7


  • Учителю
  • Зурлар төркеме өчен күңел ачу конспекты Тема: “Хуш киләсең Кыш бабай”

Зурлар төркеме өчен күңел ачу конспекты Тема: “Хуш киләсең Кыш бабай”

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Катнашалар: Кыш бабай, Кар кызы, Кар бабай, гномнар, төлке.

Максат: Балаларда шатлык хисләре, бәйрәм рухы булдыру; бәйрәмдә катнашасы килү теләген үстерү.

Алып баручы: Хәерле иртә, кадерле дусларым, хөрмәтле кунаклар! Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.

1б.Зилә..Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз

Матур җырлар җырларбыз.

2б.Муса.Нинди матур безнең чыршы,

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Бергә: Котлы булсын Яңа ел! (Балалар кул чабалар)

Ә хәзер котлау өчен сүзне балалар бакчасы мөдире Гүзәл Рифәк кызына бирәбез. Рәхим итегез.

Алып баручы: Дусларым карагыз әле, бүген безнең бәйрәмебезгә нинди матур итеп киенеп, ясанып, бизәнеп ямь-яшел мәһабәт чыршы килгән. Без яңа ел бәйрәмен яратабыз һәм чыршының безгә кунакка килүенә бик сөенәбез.

Нишләптер чыршының утлары кабынмаган, әйдәгез без аңа ярдәм итик.

(Балалар чыршыга карап өрәләр, чыршыда утлар кабына.)

Алып баручы: Менә ничек күңелле булып китте.

Рәхмәт сиңа, чыршыбыз, без сиңа багышлап үзебезнең шигырьләребезне сөйләп күрсәтербез.

3б.:Камилә.

Күрегез бу чыршыны,

Матурланган, киенгән.

Безгә калын урманнан

Ул кунак булып килгән.

4б.:Гәдел.

Әй, чыршыкай-чыршыкай

Үзең бигрәк купшыкай.

Яшел күлмәк кигәнсең

Күп бизәкләр элгәнсең.

5б.:Алим.

У ребяток наших,

Елочка большая.

Огоньки на елке

Весело сверкают.

6б.: Кәрим.

Огоньки сверкают

Красный, голубой.

Хорошо нам елка

Весело с тобой.

Алып баручы: Әйдәгез, дусларым шушы матур шигырьләрдән соң чыршыны мактап җыр да җырлап алыйк.

Җыр: "Чыршы янында"

Алып баручы: Дусларым безнең бу матур чыршыбыз урманда матур каен кызлары, имән егетләре, чәчәкләр арасында яшәгән. Һәм ул бик күп матур әкиятләр ишеткән.

Чыршыкай, бәлки шул әкиятләрнең берәрсен безгә дә сөйләрсең?

(Кыңгырау тавышы ишетелә.)

Чыршы тавышы: Исәнмесез, минем нәни дусларым. Яңа ел белән Сезне!Бу бит мин, сезнең якын дустыгыз, яңа ел чыршысы. Сезгә бик зур рәхмәт әйтергә телим. Сез мине ничек матур итеп бизәдегез, бизәндердегез, минем турыда нинди матур шигырьләр сөйләдегез. Рәхмәт сезгә! Ә хәзер мин сезгә бик кызыклы әкият сөйлим.

"Яңа ел алдыннан бик суык көннәрнең берсендә Кар кызы үзенең дусларын - гномнарны җыйган да, Кыш бабайның әмерен җиткергән: балалар өчен күп итеп уенчыклар ясарга кушкан ул аларга.Чөнки Кыш бабайның тиздән Яңа ел бәйрәмнәренә барыр чагы җитә, аның балаларга уенчыклар өләшәсе килә" дигән.

Алып баручы: Ә кар кызы кая соң әле? Биредә күренми бит! Әйдәгез бергәләп аны чакырыйк!

Балалар: Кар кызы! Кар кызы!Ау!

Кар кызы килеп керә. Кулында кәрзин, кәрзиндә боз кисәкләре.

Кар кызы: Исәнмесез, минем кадерлеләрем! Исәнмесез, минем нәни дусларым! Яңа ел белән Сезне!

Балалар: Исәнме, кар кызы!

7б.: Дилия.

Бәйрәмебез син килгәч

Матурланды тагын да.

Бик күңелле уйнавы

Яшел чыршы янында.

Алып баручы: Әйе шул, кар кызы ! Син килгәч бәйрәмебез тагын да ямьлерәк булып китте. Рәхим ит бәйрәмебез түренә!

Кар кызы, безнең бүген бәйрәмебездә чыршыбыз телгә килде һәм ул балаларга әкият сөйли башлаган иде. Анда сүз урманда яшәүче гномнар турында иде. Син шул әкиятнең дәвамын беләсеңме?

Кар кызы: Әлбәттә беләм балалар, шулай булган шул. Тик бу әкиятне дәвам итәр өчен безгә сезнең белән урманның гномнар яши торган карлы почмагына барырга кирәк. Ә анда болай гына кереп булмас. Карга батмас өчен чаңгыларны кияргә кирәк. (гномнар өйләренә кереп китәләр)

(Чаңгыларны киеп, чаңгыда барган хәрәкәт ясала.)

  • Менә килеп тә җиттек. Менә бит, балалар, шушы урында, җылы өйдә гномнар яшәгән. Алар балалар өчен бик күп матур уенчыклар ясый белгәннәр. Һәр ел саен Яңа ел алдыннан алар үзләренең көмеш чүкечләре белән алтын кадаклар кагып нәни дусларына уенчыклар ясаганнар.

(Кар кызы бер-бер артлы тезеп гномнарны җитәкләп алып чыга.)

1 нче гном:Илгиз.

Исәнмесез, балалар,

Саумысез, кунаклар.

2 нче гном:Айвар.

Бүген сездә күңелле,

Берәр бәйрәм түгелме?

3 нче гном:Муса.

Матур чыршы янында,

Күңелледер тагын да?

Кар кызы:

Кечкенә дусларым минем! Сезгә Кыш бабай балаларга бик матур уенчыклар ясарга кушкан иде бит. Кыш бабай килеп тә җитәр, ә сезнең әле эшегез бетмәгән, бүләкләрегез әзер түгел.

4 нче гном:Ислам.

Хәзер чүкечләр алабыз,

Алтын кадаклар кагабыз.

5 нче гном: Алмир.

Әйдә эшкә тотыныйк,

Балаларны шатландырыйк.

6 нчы гном:Рөстәм.

Бер сугам, ике сугам,

Уенчык әзер була.

7 нче гном: Илгиз.

Менә бит эш тә бетте,

Бүләкләр әзер безнең.

(Гномнар эшләгән вакытта чыршының әле бер, әле икенче ягыннан төлке башын тыгып карый.)

(Кар кызы гномнарның эшләре беткәч аларны ярымтүгәрәккә тезә, гномнар кулларындагы хохлама кашыклары белән оркестрда уйныйлар)

Кар кызы: Рәхмәт сезгә, гномнар, бүләкләр белән тартмабыз тулды.

сезнең бүләкләрегезгә балалар бик шатланырлар, без аларны менә шушы матур тартмага салыйк та, матур бантик бәйләп, балаларга җибәрик.

Алып баручы: Кадерле гномнар, безнең бәйрәмебезгә рәхим итегез!

Төлке: Менә урман буйлап бара идем, бик каты чүкеч тукылдаган тавышлар ишеттем. Бөтен урман яңгырап торды. Мин әллә куян үзенә яңа йорт саламы дип торам. Ә монда күрәм, сез бәйрәм итеп ятасыз икән.

Кар кызы: Рәхмәт инде сиңа, Төлке-хәйләбикә. Бу юлы да бер кыңгыр эш майтарып йөрмисеңме икән син? Без сиңа ышанмыйбыз.

Төлке: Юк, юк, сез нәрсә инде! Минем бары тик балалар белән бер кызык уен гына уйныйсым килә. Бөтенегезгә дә күзләрегезне йомарга кирәк, алайса тылсым килмәячәк.

Кар кызы: Ярый-ярый төлке дус. Без хәзер барыбыз да күзләребезне йомабыз, тик син безне алдама, яме!

Төлке: Юк-юк, кая ул! Сез күзләрегезне йомыгыз да санап торыгыз 1,2,3,...дип.

(Кар кызы һәм балалар күзләрен куллары белән каплыйлар. Ә төлке бу вакытта уенчыклар тутырган тартманы алып кача).

Кар кызы: (күзен ача). Балалар, ә төлке кайда соң? Ә тартмабыз кайда? Хәйләбикә безне тагын алдаган бит. Ә без шуңа ышандык. Нишләргә инде хәзер безгә? Кыш бабай килер вакыт та җитә. Аңа нәрсә дип җавап бирербез инде? (Кайгыра)

(Шул вакыт кар бөртекләре очып чыгалар).

Алып баручы: Дусларым, күрәсезме никадәр кар бөртекләре очып керде, димәк безнең Кыш бабабыз да ерак түгелдер. Кыш бабай килеп җитсә, ул безгә нишләргә кирәклеген әйтер әле. Ә аңарчы без кар бөртекләренең күңелле итеп биегәннәрен карыйк әле.

"Кар бөртекләре" биюе.

Алып баручы: Дусларым нишләптер Кыш бабай күренми. Әйдәгез бергәләп Кыш бабайны чакырыйк.

Балалар: Кыш бабай! Кыш бабай! Ау!...

Кыш бабай:

Исәнмесез, дусларым,

Нәни кыз һәм улларым!

Ерак-ерак илләрдән,

Сезне сагынып килдем мин.

Сезгә яңа елда шатлыклар, тазалык, бәхет, мул тормыш алып килдем.

Кар кызы: Исән-саумы, Кыш бабай! Без сине бик сагындык. Синең килүеңә бик шатбыз. Кечкенә гномнар синең әмереңне үтәделәр, бик матур уенчыклар ясадылар. Тик аларны тартмасы белән төлке-хәйләбикә урлап китте. Балалар уенчыкларсыз калырлармы инде? Нишләргә хәзер безгә?

Кыш бабай: Ах бу явыз төлкене! Сораусыз кеше әйберенә тияргә ярыймы инде?! Ярый, мин аны бу эше өчен нишләтергә икәнен белермен. Хәзер, хәзер... Миңа үземнең ярдәмчем Кар бабайга шалтыратып алырга кирәк. Балалар, сездә телефон бармы? Ул бөтен урман буенча йөри, бөтен тирә-юньдәге хәлләрне белә. Бәлки ул безнең уенчыкларны урлаган төлкене дә күргәндер.

Кар кызы: Кыш бабай, менә сиңа телефон. (Телефон бирә).

Кыш бабай: Алло! Алло! Бу урманмы? Миңа кар бабай кирәк иде.

Кар бабай: Әйе, әйе, кадерле Кыш бабаем. Бу мин, главный кар бабай. Менә сине ишетеп килеп тә җиттем. Нәрсә булды, бәлки пожарныйларны чакырыргадыр?

Кыш бабай: Юк, юк, бернинди пожар да юк. Безгә явыз төлкене табарга кирәк. Ул безнең уенчык тутырган тартмабызны алып качты. Күрмәдеңме аны? Зинһар табып китер үзен монда!

Кар бабай: Кайгырмагыз, дусларым, мин урмандагы бөтен сукмакларны, эзләрне беләм. Хәзер чаңгыларымны киям дә, бөтен урманны әйләнәм. Мине шушында гына көтеп торыгыз. (Китә).

Алып баручы: Кыш бабай, Кар бабай әйләнеп кайтканчы без балаларның һөнәрләрен карый торыйк әле. Алар син килүгә бик күп шигырьләр, җырлар өйрәнделәр.

Ислам. Иртән иртүк карлар яуган!

Бүген чыршы бәйрәме.

Яшел чыршының янында

Без җырлыйбыз әйләнеп.



Җыр: "Кыш җитә"



8б.:Илиза

Яшел чыршы тирәсендә

Җыелып бертугандай,

Әйлән-бәйлән уйный идек,

Килеп керде Кыш бабай.

Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең, уз бире!

Шатланышып җыр белән

Каршылыйбыз без сине.

9б.:Миләүшә

Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең, уз бире

Кунак булып килер дип

Күптән көттек без сине

10б.: Ралина Кыш бабай син дә,

Нәни булдыңмы?

Безнең шикелле

Чанада шудыңмы?

Кар тәгәрәтеп

Шар ясадыңмы?

Сиздерми генә

кар ашадыңмы?

11б.: Азамат

Кыш бабайның куллары

Салкын диеп уйладым.

Башымнан сөйгән иде,

Чак-чак "эреп" куймадым.

Җылы икән, бик җылы

Кыш бабайның куллары.

Шуңа күрә гел актыр,

Аның йөргән юллары.

12б.:Элерина

Үзең шаян, үзең юмарт

Үзең һаман шулай карт

Безнең белән бие, җырла,

Булмәбезгә ямь тарат.

Кыш бабай, Кыш бабай,

Кунакка килдең безгә

Уйнадык та, җырладык та,

Бәлки биерсең син дә.

Кыш бабайны биетү.



13б.:Адилә.

Әй Кыш бабай, Кыш бабай

Күптән таныш инде син.

Тик ни өчен Кыш әбине

Бер дә алып килмисең?

Безгә дигән күчтәнәчне

Ул үзе тутырамы?

Аннары сине озаткач

Гел өйдә утырамы?.

Ул да биеп йөрер иде

Безнең чыршы янында.

Кыш әбине дә калдырма

Тагын килгән чагында.

14б.:Илгиз.

Ах, какой хороший

Добрый Дед мороз.

Из лесу нам елку

К празднику принес.

15б.:Айвар.

Дед мороз, Дед мороз,

Деткам ёлочку принес.

А на ней фонарики,

Золотые шарики.

16б.:Илсинә.

Кыш бабай, мине

Син бүген макта

Бер яшькә үстем

Син килгән чакта.

17б.:Нәркиз.

Кыш бабай безгә

Чабып килерсең.

Шигырь сөйлим дә,

Бүләк бирерсең.

18б.: Асылъяр.

Әй, Кыш бабай, юмарт бабай,

Ягымлы сөйләшәсең,

Алып килгән бүләкләрне

Кемнәргә өләшәсең?

Рәхмәт, сиңа, син килгәнсең

Әйләнәбез тирәңдә.

Яңа һөнәрләр өйрәндек,

Яңа елга килгәндә.

19б.: Алия.

Менә шатлык бүген безгә,

Төнлә Кыш бабай килгән

Уятмаган бит мине

Йокласын әле дигән.

Алып килгән күп итеп

Күчтәнәчләр, бүләкләр.

Рәсеменең астына

Язган матур теләкләр.

Мин һәр кичтә тәрәзәңнән

Карап үтәрмен, дигән.

Мин кушканны үтәмәсәң

Керми китәрмен, дигән.

Кыш бабай:Ай, рәхмәт сезгә, балалар, бик күп икән һөнәрләрегез. Мин сезнең өчен бик сөендем.

Нишләптер Кар бабай озаклады әле. Әллә тартмабызны чыннан да таба алмый йөри инде? Ярый, балалар, кайтып җитәр ул, борчылмыйк. Ә аңарчы без сезнең белән бер уен уйнап алыйк. Бу уен бик күңелле. Ул кар боз кисәкләре белән уйнала. Уенга 2 бала чакырыла. Мин икегезгә дә таяклар куям. Шушы таякларга бер-бер артлы шушы кар бөртекләрен кертергә кирәк. Кайсыгыз тизрәк бетерә, шул җиңүче. Бу таякларны аннары Кар бабайга бүләк итәрбез.

Уен: "Кем җитезрәк?"

(Уен беткәч Кар бабай ишектән кычкыра).

Кар бабай: Әй, дусларым! Кыш бабай! Таптым, таптым, тартманы. Менә бит ул! (тартманы сыпыра) Рәхмәт яугыры!

Кыш бабай: Менә бит, насыйп булгач табылды. Әйдәле, Кар бабай, үзең табып алып кайткач, үзең ияләренә дә җиткер инде син бу уенчыкларны.

(Кар бабай тартманы тәрбиячегә тапшыра).

Алып баручы: Ай рәхмәт инде сезгә, гномнар, бигрәк матур уенчыклар ясагансыз! Эшегез өчен рәхмәт, кулларыгыз сызлаусыз булсын.

Кадерле Кыш бабай! Әле безнең балаларыбыз үзләренең матур шигырьләрен сөйләп бетермәделәр. Син аларны тыңлап, ял итеп ал әле.

Алим Әй куян, куян,

Кечкенә генә,

Бик йомшак кына,

Бик куркак кына.

Ике колагы

Озынкай гына.

Аягы җиңел -

Мамыктай гына.

20б.: Алмир.

Соңлап кына көн туа,

Чәй эчкәнче төн туа.

Ай яктысы астында

Балалар чана шуа.

Ел ахыры икәндер

Кайсы ай бу?

Бергә-Декабрь.

21б.:Рөстәм.

Яңа елда яңа кар

Җемелдәр дә елкылдар.

Агачлар көмеш кенә-

Торсын шул килеш кенә.

