- Учителю
- Исемнәрнең ясалышы. 6нчы сыйныф (татар төркеме). Татар теле дәресенең конспекты.
Исемнәрнең ясалышы. 6нчы сыйныф (татар төркеме). Татар теле дәресенең конспекты.
Предмет: татар теле
Сыйныф: 6 (татар төркеме)
Дәрес темасы: Исемнәрнең ясалышы.
Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү.
Максат: исем ясалу ысулларын сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллана белү күнекмәләрен формалаштыру.
Дәреснең бурычлары:
Белем алу:
-
Яңа материал белән танышу: исем ясалу ысулларын ачыклау
-
Укучыларда предметка кызыксыну уяту һәм сөйләмдә исем ясалу ысулларын дөрес куллана белү.
Тәрбияви:
-
Шагыйрь үрнәгендә уңай сыйфатлар тәрбияләү
-
Бер-береңә игътибарлылык, бердәм эшләү күнекмәләре һәм үз-үзеңә бәя бирү күнекмәләрен ныгыту.
Үстерелешле:
-
Мөсәкыйль уйларга өйрәнү һәм акыл эшчәнлеген камилләштерү
-
Өлешчә эзләнү күнекмәләрен үстерү
-
Сүзясалыш ысулларын аңлау һәм фикерләү сәләтләрен үстерү
-
Өйрәнелгән материал буенча нәтиҗәләр чыгару.
Күрсәтмә әсбаплар: презентация, сүзләр, биремнәр язылган карточкалар, дәреслек, тест сораулары, сүзлекләр, таблицалар.
Метод һәм алымнар: өлешчә эзләнү, әңгәмә, дәреслек, сүзлек һәм таблицалар белән эш
-
Ориентлаштыру, мотивлаштыру этабы. Уңай психологик халәт тудырып, укучыларны уку эшчәнлегенә юнәлтү. Фәнгә кызыксыну уяту.
-
Сәламләү. - Исәнмесез, укучылар!
Укучыларның укытучы белән исәнләшүләре. Укучыларның биткә-бит партнерлар белән исәнләшүләре:
- Сәлам, дустым! (кулларны кысышу)
- Хәлләр ничек? (җиңелчә җилкә кырыена кагу)
- Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)
- Син килдең! Мин бик шат (кочаклашу, кул кысышу)
-
Бүгенге көн турында әңгәмә.
-
Дәфтәрләрдә число, сыйныф эше язу. Тема язарга урын калдырып тору.
-
Белемнәрне актуальләштерү, тигезләү.
-
Өй эшен тикшерү. Табышмаклар өйрәнеп килергә кирэк иде. (Һәр укучы үзе өйрәнгән табышмакны әйтә, җавабын таптыра). Дәфтәрләргә җавапларны язабыз:
-
Әңгәмә. Укучылар, әлеге сүзләрне чагыштырыгыз әле: алар нәрсә белән ошаш, нәрсә белән аерылалар?
-
(Нәрсә? соравына җавап бирәләр. Исем сүз төркеменә карыйлар).
-
Әйтегез әле, нәрсә ул исем?
-
Исемнәрнең нинди грамматик категорияләре бар?
-
(Берлек һәм күплек санда килә, килешләр һәм тартым белән төрләнә)
-
Ясалышлары буенча төрле-төрле.
-
Яңа теманы "ачу". Дәреснең темасын, максатын ачыклау, проблемалы сорау кую.
-
Әңгәмәне дәвам итү.
-
Искә төшерик әле, ясалышлары буенча нинди сүзләр була?
-
(Тамыр, ясалма, парлы, кушма, тезмә). Слайд.
-
Һәр укучы үз табышмагының җавабын сүз ясалышы ягыннан тикшерсен әле.
-
61-күнегүне телдән эшләү. Һәр төркем бергәләп, сүзләрне ясалышы ягыннан тикшерәләр. 2 минут вакыт бирелә. Беренче дүрт сүзне - 1-төркем, икенче дүрт сүзне - 2-төркем, өченче дүрт сүзне 3-төркем аңлата. (РФ, спортзал сүзләренең ясалышын дөрес әйтмәскә мөмкиннәр).
-
... сүзләренең ясалышы буенча нинди төргә керүен белмибез.
-
Укучылар, ничек уйлыйсыз, бүген дәресебезнең темасы ничек булыр икән?
(Теманы укучылар әйтәләр һәм дәфтәрләргә язып куялар).
-
Яңа белемнәрне үзләштерү.
-
62-күнегүне эшләү. Таблицаны карау, уку, нәтиҗә ясау.Моделен төзү. Төркемнәрдә уйлыйлар, ясыйлар, такта янына чыгып яклыйлар.
-
Сүзлек өстендә эш.
РТ, РФ, автовокзал, БДИ-ЕГЭ, ОГЭ - ТДИ, СНГ-БДБ, КамАЗ, драмтүгәрәк, США-АКШ, ООН-БМО, КФУ, ОАЭ- БГӘ, ЕРТ-БРТ.
-
Физкультминут.
-
32-биттәге таблица буенча кыскартылма сүзләрнең ничек ясалуын аңлату. Һәр укучыга 1әр сүз.
-
Яңа белемнәрне ныгыту.
-
Бирелгән карточкалардагы сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерергә, такта янына чыгып язарга, тәрҗемә итәргә.
Тирәнлек, олылык, юмартлык, бердәмлек, кешелеклелек,сафлык, горурлык, турылык, кыюлык, гүзәллек, иркенлек, биеклек.
Нәтиҗә: болар нинди сүзләр? (-лык,-лек кушымчалары ярдәмендә ясалган исемнәр)
-
Ф.Яруллинның "Сорау һәм җавап" шигыре өстендә эш.
-
Уку, сорауга җавап эзләү. "Кешегә тагын нинди сыйфатлар кирәк?". Тактада әлеге карточкалар белән кояш ясау. (Түгәрәкнең нурлары куела).
Сөйләү өчен алгоритм: "Кеше булып яшәргә ________ кирәк кешегә".
-
Тест биремнәрен үтәү. Алышынып тикшерү. Дөрес җаваплар белән чагыштыру. Билгеләр кую. Слайд.
Исем ясагыч кушымчалар -
А) - ны/ -не
Ә) - гыч/- геч
Б) - дан/ - дән
Алмачуар -
А) парлы исем
Ә) кушма исем
Б) тезмә исем
Солы боткасы -
А) парлы исем
Ә) кушма исем
Б) тезмә исем
Төзүче -
А) парлы исем
Ә) кушма исем
Б) тезмә исем
БМО сүзе -
А) кыскартылма исем
Ә) кушма исем
Б) тезмә исем.
-
Рефлексия. Дәресне йомгаклау.
-
Әңгәмә. Бүгенге дәрестә сез нинди яңалык алдыгыз?
-
Нинди максат куйган идек?
-
Барысы да аңлашылдымы?
-
"Хәзер мин .... беләм".
-
"Миңа ... авыр булды".
-
"Миңа ... ошады".
-
Светофорның төсләре белән үзегезгү билге куегыз.
-
Өй эше бирү. Кызыл төс сайлаганнарга - 67-күнегүнең бөтен биремнәре, яшел төс сайлаганнарг - 2, 4-биремнәре.