- Учителю
- И туган тел, и матур тел
И туган тел, и матур тел
Г.Тукай иҗатына багышланган кичә "И туган тел, и матур тел!"
(Уртанчылар төркеме)
</<br>
И туган тел, и матур тел!
Максатлар:
1. Г.Тукай әкиятләре, шигырьләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну, аларны укырга теләк тәрбияләү
2. Балаларның игътибарлыкларын, хәтерләрен, фикерләү сәләтен үстерү
3. Таныш әдәби сюжетлар буенча алган белемнәрен камлләштерү.
«Әллүки» татар халык көе яңгырый, балалар залга кереп басалар.
Алып баручы - Нинди таныш моңлы көй бу?
Тукай җыры «Әллүки»
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе әллүки.
Апрель җитсә исемеңне
Җырыңа куша тургай.
Милләтемнең кошы син,
И моңлы, нурлы Тукай.
Әйе сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Анны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укыйбыз. Менә бүген дә без Габдулла Тукай иҗатына багышланган кичәгә җыелдык.
1 бала - Илдә кояш, җирдә кояш,
Йөзләрдә кояш,
Көндәгечә көлсә кояш,
Әмма бүген үзгә кояш.
2 бала - Кояш көлә балаларга
Кошлар сайрый куакларда
Аваз сала томшыклары:
Тукай көне!
Тукай көне!
Алып баручы - Балалар без нинди телдә сөйләшәбез? Әйе, һәркемнең дә туган теле була, һәр милләт кешесе дә һз туган телен белергә яратырга тиеш. Ә сез туган телегезне яратасызмы?
3 бала - Иң кадерле, иң газиз тел-
Ул үз телең - туган тел!
Әби бабаң, әткәң-әнкәң,
Син сөйләшә торган тел.
4 бала - Татарча да яхшы бел,
Урысчада яхшы бел.
Икесе дә безнең очен
Иң калерле затлы тел.
Җыр: «Туган телем - татар теле»
«Күбәләк» очып керә, әйләнә, урап килә.
Зал уртасына кызлар чыга, җиләк җыйган хәрәкәттләр ясыйлар.
1 кыз - Җиләк җыям чиләккә,
Дәү әнигә бүләккә.
Ул бүләккә шатланыр,
Мине бик тә яратыр.
2 кыз - Йөгереп җиләк җыям,
Берәмләп санап куям.
Чиләгем тиздән тулыр,
Дәү әнием шат булыр.
3 кыз - (Күбәләкне күреп) - Нинди матур күбәләк, биик әйдә бергәләп.
Кызлар күбәләкне урап алалар, түгәрәк ясап әйләнәләр. Кыз белән күбәләк кала, башка кызлар читкәрәк китә.
Кыз - Әйт әле, күбәләк,
Сөйләшик бергәләп
Бу кадәр күп очып
Армыйсың син ничек?
Күбәләк - Мин торам кырларда,
Болында, урманда.
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
Алып баручы - Рәхмәт балалар, Тукай абыегызның шигырьләрен ничек матур сөйләп бирдегез. Әйе, балалар безнең туган илебез шундый матур. Аның күбәләкле аланнарын, каенлы урманнарын, көмеш сулы елгаларын без бик яратабыз.Әйдәгез туган ил турында җыр җырлап алыйк.
Җыр «Туган ил»
Алып баручы - Тау башына салынгандыр безнең аыл,
Бер шишмә бар, якын безнең авылга ул.
Авылыбызның яме, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям, җаным-тәнем белән.
Дип язган Г.Тукай. Әйдәгез әле без дә чишмәгә суга барып кайтыйк.
Күмәк бию «Су юлы»
Алып баручы - Менә безнең балаларыбыз су буеннан әйләнеп тә кайттылар, су буйлары ямьле булса идее ул, ә шифалы чишмә сулары да эчеп җибәрсәң матурланып, тазарып киткән кебек буласың.
- Су юлында кемнәрне очраттыгыз, балалар? Алай-болай «Су анасы» басмада утырмый идеме?
5 бала - Су буенда кем генә юк,
Бака, черки, чикерткә.
Күле тулы симез балык
Күркә, маймыч һәм щүкә.
6 бала - Яр буенда бакалар,
Бакылдашып яталар.
«Су анасы» бар монда дип,
Мөгаен алдашалар…
Җыр «Су анасы»
Су анасы - Минем әбием - «Су анасы»
Ә мин үзем - «Су кызы»
Саклыйм су чисталыгын
Күлләрнең матурлыгын.
Тукай абый әкият язган,
«Су анасы» турында.
Әбиемнән калган мирас,
Алтын тарак кулымда.
Кояш нурында ялтырый
Ялт-йолт итеп тарагым.
Сезнең бәйрәмгә килгәндә
Чәчләремне тарадым.
Алып баручы - «Су кызы» әйдә, түрдән уз безнең белән җырлап, биеп ал.
Җыр «Тыпырда»
Алып баручы - Балалар, сез тагын Г.Тукайның нинди әсәрләрен беләсез әле?
Балалар - «Сарык белән кәҗә», «Гали белән кәҗә», «Шүрәлле»…
Алып баручы - Әйе «Шүрәле» турында мультфильмнар, кинолар төшерәлә, әле «Шүрәле» балеты да бар. Әйдәгез әле»Шүрәле» балетыннан бер өзек карап алыйк.
Төркемдәге балалар башкаруында бию - этюд «Шүрәле»
Алып баручы - Рәхмәт балалар, әйдәгез шүрәлегә бер җыр җырлап күрсәтик әле.
Җыр «Шүрәле»
Алып баручы - «Шүрәлеләр», «Су аналары», «Җен-пәриләр» чын барлыкта да яшиләрме? Әйдәгез әле, Г.Тукай бу турыда ни дип язган, тыңлап алыйк.
Нәфис сүз «Сабыйга» (запись тыңлау)
Иң матур җир кайда? - дисез,
Билгеле Кырлай җире.
Барча әкият геройлары
Кырлайда туган инде.
Су анасы, Шүрәлеләр
Ел да җыела бире.
Җыелмас иде - Кырлай ул,
Аларның туган җире.
Алып баручы - Г.Тукай шундый игътибарлы, ачык күңелле кеше булган, ул балаларны бик яраткан, аларга кызыклы шигырьләр язып калдырган. («Гали белән кәҗә»)
- Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,
Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.
Гали анны чирәм белән кунак итә,
Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.
Нәфис сүз «Кызыклы шәкерт»
Малай - Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың белән тор
Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
Акбай - Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
Малай - Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар - эш белү уңгайсыз ул!
Алып баручы - Рәхмәт, булдырдыгыз балалар. Менә безнең бәйрәмебез ахырына якынлаша. Бүген без бәйрәм кичәсендә Г.Тукай абыебыз иҗаты белән таныштык, аның шигырҗләрен, әкият геройларын искә алдык. Әйдәгез бәйрәмебезне матур җыр белән тәмамлыйк, аның шигырьләрен Г.Тукай язган, безнең әби-бабаларыбыз анны көйгә салган. «Туган тел» дип атала ул җыр.
Әле укый белмәсәк тә,
«Туган телне» җырлыйбыз.
Бу Тукай абый бүләге
Иң гүзәл җыр бу дибез.
Җыр «Туган тел»
Кулланылган әдәбият.
1. Габдулла Тукай. Казан 2006.- 302б.
2. Якуб Агишев. Халык шагыйре Габдулла Тукай. Казан 1956.-276б.