Коры суык урамда,

Кайсы айда?

Бергә-Гыйнварда.

22б.:Зилә. Юлда җәяүле буран,

Көрткә күмелә урам

Кояш толыбын сала

Бераз кар көрәп ала.

Бетми кар көрәп кенә,

Кайсы айда?

Бергә-Февральдә.

23б.:Илмир.

Яңа ел килгәнгә

Нәкъ бер ел булды.

Кыш бабай килүгә

4 яшем тулды.

24б.:Сөмбел.

Кыш бабай, елак

Малай булдыңмы?

Сакаллы малай булып тудыңмы?

Әйт колагыма, сер итеп кенә.

Саклыйм сереңне үз итеп кенә.

Алып баручы: Кыш бабай, безнең балалар, шигырьләрен сөйләп бетерделәр.

Кар кызы: Бабакай, уян әле тизрәк (бабай уянмый). Мине дә ишетми. Инде хәзер Кыш бабайны ничек уятыйк?

Алып баручы: Бер дә борчылмагыз. Хәзер уятабыз аны. Ягез әле, дусларым Гномнар, минем янга килегез, бер биеп алыгыз. Сезне Кыш бабай ишетеп, йокысыннан уянсын.



Бию: "Гномнар биюе"

Кыш бабай: Кем миңа йокларга бирми,? Ә-ә-ә-ә, сез икән әле, шуклар! Хәзер мин сезне үземнең капчыгыма салып алып китәм. Ягез тизрәк керегез капчыкка.

Уен: "Капчыкка кер"

(Балалар төпсез капчык эченә керәләр, Кыш бабай капчыкны күтәрә .)



Кыш бабай: Ах, шаяннар, шаяннар. Кыш бабагыз белән шаяртырга уйладыгызмы? Ярый, балалар, мин сезнең белән уйнадым, шигырьләр тыңладым, җырладым, биедем. Сез бик зур үскәнсез. Рәхмәт бабагызны куандырган өчен. Мин китим инде.

Алып баручы: Кыш бабай, ә балаларга бүләкләреңне бирергә оныттың бит.

Кыш бабай:

Ай, мин тишек баш.

Бөтенләй онытканмын.

Бүләкләремне кайдадыр

Югалтып калдырганмын.

Кар кызы: И, бабакай, әйтергә онытып торам. Безнең бүләкләрне төлке урлап киткән.

(Төлке һәм Кар бабай чана тартып килеп керәләр)

Кар бабай: Кыш бабай, мин тартманы гына түгел, безнең бүләкләрне урлап качкан төлкене дә таптым. Менә шушы бүләкләр янында елап утыра иде. Балаларның бүләкләрен сорамыйча алып киттем, миңа бик оят, ди.

Кыш бабай: Ярый-ярый, менә монысы бик әйбәт, үз гаебен үзе таныганнарны без гафу итәбез. Бүтән алай эшләмәссең бит, төлке?

Төлке: Юк, юк, балалар. Мин сезнең алда бик гаепле, зинһар кичерегез мине! Бүтән беркайчан да кеше әйберенә сораусыз тимәм.

Кыш бабай: Ай, булган да инде бу, Кар бабай. Менә тапкансың бит минем бүләкләремне, рәхмәт инде сиңа, балалар бүләкләрне бик көтәләр иде.

(Кыш бабай балаларга бүләкләр тарата)

Кыш бабай:

Менә дусларым сезгә

Яңа ел бүләкләре.

Матур, рәхәт яшәгез,

Шул минем теләкләрем.

Сау булыгыз балалар! Сау булыгыз!

(Кыш бабай, Кар кызы,Кар бабай, төлке чыгып китәләр)

(Яңа ел керә )

Яңа ел: Мин Яңа ел, Яңа ел

Сезгә бүген килгән ел.

Нинди матур бүген, безнең бәйрәм

Нинди матур утлар яналар.

Тизрәк кайтсын балаларым диеп

Тауны көтә безнең чаналар.

Мин яратам киек җәнлекләрнең

Кыш бабайны сырып алуын

Көләч йөзле юмарт Кыш бабайның

Теләр идем мәңге калуын.

Алып баручы:

Яңа бәхет, зур уңышлар

Алып килсен Яңа ел.

</ Шатлык белән үтсен һәр көне,

Котлы булсын, Яңа ел!

Бәйрәм тәмам.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал