7


  • Учителю
  • Открытый НОД для воспитателей на тему «Алган белем-хәзинә!»

Открытый НОД для воспитателей на тему «Алган белем-хәзинә!»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Сәлимова Р.Г.

Тема: «Алган белем-хәзинә!» (мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат:

1.Туган шәhәребез Яр Чаллы турындагы белемнәрен киңәйтү.

2.Шәhәребезнең даны, истәлекле урыннары турында тирәнтен мәгълүмат бирү,тарихи атамалар хисабына сүзлек байлыгын арттыру.

3.Туган җирне,туган шәhәрне ярату хисләре тәрбияләү эшен дәвам итү.

Җиһазлау:

Күләмле күрсәтмәлелек. Шәhәрнең карта-схемасы, магнитофон, магнитлы такта, шөгыль-сәяхәт темасы буенча иллюстрацияләр, серле тартма, тылсымлы шакмак, яшел кулъяулык.

Таратма материал. Медаль.

Балалар белән алдан әзерлек эше:

Шәhәребезнең истәлекле урыннары. (әңгәмә.)

«Туган җиремнең гүзәл почмагы» альбомын карау.

«КАМАЗ» фотоальбомын карау.

«Безнең урам» (экскурсия).

«Туган жирем-Яр Чаллы» (гомумиләштерелгән әңгәмә.)

«Чаллы сиреньнәре», «Чаллыяр» исемле җыр тыңлау.

Шигырьләр, мәкаль-әйтемнәр, уеннар өйрәнү.

Шөгыль-сәяхәтнең барышы:

Хәерле иртә, алсу таңнарга

Хәерле иртә, зифа талларга

Хәерле иртә, назлы җилемә.

Хәерле иртә, туган җиремә.

( Талгын музыка уйный.)

Балалар күз алдыгызга китерегез, сез кечкенә орлыклар. (Балалар башларын куллары белән тоталар.) Бакчачы орлыкларны саклык белән генә тәрбияли, сулар сибә. (Тәрбияче балаларның башларыннан сыйпый.) Кояш нурлары җылысында орлыклар үсә, беренче яфраклар күренә башлый. (Балалар кулларын күтәреп, өскә үреләләр). Сабак үсә. (Балалар тартылалар, җилкәләрен турайталар). Ниhаять, шатлыклы мизгел: искиткеч матур чәчәкләр күренә. (балалар чәчәк таҗлары ясап,кулларын күтәрәләр). Чәчәкләр матурланганнан-матурлана. (Балалар бер-берсенә елмаялар). Чәчәкләр кояшка тартыла. (Музыка тына). Балалар чәчәкләр кояш яктысына тартылган кебек, кешеләр дә белемгә тартыла. Сезнең дә күп беләсегез, күп шөгыльгә өйрәнәсегез килә, шулаймы?

Бүген мин сезне бормаланып-бормаланып аккан Чулман елгасы буена урнашкан, гүзәл табигатьле Яр Чаллы шәhәре буйлап сәяхәткә чакырам.

(Тәрбияче тактага шәhәрнең карта-схемасын элә.)

Тәрбияче. Балалар, бүген безгә кунакка Белемхан да килгән. Ул бик күп белә икән. Белем иясе булганга, аны Белемхан дип атаганнар.

Белемхан. Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнмесез, Белемхан!

Белемхан. Сезне бик тырыш, зирәк балалар дип ишеткән идем. Ләкин белемнәрегезне тикшереп карыйсым килә. «Алган белем-хәзинә» медале салынган серле тартмамны алу өчен.барлык сорауларга да дөрес җавап бирергә кирәк). Ә мин сезнең җавапларны бик игътибар белән тыңлап торырмын. Кем аларга уңышлы җавап бирә, димәк, ул «Алган белем-хәзинә!» медаленә лаек була. Ә кайсы сорауга беренче жавап бирергә икәнен шушы тылсымлы шакмак күрсәтер. (Тәрбияче шакмакны тәгәрәтә, балалар санны атыйлар hәм тиешле мольберт янына киләләр. Һәр биремгә балаларның якынча сөйләме тәкъдим ителә.)

Беренче бирем. Яр Чаллыны төзү тарихы.

Балалар. Рәсемдә иске шәhәр. Бу - Үзәк урам. Шәhәр шуннан башланган. Монда байлар яшәгән. Орловка, Сидоровка, Боровецкое авыллары булган.

Икенче бирем. Туган як табигате.

Балалар. Яр Чаллы Чулман елгасы ярына урнашкан. (Картадан күрсәтә). Аның күршеләре Алабуга, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Түбән Кама шәһәрләре. Безнең туган җир матур. Бездә биек таулар, чишмәләр, елгалар күп. Урманда агачлар, төрле чәчәкләр үсә, кошлар сайрый. Без туган җиребезне яратабыз hәм саклыйбыз.

Белемхан. Яхшы, балалар, сынатмадыгыз. Шакмакны бу юлы үзем тәгәрәтеп карыйм, катлаулырак бирем чыкмасмы?

Өченче бирем. Шәhәребез символлары: герб hәм флаг. Нинди төсләр кулланылган hәм нәрсә аңлата?

Балалар. Гербның төп фигурасы - каек (көймә). Каек (көймә) - алга хәрәкәт итү, авырлыкларны җиңеп чыгу символы. Көймә борынында кыз башы. Ул - гаилә учагы символы. Киерелгән җилкән уңыш теләп искән җилне аңлата. Каекның җилкәне лалә чәчәге (тюльпан) кебек. Ул Яр Чаллы шәһәрен Татарстандагы энҗе бөртеге итеп күрсәтә. Судагы ишкәклә, үз хезмәтләре белән тырышып алга баруларын күрсәтә. Көмеш дулкыннар шәһәрнең Чулман елгасы Һәм Түбән Кама сусаклагычы ярларына урнашуын күрсәтә..

"Яр Чаллы" - ярдагы ак таш дигән сүз. Флагның үзәгендә дә каек рәсеме. Нинди төсләр кулланылган hәм нәрсә аңлата?

Сары төс (алтын) - ныклык, бөеклек, байлык, акыллылык, тотрыклылык, хөрмәт символы. Ак төс (көмеш) - чисталык, камиллек, үзара аңлашу символы. Зәңгәрсу төс - хаклык, намуслылык символы. Яшел төс флагны тулыландырып, табигать, сәламәтлек, яз, үсеш һәм яңарыш символы булып тора. Кызыл төс - хезмәт, кыюлык, яшәү көче, матурлык, бәйрәм символы.

Белемхан. Булдырдыгыз, балалар. Әллә бераз күңелемне ачып аласызмы?

Бала. Алын да алыйк әле,

Гөлен дә алыйк әле,

Чаллыбыз бигрәк матур

Бер уйнап алыйк әле.

Кулъяулык белән уен уйнала.

Уен тәртибе: балалар кулга-кул тотынышып, җырлый-җырлый, түгәрәк буйлап йөриләр. Уртадагы баланың кулында кулъяулык, ул үзенә дус сайлый:

Чаллы шәhәренә барам

Яр Чаллыбыз ямьлегә.

Кемгә яулык бирим икән

Дус булырбыз мәңгегә.

Җыр бетүгә, алып баручы бала кулъяулыкны үзе ошаткан иптәшенә бирә, алар парлашып бии, башкалар кул чаба.

Тәрбияче. Сәяхәтне дәвам итик, шакмакны тәгәрәтик.

Дүртенче бирем.

Чаллы шәhәрендә яшәп,

Үзгәрүен күрәсезме?

Истәлекле урыннары,

Һәйкәлләре турында

Безгә сөйләп бирәсезме?

Балалар. Бу рәсемдә Мемориаль комплекс. Жиңү көнендә hәркем hәйкәлгә чәчәк куя. Шәhәребезнең иң изге урыны «Тәүбә мәчете».

Мәчетләребез татар милли архитектурасының бик тә үзенчәлекле өлкәсе. Манара сигезкырлы итеп эшләнгән. Биеклеге 53 метр.

Бу рәсемдә шәhәребезнең йөрәге - Кама автомобиль заводы. Анда машиналар җыялар. Шәhәребезнең даны еракларга таралган.

Ә бу рәсемдә шәһәребезне һәм Кама автомобиль заводын төзүдә зур уңышларга ирешкән легендар герой Е.Н.Батенчук hәйкәле.

Бишенче бирем. Күренекле Чаллы төбәге язучыларыннан кемнәрне беләсез?

Балалар. Рәшит Бәшәр, Заhирә Гомәрова, Нәҗип Мәдияров, Факил Сафин, Мирhади Разов.(балалар алдан өйрәнелгән шигырь юлларын яттан сөйлиләр)

Алтынчы бирем. Нәрсә язылган икән анда, укып карыйк әле (укый). Минем бакча.

Балалар. Бу минем бакча. Минем бакчаның исеме «Әкият». Минем бакча ике катлы, матур, якты. Бу ашханә. Монда пешекче апалар тәмле ашлар пешерәләр. Бакчада физкультура залы, музыка залы бар. Анда без уйныйбыз, җырлыйбыз, биибез. Без дус, тату яшибез.

Тәрбияче. Балалар Белемханның да сезгә нәрсәдер әйтәсе килә, тыңлыйк әле.

Белемхан. Балалар барлык сорауларга да дөрес җавап бирдегез. Сез күп нәрсәләр беләсез. Белемнәрегезне тагын да баетырсыз, hөнәрләрегезне арттырырсыз. Ә хәзер иң җаваплы hәм күңелле вакыт килеп җитте..Кадерле балалар, сезнең hәммәгез дә «Алган белем-хәзинә!» медаленә лаек булды. (һәрберсенә истәлекле медаль тапшырыла).







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал