7


  • Учителю
  • Дәрес конспекты Рафис Корбан 'Каурыйлар'

Дәрес конспекты Рафис Корбан 'Каурыйлар'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

3 нче сыйныф укучылары өчен уку фәне дәресенең конспекты

Тема. Көз! Бу инде синмени?


Максат. Укучыларны Рафис Корбанның "Каурыйлар" исемле әсәре белән таныштыру, белем алырга ихтыяҗ уяту.

Бурычлар:

1) Рафис Корбанның әсәре аша балаларда белем алуга кызыксыну тәрбияләү;

2) Табигатькә карата сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү;

3) Туган як төшенчәсен аңлату.

Материал. Рафис Корбнның "Каурыйлар" шигыре.


Җиһазлау. Кошлар турында мәкаль һәм әйтемнәр. Күчмә кошларның рәсемнәре.

Дәрес барышы.


1.Дәресне оештыру. Мотивация.

Сыерчыклар киттеләр,

Карлыгач та күренми.

Күктә - торналар моңы.

Көз! Бу инде синмени?

Хәсән Туфан

11. Актуальләштерү.

1. Көз турында сөйләшү:

Көзге табигать ;

Җәнлекләр һәм кошлар;

Кошлар кая очып китә?


111. Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

Әсәрнең эчтәлеген аңлау авыр булырга мөмкин.

Каурыйлары ятып калды моң булып.

Шуның өчен сүзлек өстендә эшләү бик мөһим элемент булып тора.


1У. Авырлыктан чыгу юллары.


Моң, моңсу, моңлы, моңлана, моңсулана, моң-зар сүзләрен рус теленә тәрҗемә

итү кирәк булачак.

У. Яңа материалны аңлату.

Әсәрне дәреслектән сәнгатьле итеп башта укытучы, аннары укучылар укып чыгалар:

-шигырьне көйләп уку;


- әсәрне кисәкләргә бүлеп уку;

- ритмик паузалар белән уку;

- һәр кисәккә исем уйлау.


У1. Белемнәрне беренчел ныгыту.


Текст ахырындагы сорауларга һәм биремнәргә җавап бирү.

Күлләр ни өчен тынып калган?

Коелган каурыйлар нәрсә булып тоела?

Каурыйлар ник коела? Шагыйрь моны ничек аңлата? Чынлыкта кошларның каурыйлары нилектән коела?

Күлләрдә нинди күчмә кошлар яши?


У11. Мөстәкыйль эш.

Шигырьдән иң кызыклы урыннарны табып , дәфтәргә күчереп язу.


У111. Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.

Мөстәкыйль эшнең үтәлешен тикшерү.

Сүзлекне кабатлау, шул сүзләрне кертеп, башта сүзтезмәләр, аннары җөмләләр төзү.


1Х. Дәрескә йомгак. Рефлексия.

Рафис Корбанның тагын нинди әсәрен беләсез?

Китүче кошларның тавышлары ничек яңгырый?

Шагыйрьләр, композиторлар моңнарын нәрсә аша әйтәләр?


Өйгә эш. Күчмә кошларның рәсемнәрен ясарга.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал