7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарскому языку на тему Кояш чыкса-табигать яңара, китап укысаң күңелең агара (подготовительная группа)

Конспект урока по татарскому языку на тему Кояш чыкса-табигать яңара, китап укысаң күңелең агара (подготовительная группа)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Казан шәһәре Совет районының "Татар телендә тәрбия һәм белембирүче

60 нчы номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы"мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе















</<br>











"Кояш чыкса - табигать яңара, китап укысаң - күңелең агара"

мәктәпкәчә әзерлек төркемендә интеграцияләштерелгән

белем бирү эшчәнлеге























Төзеде: татар һәм рус

теле тәрбиячесе Фазылҗанова Динә

Сәләхетдин кызы





















Тема: "Кояш чыкса - табигать яңара, китап укысаң - күңелең агара"

Программа эчтәлеге:

  1. Балаларда китапларга сак караш, хөрмәт тәрбияләү.

  2. Сорауларга эзлекле, җыйнак,төгәл һәм матур итеп җавап бирә белү күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен үстерү.

  3. Тәрбиячене тыңларга өйрәтү.



Җиһазлау: интерактив такта

Шөгыль барышы:

Кунаклар белән исәнләшү.

Тәрбияче: Балалар, мин сезгә хәзер бер табышмак әйтәм, ә җавабын дөрес әйтсәгез тактада чыгар (1 нче слайд)

Тавышсыз, кулсыз булса да,

Күп сүзле, күп рәсемле.

Нинди тылсымлы әйбер ул?

Син дускай беләсеңме.

Балалар җавабы: Китап

Тәрбияче: Өй башына утырган, җир йөзен нур белән тутырган.

Балалар җавабы: Кояш

Теманың исеме, китаплар сурәтләнгән 2 нче слайд

Тәрбияче: Кем күп белергә тели,

Китап була кулында.

Менә хәзер сүз башлыйбыз

Шул якын дус турында.

Бала шигырь сөйли:

Китап

Һәр шәһәрдә, һәр авылда

Иртән, көндез, кичләрен

Китап бизи һәрбер өйдә

Укучының өстәлен.

Яхшы китап белән безнең

Һәркайсыбыз дуслаша.

Без белмәс идек үткәнне,

Яңаны ул булмаса.

Кадерләп тота китапны

Укучы үз кулында.

Үрнәк ул - акыллы китап -

Безгә тормыш юлында.

Сергей Михалков



Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле, "Кайда, нәрсә, ничек? Уенын уйнап алыйк.

1 нче сорау: Әйтегезче, китапның гомере озын булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк (3 нче слайд)

Ике бала Х. Шабановның "Кадерлә син китапны" дигән шигырен сөйлиләр.

Китап - киңәшчең синең,

Дустың, ярдәмчең синең.

Ул хөрмәткә бик хаклы

Кадерлә син китапны.

Почмакларын бөкләмә,

Битләрен дә ертма син.

Ул яратмый пычракны,

Керне, тузанны, тапны.

Саф керсез күңелең белән

Бик чиста тот китапны.

2 нче сорау: Китап язар өчен башта нәрсәләр кирәк?

Балалар җавабы: Китап язар өчен язмалар кирәк.(4 нче слайд)

3 нче сорау: Язучы китап өчен нәрсә яза? (5 нче слайд)

Балалар җавабы: Язучы китап өчен хикәя һәм әкият яза.

Тәрбияче: Дөрес балалар, әфәрин. Менә сезгә 3 нче сорау, ә шагыйрь китап өчен нәрсә яза? (6 нчы слайд).

Балалар җавабы:Шагыйрь китап өчен шигырь яза.

Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, ял итеп, тел көрмәкләндергеч әйтеп алыйк.

Тап-тап-тап - кызыклы китап

Тап-тап -тап - калын китап

Тап-тап-тап - рәсемле китап

Тап-тап-тап - бу минем китап

Тап-тап-тап - бир миңа китап.

Балалар эшебезне давам итәбез. 4 нче сорау: Рәссам нишли? Әлеге рәсемдә сез нәрсәләр күрәсез? (7 нче слайд)

Балалар җавабы: Әлеге рәсемдә мин төсле карандашлар, төсле буяулар, бөтергеч, нота китабы һәм рәсем күрәм.

Тәрбияче: Нәрсә артык?

Балалар җавабы: Нота китабы.

Тәрбияче: Дөрес балалар. Киләсе 5 нче сорау. Китап кайчан әзер була? (Слайд 8)

Балалар җавабы: Тышлап, исем кушкач китап әзер була.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Барлык сорауларгада дөрес, матур җавап бирдегез. Карагыз әле, сезгә кояшта елмая. Балалар, ә сез китап турында мәкальләр беләсезме?

Балалар җавабы: Әйе, беләбез.

Китап - белем чишмәсе.

Китап -бакча, андагы язулар - шул бакчаның гөлләре.



Китап укысаң - белемең артыр, укымасаң - белгәнең дә онытылыр.

Китап - кешенең дусты.

Китаплы гаилә - бәхетле гаилә.

Китапсыз өй, тәрәзәсез өй кебек.

Китап - иң якын дус.

Тәрбияче: Әфәрин, балалар. Әгәр дә инде дусларым китапларыгыз таушалса, битләре төшсә, ертылса, безгә китап докторы ярдәм итәр. Балалар Х. Халиковның "Китап докторы" шигырен сөйлиләр.

Әбиләр дә авырый

Бәбиләр дә авырый...

Салкын тисә аз гына,

Дару кирәк барсына.



Чирли хәтта китап та

Ник көләсең? Чынлап та...

Бите төшә, ертыла -

Ул бит көн дә тотыла.



Тотам шуңа сак кына,

Авырдымы чак кына,

Чирен шундук күрәм мин,

Дәвасын да беләм мин.

Төбе төшсә төплим мин,

Әйткәнне һич көтмим мин.

Китапларың чирләсә,

Үз кулыңнан килмәсә,

Миңа китер туп-туры

Мин аларның докторы.

Балалар өстәл артына утырып, ертылган китапларны ябыштырылар, китапка язылган язуларны бетерәләр, почмакларын тигезләп куялар. (Бу эш интерактив тактада башкарыла)

Тәрбияче: Әфәрин, балалар. Дусларым халыкта шундый әйтем бар: "Китап укысаң - күңелең агарыр". Менә бүген сез шигырьләр дә сөйләдегез, тел көрмәкләндергеч, мәкальләр дә әйттегез, болар барысы да китапта язылган. Балалар китап безгә күпме белем бирә, шулаймы? Халыкта әле тагын бер әйтем бар: "Кояш чыкса - табигать яңара".... (Күл буенда)



P.S."Кояш чыкса - табигать яңара, китап укысаң - күңелең агара" дигән

интеграцияләштерелгән белем бирү эшчәнлеге З.М. Зарипованың "Туган телдә сөйләшәбез" (5-7 яшь) методик кулланмасына нигезләнеп төзелгән.









 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал