7


  • Учителю
  • Программа для развлечения детей старших групп Дуслык бәйрәме

Программа для развлечения детей старших групп Дуслык бәйрәме

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Дуслык бәйрәме

Зурлар төркемендә күңел ачу кичәсе

Максат: 1. Балаларда әхлакый һәм патриотик хис тәрбияләү, Ватанга, үз халкына һәм туган илебезгә мәхәббәт хисе уяту.

2. Башка милләт халыкларына хөрмәт, аерым милләт

халыкларының: башкортларның, русларның һәм

мариларның мәдәни культурасы һәм сәнгате белән

танышуны дәвам итү.

3. Башка милләт халык балалары белән бердәм һәм

тату яшәргә өйрәтү.

Җиһазлар: Башкортстан Республикасы, Татарстан Республикасы, Мари Республикасы һәм Россиянең герблары һәм флаглары.

Милли костюмнар, ризыклар. Милли халыкларның чигүле сөлгеләре.

Магнитофон, кассеталар, экран.



Алып баручы: Хәерле көн балалар, килгән кунаклар. Әйдәгез бер-беребезгә чын күңелдән хәерле көн телик, елмаешып алыйк.

Балалар: Хәерле көн сайрар кошларга,

Хәерле көн зифа талларга,

Хәерле көн зәңгәр суларга,

Хәерле көн дусларыма,

Хәерле көн туган җиремә.



1 нче бала: Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә -Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле Туган җире кирәк кешегә.

2 нче бала: Көмеш суларың, зәңгәр урманың

Якын күңелгә, Татарстаным!

Син - туган ягым,

Син минем таңым, Татарстаным!

3 нче бала: Без - татарлар! Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе зур бәхет.

Яшибез без бу җирдә,

Бар халыклар белән бергәләшеп.

4 нче бала: Туган җирем - Идел буе

һәр телнең бар туган иле.

Туган җирем кебек назлы

Җырдай моңлы татар теле.

Җыр "Туган телем" (Энҗе Мөэминова сүзләре Мөхтәр Минһаҗев көе)

Алып баручы: Безнең республикабызда төрле милләт халыклары яши, Әйдәгез аларны санап китик. ( чувашлар, татарлар, руслар, башкортлар, марилар һ.б.....)

Дөрес балалар, бездә барлык милләт кешеләре дә үзара дус яшиләр: бер-берләренә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар, бәйрәм итәләр.

-Балалар, сезнең дә төрле милләт халыкларының ничек яшәвен күрәсегез киләме?

Рус халык көе яңгырый. Экранга куела Россиянең гербы һәм флагы. Рус киеменнән 3 кыз бала керәләр. Исәнләшәләр. Здравствуйте.

1 нче кыз: Наш Татарстан

Дружбой славится

Нам жить в Татарстане

Очень нравится.

2 нче кыз: Нынче день у нас хороший

Веселятся все кругом.

Пляшут, хлопают в ладоши

Ну и мы не отстаем.

Рус халык биюе башкарыла «Матрёшки».

3 нче кыз: А сейчас давайте поиграем в «Горелки». Кызлар саубуллашалар. - До свидания. Ждите нас в гости. Мари халык көе яңгырый. Экранга рәсем куела: Мари Эл гербы һәм флагы. Мари халык киеменнән 2 малай, 1 кыз керәләр. Исәнләшәләр. Кыз кулында чигүле тастымал.

Кыз: Без марилар. Без дә татарлар һәм руслар кебек хезмәт яратучы җырлы-моңлы халык. Иген үстерәбез, терлек асрыйбыз.

Малай кулында юкәдән үрелгән ваза.

1нче малай: Безнең егетләр агачны кисеп бизәкләргә яраталар. Чыбыктан, юкәдән үреп сандыклар ясыйлар.

2нче малай: Кызлар чигү чигәргә яраталар. Бәйрәм итәргә күңел ачарга яратабыз.

Тупырдатып, матур итеп

Без марича биибез

Марича да, русча да

Татарча да сөйлибез.

"Мари халык биюе" башкарыла. Саубуллашып китәләр.

Башкорт халык көе яңгырый.

Башкортстан Республикасы гербы һәм флагы экранга куела. Башкорт халык киеменнән 1 малай, 2 кыз керәләр.

Малай : (кулында курай.)

Без - башкортлар. Без уңган, тырыш халык. Без элек-электән аучылык белән шөгыльләнәбез. Ат үрчетәбез, көтү көтәбез.

1 нче кыз : (кулында кымыз.)

- Ат сөтеннән сәламәтлек өчен файдалы булган бик тәмле эчемлек - кымыз ясыйбыз.

2 нче кыз кулында чигүле тастымал.

- Башкорт хатын-кызлары келәм сугалар, сөлге башлары чигәләр. Ә яраткан уен коралы-курай. Ул камыштан ясала. Малай: Ут күршеләр булып, яшик гөрләп. Охшаш безнең телләр, гадәтләр. Тынычлык һәм дуслык чәчәк атсын. Уртак безнең җирдә теләкләр.

"Башкорт халык биюе" башкарыла.

"Карабай" уены уйнала. Башкорт балалары саубуллашып китәләр.

Алып баручы: Балалар, без төрле милләт халыкларның ничек дус яшәвен күрдек. Без аларда видеотасма аша кунак булып кайттык һәм аларны да

кунакка чакырдык. Алар килгәнче, әйдәгез дуслык турында мәкальләрне искә төшереп "Мәкаль әйтеш"уенын уйнап алыйк.



  1. Кош канаты белән,... ( кеше дуслык белән көчле).

  2. Дустың булмаса-эзлә, ...(тапсаң-югалтма).

  3. Ялгыз агачны ...( җил сындыра).

  4. Күмәк күтәрсә ...( күлне күчерер).

Алып баручы: Балалар, кунаклар килеп җиттеләр. Керегез. Рәхим итегез.

Татар көе яңгырый. Балалар милли киемнәрдә керәләр, кулларында күчтәнәчләр: рус балаларында - каравай

мари балаларында - милыне

башкорт балаларында - бавырсак.



Татар малае: Исәнмесез диеп башлыйм әле

Танышу бит шулай башлана

Сезнең белән очрашканга дуслар

Минем күңелем шундый шатлана.



Кунаклар күчтәнәчләрне өстәлгә куялар һәм утыралар. Татар киемендә балалар " Безнең авыл" М. Әгъләмовның шигырен сөйлиләр, (журнал "Салават күпере" 2004 ел № 11).

Җыр "Мөслимем" башкарыла. Шәмсия Җиһангирова сүзләре, Азат Хөсәенов көе.



Кыз: (рус киеме кигән)

Пришли мы все сюда на праздник

Ребята из республики разных.

А Родина у нас одна

Большая добрая страна.



Кыз: ( мари киеме кигән)

Кайсы якта яшәсәк тә

Чикләр юктыр дуслыкка

Дуслык булса янәшәдә

Дошманлык чыгар юкка.



Малай : (башкорт киеме кигән)

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Дуслык булса яшәү дә күңелле

Уңай була һәрбер эшең дә.



Татар малае:

Аралар ерак димәгез

Килегез безгә, якын дуслар.

Киң Иделнең суы татлы

Халкыбызның йөзе якты

Йөзе якты, күңеле хуш.



Татар кызы:

Без бер илнең балалары

Барыбыз да дуслар без

Татарлар, чуваш, марилар

Башкорт һәм руслар без.

Татар малае:

Барлык милләт балалары

Бергә дус булып калсын

Дуслык җыры күкләргә дә

Өзелмәс юллар салсын.

Бәйрәм "Дуслык турында җыр" белән тәмамлана.



Имамова Розалия Миргазиян кызы

Мөслим авылы "Ләйсән" балалар бакчасының

1квалификацияле тәрбиячесе.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал