7


  • Учителю
  • ООД по обучению детей правилам дорожного движения

ООД по обучению детей правилам дорожного движения

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Бердәм белем бирү эшчәнлеге

Тема: "Юл чатында светофор"

Максат: транспорт турындагы кузаллауларын киңәйтү.

Тәрбия бурычы: бер-берсенә дустәнә мөнәсәбәт тәрбияләү һәм белем алуда ярдәм итү теләген тудыру.

Үстерү бурычы: хәрәкәт координациясен, ориентлашуны, бәйләнешле сөйләмне үстерү.

Белем бирү бурычы: билгеләре буенча транспортны сүрәтли белү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, куркынычсызлык, хезмәт, музыка.

Методик алымнар һәм чаралар: сүзле уен,хәрәкәтле уеннар, практик эш, сорау, нәфис сүз, мактау, бәяләү.

Җиһазлау: предметлы рәсемнәр, такта, муз.диск.

Сузлек өстендә эш: балалар кәнәфие, мәгълүмат, җәяүле.

Эшчәнлек төзелеше

І. Төп өлеш :

1. Д/уен "Әйтеп бир".

2. Үстерешле диалог.

3. Д/уен "Нәрсә артык?".

4. Транспорт тавышларын тыңлау.

5. Ял минуты.

6. Д/ уен "Юл билгеләрен төзе һәм әйт".

ІІ. Практик эш: рәсем.Светофор ясау.

ІІІ. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы

  • Балалар, мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез дөрес итеп җавап бирерсез.

  1. Кылга асылына,

Тимергә таяна,

Утыртып чаба

Теләсәң кая. (трамвай)

  1. Уф итәр,пуф итәр,

Төкеренер дә пошкырыр.

Пошкырса да,алып китәр,

Акча түләсәң, илтәр. (поезд)

  1. Канаты бар - йоны юк.

Үзе бара - юлы юк. (самолет).

  • Мин сезнен җаваплардан бик канәгать. Ә сез транспорт турында нәрсәләр беләсез икән:

  • Трамвай, поезд, самолет - бер сүз белән ничек атыйбыз?

  • Транспортны нинди төрләргә бүлергә була?

  • Транспорт ни өчен кирәк?

  • Машиналарны, эш беткәч кая куялар?

  • Булдырдыгыз, ә хәзер тагын бер уен уйнап алыйк.





Дидактик уен "Нәрсә артык"

  1. Мотоцикл, скутер, велосипед, мопед.

  2. Самолет, вертолет, поезд.

  3. Теплоход, метеор, автобус.

  4. Комбайн,трактор, самолет.

  • Булдырдыгыз балалар. Тыңлагыз әле нинди тавышлар тавышлар ишетәсез? (балалар белән транспорт тавышларын тыңлау).

  • Юлда аварияләр булмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

  • Транспортның туктавын кайда көтәләр?

  • Кемне "җәяүле"дип әйтергә мөмкин?

  • Ә пассажир кем ул?

  • Юл чатында нәрсә тора?

  • Светофорда ничә төс?

  • Кечкенә балаларны машинада йөртү өчен нәрсә таләп ителә?

  • Әйдәгез әле балалар, "балалар кәнәфие"сүзен кабатлыйк.

Ял минуты. Дидактик уен "Юл билгеләре төзе һәм әйт"

(балалар белән юл билгеләре белән уен оештыру)





  • Булдырдыгыз балалар. Хәзер инде без юл билгеләрен һәм юл кагыйдәләрен беләбез. Урыннарыбызга утырабыз да, светофор рәсеме ясыйбыз.

ООД по обучению детей правилам дорожного движенияБалалар, сезгә ошадымы? Нәрсәләр кызыклы булды һәм хәтерегездә калды? Кемнең җаваплары ошады?

  • </ Үзбәя бирү.



























 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал