7


  • Учителю
  • Открытый урок по ПДД тема Светофор(на татарском языке)

Открытый урок по ПДД тема Светофор(на татарском языке)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

«Светофор»



Юлда йөрү кагыйдәләре буенча шөгыль

Шөгыльнең максатлары:

1. Балаларның сөйләм телен, логик фикерләү, күзәтүчәнлек сәләтләрен үстерү;

2. Балаларда тирә-юньгә карата сакчыл караш тәрбияләү;

3. Төп төсләрне кабатлау, светофор төшенчәсен өйрәтү.

Җиһазлар: «Светофор» рәсеме, бер үк зурлыктагы төрле төстәге түгәрәкләр, уенчык куян, хәрәкәтле уен өчен зур машиналар, «Светофор» мультфильмы.

Шөгыль

Тәрбияче: Исәнмесез!

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Балалар без бүген сезнең белән шәһәр буйлап машиналарга утырып сәяхәткә чыгарбыз..

(Балалар урындыкларга тезелешеп утыралар..)

Юлда очраган юл билгеләре белән танышып барырбыз. Балалар, карагыз әле, нәрсә сүрәтләнгән әлеге рәсемдә? (Тәрбияче «Светофор» рәсемен күрсәтә)

Балалар.: Светофор.

Тәрбияче.: Балалар, кайда күргәнегез бар светофорны?

Балалар.: Юлда.

Тәрбияче - Бик дөрес!

Тәрбияче.: Балалар нәрсә өчен кирәк светофор?

Балалар: Юлны дөрес чыгу өчен.

Тәрбияче.:Ә нинди төсләре бар светофорның?

Балалар: Кызыл, сары, яшел.

Тәрбияче.: Дөрес балалар. Карагыз әле, мин нинди матур китап алып килдем сезгә. Әйдәгез, бергәләшеп укып карыйк әле, нәрсә язылган икән. (Р Миңнуллиның «Светофор» шигыре укыла.)

Куян керә, елый.

Тәрбияче.: Балалар, карагыз әле, ни өчен Куянкай елый, әйдәгез сорап карыйк.

Балалар.: Куянкай, йомшаккай, ни өчен елыйсың?

Куян.: Минем өйгә кайтасым килә, ә юл аша чыга алмыйм, анда машиналар күп.

Тәрбияче.: Әйдәгез, бергәләп Куянкайга булышабызмы?.

Балалар: Әйе.

Балалар белән «Светофорны төзе» дидактик уены уйнала.

(Балалар саны буенча кара картоннан светофор макеты, кызыл, сары, яшел түгәрәкләр .Балалар светофорның макетына төсләрне дөрес итеп урнаштыралар.

Тәрбияче: Балалар ә светофор турында шигырьләр беләсезме соң ?

Балалар: Әйе..

Тәрбияче: Әйдәгез тыңлыйбыз.

(балалар шигырь сөйли)

Тәрбияче.: Молодцы! Балалар тагын бер кат әйтеп чыгыйк әле светофорның өч күзе нәрсәне аңлата.

(балаларның җаваплары)

Тәрбияче : Ә хәзер инде куянны нинди төс янганда юл аша чыгарырга ярый.

Балалар: Яшел

Тәрбияче.: Булдырдыгыз, балалар. Карагыз әле, Куянкай сезгә мультфильм алып килгән. Нәрсә турында икән, карыйбызмы? (Мультфильмны караганнан соң кыскача светофор турында әңгәмә оештырыла.)

Тәрбияче.: Балалар, сез машина белән уйнарга яратасызмы?

Балалар: Әйе, яратабыз.

Тәрбияче: Әйдәгез, бергәләшеп «Светофор» уенын уйнап алабыз.

</ (Хәрәкәтле уен уйнала. Уен барышында тәрбияче светофор ролендә булып, балаларны светофорда дөрес туктый һәм кузгала белү күнекмәләрен ныгыта.)





Тәрбияче: Мин светофорның кызыл төсен күрсәткәндә сез хәрәкәтсез торасыз , ә яшелне күрсәткәндә сез машиналарда кузгалып китәсез. (Һәр балага руль бирелә, уен 2-3 тапкыр кабатлана)

Тәрбияче.: Молодцы. Балалар, бүген нәрсә турында сөйләштек?

- Светофор нәрсә өчен кирәк?

- Светофорның нинди төсләре бар?

- Нинди җәнлеккә дөрес итеп юл аша чыгарга булыштык?

- Куянкай нинди күчтәнәч алып килде? Ул нәрсә турында иде?

Тәрбияче: Рәхмәт сезгә балалар,әйдәгез без Куян белән саубулашыйк.Ә үзебез машиналарга утырып кире өебезгә кайтыйк.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал