7


Яшь буыннар сине онытмый!

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

МКУ «Управление образования»

Исполнительного комитета Заинского муниципального района РТ

























Яшь буыннар сине онытмый!





(Театрализованное представление

по мотивам сказок Г. Тукая)















Воспитатель по обучению детей татарскому языку

Ханнанова Айсылу Аглямовна



МБДОУ «Детский сад «Дюймовочка»







г. Заинск

2016



Зал матур итеп бизәлгән. Магнитофон язмасында "Туган тел" көе яңгырый.

Бала : Нинди таныш моңлы көй бу

Тукай җыры - "Туган тел".

Истән бердә чыкмый торган

Халык көе - "Туган тел"

(Берничә бала чыгып басалар)

Балалар "Туган тел" җырын башкаралар

И туган тел, и матур тел,

Әткәм - әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

Бала:Карагыз әле,карагыз!

Шундый матур Кырлай юлыннан,

Китап тотып килә бер малай.

Китапларын күтәреп кечкенә Апуш керә,"Туган авыл"җырын җырлый(Г.Тукай сүзләре, А.Монасыйпов көе)

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным - тәнем белән

Апуш дәрес әзерләргә утыра.

Бер бала:Карагыз, Апуш китап укый.

Кояш:И,сабый, әйдә тышка,

Ташла дәресең, күңелең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың

Сикер, йөгер һәм уйна!

Апуш: Юк, сөекле Кояшкай,

Уйнасам, дәрсем кала

Тукта, сабыр ит син,

Җитешербез уйнарга.

Музыкага Сандугач очып чыга.

Сандугач:Әйдә тышка, күңелең ач!

Җитте , бик күп тырыштың,

Торма бер җирдә һаман,

Әйдә җырла һәм бие!

Апуш: Юк, сөекле сандугачым,

Җырласам , дәрсем кала.

Туктале, бетсен дәрсем

Җырлармын әйтмәсәң дә.

Алмагач чыга.

Алмагач: И, Апуш, әйдә тышка,

Китап укып аргансыңдыр,

Чык инде син бакчага,

Тәмле алма ашарга.

Апуш: Юк, кадерле Алмагачым,

Мин әле рәсем ясыйм.

Һич нәрсәдә юк кызык,

Дәрсем хәзерләп куймагач.

Китап, дәфтәрләрен җыеп куя.

уртага чыга.

Апуш:Йә, кем чакырды мине?

Тәмам иттем мин дәрсеме.

Кояш:Апуш, син тырыш, әйбәт, зур малай.

Сандугач:Апуш, син акыллы, матур, яхшы малай.

Алмагач:Апуш, мә тәмле, баллы алма аша.

Апуш:Рәхмәт сезгә! Дуслар, мин җырларга, биергә, уйнарга яратам. Әйдәгез, уйныйбыз!

Уен "Дустым бар"

  1. Уң ягымда дустым бар, дустым бар.

Сул ягымда дустым бар,дустым бар.

Түгәрәк,түгәрәк,

Нинди матур түгәрәк.

  1. Уң ягымда дустым бар, дустым бар.

Сул ягымда дустым бар, дустым бар.

Без шатлык таратабыз,

Җырларга яратабыз.

Апуш:Нишләптер мин арыдым

Әзрәк ял итеп алыйм әле. (Йокыга китә)



Көй яңгырый. Залга бик күп күбәләкләр очып керә, бииләр.

Күбәләкләр биюе

"Бала белән күбәләк" җыры

Бала: Әйт әле, күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

Күбәләк:Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын,

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә,--

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!

Су челтерәп аккан тавыш ишетелә.

Бакалар һәм Су анасы чыгалар.

Камышлыкта Су анасы чәчен тарап утыра.

"Бакалар җыры һәм биюе" (Р. Батулла сүз., М. Минһаҗев көе)



  1. Су анасы усал диләр

Бер дә усал түгел ул.

Бак-бак-бак-бак

Бер дә усал түгел ул.

2. Алтын тарагы бар аның

Көндә чәчен тарый ул.

Бак-бак-бак-бак

Көндә чәчен тарый ул.

3.Әкәмнәргә - төкәмнәргә

Сөлекләргә башлык ул.

Бак-бак-бак-бак

Бакаларга башлык ул.

Бакалар("Су анасы"янына килеп):

Су анасы, Су анасы,

Су астыннан чык әле.

Әйдә монда кил әле,

Безнең белән уйна әле.

Су анасы:Суларга карыйм әле,

Чәчемне тарыйм әле.

Шушы, бакалар белән

Бер уйнап алыйм әле.

"Су анасы һәм бакалар" уены

</<font face="Times New Roman, serif">Су анасы(бакаларга әйтә):Сикер,утыр,йокла, уйна, аша, эч, җырла,бие.

Уен тәмамлангач, Су анасы басмага килә, ул килеп җиткәнче малай таракны алып кача.

Су анасы:Качма, качма, тукта, тукта, и карак,

Ник аласың, ул бит минем алтын тарак!

Балалар эт булып өрә башлыйлар,

Су анасы кире борылып йөгерә.

Малай:Әни, әни мин алтын тарак таптым!

Сусадым, арыдым,

Әни мин бик күп йөгердем

Әни(малайның башыннан сыйпап):Мә су, эч! Ә хәзер улым, әйдә йокла.



Әни малайга Г. Тукайның "Бишек җыры"н җырлап йоклата

Йокла, улым, йом күзең,

Йом, йом күзең, йолдызым.

Йокла, улым, йом күзең,

Йом, йом күзең, йолдызым.

Тәрәзә шакыйлар

Әни (тәрәзә янына килә): Ни кирәк, кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?

Су анасы:Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?

Бир! Бая көндез урлап качты синең улың карак!

Әни(таракны тәрәзәдән бирә, малайны орыша):Кил әле монда. Ах, юньсез малай , ник сорамыйча кеше әйберенә тиясең?

Малай:Әни, гафу ит, мине. Бүтән беркайчан да алай эшләмәм.

Апуш уяна

Апуш: Нинди матур төш күрдем!

Музыка уйный. Улап, кычкырып Шүрәле керә



Апуш:Нинди тавыш? Нәрсә бу?

Шүрәле:У-у-у, коткарыгыз мине бу бәладән, зинһар өчен ярдәм итегез! Кысты, кысты бармагымны Былтыр кысты, бик авырта.

Апуш:Шүрәле дус, бармагыңны былтыр кыскач ник быел кычкырасың соң?

Шүрәле:Нишләп былтыр кыссыннар, быел гына булды бу хәл, аны Былтыр исемле егет кысты, ай-ай, бигрәк авырта.

Апуш Шүрәленең кулын ычкындыра.

Шүрәле:И, рәхмәт Апуш. Син бигрәк әйбәт,яхшы малай икәнсең.

Дусларың да күп.

Апуш: Дуслар килегез монда!

Җырлы-биюле уен"Эх,зилем-зиләле"

1.Җитәкләшеп , тезелешеп ,

Без урманга барабыз

Урманда яшел аланда

Җырлап - биеп алабыз.

Кушымта: Эх ,зилем - зиләле ,

Сандугачым кил әле.

Кил әле,дустым,кил әле

Бергә әйләник әле.

2.Кояшлы матур аланда

Гөлләр чәчәк аталар.

Тирә-юньгә ямь,матурлык,

Хуш исләр тараталар.

Уеннан соң бөтен геройлар да матур итеп басалар.

Апуш:Кушлавыч бу, минем туган авыл,

Монда яздым бик күп шигырьләр.

Минем моңны читтән эзләмәгез,

Бу як саклый аның эзләрен.



Музыка уйный, балалар әкрен генә чыгып китәләр.









 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал