7


  • Учителю
  • Папка-передвижка для родителей:Баланы ничек ике телгә өйрәтергә

Папка-передвижка для родителей:Баланы ничек ике телгә өйрәтергә

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Папка-передвижка для родителей:Баланы ничек ике телгә өйрәтергә



БАЛАНЫ НИЧЕК ИКЕ ТЕЛГӘ ӨЙРӘТЕРГӘ?

Татарчалы - русчалы сөйләм бүген күп кенә гаиләләрнең көндәлек тормышына кергән. Баланы икенче телгә өйрәтү өчен иң кулай вакыт - аның беренче телне өйрәнгән чагы, дип саный дөнья күләмендә дан казанган педагогия белгечләре.

"2-3 яшьтә балалар тел нигезләренә бик тиз өйрәнә, чөнки алар барлык ишеткәнен үз эченә туплап бара, - дип әйтә Эрика Леви, Колумбия университетының фәлсәфә, сөйләм һәм тел фәннәре докторы. - Алар бу яшьтә ике телдә әйтелгән яңа сүзләрне бик тиз аңлый башлый. Аларны хәтта махсус дәресләргә йөртү кирәкми, телевизор яки радиодан яңгыраган сөйләм дә җитә. Әгәр дә ата-ана боларга өстәп ике телдәге китаплар, уенчыклар һәм уеннар кулланса, тагы да яхшы".

Соңгы фәнни тикшерүләргә караганда, билингв (ике тел белүче) сабыйлар, "бер телле"ләр белән чагыштырганда, иҗади яктан күбрәк үсеш кичерә. Моннан тыш, аларның яңа мәгълүматны яхшырак үзләштерүе һәм тапкыррак булуы күзәтелә.

















Папка-передвижка для родителей:Баланы ничек ике телгә өйрәтергә



Балагызның ике телдә дә яхшы сөйләшүен теләсәгез, түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз:

Соңламагыз. 2-3 яшьлек чагында бала аерым сүзләрне генә түгел, тулаем сөйләм рәвешен аңына "сеңдерә". Икенче телне никадәр иртә өйрәтә башласагыз, балага аны исендә калдыру шулкадәр җиңел булачак.Папка-передвижка для родителей:Баланы ничек ике телгә өйрәтергә

"Төрле фонетик әйтелешне аңлап, аны кабатларга өйрәнү процессы 3 яшькә кадәр генә актив бара. Моннан соң без аерым бер авазларны дөрес ишетеп кабатлау мөмкинлеген югалта башлыйбыз, - ди Нью-Йорктагы "Language" балалар үзәгенең директоры Франсуа Тибо. - Шуңа күрә хәтта мультфильм, видео һәм җырлардан ишеткән тавышлы мәгълүмат яңа телне өйрәнү өчен көчле нигез булып тора, баланың аны алга таба яхшы үзләштерүен күпкә җиңеләйтә".

"Сөйләм тирәләге"н булдырыгыз. Балага икенче телне өйрәтү өчен иң яхшы җирлек - аның янында бу телдә дөрес итеп сөйләшә торган кеше булу, дип саный Франсуа Тибо. Бу аңа сүзләрне генә түгел, аларның табигый әйтелешен һәм кулланышын сеңдереп калырга ярдәм итә. Сабый янында ике телне бутап сөйләшмәскә тырышыгыз, юкса ул аларны кирәк булганча кабул итә алмаячак. Әгәр дә бала караучы ялласагыз, аның да бу кагыйдәне мөмкин кадәр үтәвен сорагыз.





Папка-передвижка для родителей:Баланы ничек ике телгә өйрәтергә



</ Бер үк сүзне берьюлы ике телдә өйрәтегез. Балага яңа сүзне өйрәткәндә, аның берьюлы ике телдә ничек әйтелгәнен күрсәтегез. Бу очракта сабый бер үк әйбернең ике төрле атамасы барлыгын аңлап калачак. "Минем ике яшьлек улым үрмәкүчне күрсә, аны башта инглиз телендә миңа әйтәчәк, аннан әтисе янына барып, грек телендә кабатлаячак, - дип сөйли Нью-Гепшерда яшәүче Кассандра Аттард. - "Ул бу сүзләрнең бер үк әйберне аңлатканын белә". Сүзләрне берьюлы ике телдә әйтүне гаиләгездә гадәткә кертергә тырышыгыз.

Артык зур өметләр багламагыз. Әлбәттә, кечкенә сабый икенче телдә шундук җырлар җырлап, аермачык сөйләшә башламаячак. Шулай да кечкенә яшьтән үк ишетә, кабул итә башлавы аңа бу телне алга таба яхшырак өйрәнергә ярдәм итәчәк. Сүзләрдән әкренләп сүзтезмәләргә, аннан соң җөмләләргә күчегез. "Тыныч йокы", "Сәламәт бул", "Хәлләрең ничек" тезмәләренең мәгънәсен ул бик тиз чамалый башлар, ә билгеле бер вакыт узгач, аларга төпле җавап та кайтарырга өйрәнер.

Сабыйны икенче телгә өйрәтүнең бердәнбер уңышлы юлы - аның янында бу телдә ирекле сөйләшә торган кеше булу.Өйдә гел үз телендэ сөйләшсәләр, бала да сөйләшәчәк һәм ике телне дә беләчәк.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал