргә бүлеп уку, эчтәлеген сөйләү,боерык фигыльләрне табу


Боерык фигыль турында мәгълүмат бирү, анализ ясый алу

65

Хәзерге заман хикәя фигыль

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Таблицага карап нәтиҗә чыгару,җөмләләр уйлап язу


Хәзерге заман хикәя фигыль фигыль турында мәгълүмат бирү, анализ ясый алу

66

Үткән заман хикәя фигыль

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Анализ ясау, гомумиләштерү, фикер алуда катнашу


Үткән заман хикәя фигыль фигыль турында мәгълүмат бирү, анализ ясый алу

67

Киләчәк заман хикәя фигыль

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Шигырьне сәнгатьле уку,фигыльләрне аеру,таблицага карап үз мисалларыңны әйтү


Киләчәк заман хикәя фигыль фигыль турында мәгълүмат бирү, анализ ясый алу

68

Шарт фигыль.

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Текстны уку, эчтәлеген сөйләү, морфологик анализ ясау


Шарт фигыль турында мәгълүмат бирү, анализ ясый алу

69.

Сүз төркемнәре буенча контроль диктант. Салават күпере.

Контроль дәрес.

Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү. Грамматик анализ.

Контроль диктант

Эчтәлекне аңлау, гади план нигезендә төгәл итеп язып бирә алу

70.

Хаталар өстендә эш. Исем, сыйфат,сан, рәвеш, алмашлык сүз төркемнәрен кабатлау.

Кабатлау.

Иҗади эшләү.

тест

Алган белемнәрне кулллана белү




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал