7


  • Учителю
  • Ата- аналар өчен консультация Китапка мәхәббәт тәрбияләгез

Ата- аналар өчен консультация Китапка мәхәббәт тәрбияләгез

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Китапка мәхәббәт тәрбиялибез

Мәхәббәткә 7 адым



Беренче адым.

Үзегездән башлагыз. Өлкәннәр укырга яратмаган гаиләдә баланың китапка мөкиббән булуы бик шикле. Кайберәүләр моның белән килешмәскә дә мөмкин. Тик тумас борын китап ярата башлаучы сабыйлар бик сирәк. Калганнарда исә китапка мәхәббәтне тәрбияләргә кирәк.



Икенче адым.

Укыган әсәрегез турында балага да сөйләгез. Әгәр ул аңлардай икән, иң кызыклы урыннарын кычкырып укырга мөмкин. Сабыйда үзе укыган әсәрләр, туган хис-кичерешләре белән уртаклашу теләге уятырга тырышыгыз. Буш вакытыгызда исә бала яраткан әкият яки хикәяне чиратлап укый аласыз.



Өченче адым.

Бала яратып укысын дисәгез, үзегез дә бик теләп аңа йоклар алдыннан әкият укыгыз. Ул үзе укый белгән очракта да кычкырып укырга иренмәгез. Тик бу эшне иртәрәк башларга онытмагыз. Укыганнарыгыз турында фикер алышырга да вакыт калсын. Сабый кара, күңелсез хәрефләр артында әллә никадәр серләр яшеренгән могҗизалы дөнья барлыгын аңларга тиеш.



Дүртенче адым.

Мәҗбүр итмәгез. Балагызны «Телевизор каршында күпме утырырга була, әнә, китап укы!» яисә «Өч бит укымыйча урамга уйнарга чыкмыйсың» дип күпме генә ачулансагыз да, ул китап ярата башламаячак. Алай гына да түгел, ул китап укуны җәза буларак кабул итәчәк.



Бишенче адым.

Балага сайлау мөмкинлеге тудырыгыз. Өйдә аны кызыксындырган темага китаплар булсын. Китап кибетеннән балагыз сайлаган китапны сатып алыгыз. Бәлки, ул басма сезгә ошап та җитмәс, тик нәрсәдәндер башларга кирәк бит. Сез тәкъдим иткән Мәһдиев һәм Миңнуллиннарны укудан баш тартса да, китапханәдән үзе алып кайткан очкыч һәм танклар турындагы басмаларны балагыз күз йөртеп булса да чыгачак..



Алтынчы адым.

Һәр нәрсәнең үз вакыты. Үзегезнең бала чакта юрган астында фонарь яктыртып укыган китабыгызны хәтерлисезме? Белмәмеш турында идеме ул, мушкетерлар хакындамы? Һәркемнең яраткан китабы була. Тизрәк аның ахырына барып җитеп, вакыйганың ни рәвешле төгәлләнгәнен беләсе килә. Укып бетергәч исә, нигә бетте инде, дип куясың. Нәкъ менә шул китаптан соң тагын да кызыклырак әсәр табасы килү теләге туа башлый. Сабырлыгыгызны җыеп, балагызга әнә шул беренче кадерле китапны табарга ярдәм итегез. Дусларының нинди китаплар укуын сораштырыгыз.



Җиденче адым.

Балагызның теләк-фикерләрен хөрмәт итәргә өйрәнегез. Ул журналлар укырга яратамы, энциклопедияләр белән кызыксынамы - укыганнары турында чын күңелдән сораштырыгыз. Әмма бу өй эшен тикшерүне хәтерләтергә тиеш түгел. Сорауларыгыз ясалма булмаса, балагыз тагын берәр кызыклы әйбер укып, сезгә сөйләргә тырышачак. Үзегез дә балагызга укыганнарыгыз турында сөйләгез. Мондый әңгәмәләр вакытында сабыегызны мактарга онытмагыз!





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал