7


  • Учителю
  • Дидактическая игра по татарскому языку Луллий боҗрасы(Кольцо Луллия)

Дидактическая игра по татарскому языку Луллий боҗрасы(Кольцо Луллия)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Автор: Матросова Надежда Сергеевна, воспитатель

Название образовательного учреждения: МБДОУ "ЦРР-детский сад №38 "Золотой ключик" ЕМР

Название дидактической игры: Кольцо Луллия (Луллий боҗрасы)

Возрастная группа: средняя

Правила игры:



"Луллий боҗрасы" дидактик кулланма буларак уртанчылар төркемендә

«Минем өем» проекты буенча алган белемнәрне ныгыту өчен кулланыла.

Максат: тел өйрәнү, аралашу теләге булдыру.

Бурычлар:

·Сүз байлыгын арттыру;

·Гади диалогта катнаша белү, сүзләрне отып алу аша хәтер, зиһен үстерү;

·Татар теленә кызыксыну уяту.



Луллий боҗрасы (Кольцо Луллия) үз күчәре тирәсендә әйләнүче өч түгәрәктән тора.Һәр түгәрәк алты секторга бүленгән. Аларның һәркайсына рәсемнәр ябыштырылган. Бала 1-2-3нче түгәрәкләрне әйләндереп, кирәкле рәсемнәрне кара-каршы куя, сүрәтләрне атый. Тәрбияче белән диалогта катнаша.

Темалар буенча рәсемнәрне алмаштырырга мөмкин.

1."Гаилә" уенында бала 1 нче түгәрәктәге рәсемнәрне күрсәтә, сүрәтләрнең исемнәрен әйтеп бара.

Тәрбияче: Бу кем?

Бала:Бу әби ( бабай, әни, әти, малай, кыз).

2. "Исәнме" уенында бала 1 нче түгәрәктәге рәсемнәр белән исәнләшә.

Бала: Исәнме әби ( бабай, әни, әти, малай, кыз).

3. "Бу нәрсә?" уенында бала 2 нче түгәрәктәге рәсемнәрне күрсәтә, сүрәтләрнең исемнәрен әйтеп бара.

Тәрбияче: Бу нәрсә?

Бала: Бу туп (курчак, куян, аю, эт, песи).

4."Бир-мә" уенында бала 1-нче түгәрәктәге бер рәсемне сайлап ала, аннан соң 2-нче түгәрәктәге бер рәсемне сайлап ала, ике түгәрәктәге рәсемнәрне кара- каршы туры китерә. Бала рәсемнәрдәге сүрәтләрне атый һәм тәрбияче белән диалогка керә. Тәрбияче гаилә әгъзалары исеменнән сөйләшә.

Бала: Әби ( бабай, әни, әти, малай, кыз), туп бир.

Тәрбияче: Мә, туп (курчак, куян, аю, эт, песи).

5."Рәхмәт" уенында бала 1-нче түгәрәктәге бер рәсемне сайлап ала, аннан соң 2-нче түгәрәктәге бер рәсемне сайлап ала, ике түгәрәктәге рәсемнәрне кара- каршы туры китерә. Бала рәсемнәрдәге сүрәтләрне атый һәм тәрбияче белән диалогка керә. Тәрбияче гаилә әгъзалары исеменнән сөйләшә.

Бала: Әби ( бабай, әни, әти, малай, кыз), туп бир.

Тәрбияче: Мә, туп (курчак, куян, аю, эт, песи).

Бала: Рәхмәт.

6. " Чиста уенчык" уенында бала 1-нче түгәрәктәге бер рәсемне сайлап ала, аннан соң 2-нче түгәрәктәге бер рәсемне сайлап ала, ике түгәрәктәге рәсемнәрне кара- каршы туры китерә. Бала рәсемнәрдәге сүрәтләрне атый һәм тәрбияче белән диалогка керә.Тәрбияче гаилә әгъзалары исеменнән сөйләшә .

Бала: Әби ( бабай, әни, әти, малай, кыз), туп бир.

Тәрбияче: Нинди туп (курчак, куян, аю, эт, песи)?

Бала: Чиста (матур) туп (курчак, куян, аю, эт, песи).

Тәрбияче: Мә, чиста (матур) туп (курчак, куян, аю, эт, песи).

7."Әйе-юк" уенында бала 2-нче түгәрәктәге бер рәсемне сайлап ала, аннан соң 3-нче түгәрәктәге шундый ук бер рәсемне сайлап ала, ике түгәрәктәге рәсемнәрне кара- каршы туры китерә. Бала рәсемнәрдәге сүрәтләрне атый һәм тәрбияче белән диалогка керә. ( 1-нче түгәрәкне алып куярга да мөмкин)

Тәрбияче: Туп (курчак, куян, аю, эт, песи) чиста?

Бала: Әйе, туп (курчак, куян, аю, эт, песи) чиста (матур).

Тәрбияче: Ә бу туп (курчак, куян, аю, эт, песи) чиста?

Бала: Юк, туп (курчак, куян, аю, эт, песи) пычрак.

8. " Уенчык ю" уенында бала 2-нче түгәрәктәге бер рәсемне сайлап ала, аннан соң 3-нче түгәрәктәге шундый ук бер рәсемне сайлап ала, ике түгәрәктәге рәсемнәрне кара- каршы туры китерә. Бала рәсемнәрдәге сүрәтләрне атый һәм тәрбияче белән диалогка керә. ( 1-нче түгәрәкне алып куярга да мөмкин)

Тәрбияче: Туп (курчак, куян, аю, эт, песи) чиста?

Бала: Әйе, туп (курчак, куян, аю, эт, песи) чиста (матур).

Тәрбияче: Ә бу туп (курчак, куян, аю, эт, песи) чиста?

Бала: Юк, туп (курчак, куян, аю, эт, песи) пычрак.

Тәрбияче: Туп (курчак, куян, аю, эт, песи) ю.

9. "Бир-мә" уенында бала 1-нче түгәрәктәге бер рәсемне сайлап ала, аннан соң 3-нче түгәрәктәге бер рәсемне сайлап ала, ике түгәрәктәге рәсемнәрне кара- каршы туры китерә. Бала рәсемнәрдәге сүрәтләрне атый һәм тәрбияче белән диалогка керә. ( 2-нче түгәрәкне алып куярга кирәк).Тәрбияче гаилә әгъзалары исеменнән сөйләшә.

Бала: Әби ( бабай, әни, әти, малай, кыз), туп бир.

Тәрбияче: Мә, туп (курчак, куян, аю, эт, песи).

Бала: Туп (курчак, куян, аю, эт, песи) пычрак.

Тәрбияче: Туп (курчак, куян, аю, эт, песи) ю.

Дидактическая игра по татарскому языку Луллий боҗрасы(Кольцо Луллия)



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал